Сәләтлелек корбаннары

«Тагын бала табарга батырчылык итсәм, аның сәләтле булуын түгел, ә гап-гади, нормаль, мөмкинлекләре уртача булып тууын теләр идем». Ана кешенең бу сүзләре күпләрегезне гәҗәпләндерер. Әмма мине түгел, чөнки нәкъ менә сәләтле укучылар белән эшләүче педагог буларак, аларның үтә дә «кыен» балалар икәнен беләм. Юк, укыту авыр түгел аларны — фәннәр җиңел бирелә, белем тиз йога мондыйларга. Ә менә җәмгыятьтә кабул ителгән тәртип нормаларына сыйдыру, стандарт «акыллы бала» калыбында тоту бик авыр эш. Сәләтле балалар, гадәттә, «асоциаль», җәмгыятькә яраклашмаган була. Ата-аналарына иң күп проблема тудыручылар да, тормышта барысыннан да артык кыйналучылар да — алар. Нәрсәдә соң сәләтле балаларның бәласе?
 
Беренчедән, алар өчен авторитетлар юк диярлек. Балачактан ук үзе­-нең башкалардан аерылып торуын бел­гән, үзлегеннән дә мәгълүматны җыеп, анализлый белгән, теләсә кай­сы бәхәстә фикерен дәлилләп җиңеп чыга алган киң эрудицияле үсмер укытучы­ларга да, олыларга да, яшь­тәш­­ләренә дә өстән генә карый. Һәр мәсьәләгә карата үз карашы бар, үз фикерен яклауда ул үзен дә, якыннарын да аямый. «Гади» бала үз сүзен әйтергә кыймый торган җирдә, мондый «да­һи» педагог белән дә, җәм­гыять белән дә конфликтка җиңел керә. Уңышсызлыкларны сәләтле балалар бик авыр кичерә, фикерләре­нә колак салмауны кимсетүгә тиңли. Шуңа күрә мондый баланың гел янын­да булып, аңарда кешелек сыйфатларын үстерүгә, коллектив белән уртак тел табуына зур игътибар бирергә кирәк. (Монда махсус тренинг-уеннарның файдасы зур.) Дорфа бул­мау, башкаларны тыңлый, ихтирам итә белү, саксыз сүз белән ялгыш рәнҗетмәү турында гына әйтмим. Кайдадыр өстенлекне башкаларга бирү әле җиңе­лү түгел, ә кайчак, киресенчә, җиңүгә дә тиң икәнен балагызга вакытында аңлата алсагыз, аны тормыштагы күп проблемалардан саклап калыр идегез. Психологларны ярдәмгә чакырырга кыенсынмагыз.

Вундеркинд булган очракта да ул үзенең «нормаль» бала, башкалардан өстен түгел, ә бәлки аерым бер өл­-кәдә калганнардан бераз көчлерәк кенә булуын белеп үсәргә тиеш. Уңыш­лары өчен мактап торсагыз да, артык үсендермәскә тырышыгыз – сез күтәргән биеклектән тормыш чынбарлыгы бик ерак булып чыкмасын. 

Икенчедән, алар үзләренең индиви­дуальлекләрен һәрдаим исбатлап торырга мәҗбүр. Тышкы кыяфә­тен­нән башлап, үз-үзен тотышындагы «сәер­лекләргә» кадәр мондый бала­ның кабатланмас шәхес булуы турында сөйли. Игътибар, соклану, шәхесе­нә ихтирам тапмаган очракта бала «мине беркем аңла­мый» дип үпкәләп, үз-үзенә йомыла, эчке дөньясына бик­ләнә, депрессия­гә бирелә, йә ин­де үзен «аңлый торган» аудитория эзли башлый. Гадәттә, ул аны урамда таба. 

Бүгенге неформаллар (гадәти кыса-формаларга сыймаучылар) арасында матур гаиләләрдә үскән, сәләтле, яхшы укучы, әйбәт тәрбия алган балалар күп. Кемдер «тәти кыз» образыннан туеп, урамга үзен «ясарга» килә, кемдер, шәхесе сыеша алмаган стандарт кысалардан арынып, «күкрәк тутырып» хөррият суларга тели, ә кемдер, интеллектуаль яктан яшь­тәшләрен күптән узып китү сәбәпле, монда үзенә кызыклы дуслар эзли. 

Сәләтле балаларга гел яңадан-яңа мәгълүмат, тәэсир кирәк. Мәктәптә укулар бетеп, каникуллар башланган вакытта яңа тәҗрибәне урамда эзләү ихтималы бигрәк тә арта. Урам тәэсире эзсез узмый – соңыннан баланы «җыеп алу» бик кыен, хәтта мөмкин дә булмаслык эш. 
Балагызга кызыклы шәхесләр белән аралашу, яңа җирләр күрү мөм­кинлеген тудырырга тырышыгыз, файдалы шөгыльләр табыгыз. 

Өченчедән, алар, бик нечкә күңелле булуларына карамастан, көчле һәм кыю шәхесләр. 
Башкалардан аерылып торучыларны, «җилгә каршы баручыларны» гомер-гомергә өнәп бетермәгәннәр. Шул ук диссидентлар, «стилягалар»ны гына искә төшерегез. Әледән-әле җәм­гыять белән конфликтка керү, үз позицияләрен яклау аларны чыныктыра. Моңа кадәр «ярый-ярамый»ны ныклап үзләштермәгән булса, үсеп җиткәч аларны гадәти «каеш тәрбиясе» белән дә, «кеше ни әйтер» белән дә тыеп булмый. Шул ук вакытта мондый балалар хисчән, эмоциональ яктан тотрыксыз – юк кына сүзегез дә көтелмәгән нәтиҗәләргә, баланың өйдән үк чыгып китүенә дә китерә ала. 

Балагыз үзен инде мөстәкыйль шәхес дип саный башлаган икән, бәхәс­кә кермәгез, тавыш та, кул да күтәр­мәгез. Андый чакта иң дөресе – аның белән олыларча тыныч кына сөйләшү, теге яки бу адымның нәтиҗәләрен аңлату, өлгергән шәхес икәнен танып, киләчәк язмышы өчен җаваплылыкны да үзенә йөкләү. 

Иң мөһиме – баланың тормышы белән һәрдаим кызыксынып тору, дуслары белән уртак тел табу, «төрмә сакчысыннан» иң якын дустына, киңәшчесенә әйләнү. Өйдә барыбер бикләп тота алмассыз – клубларга, концертларга да йөрсен. Ләкин кая барса да, ул сезнең яратып, борчылып көтеп торуыгызны исендә тотсын. «Синсез үземә урын таба алмыйм, сагынам, борчылам», дип озатыгыз, каршылагыз, шылтыратып хәлен белешеп торыгыз...

Мондый балаларның үсмер чагын үтү – сират күперен кичү белән бер. Ялгыш адымнардан Ходай үзегезне дә, балаларыгызны да сакласын. Ә инде кичкәч, күрерсез – «авыр» балалардан алтын балалар үсә. 

фото: http://pixabay.com

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2023 - 06:18
    Без имени
    Фердинанд Сэлэхов кебек биек,зур сэхнэлэрдэ жырлый алырлык жырчылар аз шул...
    Шоу – бар, сәнгать – юк !
  • 21 сентябрь 2023 - 21:08
    Без имени
    Бала мэктэпне яратсын, укытучысын хормэтлэсен очен ин беренче бу балаларнын эти-энилэрен тэрбиялэргэ кирэк эле, мин узем балаларым, оныкларым мэктэптэн кайткач, мин фэлэн укытучыны яратмыйм, бу фэнне курэ алмыйм дип кайткач, ин беренче эш итеп шушы фэнне яратырга, тырышып ойрэнергэ кирэк, менэ шул вакытта укытучынны да яратырсын дидем, дорестэн дэ бутэн бер дэ кайтып зарланмадылар, оегездэ дэ бала каршысында укытучыны тэнкыйтлэмэгез, олыларга карата хормэт тэрбиялэргэ тырышыгыз, нэтижэсе озак коттермэс, балагыз унай якка узгэрер
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:58
    Без имени
    Эмоциялэрегезне йогэнлэргэ ойрэнегез. Эниегез ботенесен кунеленэ якын ала торган кеше, аны борчымагыз.
    Әни безне аңламый. Нишләргә?
  • 21 сентябрь 2023 - 14:50
    Без имени
    Укучыларнын торлесе булган кебек, укутучыларнын да торлесе була шул. Яхшы анлата торган укутучыны нинди генэ укучы булмасын, 45 минут буе, сабыр гына тынлап утырасын. Мин узем дэ шундыйлардан, яхшы укыдым, но кайнар холыклы идем, ботенесен язып тормыйм, но яхшы анлата торган укутучыны сабыр тынлый идем. Яратып укыдым. Сигезеллыктагы укытучылардан мэрхум Шакиров Тимергали абыйны язып узар идем. Анын кебек яхшы укытучы бутэн юк иде шул мэктэбебездэ. Урта мэктэпкэ башка авылга йордек, анда да бик яхшы укутучылар мэрхумэ Роза апа, хэм мэрхум Фатыйх абыйны язып утэм. Беркемгэ бер начар суз эйтмэделэр, беркемне дэ начар сузлэр белэн сукмэделэр, бер укучыдан да баш тартмадылар. Алланын рэхмэтендэ булсыннар. Урыннары жэннэтнен турлэрендэ булсын! Гел яратып искэ алам. Укутучыдан тора куп нэрсэ.
    «Сугыш чукмары» 
  • 21 сентябрь 2023 - 14:07
    Без имени
    Әлхәмдулилләх, зурлап никах уткәргәнсез, бу әти-әни өстендә. Ә туй, исерек көтуе-кемгә кирәк шул уткәрсен, хәзер купләре үткәрми дә. Шул ук туганнарны тагын чакырасың бит, тик бусы аракы табыны. Гел бер кеше, ничә кат җыярга була, муеннан бурычка батып
    Никах акчасы – талаш акчасына әйләнә бугай
Реклама
Якутия. Фоторепортаж
«Яңа бишек җыры» бәйгесе
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»