Логотип
Язмыш

​Мәскәүдә туган җыр

Дулкын
Чем кара карлыгачлары,
Гөнаһсыз иде яры.
Ник шунда гына калмады,
Ник дулкын китте ары?

Тарсынып язмыш ярларын,
Ул диңгезгә юл алды.
Тау-дулкыннар арасына
Кереп күздән югалды.

Күз яшьле акчарлаклары...
Күренми инде яры.
Зәңгәр күк һәм зәңгәр диңгез,
Йолдызлар монда бары.

Бар иде гөлләр, таллары...
Ник китте икән ары?
Елга ярын сагынып елый
Диңгезнең дулкыннары.



Шагыйрь Разил Вәлиев үзенең йөзләгән җырлары арасыннан берсен сайлап, аның язылу тарихын тәфсилләп сөйләргә вәгъдә биргән иде. Әмма ул, кайсы җырына тукталырга белмичә, икеләнеп калды. Без аңа соңгы елларда аеруча популяр булган «Зинһар өчен, кермә төшләремә» җырын тәкъдим итеп карадык. «Әйе, ул җыр да бик гыйбрәтле язмышка ия, – диде шагыйрь. – Әлеге җыр мине хәтта кулымнан җитәкләп Бишкәк каласына кадәр алып барды. Кыргызстан җитәкчесенең хәләл җефете, милләттәшебез Рәйсә ханымның, Кыргызстан татарларының да яраткан җыры булып чыкты ул. Көннәрдән бер көнне мине, әлеге «Зинһар өчен, кермә төшләремә» җыры авторын, Бишкәк каласындагы Чыңгыз Айтматов исемендәге Зур театрга иҗат кичәмне үткәрергә чакырдылар. Менә шунда мин татар җырының нинди зур көчкә ия булуына тагын бер кат инандым». 

Һәр җырның язылу тарихы, үз язмышы бар. Ләкин Разил Вәлиев өчен арадан иң кадерлесе – иң беренче язылганы икән. Җитмәсә, ул җырны язарга дәртләндерүче, аның күңеленә җыр оеткысы салучы кеше дә татар җырының Падишаһы икән ләбаса. Хәер, бу хакта мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров үзе сөйләр... 
– 1967 елның көзе иде. Мин, «Мелодия» фирмасында үземнең яңа бер патефон тәлинкәмне яздыру өчен, Мәскәүгә килгән идем. Җырлар сайлап шактый иза чиккәннән соң, ниһаять, бер карарга килдек. Тик мәскәүләр белән сайлаган җырлар арасыннан берсенең көе матур булып та, сүзләре бигүк килешле түгел икән... Инде нишләргә? Мәскәүдә җыр язучы татар шагыйрьләре юк. Шуның өчен Казанга кайтыргамы? Кинәт шагыйрь Разил Вәлиевнең әле быел гына Мәскәүнең Әдәбият институтында укый башлаганы кылт итеп искә төште. Татарстан матбугатында аның моңа кадәр берничә матур гына шигыре басылып, күңелгә кереп калган иде. Такси алып, Разилне эзләп киттем. Тулай торакны табып, ул яшәгән бүлмә ишеген шакыдым. 
– Моңа кадәр гомеремдә бер җыр язып караганым юк бит, Илһам абый, – ди бу миңа.
– Җырлый беләсеңме соң? – мин әйтәм. 
– Белүен беләм дә, мәктәп хорында да җырлап йөргән идемәле, – ди Разил энекәш. 
– Шулай булгач, тагын ни кирәк? Каләмең бармы? Утыр да яз, – дип, мин китәргә җыендым. 
– Кайчанга кирәк? – ди бу, бүтән чарасы калмагач. – Бер айданмы, ярты елданмы? Мәскәүгә тагын кайчан киләсез? 
– Минем хәзер бер җиргә барып киләсем бар, – дип, сәгатькә карадым. – Ике сәгатьтән «Мелодия» фирмасында булырга кирәк. 

Сәгать ярымнан урамга чыгып тора аласыңмы? Җыр текстыңны машинкада ак кәгазьгә басарга онытма! – дидем дә, ашыгып, үз эшләрем белән китеп бардым. Төгәл сәгать ярымнан әйләнеп килгәндә, Разил, кулына әле яңа гына машинкадан төшкән шигырен тотып, тулай торак ишеге төбендә мине көтеп тора иде. 

Халык көенә җырлана торган «Дулкын» җыры менә шулай дөньяга килде. Бу, чыннан да, Разил Вәлиевнең гомерендә беренче язган җыры, җыр дөньясына тәүге адымы иде. 

«Дулкын» сугыш вакытында ук ишетелә иде. Ләкин сүзләрендә су да, дулкын да юк, кем нинди куплет тели, шуны ябыштырып җырлый. Разилнең шигырен мин укып чыгу белән ошаттым. Чөнки анда фәлсәфи фикер бар, ил язмышы, халык язмышы турында борчылу бар. Кечкенә елга ярыннан аерылып киткән дулкын шау диңгезгә барып кереп, анда югалу, юкка чыгу язмышына дучар булган. Ә безнең халкыбыз язмышы да шулай түгелмени? Чәчелгән-сибелгән мескен татар әллә кая, Каф таулары артына барып чыга да үзенең «кечкенә елга ярын сагынып» җырлый-җырлый әкренләп эри, юкка чыга бара. Шигырьне укып чыккач та, Разил халыкның шушы ачы язмышын аллегорик рәвештә әйтергә теләгән, дип уйладым мин. Ул чакта, «аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар» дигән әйтемне дә әйтергә курыккан чакта, халкың язмышы турында турыдан-туры язып кара син! Заманы шундый иде бит, цензура бугаздан алган чор... Сайдан йөзүче, дулкын-ның астын күрә алмаучы кайбер тәнкыйтьчеләр: «Бу Разил Вәлиев нинди абстракт шигырьләр яза инде», – диделәр. Менә шул еракка китеп карый белмәү, офыгының тар булуы тәнкыйтьче иптәшләрне нинди ялгышка китергән бит! 

Озакламый без Разил белән бергә инде онытылды, инде югалды дип саналган тагын берничә җырны халыкка кайтарып бирдек. 
Күпне күргән, күпне кичергән татар халкы, нинди генә хәлгә төшсә дә, туганлык, бергәлек, имин­лек турында борчыла, кайгысын уртаклашырга, шатлыгын бүлешергә, бәхетен өләшергә омтыла. 
«Бер алманы бишкә бүләек» көенең дә сүзләре юк иде. Аңа шигырь язганда әлеге фикерне әйтергә кирәк дип таптык. Халыкның азатлык, бәйсезлек өчен көрәше чорында аның бердәмлеге, бөтен нәрсәсе уртак булуы, һич-шиксез, зарури. Заманалар узар, тормыш әллә нинди төрләргә үзгәрер, әмма милли азатлык хәрәкәте һичкайчан туктамас. Шушы «Бер алманы бишкә бүләек»тә әйтелгәнчә, кешегә һәрчак үз кайгысын, шатлыгын, бәхетен башкалар белән уртаклашу, бүлешү кирәк булачак. 

Разилнең җыр дөньясына ныклап кереп китүендә җырчы-шагыйрь Лев Ошанинның да тәэсире зур булгандыр. Ул Мәскәүнең Әдәбият институтында әлеге мәшһүр шагыйрь һәм профессор уздырган семинарларда биш ел буе иҗат серләрен өйрәнә бит... 

Җырчы шагыйрь, көрәшче шагыйрь Разил Вәлиевнең шундый җырлар иҗат итүен мин һәрдаим сөенеп күзәтеп торам. Заманында «Дулкын»га салынган оеткы бәрәкәтле булды. Хәзер инде композиторлар Разил сүзләренә җыр язарга атлыгып торалар. Аның җырчы шагыйрь булып китүендә үземнең дә бәләкәй генә өлешем булуына мин куанып бетә алмыйм. 

«Сөембикә», № 8, 2015.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар