Тормыш дәвам итә

Дөньяга әле генә килгән гөнаһсыз сабыйның яки яши генә башлаган япь-яшь кешенең гомере вакытсыз өзелү җир йөзендәге иң зур гаделсезлектер ул. Бу коточкыч хәл белән ананың килешәсе килмәве аңлашыла, әлбәттә. Әни кешегә баласын югалту хәсрәтеннән дә олы хәсрәт юк, бу ачы кайгы ирен, әти-әнисен, якыннарын югалтуга караганда да зуррак, тирәнрәк.
Әмма безнең халыкта: «Үлгән артыннан үлеп булмый» дигән гыйбарә бар. Тормыш туктамый, ул алга баруын дәвам итә, якыныңа куелган диагнозга да, газизләрдән-газиз кешеңнең күзләрен мәңгелеккә йомуына да карамый...
Үзебез аяк өстендә йөреп торганда, якыннар сау-сәламәт булганда без беребез дә үлем турында уйламыйбыз. Бигрәк тә яшь чакта. Мәңгелеккә килгән кебек яшибез.
Күптән түгел педиатрыбыз Мәскәүгә, андагы хосписка барып кайтты. Башкала белгечләре «үлем ихтималы турында әйтергә кирәк» дигән фикердә икән. Һаман уйлап, уйланып йөрергә дигән сүз түгел бу. Әмма аңларга кирәк: берәү туа, икенчесе үлә, табигатьтә мәңгелек әйләнеш бара. Без бу хакыйкатькә яши-яши генә төшенәбез.
Бездә медицина, кызганычка каршы, авыруга бер яклырак ярдәм күрсәтә. Себер трактында урнашкан онкология үзәгенең бинасы әнә бер дигән, заманча җиһазлар урнаштырылган, анда чит илләрдә укып кайткан белгечләр эшли, ә психолог – берәү генә! Бу хастаханә ишеген ачып керергә туры килгән кешенең (авыруның димим әле!) нинди кичерешләр чолганышында калганлыгын күз алдына китерү кыен түгел. «Яман чир» диагнозы куелган кешенең туганнары, якыннары нинди коточкыч стресс кичерүләрен үзләре генә белә!
Табиблар авыруга дару, укол бирә, химиотерапия билгели – чирле кеше боларның барысын да үти, ә безгә (мин белгечлегем буенча психиатр) мөрәҗәгать итәргә куркалар. Психикабыздан кимчелек эзли дип уйлыйлар безне. Алай түгел бу! Кеше стрессларга каршы тора алсын – бу минем төп бурычым. Без бит даими стресс эчендә яшибез. Гомер иткәндә һәрберебезнең тормышында, тирә-юнендә төрле вакыйгалар була. Югалтулар, аерылышулар, үлем-җитемнәр, хәвеф-хәтәрләр... Аларны «күрмичә», аларга илтифат итмичә берничек тә уздырып җибәрү мөмкин түгел. Һәрвакыт көлеп, авыз ерып йөри алмыйбыз – ул очракта безне җүләр диячәкләр. Елыйбыз да, хәсрәтләнәбез дә, борчылабыз да... Шуны аңлагыз: адәм баласының организмында файдаланылмаган мөмкинлекләр биниһая. Баш мие күзәнәкләре бер процентка гына эшли. Һәркем үз-үзенә киләчәккә уңай программа бирергә өйрәнсен, әгәр ул программаның яртысыннан күбесе уңай икән, ул безнең тормышның сыйфатына тәэсир итми калмый. Уйлаган уйларыбыз чынга аша дип юкка әйтмибез бит. Дөрес, берәүгә дә теләгәнен бер генә уйлаудан әкияттәге кебек матур савытка салып алып килеп бирмиләр.
Хосписта өченче елымны эшлим. Медицинаның бөтен нәрсәгә дә кодрәте җитми – соңгы ике ел эчендә унбишләп бала югалттык. Сигез айдан алып унҗиде яшькә кадәр...
Хәсрәт кичерүче әниләргә рухи халәтләренең тотрыклылыгын сакларга булышам мин. Бу бик мөһим! Кайгы белән күзгә-күз калганда кешенең рухы көчле булу кирәк. Әниләр белән беррәттән, әтиләр дә тест уза. Әтиләр дә борчыла, гаиләгә килгән сынауны авыр кичерә. Әмма алар үзләренчә кичерә, бу – ир-атның физиологиясе белән бәйле.
Яңа гына баласын югалткан әнине үзен генә калдырырга ярамый. Ул аралашудан качмасын, аңа аралашу кирәк. Бу – беренчедән. Туганнарына, дусларына барсын ул, йә алар аңа килсен. Берәр чит кеше белән 3-4 минут кына сөйләшеп торса да, баш мие ял итә.
Баласын югалткач, кеше шок хәлендә кала. Ул әле ни булганын ахыргача төшенеп бетми. Бөтен нәрсәне дә күнегелгән гадәт буенча гына эшли. (Кайгы килгәннән соң беренче мәлләрне ул төштәге кебек йөри. Берничә атна яки берничә ай узгач (ә кемгәдер берничә елдан), аңлау килә. Йөрәк җимешең юк һәм инде булмаячак... Ананың кәефе бик еш үзгәрергә мөмкин, аны күңел төшенкелеге биләп ала, ул сүлпән, агрессия очраклары да булуы бар... Кәефе, күңел халәте шундый булганда – бу әле депрессив кәеф кенә (депрессия – ул авыр чир, психиатриядә дәвалана) – аннан кеше үзе дә чыга ала. Әмма ана булган хәл белән килешергә, аны кабул итәргә теләми, азмы-күпме тынычланмый икән, һичшиксез, аны белгечләргә күрсәтергә кирәк. Табиб «афобазол», «новопассит» яки «персен» кебек дарулар эчәргә тәкъдим итәр. (Кемгә нәрсә туры килгәнен белгеч кенә әйтә, аның белән киңәшләшергә кирәк!)
Кайгыны һәркем үзенчә кичерә. Өстебезгә хәсрәт ишелеп төшкәч, без үзебезне ишексез-тәрәзәсез диварга килеп бәрелгән кебек хис итәбез. Моннан чыгу юлы юк кебек... Яшәүнең кызыгы калмый, эш онытыла, апатия башлана. Үзебезне дөньядагы иң бәхетсез кеше дип саныйбыз. Безгә шулай тоела. Әмма «миннән дә зуррак хәсрәт кичерүчеләр бар бит» дип уйласаң, бу халәттән чыгу мөмкин. Әйткәнемчә, бу вакытта үзеңә киләчәккә нинди программа бирәсең, шулай була. Ә ул программаны кеше үзенә үзе генә бирә ала!
Аналарны елаудан тыярга кирәкми, алар еларга тиешләр дә.Беренче вакытта баланың кием-салымы, уенчыклары, гадәттә, ананың күз алдында тора. Аннан соң «алып куйсагыз әйбәтрәк булыр» дибез. «Булгария» фаҗигасе вакытында 9 яшьлек бер кыз үлде әбисе белән. Әнисе депрессиядән бик озак чыкты, аларга әле дә йөрим. Мәрхүмә кызның ДЦП белән авырып урында ята торган игезәге булса да, Яңа елга чыршы да куймадылар. Искә төшерә дип. Хәзер инде тынычланып киләләр. Ярдәм итмәсәң, депрессия дүрт-биш елга кадәр бара, хәтта озаграк та.
Икенче бер әнинең 8 яшьлек улында яман чир иде... Баланы күмүгә, ире хатынын чит илгә алып киткән. Югалтуны аңлау, хәсрәт белән килешмәү кайткач булды. Депрессия башланды. Ике ай дарулар эчте ул. Хәзер инде эшкә чыкты, тормышлары җайланып килә.
Бала табу яшеннән чыкмаган әниләргә икенче бала табарга киңәш итәбез. Безнекеләр таба да. Тагын инвалид, авыру булып туарга мөмкин дип уйлыйлар, куркалар, әмма табалар. Быел да өч-дүрт әни тәвәккәлләде. Бала яшәү өчен өстәмә стимул ул. Хоспистагы әниләр, медицинадан бигрәк, күбрәк үз-үзләренә ышана.
Нинди генә очракта да, кабатлап әйтәм, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ана үзе бармый икән, туганнары җитәкләп килсен. Чөнки кайгыдан аңы томаланган ана үз-үзенә кул салу турында да уйларга мөмкин. (Шөкер, хоспис тарихында мондый хәл булганы юк.) Аракы эчәргә ияләшүе, наркотиклар кабул итә башлавы да мөмкин. 11 яшьлек бер кызыбызның әнисен шуның аркасында «аналык хокукы»ннан мәхрүм иттеләр – кызы берничә тапкыр комага китте, сөйләшми.
Тагын бер нәрсә бар – Аллаһы Тәгаләгә ышанучылар мондый сынауны берникадәр җиңелрәк кичерә, күңелендә инану булмаганнарга – авыррак.
фото: pixabay.com
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
Таяныр талларың булмаса... Дамирә аны беренче күрүендә үк ошатмады. Җете итеп бизәнгән... Сарыга манган чәчләрен тузганак башына охшатып тараган... Изүе ачык... Нәрсә, ул монда эшләргә түгел, кәттә кияү эзләргә кайткан мәллә?..
Соңгы комментарийлар
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
22 март 2023 - 09:46Без имениМенэ бу ирне жэллэп язгансыз, кешенен гаилэ тормышын белмичэ язып булмый бит, юньле ирдэн хатын китми, малаен курергэ тилмереп артыннан чабып йоргэнче, гаилэ бн яшэгэндэ кадерлэрен белеп яшэргэ булган дип тэ уйлап була, остендэге киемен утюклап кию кимэу кешенен узеннэн тора, аяксыз, кулсыз кеше тугел бит ул, утюклап кисен, хатын- кыз эш аты тугел бит ул, баласын карарга вакыты тисэ бик яхшы, ир- ат бала чага тугел, гаилэ коргач ул узе йорттагы ботен кеше очен жаваплы булырга тиеш, хатын жилкэсенэ менеп утырырга тиеш тугел!!Бер очрашу
-
22 март 2023 - 14:07Без имениУлыгыз баланы яраткач, кысылмагыз. Безкапчыкта ятмый конечно. Ноикенче яктан, кешелэрбит детдомнан да алып устерэОныгым минеке түгел...
-
23 март 2023 - 16:39Без имениБу язманы бик дулкынланып,тетрэнеп укыдым,Аннан коментарийларны да укып чыктым,торле фикерлэр эйтелгэн,хэрберсе дэ дорестер дип уйлыйм.Куренекле шэхеслэрнен тормышын гади халык белми,курми бит,барысы да ал да гол кебек.Баксан, алай тугел икэн...Боек шэхеслэр бераз эгоистрак булалар шикелле,аларга кубрэк игьтибар кирэк,шуна курэ аларнын гаилэ тормышлары да ,яшэу рэвешлэре дэ бераз узгэрэк,ягьни каршылыклы,ямьсезлеклэр белэн чуарлана.Икенчедэн боек шэхес булыр очен узенне танытыр очен ботен гомеренне шул идеяга юнэлтергэ кирэк.Э ботенесенэ дэ житешер очен бик кочле рух,батырлык кирэктер дип саныйм мин.Андыйлар да бар сэнгать кешелэре арасында.Э шулай да Галимэ апаны актриса буларак бик яраттым,рольлэрен бик оста уйный иде.Э тормышына килгэндэ,нишлисен,беребез дэ эулия тугел,хэрбер кешенен дэ русча эйтмешли свои скелеты в шкафуЧибәрлек – матур кешенең сыңар канаты!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.