Логотип
«Йолдызлы» яңалыклар

Илфак Шиһапов: Илсөя Бәдретдинованың минем җырларны җырларга хакы юк!

Илфак Шиһаповның Илсөя Бәдретдинова тарафыннан башкарылган җырлары башка артистларга таратыла башлады. Декабрь аенда җырчы яңа концерт программасын әзерләве, әлеге программада Илфак Шиһаповның бер генә җыры да кулланылмаячагы хакында белдерү ясаган иде. Соңрак, Шиһапов әлеге җырларны социаль челтәрдән алып атачак икән дигән имеш-мимешләр таралды.

Илфак Шиһаповның Илсөя Бәдретдинова тарафыннан башкарылган җырлары башка артистларга таратыла башлады. Декабрь аенда җырчы яңа концерт программасын әзерләве, әлеге программада Илфак Шиһаповның бер генә җыры да кулланылмаячагы хакында белдерү ясаган иде. Соңрак, Шиһапов әлеге җырларны социаль челтәрдән алып атачак икән дигән имеш-мимешләр таралды.

 

“Минем җырларны җырламау – Илсөя карары”

Халык: “Болар сугышып ята икән, аерылганнан соң да тынычлана алмый, үчләшәләр”, - дигән нәтиҗәләр чыгарырга өлгерде. Ләкин хәлләр бөтенләй икенче. Сугыш та юк. Үчләшү дә. Бу хакта Илфак Шиһапов “Intertat.ru” хәбәрчесенә үзе сөйләде.

 

 

“Минем җырларны җырламау – Илсөя карары. Мин, 300-400 мең акча кертеп, яңа программа эшләгән идем. Афишалар, билетлар бастырылган иде. Ул программаны эшләүдән баш тартты.  Мин дәшмим, кысылмыйм, үзе беләдер. Үзенә яңа программа  әзерләргә, яңа җырлар табарга, йөрергә куштым. Ләкин минем элекке җырларны җырларга хакы юк. Бу контракт нигезнедә шулай эшләнә торган әйбер. Миндә генә түгел,  “Барс медиа”да да шундый ук әйбер. Баш тартты икән, бер генә җырны җырларга да аның хокукы юк. Бу эшләр белән юридик фирма шогыльләнә”, - диле Илфак Шиһапов.

 

Ул социаль челтәрдән әлеге җырлар алынмаячагын әйтте. Әмма Илсөя әлеге җырларны солянка кебек катнаш концертларда җырларга хокуклы. “Анысы безнең алдан сөйләшенгән әйбер”, - ди бу хакта Илфак Шиһапов.

 

“Иске җырларны тозлап булмый”

 

Илфак бу популяр җырларын башка артистларга тарата башлаган. Ул җырларны сораучыларның күп булуын да сөйләде.

 

“Бу җырны мин җырласам ярыймы?” - дип сорап, көн саен шалтыраталар. Тарата башладым. Мин аларны тозлап куя алмыйм бит инде”, - ди ул.

 

Шул ук вакытта Илфак Шиһапов кайбер җырларның, дөрестән дә, Илсөя башкаруында гына кабул итүен  кире какмады.

 

Башка җырчылар башкаруында әлеге җырлар халык тарафыннан кабул ителерме дигән сорауга: “Эш популяр булуда түгел. Һәр башкаручы җырны үзенчә ача. Миңа аларның популярлыгы кирәк түгел. Мин журналист, продюсер да, композитор да түгел », - дип җавап бирде.

 

Илсөя Бәдретдинова исән, әмма Илфакка акча бирергә җыенмый

 

 

Илсөя Бәдретдинова бүген концерт программасы белән Татарстан районнарында гастольләрдә йөри. Илфак кушканны үтәгән: яңа төркем җыйган, яңа җырлар туплаган. Концертларга йөрүчеләрнең күп булуын, бик җылы кабул итүләрен әйтте.

 

Концерт программасының исеме кызыксыну уятты. “Мин исән”. Илсөя нигә шундый исем сайлавын аңлатып китте:

 

“Соңгы елларда бик күп гайбәтләр йөрде. Ябыгуым белән бәйле рәвештә, “Үлә икән бу, рак белән чирли, шуңа ябыккан”, - дигән сүзләр ишеттерделәр. “Бүтән сәхнәгә чыкмый, Илфак чыгармый икән”, “Җырлый алмый икән”, - дип сөйләүчеләр табылды. Бөтенесен бергә җыйдым да шуларның, “Мин исән, никакуй”, - дидем.

 

Концерт программасына Илфак Шиһаповның бер генә җыры да кермәгән

 

 

“Җырлаган очракта мин аңа зур процент акча түләргә тиеш. Ул моны контракт дип аңлата. Миңа алай эшләүдән мәгънә юк. Илфакның җырларын сорыйлар. Бер-ике концертта  булып алды шундый хәл. Хәзер концерт башыннан ук әйтеп куям, аңлатам. Илфак турында начар сүзне үзем дә сөйләмим, кешегә дә сөйләтмәячәкмен. Безнең улыбыз бар, мин соңгы сулышыма кадәр аңа рәхмәтле булачакмын. Акчага кагыла торган эшләр икенче нәрсә,” - ди Илсөя.

 

Җырчы үзе башкарган җырларның язмышы өчен башта нык борчылган. “Авыр моментлар булды. Мине халык шул җырлар белән кабул итте, мин аларны күңелемнән үткәреп башкардым”, - ди ул.  Әлеге карарның дөресме, дөрес түгелме икәнен вакыт күрсәтер, ди ул.

 

Илсөя хәзер Айдар Тимербаев, Ризван Хәкимов, Зөфәр Хәйретдинов, Ләйсән Мәхмүтова белән эшли. Бик күп җырларга шигырьләрне Вәсимә Хәйруллина язган.

 

“Ул олы апа. Сарман районында яши. Бик озак эзләндем. Миңа мөгезле җырлар кирәк бит. Без бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз Вәсимә апа белән. Нәрсә кирәклеген аңлатам да, ул икенче көнгә үк шигырен язып та бирә”, - дип таныштырды ул аның белән.

 

Гайбәт таратучыларга, тырнак астыннан әле дә кер эзләп утыручыларга Илсөя Бәдретдинова кайнар сәламнәрен җиткерде. “Продюсерга кияүгә чыктыгыз. Популяр булдыгыз да төкереп китеп бардыгыз”, - дип әйтүчеләр бар диде ул.

 

“Бергә яшәгәндә 16 фатир алыштырылган, күпме таракан үтерелгән”

 

 

Ул җырчы Илфак Шиһапов белән, балаларына ике ай чакта авылдан чыгып китүе, улларының сәхнә артында үсүе хакында искә төшерде.

 

“Мин аңа кадәр җырчы түгел идем, миңа кадәр ул продюсер түгел иде. Без бер-беребезгә таяныч булып, бер-беребезне үстердек. Бик зур авырлыклар аша узарга туры килде. 16 квартира алыштырдык. Күпме кеше әшәкесе җыелган, күпме таракан үтерелгән, күпме клублар тапталган. Акча юк. Шулай башланган әйбер иде бу”, - диде ул.

 

Илсөянең диван кибетендә сәүдәнең ничек баруы белән дә кызыксынучылар күп икән. Җырчы мебель кибетендә эшләрен җайлаган - җырларга да, сатарга да өлгерә.  


чыганак: http://intertat.ru/tt

Теги: Илсөя Бәдретдинова Илфак Шиһапов Илфик Шигапов Ильсия Бадретдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар