Язгы катык, ярык кашык...

Гаилә корып яши башлаганда алга килеп баса торган бер проблема бар – ул да булса яңа туган-тумача, ирнең яки хатынның туганнары, әти-әнисе белән мөнәсәбәтләр кору. Бу турыда инде гаять күп сөйләнгән, күп язылган. Әмма шулай булуга да карамастан, ул – бигрәк тә килен-кайнана мөнәсәбәтләре – һаман да көн үзәгендәге мөһим мәсьәлә булып кала…
Бер үк ир-егетне яратучы ике хатын-кыз нигәдер күп вакыт бер-берсен аңламый, хәлләр кайчакта талаш-орышка, хәтта аерылуга кадәр барып җитә... Ничек шулай була соң? Кем гаепле? Гомумән, килен белән кайнана арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнашу мөмкинме? Бу сорауларга җавап биргәнче башта кайнаналар турында сөйләшик әле. Иреңнең әнисе, һичшиксез, хөрмәткә лаек зат, һәрхәлдә, ул бит булачак тормыш иптәшегезне табып, тәрбияләп үстергән, укытып, кеше иткән, ул аңа чын йөрәктән бәхет кенә теләүче зат. Ләкин кайчакта шул бер кешене бәхетле итәргә тырышучы килен белән кайнана арасында каршылыклар туа да тора. Әни кеше улының инде үз тормышы белән яши башлаган мөстәкыйль ир-егет икәнен танырга теләми, аны һаман да тәрбияләргә, өйрәтергә, контрольдә тотарга тырыша. Мондый тип стратегия үзе ике төргә бүленә. Беренчесе – «кайгыртучан әни», икенчесе – «таләпчән әни». Беренче тип кайнаналар, гадәттә, гаиләдә зур роль уйнаган, ирен һәм балаларын берөзлексез кайгыртып, аларга укырга, эшләргә бөтен мөмкинлекләр тудырып яшәргә күнеккән ханымнар. Гадәттә, аларның бөтен тормышы гаиләгә генә багышлана: иренең яки балаларының уңышы – аның уңышы, аларның борчу-мәшәкате – аның да борчуы. Бу ханымнар балаларының үсеп җитүен сизми калучан, инде балигъ булган ул-кызларының «өстенә җылы киенүен», «вакытында ашавын»... контрольдә тотуын дәвам итә бирә. Яңа гаилә корган балаларын да тынычлыкта калдырмыйлар: «иң изге теләктән» чыгып, элеккечә бөтен гаилә мәшәкатен үз өсләренә алырга тырышалар яки актив рәвештә киленнең һәр эшен контрольдә тотып, туктаусыз акыл өйрәтүгә керешәләр.

! Киңәш: мондый кайнаналарның артык кайгыртуыннан котылу юлы – аерым яшәү. Нинди генә уңган килен булса да, аңа иренең анасы белән ярышу бик авыр, хәтта мөмкин дә түгел.
Икенче тип – «таләпчән әни» – гадәттә, улларын ялгыз үстергән, шул ук вакытта аның тәрбиясенә, белем алуына зур игътибар биргән әниләр. Мондый типтагы ханымнар гаиләдә ир дә, хатын да, әти дә, әни дә булырга күнеккән. Аларга зур җаваплылык хисе хас. Улларын тәрбияләп үстергән чорда аларны начар юллардан, тискәре йогынтылардан саклап калу бу әниләргә җинел генә бирелмәгәндер... Һичшиксез, катлаулы тормыш вазгыяте бу ханымнарның психик халәтендә чагылыш тапкан – алар көчле ихтыярлы, өстенлек итәргә, кирәк вакытта мөһим карарлар кабул итеп, өсләренә җаваплылык алып яшәргә күнеккән. Мондый кайнана еш кына килене белән дә үзенең балалары белән булган мөнәсәбәтләрне төзергә омтыла – һәр очракта ул үзен бердәнбер дөрес юлны белүче итеп тота. Хәлне катлауландыручы тагын бер нәрсә – мондый гаиләдә йомшак холыклы, буйсынучан, үз фикере булмаган ир-егетләр формалаша.

! Киңәш: Бу очракта да аерым тору яхшы булыр иде. Тик «әнисенең улы» булып яшәргә күнеккән ирегезгә берникадәр «әни» булырга туры киләчәген онытмагыз. Шул ук вакытта мондый иргә вакыт-вакыт аның инде гаилә башлыгы икәнен, җитди карарлар кабул итү нәкъ менә аның бурычы икәнлеген искәртеп тору кирәктер. Ә кайнанага килгәндә, килененең тырыш, кайгыртучан икәнлеген күреп, еш кына мондый ханымнар үзләрен үзгәртергә сәләтле. Иң мөһиме — аларга каршы көрәш уты башламагыз, мөнәсәбәтләрне партнерлык дәрәҗәсендә төзү кулай, чөнки мондый тип кайнаналар, тышкы кырыслыкларына карамастан, гаҗәеп реалист ханымнар.
Кайнаналарның әле бит бөтенләй башка төрлесе дә очрый. Аларга уллары һәрдаим кирәк. Алар инде үз гаиләсе белән яшәп ятучы улларын һаман саен ярдәмгә чакырып торалар. Бу тип кайнаналарны да ике төргә бүлеп булыр иде.
Беренчесе – «мескен кайнаналар». Болар, гадәттә, гаиләдә ире күләгәсендә көн күргән, тормышта үзе бернигә дә ирешмәгән, дөньяга үз карашы булмаган ханымнар. Аларның тормышта тоткан позицияләре дә «икенче рольне» башкаруга бәйле. Күп кенә очракта мондый ханымнар «мескен кайнанага» ялгыз калганнан соң әйләнәләр, чөнки алар үзләре башлап бернинди проблеманы да чишәргә өйрәнмәгән, моның өчен аның һәрвакыт ире яки балалары булган. «Мескен кайнана» киленен басым ясап борчымый анысы, тик берөзлексез зарланып, үзенең бәхетсез, ташланган, онытылган икәнен искәртеп җаныгызга тиячәк.

! Киңәш: мондый кайнана кайгыртуга мохтаҗ, вакыт-вакыт шалтыратып, аның хәлен белеп торсагыз яхшы. Шул ук вакытта зарлануларның ниндидер проблема аркасында түгел, ә күп очракта бары тик ялгызлыктан гына икәнен дә аңларга кирәк. Бәлки мондый кайнанага эт яки песи баласы бүләк итәргә кирәктер, бәлки аңа фитнес клубка яки бассейнга абонемент алыргадыр?! Һәрхәлдә, зарланырга вакыты азрак калса, сезгә дә, аның үзенә дә яхшырак булыр иде.
«Көйле кайнаналар». Болар инде ирләренең кадерле хатыннары, гаиләдә кадер-хөрмәттә яшәгән назлы ханымнар. Мондый кайнана иренә дә, балаларына да зур йогынты ясарга сәләтле. Әгәр теге яки бу сәбәп аркасында мондый кайнана киленен сөймәсә, шуның аркасында хәтта яңа оешкан гаилә җимерелә дә ала. «Көйле кайнана» белән мөнәсәбәтләр төзү иң катлаулы эшләрнең берсе, чөнки ул һәрвакыт хаклы булырга күнеккән, ә инде өйдәгеләр аңа беркайчан да каршы дәшмәгән.
! Киңәш: «көйле кайнана» белән бер түбә астында яшәргә дучар булган киленнәргә ничек тә аның белән уртак тел табарга тырышырга гына кала. Ачык бәрелештә җиңеп чыгу ихтималы бик аз. Шуңа күрә тактик көрәшнең бөтен нечкәлекләрен белеп эш итәргә кирәк – аның матур якларын, уңышлы эшләрен күреп, матур сүзләрне кызганмау, аш-су әзерләгәндә, өй эшләрен башкарганда киңәшен сорау, җае килгәндә дустанә аралашуга омтылу – болар арсеналдагы иң гади һәм әһәмиятле чараларның берничәсе генә. Ә инде мондый кайнана белән дуслаша алсагыз, гаилә тормышында куәтле ярдәмчегез барлыкка киләчәк.

Сүземнең азагында кайнаналарга да берничә сүз әйтер идем. Балалар үсеп буйга җитсә дә, әле кайчан гына без дә сезнең белән яшь киленнәр идек. Безнең дә ялгышларыбыз, бик үк дөрес булмаган адымнарыбыз булгандыр. Кайчандыр безне дә, бәлки, кайнаналарыбыз кыерсыткандыр, ә бәлки без үзебез хаксыз булгандырбыз… Инде менә зур тормыш тәҗрибәсе тупладык. Киленнәребездән аермалы буларак, күп нәрсәне тирәнтен аңлыйбыз, ә иң әһәмиятлесе – балаларыбызны, оныкларыбызны чиксез яратабыз. Шул ярату хакына, тормыш тәҗрибәбезне, тырышлыгыбызны балаларның гаиләләрен тагын да ныграк, тагын да матуррак итү өчен багышлыйк. Улыбыз яратып сайлаган ул кыз бала да бит берәүнең кадерле йөрәк җимеше. Ә балаларны барлык аналар да бәхет өчен үстерә!
.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Упкынга төшкәндә – 1 Биш ел буе балага уза алмаган хатынның ирен онытып, үзен генә кайгырткан, мендәргә капланып елаган чаклары күп булды. Узып та күтәрә алмаган ике баласын югалту ачысын да берүзе күтәрде. Аннары беренче кызлары туу шатлыгы ирнең эчеп йөрүен тагын икенче планга күчерде...
-
Әти кайтты Әти кайтты... 22 елдан соң... Киселгән икмәк ябышмый, диләр. Әти булгач, ябыша икән...
-
Упкынга төшкәндә - 2 Кызының чәч араларын иснәп башыннан үпте дә, урамга чыгып китте Айрат. Лапаска керде дә мәчеттә үк тыеп килгән күз яшьләренә ирек биреп рәхәтләнеп елады...
-
Ни өчен безнең өстәлдә тозлы кәбестә гел булырга тиеш? Рушания ханым Минсәгыйрова: «Безнең өстәлдән тозлы кәбестә беркайчан өзелеп торырга тиеш түгел», – ди. Ни өчен икәнен дә аңлата.
-
Шоу – бар, сәнгать – юк ! Фердинанд СӘЛАХОВның тормыш кагыйдәләре
Соңгы комментарийлар
-
22 сентябрь 2023 - 06:18Без имениФердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...Шоу – бар, сәнгать – юк !
-
21 сентябрь 2023 - 21:08Без имениБала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:58Без имениЭмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.Әни безне аңламый. Нишләргә?
-
21 сентябрь 2023 - 14:50Без имениУкучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.«Сугыш чукмары»
-
21 сентябрь 2023 - 14:07Без имениӘлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батыпНиках акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.