Классташлар арасында никах турында

«Төшләремә кердең, классташ» язмасына


Классташлар арасында никах, еш булмаса да, очрап тора. Бер-берсен бер гаиләдә үскән балалар шикелле яхшы белгән кешеләр арасында корылганлыктан, бу никахларның уңай ягы да һәм, кызганычка каршы, тискәре яклары да бар.
Мондый никахның нигезен, гадәттә, озак елларга сузылган дуслыкның мәхәббәткә әйләнүе – беренче мәхәббәт хисләре тәшкил итә. Билгеле булганча, беренче мәхәббәт хисен иң тотрыклы хискә санап булмый, ләкин кайбер очракларда бу хис дәвамлы булырга, берникадәр тотрыклырак халәтләргә күчәргә мөмкин. Менә шундый мәхәббәт, аеруча бер-берсен сабый чактан ук яхшы белгән кешеләр арасында барлыкка килсә, һичшиксез, матур гаиләгә нигез була ала. Бер-беренә яраклашу чорын – ә ул һәр никахның сынавы – мондый гаиләләр җиңелрәк үтә: никахка кадәр үк күп нәрсәләр аңлашылган, бер-береңнең холкы, гадәтләре таныш, теге яки бу хәлдә партнерыңның үзен ничек тотасын алдан ук белеп торасың. Һәртөрле иллю-зияләр әлеге никахта, гадәттә, яшәргә комачауламый, һәр ике як та бер-берсен «алсу күзлектән» түгел, ә реаль чынбарлыктагыча күзаллый. Шунлыктан мондый гаиләләрдә ызгыш-талашлар да азрак була.

Әмма классташлар арасындагы никахның нәкъ менә югарыда әйтеп үтелгәннәр белән бәйле бер зур тискәре ягы да булырга мөмкин. Уртак гаиләдә үскән абый белән сеңел шикелле бер-берсен яхшы белгән ир белән хатын кайчакта бертөрлелектән, никахта бернинди дә яңалык, көтелмәгән хәлләр бул-маудан аптырый: бар да алдан билгеле – кем кайчан үзен ничек тотачак, теге яки бу хәлнең чишелеше ничек булачак... Бу бертөрлелек хисләрне төссезләндерә, тоныкландыра, күңелдәге дулкынлану, яңача күрү хисләрен томалый. Шуңа күрә мондый гаиләләргә менә нинди киңәш бирәсе килә: бер-берегезне ни белән дә булса гаҗәпләндерүдән туктамагыз – көтмәгәндә хатыныгызга чәчәк бәйләме бүләк итегез, ирегезне икегез өчен генә әзерләнгән бәйрәм табыны белән гаҗәпләндерегез, ул табынга яңа матур күлмәк киеп утырыгыз, яңа прическа ясагыз. Гадәти яктылык урынына матур шәмнәр яндырсагыз, бигрәк тә романтик хисләргә бирелерсез. Бер-берсен кечкенәдән белгән кешеләрнең икесенә генә мәгълүм, инде, бәлки, онытылып та бара торган кушаматларны, яратып әйтелә торган сүзләре булса, шуларны кайчак искә төшереп, сөйгәннәренә шул вакыттагы сүзләр белән дәшү кирәк – кешеләрне уртак серләрдән дә көчле берләштерү хисе юк! Гомумән, озак еллар бергә яшәгән, бер-берсен бик яхшы белгән һәр гаиләгә вакыт-вакыт хисләрне яңартып алу һич тә комачауламый.

Классташлар арасында корылган никахны сагалап торучы тагын бер куркынычны әйтми узып булмый. Гадәттә, мондый никахлар яшьли корыла, әле егет тә, кыз да үзләренең рухи, интеллектуаль потенциалларын ачмаган, аласы профессиональ белем дә, карьера үсеше дә, иҗади уңышлар да әле алда... Кайчакта инде уртак гаилә булып яшәп ятучы, балалар үстерүче парлар төрлечә үсеш ала – берсе укып югары белем ала, зур казанышларга ирешә, ә икенчесе булдыра алмый яки башка сәбәпләр аркасында элеккеге урынында таптанырга мәҗбүр. Нәтиҗәдә, ир белән хатын бер-берсен аңламый башлый, уртак темалар саны кими – сөйләшкән сүз күбесенчә бала тәрбияләү, көнкүреш мәсьәләләренә кайтып кала... Мондый хәл килеп чыкканда инде, бәлки, ярдәм итү мөмкинлекләре дә калмыйдыр. Шуңа күрә, гаиләдә баштан ук ир дә, хатын да бер-берсенә ярдәм итеп, тигез дәрәҗәдә үссеннәр, үрләрне бергә яуласыннар иде – бу гаиләне саклап калу гына түгел, ә бәлки аны тагын да ныграк берләштерү чарасы да булыр иде.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Өч монолог Нурания конвертны ачты, Илдарына хатны тиз генә укып бирергә иде исәбе, тик әллә кайдан ниндидер кайнар агым, кинәт тынын буып, бөтен күкрәген умырып тотты...
    5674
    2
    28
  • Авыл малае Бәкер шифаханәсенә юллама бирделәр Нәфисәгә. Эш урыныннан. Аны, инде унбиш елга якын шул бер урында эшләүче сазаган кызны, кемдер исенә төшерер, «аңа да ял кирәк, аңа бирик...» дип искәртер дип башына да китермәгән иде. Иң кирәк җирдә иң кирәкле сүзне кем кемгә әйткәнен төпченеп тормыйча гына юлга кузгалды ул
    2665
    1
    28
  • Бала – 50 яшеңдә бала җитәкләп йөрерсеңме? Мин әйткән хәбәрдән соң бар якыннарым чигә тирәсендә бармагын уйнатты. Имеш, башың киттеме әллә?! 
    4333
    1
    25
  • «Бу сезнең кызыгыз...» Бала таба алмаячагы хакында Кәдрия Азатка туйга кадәр үк әйтте. Егет  булачак хатынына шуның кадәр гашыйк иде, кул гына селтәде.  – Аптырама, – дип кочаклап алды ул сөеклесен. – Елак балаларсыз икебезгә генә бик рәхәт булачак. Бик теләсәк, табиблар могҗиза ясамый калмас. Аннан соң гаилә баласыз  да була ала бит.
    2181
    0
    17
  • Яңадан башлыйбыз Палата ишеген ябып куйгач кына тынычланды Филүзә. Иртән ире уянганчы тиз генә кирәк әйберләрен җыеп, баласын ашатып та тормыйча өйдән чыгып киткәнче бер борчылса, хастаханәгә барып җиткәнче ире арттан килеп җитәр дип юл буе тагын борчылды.
    1940
    0
    14
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 26 май 2023 - 19:36
    Без имени
    Кая карасан Анвар , бигерэк купкэ эйлэнден
    Әнвәр Нургалиев: «Мәхәббәтебез шушы подъездда башланды»
  • 26 май 2023 - 11:04
    Без имени
    Егетляр дя шулай буламени бездя шундый УК кыз бар . бар да уз урынында. Эше белеме уз тырышлыгы бн геня тозегян ое Казанда. Но очрамый ахры житякляп китярдяй ир егет . Аллах эше дип кеня булмайдыр ул котеп эрсезряк булган кызлар барсына да олгеря
    Кызлардан куркам
  • 26 май 2023 - 19:50
    Без имени
    Рэхмэт
    Бала
  • 27 май 2023 - 17:23
    Без имени
    Ник хикәянең дәвамы да,ахыры да юк?
    Башкорт кызы
  • 27 май 2023 - 18:50
    Без имени
    Никах вакытын житмэгэн сизмэй дэкалырсын. Миндэ 33 яшлек кыз бар тоже куркам.
    Кызлардан куркам
Реклама
Уфада матурлык һәм уңганлык конкурсы узды
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек