Логотип
Язмыш

Их син, йөрәк...

Йөрәгегезне тыңлагыз... Язманы укый башлаганчы, туктап, бер мизгелгә генә кулыгызны сул як күкрәк өстенә куегыз – йөрәгегезне тыңлагыз. Ишетеләме, тибәме? «Әлбәттә, ишетелә!» – дисезме? Ә Ландыш менә ишетми. Аның йөрәге шулкадәр акрын тибә – ишетү мөмкин түгел. Тагын...

Без менә төнгә телефоныбызны еш кына зарядкага куеп калдырабыз. Ә Ландыш һәр төнне йөрәген зарядкага куя...  Дөресрәге, йөрәген алыштыручы аппаратны. Токка тоташкан килеш йоклап китә, шулай уяна. Ә бу арада помпаны эшләтүче батареялар зарядка җыя: аларның бит әле көне буе Ландышның йөрәгенә булышасы бар... 

Урамда ул башкалардан аерылмый. Чибәр, зифа буйлы, көләч. Дөрес, күзләре бераз моңсурактыр. (Әмма һәрвакыт түгел!) Аның кебек алдына сумка асып йөрүче хатын-кызлар да – адым саен. Сумкасында нәрсә булсын – телефон да иннектер инде дип уйлаучылар, япь-яшь хатын, ә үзе транспортта янында басып торган апага урын да бирми дип гаеп итүчеләр дә бардыр. Әйе, бардыр. Бер тукталыш ары барып анализ биреп кайту аның өчен көннең иң зур вакыйгасы булуын кайдан белсен инде алар?.. Моның иң зур шатлык икәнен?! 


Ландыш Бикиева – Нурлат кызы. Язмыш инде аны моңарчы да шактый сынаган була. Казан химия-технология институтын тәмамлап, туган ягына эшкә кайта. Кияүгә чыга. 24 яшендә беренче тапкыр әни була. Бала тудыру йортыннан кайтабыз дип торганда, табиблар: «Кызыгызның хәле авыр, сезне Республика балалар клиник хастаханәсенә күчерәбез», – диләр. 

Азалиягә куелган авыр диагноз, бер-бер артлы ясалган операцияләр, тоташ җиде ай хастаханә палатасыннан чыкмау, процедуралар, табибтан табибка йөрүләр, инвалидлык буенча группа алу... Болар дүрт ел дәвам итә. 

Кызының сәламәтлеге өчен көрәштә узган шушы авыр еллар эчендә ире белән аерылышу, очсыз-кырыйсыз судлар да бар. Әмма алар булган да узган инде: ул елларга Ландышның күңелендә үпкә юк. «Мин үзем әти кызы, әти җылысының ни икәнен беләм... Шуңа күрә Азалияне беркайчан да әтисенә каршы куймадым, икебез арасында конфликтлар булса да, кызымны аларга кушмадым. Хәзер дә, «Әтиең сине ярата, әтиең сине сагына», дип кенә торам», – ди ул. 


Әйе, бу сынаулар инде артта калган, тормыш җайланган булган. Кызына 2 яшь вакытта Казанга күченеп килә: монда табибларга якынрак. Студент чакта чәчтарашка укуын исенә төшереп, шушы һөнәргә тотына. Клиентлар туплый, ә аннан үз студиясен ача! Янында яраткан кешесе була... 


– 2022 елның кышында авырып киттем. Ютәл бик көчле иде, бронхит, диделәр. Ковид дигән диагноз миңа куелмады, әмма соңрак табиблар: «Бөтенесенең дә сәбәбе шул булырга мөмкин», – дип, еш кабатладылар... Терапевт антибиотиклар язды, күбрәк ял итегез, диде. Бу гыйнвар ае иде. Ә март башында кинәт хәлсезлек тоя башладым. Ахырга кадәр дәваланып бетмәдем, ахрысы, дим. Азалия инде беренче класста укый, лицей якын гына, әмма аны озатып кайтсам да хәлем бетә. Эштә маска кия идем: сала башладым, чөнки суларга һава җитми. Эштән кайтышлый кибеткә керәм, чиратта торырга хәлем җитми. Икенче катка көчкә менәм. Күңелгә ниндидер шом керде... Март ахырында бер дус кызымның туган көне иде. Чәчәкләр алып, кафега барырга дип, машинага чыгып утырдым, сизәм, бара алмыйм. 24 март иде ул...

3 апрель көнне «Ашыгыч ярдәм» чакырталар. «Бер җирем авыртмый, тик хәлем генә юк», дип зарланган, ә үзенең күзеннән яшь аккан хатынга: «Сез бик эмоциональ, эндокринологка, аннан психологка күренергә кирәк», – дисәләр дә, табиблар Ландышны үзләре белән алып китәләр. 6 нчы шәһәр хастаханәсендә аңа холецистит дигән диагноз куялар, ятарга кирәк, диләр. 

– Азалияне каникулга Нурлатка кайтарган идем, иртәгәсен ул килергә тиеш. Кызымны каршы алгач ятармын, дидем. Камил (исеме үзгәртелде – Г. С.) белән кайтырга такси көтәбез. 6 минуттан килде ул. Миңа бу бер гомер булып тоелды. Язгы боз өстенә сузылып ятарлык булдым... 5 апрель көнне әйберләремне җыеп, хастаханәгә киттем. Кызымны апаларда калдырдым. Таксидан чыгып, аны фатирга кадәр озатырга хәлем булмады – беренче тапкыр үзен генә җибәрдем...

Хирургия бүлегендә аның үт куыгында таш тапмыйлар. УЗИ күкрәк куышлыгында су барлыгын күрсәтә. Эчтә дә ялкынсыну бар, йөрәк артында да. Аннан тагын яңа хәбәр: «Йөрәгегезнең күрсәткечләре түбән. Бик түбән!» – диләр. 

– Республика клиник хастаханәсенең Чехов урамында урнашкан кардиология бүлегенә УЗИга алып бардылар. Анда карадылар да «аһ» иттеләр. Хәлегез әйбәт түгел, диләр. Ярар, дәваларлар да, әйбәтләнер дип уйлыйм. 6 нчы хастаханәгә кире кайтуга мине туп-туры реанимациягә салдылар. Телефонымны шунда ук алдылар. Туганнар ул чакта ни уйлагандыр. Хәер, үзем дә үземә ни булганын белмим бит... 30 меңлек бер дару табарга куштылар. Аны Мәскәүдән кайтарттык. Бу дару йөрәкнең күрсәткечләрен күтәрергә тиеш иде. Йөрәк эшчәнлеген күрсәтә торган төп параметрларның берсе «фракция выброса» дип атала. Сау-сәламәт кешенең ул 50–75 процент, ә минеке 14 процентка калган иде...
 
Әңгәмәбезне ниндидер тавыш бүлде. Кер юу машинасы юып бетергәч сигнал бирә бит әле, шуңа охшаган. Ландышның күкрәгенә аскан сумкасыннан килә икән бу тавыш... «Зарядкам бетә, миңа аккумуляторны алыштырырга кирәк», – дип, ул күрше бүлмәгә чыгып китте. Бераздан сүзебезне дәвам иттек.


Дару аңа булышмый, үзгәрешләр юк, диләр. Аны инде МКДЦның кардиология бүлегенә күчерәләр. 32 яшенә кадәр йөрәгенең кайда икәнен дә белмәгән, бала тапкан, җир җимертеп эшләп йөргән хатын яныннан көне-төне кардиологлар китеп тормый. Миокардитка – йөрәк ялкынсынуына охшаган, ул озак дәвам итә, ярты елларга сузыла, диләр. Аннан: «Кардиомиопатия булырга тиеш, ягъни йөрәкнең мускуллары кыскара алмас дәрәҗәдә киңәйгән, шуңа күрә ялкау гына эшли, башкага көче җитми», диләр.


 Табиблар шулай диләр, ә УЗИга керсә гел бер сорау бирәләр: «Сезгә йөрәк күчереп утыртырга җыеналармы, шуңа әзерлиләрме?» – диләр. Хәле һаман да юк, ашый алмый. Аны инде кислородка тоташтыралар. Май ахырында туганнары башка берәр кардиология үзәгенә – Мәскәүгә мөрәҗәгать итеп карау турында уйлый башлый. Нәкъ шул көннәрдә табиблар: «Санкт-Петербург белән, Алмазов үзәге белән элемтәгә кердек, хәбәр көтәбез», – диләр. 


Апрельдә аларның Камил белән никахлары билгеләнгән була. Ике-өч ел очрашып йөриләр бит инде... Зур өметләр баглап ачкан студиядән дә баш тартырга туры килә. Барысы да әлегә онытыла... 


В. А. Алмазов исемендәге медицина-тикшеренү үзәгеннән хәбәр икенче көнне үк килә: «Бик тиз китереп җиткерегез!» Ландыш үзе әйткәндәй, бар да кинодагы кебек була: ике сәгать эчендә аны юлга әзерлиләр. «Ашыгыч ярдәм» машинасында дүрт кеше озата бара. 17 сәгатьтән инде аны Санкт-Петербургта кабул итәләр. Тагын реанимация… Ят шәһәр, ят кешеләр, берүзе... Бердәнбер юаныч: туганнары белән элемтәдә торсын дип, телефонын үзенә бирәләр. 


– Телефонны кулга алырга теләк кенә булмады... Беренчедән, ул миңа авыр иде... Моны соңыннан, палатага чыгаргач, хәлемне сораучыларга җавап яза башлагач кына аңладым... Мине бик озак тикшерделәр. Әйләндереп-әйләндереп... Диагнозлар әллә ничә тапкыр үзгәрде. Бүлек мөдире минем янга беркемне маскасыз, перчаткасыз китермәде. «Бер инфекция эләксә дә, без аны югалтабыз!» – дигәнен ишетеп калдым. Хәлемнең ни дәрәҗәдә катлаулы булганын шунда аңладым... 

Миңа караваттан аякны төшерү түгел, утырырга да ярамады. Горизонталь хәлдә генә ятып торырга тиеш идем. Яныма көн дә төрле белгечләр килә. Трансплантолог та килде... Тик мин бу темага сөйләшергә әзер түгел идем. Консилиум арты консилиум җыйдылар. Алар тәкъдим иткән вариантлар күп түгел иде. Беренчесе – помпа кую. Икенчесе – донор табу. Тик йөрәкне бит кибеттән сатып алып булмый – аның кайчан буласы билгесез. Бу очракта махсус аппаратка тоташтыралар һәм донор табылганчы шунда ятарга тиеш булачакмын. Әмма бу вакыт эчендә инсульт булу куркынычы зур икән... 

Табиблар помпага туктала. «Организмыгыз әле яшь, бәлки, ялкынсыну узар, йөрәгегез элеккеге хәленә кайтыр. Ә помпа әлегә йөрәкнең бу функциясен башкарачак. Киләчәктә, йөрәк үзе эшли башласа, помпаны алып ташлаячакбыз», – диләр. Тик шунда ук: «Әмма йөрәк бик сирәк үзе эшли башлый», – дип тә кисәтәләр. 


Ниһаять, 8 миллион тирәсе торган помпага заказ бирәләр. Ә операция көне һаман күчерелә: әле бер анализы начар, әле икенчесе... Ландыш өчен иң авыр көннәр була бу. Аның инде яшәү өчен көрәшергә бөтенләй көче калмый... 

Россиядә кардиохирурглар мондый операцияләрне әле ясый гына башлаганнар: Ландышка помпа кую өчен үзәкнең баш кардиохирургы ялыннан бүленеп үзе кайта. 


Операциягә өч көн кала, апасы Ләйсәнгә Ландыш янына керергә рөхсәт итәләр. Менә бу юллар аның шул көннәрдә язган сторизларыннан: «Ландышка, Питерга килеп җитүең – үзе үк могҗиза, дигәннәр», «Сеңлем янына кердем, тик кагылырга курыктым – кулын да тотмадым. Аллаһ сакласын, берәр инфекция алып керсәм!», «Бүген кыюрак идем – чәчен үрдем!», «Ул суны хәзер бик аз эчәргә тиеш. Көнлек норманы йотымлап бүлә», «Бүлек мөдире белән сөйләштек. Хәле дә авыр, операция дә авыр, әмма бу – аның өчен бердәнбер шанс. Без барыбыз да әйбәт буласына ышанабыз һәм Ландыш өчен дога кылабыз, сез дә догада булыгыз, диде ул миңа», «Ландыш белән бик авыр сөйләшү булды. «Көрәшергә көчең юк икән, барысын да әлегә Аллаһы Тәгаләгә тапшыр, ул хәерлесен кылсын», – дидем. Аның янында еламадым, ә чыккач...», «7 июнь. Бу көннең сәгатьләрен генә түгел, секундларына кадәр санап уздырдым...» 


– Реанимациядә 24 сәгать буе түшәмгә карап ятасың, табибларны, санитаркаларны күзәтәсең. Олырак яшьтәге бер санитарка бар иде. Синең теш щеткаң да юктыр дип, ул миңа каяндыр бер кулланышлы щетка табып килде. Теш чистартуның нинди зур бәхет икәнен белмәгән идем... Аннары җылы сөлге белән аркаларымны сөртте. Кулы да җып-җылы иде... Операциягә дә мине ул әзерләде. Иртәнге 8 дә алып киттеләр. Көне буе наркозда булганмын. Операция беткәч тә, күкрәк читлеген шунда ук текмәгәннәр: имплантның урнашканын, эшләп киткәнен күзәтергә кирәк булган. Икенче көнне кичкә генә уяндым...

Шуннан соң... Шуннан соң иң авыры башлана. Бөтен тән авырта, бөтен җирдә дренажлар… Аксымлы ризыклар күбрәк ашарга кирәк, диләр. Әнисе көн дә нидер пешереп алып килә, ә аның тамагыннан ризык үтми. Елый-елый ашарга өйрәнә. Аннан – утырырга. Бераздан аякка басарга чират җитә. Аякларның егәре булмау – бер нәрсә, аппарат, әллә ничә капельница чыбыкларын аралап торып басу – икенче... Болар бар да вакытлыча дигән уй көч бирә. 

– Палатага чыгасым килә! Тик кислородны өзеп карадылар, һәм мин сулый алмаганымны аңладым. Кабат тоташтырдылар... Үземә суларга өйрәнергә кирәк иде. Чыгасым да килә, куркам да. Иң мөһиме – хәзер помпа белән яшәргә өйрәнергә тиеш идем бит. «Жизнь от сети», дим мин аны… Туры мәгънәсендә. Ярый әле ул чакта янәшәмдә әнием булды. Ә әтием ерактан көч биреп торды. Ул ничә ай буе Нурлатта тормышны, хуҗалыкны үзе генә алып барды. «Бәхетләрем минем!» дип яза иде... Ә әни соңгы бер айда Питерда гына яшәде. Без аның белән бергә юынырга өйрәндек. Миңа хәзер, гомумән, суга керергә ярамый. Бассейнга, мунчага, саунага... Душка керү дә минем өчен зур бер вакыйга. Аңа озак әзерләнергә кирәк...

Тормыш ул чакта тоташ куркудан гына торгандай була. Шул курку, дүрт айдан соң беренче тапкыр очрашкач, Азалияне кочакларга да ирек бирми. «Балалар – инфекция чыганагы, сакланыгыз», – дип, гел әйтеп торгач соң… Алар бер-берсенә әкренләп якынаялар. 

Казан аэропортында Ландышны туганнары ул көнне чәчәкләр, шарлар белән каршы ала. Күз яшьле очрашу була ул. Ә Камил аны алырга Питерга ук килә. Камил... Соңгы елдагы иң зур йөрәк ярасы... Ун көннән алар никах укыталар. Ә тагын бер айдан ире Ландышның үзен генә калдырып китеп бара... 

– Иң авыры беренче айлар булды. Әле тәндәге җәрәхәтләр дә төзәлеп бетмәгән. Инвалидлык алу өчен документлар җыярга кирәк. Табиблар әллә аңламый, әллә аңларга теләми. Минеке кебек диагнозлы кешеләр Казанда юк дисәм дә була. 12 яшьлек бер баладан кала. Тормыш бөтен яклап үзгәрде. Булдыра алганга караганда, булдыра алмаганнар күбрәк. Эшкә чыгу турында уйлый да алмыйм. Бу аппарат белән ничек яшәргә? Гомумән, ничек яшәргә? Иремә дә кирәкмим булып чыктым. Яңа ел алдыннан кушылып карасак та, гыйнвар ахырында ул кабат китте... Бу авыр уйлар кочагыннан котылу җиңел булмады... Әмма миңа ничек тә тернәкләнергә, дөресрәге, яңача яшәргә өйрәнергә кирәк иде...

Иңенә аскан өч килограммлы сумканы азга гына да читкә куеп тора алмый Ландыш. Сумка эчендә – миникомпьютер: ул йөрәкнең, помпаның ничек эшләгәнен һәрдаим күрсәтеп тора. Тагын – ике аккумулятор: алар йөрәккә урнаштырылган помпаны электр көчәне-ше белән тәэмин итеп торалар. Помпадан – кечкенә мотордан чыккан шнурның бер очы Ландыш йөрәгенең сул як карынчыгына, икенчесе аортага тоташкан. Помпа сул як карынчык эшен башкара: кислород белән баетылган канны аортага куа, ә аортадан кан инде тәннең башка өлешләренә китә. «Сез помпаның ничек эшләгәнен тоя аласыз. Бу – нормаль күренеш» диелгән инструкциядә. 

– Күрәсез, бөтен тормышым шушы аппаратка бәйләнгән. Кайчан телим, шунда өйдән чыгып китә алмыйм. Помпаны эшләтә торган батареяларның зарядкасы бетә башласа, алар баягы кебек тавыш бирә. Димәк, алыштырырга вакыт җиткән. Дөрес, сигнал биргәннән соң күпмедер резерв бар әле. Беркөнне Азалия белән кибеткә чыктык. «Әнием, ишетмисеңмени, аппаратың кычкыра бит», – ди. Кирәк әйберне алдык та, кайтабыз. Ә аппарат һаман кычкыра... Азалия: «Әнием, мин борчылам», – ди. Ул-бу була калса, нишләргә, кая шалтыратырга икәнен белә ул. Сумка эчендәге кәгазь битендә барысы да язылган: диагнозым, нинди дарулар эчүем, нинди препаратлар ярамавы... Аппаратсыз мине хастаханәгә алып китәләр икән, ул сүнсә, мин дә сүнәчәкмен... Болар өстенә, билгеле бер вакытта мин көн дә эчәргә тиешле дарулар бар, тагын көн саен үз-үземә перевязка ясарга тиешмен... Минем хәзер машина йөртә алмаганымны, бик тиз арыганымны Азалия белә. Без аның белән сөйләштек: ул әлегә бассейнга да, театр түгәрәгенә дә йөрмәячәк. Алар урынына мәктәптә булган түгәрәкләрне – каратэ, биюне сайлады. Рюкзагын да үзе күтәрә... 

Операциядән соң бер ел да дүрт ай вакыт узган. УЗИ нәтиҗәләре Ландышка сөенечле хәбәр алып килмәгән: йөрәгендә үзгәрешләр юк. Трансплантациягә әзерләнегез дигәннәр... Помпа белән авырулар 3–5 ел йөри, ә аннары йөрәк күчереп утыртырга кирәк. Тик яңа йөрәк тә озак яшәү дигән сүз түгел. Статистика 10–15 ел вәгъдә итә. Бу – барысы да әйбәт булганда. Ландыш әле трансплантациягә чиратка басмаган. «Үземә билгеле бер срок куйган кебек бит», – ди... 

Ә әлегә... Әлегә ул яши! ЯШИ! 

– Куркып яшәүдән арыдым. Үлемнән... Хәлем начарланудан... Ә бәлки бүген соңгы көнемдер, ә бәлки иртән инде уянмам, дип уйлаудан. Мин хәзер тормыштагы кечкенә генә шатлыкларны зур итеп кабул итәм. Һәр яңа көнем – яңа гомер кебек. Иртән уянам да куанам. Азалия авырганда башкаларның ярдәмен бик тойдым. Операция вакытында ничә кеше кан гына бирде кызыма?! Бер белмәгән, таныш түгел кешеләр... Шуңа күрә соңгы елларда булдыра алганча гел кемнәргәдер ярдәм итәргә тырышып яшәдем. Бушлай мастер-класслар уздырдым. Республика балалар клиник хастаханәсе янында эшләүче «Роналд Макдоналд йорты»на ничә тапкыр прическалар ясарга гына бардым. Без ул йортта Азалия белән үзебез дә торган идек... Балалар йортында макияж буенча курслар оештырдым... Хәзер менә тирә-юнемдә яхшы кешеләр артты! Миңа ничек булса да ярдәм итәргә, сөендерергә тырышалар. Әти-әниемә, апам гаиләсенә, туганнарыма мең рәхмәтлемен – алардан соңгы вакытта күргән яхшылыкны сөйләп тә бетерә алмам... 

Санкт-Петербург табибларына да тәүлекнең теләсә кайсы вакытында яза алам. Җавап бирәләр!.. Синең белән шушы хәл булды да, гомернең кадере артты, бүген яшәргә кирәген аңладык: киләчәккә калдырган проектларга хәзер үк тотындык, диючеләр бар... Мин өйдә торгач, Азалиягә рәхәт – аңа күбрәк игътибар бирә алам. Икәү киләчәк турында хыялланабыз... Дөньяга үпкәләп яшәргә теләмим. Тормышымны гел көрәш дип тә уйлыйсым килми... Мин яшим: тортлар ясыйм, карабодай оны сатып алдым – ипи пешерергә өйрәнәсем килә, кызыклы видеолар төшерәм... 

...Ә хәзер бер генә минутка тагын йөрәгегезне тыңлагыз. Катырак тибәме? Ландышның соңгы сүзләре, димәк, аңа барып җиткән: бүген яшәргә кирәк! Хәзер! Шушы минутта!
Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар