Үзебезнең дә кайчандыр сабый булуыбыз, «чормада үз Карлсоным яшәсен иде», дип, көне-төне хыяллануыбыз турында искә төшерү кайвакытта файдага гына ул. Сез «белгән» Карлсонның бүген инде улыгыз яки кызыгыз янына очып килүе, димәк, бернинди гайре табигый хәл түгел! Сорауларыбызга «Егоза» психологик-педагогик иртә үсеш үзәге директоры Наталья РЕСНЯНСКАЯ җавап бирә.
? Бала үз-үзенә дөньяда юк «дус»ны нигә уйлап чыгара? Бу куркынычмы?
– Булмаган «дус»ны уйлап чыгаруының бернинди куркынычы юк. Ә менә ул аны ни сәбәпле уйлап чыгара – монысы икенче мәсьәлә. Уйлап чыгарган дусты турында берни сөйләми, яшерә икән, монда инде борчылырга урын бар. Бала, димәк, ата-анасына ышанып бетми. Шушы нигездә киләчәктә җитди проблемалар тумасын дисәгез, ике арадагы бу киртәне ничек тә җимерергә кирәк.
? Мондый «дус» бөтен балада да буламы?
– Кайбер психологлар, бу бик киң таралган күренеш, диләр. Билгеле бер яшькә җиткәнче баланың булмаган «дус»ны үзенә иптәш итүе гадәти хәл санала. Барысы да аның уйлап чыгару хирыслыгына бәйләнгән.
Кайбер ата-аналар булмаган «дус» аркасында бала үз-үзенә бикләнер, яшьтәшләре белән аралашудан туктар дип борчыла. Бу күренешне өйрәнүче галимнәр андый борчылуларга урын юк дип тынычландыралар. Хыялындагы дусты белән әвәрә килеп яшәгән һәр баланың диярлек ишегалдында, күрше йортта чын дусты бар. Уйлап чыгарган дусты булу баланың хыялланырга яратуы, сүз байлыгының зурлыгы, аның мөстәкыйль уйный белүе турында да сөйли, ди галимнәр. Шулай булгач, «Карлсон турында телдән дә төшерми», дип кайгырып утырганчы, аның фантазиясен башка өлкәгә юнәлдерегез, дуслар табарга булышыгыз.
? Ата-ана баланы ачуланырга, «дус»ты турында сөйләмәскә кушарга тиешме?
– Минемчә, баланы моның өчен ачуланырга һич ярамый, киресенчә, болай иткәндә ике арадагы элемтә, бер-береңә ышану югалачак кына. Уйлап чыгарылган дусның нинди сыйфатларга ия булуын ачыклау исә комачау итмәс. Ул «дус» бит кайвакытта балага үз-үзенә ышанырга, кыюрак булырга ярдәм итә. Бала хыялдагы дустына: «Караңгыдан курыкма, анда җен-пәриләр юк!» дияргә һәм шулай итеп үзен тынычландырырга мөмкин. Яки ул: «Дустым болай дип әйтә», – дип, эчендәге ачуын, берәр нәрсәгә карата булган тискәре мөнәсәбәтен ачып сала: «Карлсон паркка барырга яратмый! Күралмый!»
? Баласының шундый «дусты» булуы, бәлки, ата-анага файдага гынадыр? Янында дус булганда балага уенчыкларын җыярга, вакытында йокларга ятарга, теш чистартырга җиңелрәк бит.
– Әлбәттә, ата-ана белән бала арасында җылы, якын мөнәсәбәтләр урнашканда һәм бала «дус»ны уйлап чыгарыр яшьтән узмаганда, гаиләнең күзгә күренмәгән ул әгъзасын тәрбия чарасы итеп кулланырга бик мөмкин. Әйтик, кем тизрәк ашап бетерә, җыештыра, кемнеке чистарак дип ярыш оештырырга була? Әмма бу дусның озакламый юкка чыгачагын, баланы үсендерү өчен яңа ысуллар, яңа дәлилләр уйлап табарга кирәк булачагын онытырга ярамый.
? «Дусты» барын белүгә баланы табибка, психологка күрсәтү кирәкме? Бу мәҗбүриме?
– Бала яшьтәшләре белән аралашудан катгый рәвештә баш тартканда, кешеләрне яратмыйча, үз-үзенә генә бикләнгәндә, булмаган «дусты» белән аралашу аңа укуында да комачаулаган очракта бу мәсьәләгә җитди проблема итеп карау кирәк, әлбәттә.
? Ул «дус», гадәттә, бала янында күпме «яши»? Кайчан борчыла башларга?
– Мәктәп яшенә җиткәч, бала үзе уйлап чыгарган дусты белән аерылырга тиеш. Аның бит инде хәзер сыйныфташ дуслары бар, уенга да вакыт бик тыгызлана: укырга, дәрес әзерләргә кирәк.
Баланың һаман да хыялдагы дусты турында сөйләүдән туктамавының бер сәбәбе – әти-әнисе тарафыннан аңа игътибар, аралашу җитмәү. Нәкъ менә шундый очракларда уйлап чыгарылган дус аның иптәшенә әйләнә, күңелен күтәрә, куркуларын җиңәргә ярдәм итә.
Башлангыч классларны тәмамлаганда да бала уйлап чыгарган дусты белән һаман бергә икән, бу аңа ярату җитмәве турында сөйли. Бала, димәк, үзенең кемгәдер кирәк икәнен тоймый. Монда инде бар да әти-әниләрдән тора: алар балага тиешле игътибар күрсәтә башлап, хыялда тудырган дөньясыннан аерып, чынбарлыкка кайтырга ярдәм итәргә тиеш.
? «Дус»ны ничек оныттырырга соң?
– Улыгыз яки кызыгыз сезнең кайгыртуны тойсын: әтисе ягыннан – көч һәм яклауны, әнисе тарафыннан – наз һәм иркәләүне. Бала белән күпме вакыт бергә үткәрүгә караганда, бергә булган ул араны ничек уздыру мөһимрәк. Белгечләр бала белән көнгә ярты сәгать кенә булса да бергә уйнарга куша, ә аннан соң ничек уйнавыгыз, аның нәтиҗәләре турында да сөйләшеп алырга кирәк диләр. Йоклар алдыннан балаларга китап уку турында да онытмагыз – бу бик мөһим. Бала инде мәктәп укучысы икән, бергә дәресләр әзерләү турында уйларга да ярый. Бу вакытта, булышудан бигрәк, ата-аналар балада укуга карата кызыксыну уятырга тиеш. Үсмерлек чоры җиткәч тә балага игътибар кимемәсен, аңа һәр нәрсәне төшендерерлек итеп аңлатыгыз, бер нәрсә турында сөйләшкәндә сүзне башкага күчермәгез. Балага яңа дуслар табарга, ялын оештырырга булышыгыз, аны ишетергә өйрәнегез.
фото:
http://pixabay.com
Комментарийлар
0
0
Ә мин "әни" уйлап чыгарган идем. Үз әнием бик каты, гел әрләп, кешеләргә мине яманлап торгач, бер дә яратам дип әйтмәгәч, мин бу әнием мине карый гына, ә кайдадыр чын әнием бар, ул мине бик ярата, тик әле килеп кенә җитә алмый дип, аны көтеп яшәдем... Әниләр, балаларыгызны гел әрләгәнче, аларны ешрак кочаклагыз, матур сүзләр әйтегез!
0
0