Ах шул йөрәк...

СЕРЛЕ ЙӨРӘК
Мөдәррис Әгъләмов сүзләре
Риф Гатауллин көе
 

Миңа баккан күзләреңнән
Үбәм сине шашып...
Үбәм... миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.
Күзләрең белән берочтан
Керфегеңне үбәм...
Усал күзләр караганда
Алар төшсен түбән.

Кушымта:
Йөрәгеңнән үбәр идем,
Күренми шул йөрәк –
Ах шул йөрәк, серле йөрәк,
Яши тирәндәрәк.

Колак яфракларың синең
Кытыклансын, үбәм.
Беркайчан да усал сүзләр
Ишетмәсен миннән.
Күзләреңнән, битләреңнән,
Маңгаеңнан үбәм –
Җыерчыклар алмасыннар
Минем гаеп белән.

Кушымта.



«Серле йөрәк» җыры күпләр өчен яңалык булды. Шигыре дә, музыкасы да... Минем шактый җырлар шагыйрь Фәннур Сафин сүзләренә языла иде бит. Бу Фәннурга да ошый иде. Ул чын-чынлап җырлар шагыйре иде. Аның белән шулкадәр җиңел иде эшләргә... Шигыреңнең бер җире килеп җитми, дим кайчак. Фәннур, башын кыңгыр салып, тәмәке тарта-тарта, йөренеп ала, үзгәртә.  70 нче елларда «Хушлашырга ашыкма», «Ялгыз көймә»ләрне иҗат иттек шулай. Халык яратып җырлый иде. Фәннурны югалткач, үзем дә югалып калдым. Фәннурдан соң иң лирик авторым Нияз Акмал иде. Аныкы да җырлап тора торган шигърият.  Һәм көтмәгәндә... Мөдәррис Әгъләмов! Юк, ул җыр язучы шагыйрь түгел, ул фәлсәфи шагыйрь, трибун шагыйрь. Җырны кабул итте, әлбәттә.  «Мондый шигырьгә дә җыр язып буламыни соң?!» – дип бик аптырады шулай да. Чөнки ул шагыйрь күңелендә җыр тексты булып түгел, шигырь булып туган. Мин инде куплетларын алып, строфа, кушымталар ясап, көйгә салдым. Мине җыр язарга шигырь этәрә. Бу очракта да шулай булды. Мөдәррис Әгъләмовның шигырь китабыннан эзләп таптым мин аны. Шигырьдә мәхәббәтнең башка тойгыларын сиздем, һәм шул ук мизгелдә башымда көе дә яңгырап үтте. Җырның сүзләре кыз белән егетнең аңлашу, мәхәббәткә өндәү дуэтына туры килә, ләкин заманчарак. Ул елларда татар музыкасында синкопалар (ритмик һәм метрик акцентларның туры килмәве – ред.), секвенцияләр (мелодик фразаны башка югарылыкта кабатлау – ред.) ниндидер яңалык булып халык күңеленә тиз кереп китте. Мин бер шагыйрьгә дә: «Текст язып бирегез әле, бер көем бар», – дип йөрмәдем. Бар шундый авторлар да: көй туа да, каян моңа яраклы шигырь табыйм икән дип йөри башлыйлар. Ә мин сүзгә игътибар итәм. Чишмә икән – чишмә челтерәве ишетелеп торсын, тау икән – ул күтәренке булырга тиеш. Шигырь үзе уйландыра, илһамландыра, күңелне актара бит ул. Һәрбер шигырьдән яңалык эзлим мин. Кешедә кабатланмасын, бөтенләй үзгә булсын! Безнең татарда кулланылмый торган джаз элементлары әкрен генә кереп барган чак. Чит ил музыкасын тыңлыйбыз. «АББА», «Битлз»ларны... Ул пластинкаларны табып та булмый иде әле, каяндыр Балтыйк буе республикаларыннан алып кайта идек. Музыка училищесында укыганда шулар белән мавыга идем. Шулар ритмын үз җырларыма кертергә тырышам. Алай гынамы, мин үзем дә җырлый идем! 1982 елда Чуашстанда Татарстан мәдәнияте көннәре узды. Бу җырны сәхнәдән беренче тапкыр шунда баян белән җырладым. Фәннур да, Илдар абый Юзеев та безнең төркемдә иде. Алар аптырабрак калды, ничек инде син бу шигырьгә җыр яздың, диләр. Ә миңа нәкъ менә шулай ошый, шундый образ, дим. Хатын-кызга гашыйк булсаң гына, шулай язып була! Моның өчен үзгә бер халәт кирәк! Күп җырларымны Гөлзадә репертуары өчен яздым. Ул шигъриятне шулкадәр көчле тоя. Илһам абый Шакиров концертларын алып бара. Мин үзем татар мәктәбендә укымадым. Горький исемендәге клубка, Сара апа Садыйкова ансамбленә йөри башлагач кына татар музыкасына, шигъриятенә тартыла башладым. Шигырь китаплары укыйм. Хыял дөньясына кереп китәм. Илһамланып, көйләр язам. Шагыйрьнең, бәлки, тиешле дулкынына да эләкмисеңдер. Без, композиторлар, шагыйрь әйтеп бетермәгәнне дә әйтәбез. Өч художник – шагыйрь, композитор, җырчы – кабатланмас образ тудыра. 

Япон магнитофоннары килеп кергән чак. Башта күңелдә туган музыканы магнитофонга яздырасың, тыңлап карыйсың: бу җире әйбәт, монысын бераз үзгәртәсе – эшкәртү бара шулай... Аннары нотага төшерәсең.
«Серле йөрәк»не Гөлзадә белән икәү җырладык. Җәй көне Чуашстанда бергә концертлар куеп йөргән идек. Беренче чыккан концерт иде ул безнең. Җырны радиога яздырырга да алдылар. Ләкин худсовет үткәрмәде. Фондка, гомумән, һәвәскәрләргә үтү кыен иде. Исемле җырчыларны гына уздырдылар ул елларда. «Кал моңнарым булып» ничектер кереп калды әле. Радиога  «Серле йөрәк»не яңгыратуны сорап язган хатлар күпләп килә башлагач кына, җыр эфирда яңгырый башлады. 
1985 елда Гөлзадә белән миңа Мәскәүдә Яшьләрнең һәм студентларның ХII Бөтендөнья фестивалендә катнашырга туры килгән иде. Шунда без – Татарстаннан килгән делегация – бер көнне баян уйнап, татарча җырлап, «Россия» кунакханәсе янында бөтенесен үз тирәбезгә җыйдык. Әлбәттә инде, «Серле йөрәк»не дә җырладык!  Күз алдына китерәсездер: мин баянда, Гөлзадә дәртләнеп җырлый, башкалар безгә кушыла... Әллә телебезне, әллә көйләребезне үз иттеләр: болгарлар, японнар, гарәпләр, төрекләр безгә сокланып кул болгыйлар, елмаялар, көч биреп торалар...

...Берзаман, унбиш еллар чамасы элек ишетәм: Айдар Галимов җырлый «Серле йөрәк»не! Үзенчәрәк, үз стиле белән. Урал Рәшитов аранжировка ясаган. Шунысы да кызык: ул аны бөтенләй бездән түгел, Питердан ияртеп кайткан! Шундагы диаспорадан отып алган! «Серле йөрәк»не җырлаучылар күп.  Башкортстанда, Нефтекамада җыр бәйрәмендә берчак килеп: «Ой, сезнең җырыгызмыни ул «Серле йөрәк»?! Без шушы җыр аркасында өйләнештек», – диделәр. Берәүләргә – мәхәббәт аңлатырга, икенчеләренә гаилә корырга сәбәп булган икән бу җыр. Гади халык шулай кабул итә. Халыкчанлык зур дәрәҗә ул. 

Шушы җырга бәйле тагын бер вакыйга искә төшә. Кичен өйгә кайтып киләм. Көз көне урамда тиз караңгылана, ләкин җылы. Бер ир-ат шәйләнә, әллә арыган, әллә бераз салган да инде шунда. Үзе җырлый... Тукта, «Серле йөрәк»не җырлый бит бу! Шулкадәр сөендем. Рәхмәт тә әйтәсем килә, сөйләшеп тә китәсем килә... Ләкин дәшәргә базмадым инде. Әйдә, җырласын! Менә шушы була инде гади халыкка көйләрең белән үтеп керү дип уйлап куйдым. «Хушлашырга ашыкма» кебек тагын бер биш җырың булса, син инде халык күңелендә калдың дигән сүз!» – дип әйткән иде Мәхмүт Хөсәен. «Серле йөрәк» тә халыкның яраткан җыры булып китте шулай.        

«Сөембикә» журналы, №12, 2015       

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5698
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2698
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4365
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2344
    0
    18
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1983
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек