Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Менә шундый Хәмдүнә

Хәмднюшаның чираттагы дүртенче чыгарылышы беренче тапкыр пәнҗешәмбе көнне ТМТВ каналында дөньяга чыгачак

Хәмднюшаның чираттагы дүртенче чыгарылышы беренче тапкыр пәнҗешәмбе көнне ТМТВ каналында дөньяга чыгачак

 

Җомга иртә белән аны Youtube каналында да карарга мөмкин булачак

 

Узган ел Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева Туры китереп авыз ачып торучыларга, ягъни фонограммага җырлаучыларга каршы көрәш башлап җибәргән иде. Моның өчен ул Youtube каналында Хәмдеблог алып бара. Ул анда үзен Хәмднюша дип таныштыра һәм үзенең экстравагант образы белән шаккаттыра.

Билгеле булганча, 49 ел сәхнәдә тере тавышка җырлап йөргән Хәмдүнә Тимергалиева фонограммага җырлауга теше-тырнагы белән каршы.

Бу җәһәттән “Барс Медиа” компаниясе дә Хәмдүнә апага теләктәш икән. “Без җырчыларны зур фестиваль-концертларда фонограммага җырламауларын сорыйбыз, ләкин таләп итә алмыйбыз, чөнки законы юк. Шулай да соңгы биш-алты елда концертларыбызда тере тавыш макисмаль дәрәҗәдә яңгырый”, - дип белдерде бу уңайдан үз фикерен “Tatar Radiosi” радиостанцияләр челтәре җитәкчесе Динә Гәрәева.

ХәмдүBLOGның беренче чыгарылышыннан соң, Хәмдүнә Тимергалиевага бик күпләр “Хәмдүнә апа, нишләвең бу?” “Олы кешегә килешми” кебек комментарийлар яудырган.

- Олы дигәч тә, тузан җыеп өйдә утырырга җыенмыйм, - диде бу сүзләргә карата Хәмдүнә Тимергалиева. Аннан соң: “Тәнкыйтьләрдән сыртым шундый калынайды, атом бомбасы төшсә дә, сизәрлек түгел”, - дип тә шаяртып өстәде. Нишлисең, Хәмдүнә апа шундый инде ул, дияргә генә кала.

 



 

видео Ютубтан алынды

Теги: ​Хәмдүнә Тимергалиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар