Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Язучы-прозаик Мәгъсум ХУҖИН

Мәхәббәттән өстен була алмыйсың. Чын мәхәббәт – барлык нәрсәгә үлчәгеч.

Кешегә иркенләп сөйләшеп утыру да кирәк. Борынгылар әңгәмә корып акылларын баетканнар – бер-береңә киңәш-кораш бирү, ай-йай, мәслихәт тә соң вакыты белән. Гыйбрәт булырдай хәлләр дә ишетәсең.

Гете сүзләре белән әйткәндә, һәркемгә ошарга тырышу – көлке теләк.

Язып кына бетергән әсәр кабыгын яңа тишеп чыккан кош баласы кебек. Ул күпмедер вакыт ояда үсәчәк әле. Аннары канатларын җилпеячәк тә ерак-еракка очып китәчәк.

Талантлар аз эшли белмиләр.

Бөек кешеләр усал да булалар, алар беркайчан мәлҗерәп төшмиләр. Чөнки алар – һәрвакыт көрәш мәйданы уртасында.

Хикәя язу өчен кечкенә генә деталь җитә кайчакта. Аны син электән белгән булырга мөмкинсең, ләкин синең «учыңа килеп кергәндә», ул хикәя язарга сине куандырмаган әле. Яисә әлеге деталь хәзер генә сине яңа табыш буларак әсәрләндерә.

Күңел сандыгыңның төрле-төрле вакыйга-детальләр белән тулып торуы өчен исә, һәрчак – һәм бәләкәй сәяхәтләрдә дә – күзәтүчән булу, матурлык белән начарлыкны аралап күрү шарт. Халкыбыз әйткәнчә, күңел күзе белән күрү кирәк, күңел сандыгын баету өчен.

Шахмат уенының һәр йөреше – иҗат.

Берәү, әйтик, күзәтүчән кеше, анң күрмәгәне-белмәгәне юк кебек. Һәм ул яза. Тик аның язганнары шикаять булып чыга. Сәбәбе нидә? Баксаң, ул урынында тая киткәли дә, тискәре якларны гына күрә, тырнак астыннан кер эзли, кимчелекләрне бетерүне башкалар шөгеле итеп саный, матурлык белән начарлыкны аралап күрми генә бит. Һәм язу осталыгына өстәргә аның күңел түрендә матурлык юк икән. Димәк, ул кешеләрне сөендеререлек саф рухи дөнья – ә бу максат сатира-юмор хикәяләре өчен дә хас – тудыра алмый. Әсәрнең үзәгендә барыбер тәүфыйклылык торырга тиеш.

Хыял итү кирәк. Хыял – кешенең бәрәкәтле байлыгы ул. Хыял эшкә өйрәтә, тормыш җаен таптыра.

Яшьтән белеп үсмәсәң, һөнәрне соңыннан бурычка алып булмый аны.

Үз әниеңнең әрләве дә иркәләп сөюгә әйләнә дә куя.

Бездә авторның үз әсәренә бәя бирүен тыйнаксызлык итеп санарга күнегелгән, кайберәүләр «мактанчык» дигән мөһерне маңгаеңа шапылдатып сугарга да тайчанмаслар. Әмма үз әсәреңне бәяләүдән тартыну-оятсыну гел генә акланмыйдыр. Чөнки, беренчедән, иҗатың үсүе өче, язганыңны үзең бәяли белүең бик тә зарур, икенчедән, әсәрең турында матбугатта әйтелгән фикерләрне, ясалма тыйнаклыкка бирелмичә яки ачу кабартмыйча, исеңдә тотарга тиешсең.

Кыен, бик кыен документаль әсәр язуы. Каршыңдагы рәсми мәгълүматлар һәм фактлар хыялыңда әллә ничәмә әвәләнергә тиеш. Мондый әсәр, киң мәгънәсендә аңлаганда, саннарны һәм фактларны тезеп чыгу гына түгел.

Мин Сөембикә турында хикәя язып карамакчы булдым. Тик әсәр тиз генә язылмады, хәтта мин аны сюжетлар дәфтәренә дә 1992 ел башында гына, кырык ел узгач, «Айбалта. Сөембикә хикәясе» дип кенә, ягъни вакыйганы һәм детальләрне тәфсилләмичә генә теркәп куйганмын. Әмма язылачагына өмет-ышаныч булган, күрәсең.

Татар кешесе Тукайга битараф була алмый. Әгәр ул шундый хәлгә төшкән икән, димәк, ул татар түгел инде.

Һәр әсәрнең ничек иҗат ителүе турында шул әсәр күләмендә (кимендә) биографиясен дә язып булыр иде.

Кайчакта язылмаган хикәяләремнән:

– Сезнең язылмавыгызның сәбәпләре нидән гыйбарәт? – дип сорыйсым килә.

Тик алар барыбер җавап кайтармаячак бит. Шуңа күрә үзем үк җавап та табарга тиешмен. Һәм менә шул (бердәнбер!) тулы һәм төгәл җавап:

– Белмим...

Күп кенә әйбәт танышларымны чиратта таптым, төрледән-төрле кызыклы да, гыйбрәтле дә хәлләр турында шунда ишеттем.

Өйдә өстәл артында озаклап утырып, кулдан каләм төшкән чакта, сагынып көтсен әле эшем, дим дә, шәһәр урамнарына йөрергә чыгам да китәм. Баш буп-буш, анда хәтта кайсы якка борыласым да билгесез. Гомумән, барыр юлы уйланылмаган сәфәрләрем күп минем. Әйтик, моңарчы булмаган шәһәрдә беренче очраган транспортка утырып китәм дә кайтыр ягы җәяүләпкә кала. Менә шул буладыр кайчакта ирек-хөррият.

Әйе, кешегә гомерендә олы бәхет ике тапкыр килүе дә ихтималдыр.

Мәхәббәт багучылык ярдәменә мохтаҗ түгел. Гашыйклар бер-берсенә карап, яратуларын үзара багалар.

Кеше бишектә тирбәнүдән, үсмер чагында мәтәлчек атудан һәм, буыннары ныгыгач, беренчелекне алырга йөгерүдән рәхәтлек таба, һөнәрләрен олыгайгач та онытмый, кабатлаштыра.

Әллә соң адәм баласы тирбәнергә, мәтәлчек атарга, тар төштә дә йөгерергә, уйнарга ягъни, кошлардан өйрәндеме икән? Әллә кошлар кешеләрдән өйрәнгәнме? Юк, алай түгел. Һич тә. Уйланыйкчы, тормышның бөтенлегенә, җан иясенең бәхетенә уен һәрчак кирәк. «Уйнап кына яшик» гыйбарәсе шушы ихтыяҗга табигый җаваптыр.

Сыйфат һәм сан. Боларның әһәмияте әдәби иҗатта да әйтеп бетергесез.

Ата да, бала да бер үк дәрәҗәдәге биеклеккә сирәк очракта менәләр: йә ата түбәндәрәк туктап калган була, йә бала биектәге атасын бинокльдән карарга мәҗбүр. Хәтта мәшһүр Дюмалар да икесе ике биеклектә бит. Талантны атага да, балага да көчләп тагып үстереп булмый. Талантны һәркем үзе үстерә, аны тыелгысыз-ашкынулы, юк, фидакяр хезмәте белән чарлый. Чарли Чаплин кебек.

Яшьтән үк, хәтта балачактан ук кайсыдыр өлкәдә бик тә сәләтле кешеләр – вундеркиндлар турында үрнәкләр шактый күп. Андыйлар, әлбәттә, һәр халыкта бар («Каңгый илендә» исемле хикәям, бәлки, шуның бер мисалыдыр). Әмма бу бездә махсус өйрәнелми, хәтта биографияләрдә дә җентекле искә алынмый. Югыйсә боларны белүнең, аларны яшь буынга җиткерүнең тәрбия өлкәсендә уңай роль уйнаячагы шиксез.

Китап сатылмауга, аның тиражы соңгы чиккәчә кимүдә акча җитмәүне дә сәбәп итәргә ярамый. Китап сөюче аны ашарга акчасы калмаса да ала. Үземнең китапханәмдә студент чагында – стипендияне тиененә хәтле санап тоткан чакта – минем хәзинәмне баеткан китапларым (күп үк түгел, билгеле) саклана.

Нигә безнең әдәбиятта һәм, гомумән, мәдәнияттә мул иҗатлы кешеләребез аз соң? Сәләтсезләрме без, әллә хезмәт сөймәүче ялкаулармы? Яки иҗатка әзерлегебез җитмиме? Хөкүмәт кысмырланып билгеләгән түләү хакы кесә төбен каплауга да җитмәгәнлектән, дөнья көтүгә көчебез китеп бетәме? Иҗатыбыз җимешләрен халкыбызга җиткерергә тиешле абый-апаларның эшлексезлегенә битарафмы? Әдәбиятта һәм, гомумән, мәдәнияттә гамәлсезләрме? Уйланыйкчы!

Кайчакта үзеңчә үтә зурдан кубып уйланасың да уйланасың, ә табышың чеметем дә булмый. Әмма мыскалга да тартмаучы шушы нәнүк табыш иҗат кешесенә әкияти биек һәм горур тауга тиң бәхет-шатлык итерә. Шулай булмыйча ни – үз табышың лабаса ул. Гәүһәрнең мыскаллап үлчәнүен онытмыйк.

Шагыйрьне танымаган, санга сукмаган халыкта (милләттә), аның хөкүмәтендә юньлегә өмет юк. Һәм киресенчә.

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәттә иң башлап һәм иң чынында ошау-ошамау белән хәл ителә.

Кыен языла торган әсәрне туктатып торсаң, дәвам иткәндә, фикер еш кына үзгәрә. Һәм, гадәттә, яхшыга. Тиз дә языла аннары. Димәк, элгәре уйланып җитмәгән, тукталу сәбәбе дә шулдыр. Гомумән, геройлар күп очракта үз юллары белән китәләр, аларга син «тагарга» теләгән сыйфатларны кабул итмиләр. Шулай булмыйни! Алар, тәпи баскач, һәркайсы гамәлне үзенчә кыла.

Һәр кешенең тормышы бер хикәялек тора. Димәк, күпме хикәя язарга мөмкин... Мин бу яктан күрәм, бу хәлне беләм, ә бүтән кеше бу хәлгә башка яктан карый, ягъни бер кешенең язмышыннан инде ике хикәя табарга була.

Мавыгып эшләү авыр түгел. Шулай да иҗат итү – газап, әмма, әйе, рәхәтлек бирә, ахыры куандыра торган газап. Әйе, газапның да бер уңай төсмере була икән – ул шушы.

Мин ялганны яратам бугай. Хыялның бер төре булган ялганны, әлбәттә. Ялган, әйе, хыялның бер өлеше. Шуңа күрә иң киме үзеңә-үзең ялганлаудан курыкмаска кирәк, хыял диңгезендә бата-чума йөзсәң дә, ялганыңның чын икәнен исбатларга тырышу зарур. Шулай, ялганнан курыксаң, хыял итмә.

Мин ялганны алдашудан аерып карау ягында торам. Дөрес, алдау хыял-ялганга нигезләнгән кебек. Ләкин алдауның эчтәлеге матур була алмый, ә хыял матур бит.

Елый белү – үзгә бәхет ул.

Шагыйрьне танымаган, аны олыламаган халыкта, аның хөкүмәтендә юньлегә өмет юк, дигән идек. Ә халкын танымыйча каләм тотучы беркайчан да шагыйрь була алмый, шигырьгә рәвешле юллар сырлаучы булып кала ул.

Тел белү, иң шәбе телләр белү – кешенең иң зур, бәяләп бетергесез байлыгы. Әйе, чит телләр белүне, гомумән, белемне күтәреп йөрисе юк, ягъни аның авырлыгы үлчәнми; аны озын куллар кагылудан бикләп саклыйсы юк; ягъни башкалар әйберен чәлергә хирыс бәндәләрнең куллары, иң озын булсалар да, белемгә үрелә алмыйлар; белем тотуыңа чыгым кирәкми, ягъни ул эсседә бозылмый, суыкта туңып катмый. Әмма белемне, шул исәптән чит тел белүне, бер очракта бик сакчыл тотарга кирәк. Бу таләп – белемне туктаусыз яңарта бару. Шулай эшләмәсәң, белемең сызып югалачак.

Хәзер мине иң борчыган хәл, әйе, гомумән, телебез язмышы, «кечкенә»леккә көчләп төшерелүче халыклар телләре язмышы. Халык кечкенә була алмый лабаса! Ялгыш-ялган сәяәст дигән нәрсә «вак» телләрнең үзенчәлекләрен хөрмәт белән бәяләү түгел, ә шуларны хәтта танымый.

Сирәк әйтелә торган күп сүзләрнең асыл мәгънәсенә мине башлап әнием төшендерде.

Мин аңлы гомерем буе һөнәрчеләрнең ничек эшләвенә, алар ясаган әйберләргә сокландым. Моңа һөнәрчеләр ягы тумасы булуым да бер сәбәп. Әйе, безнең Саба төбәгендә һәр авылның үз һөнәре бар, әйтерсең төбәк кешеләре борынгы заманнарда ук, яшәешне җиңеләйтү өчен, хезмәт-һөнәрләрне бүлешкәннәр. Һөнәрчеләргә, әйе, сокландым, әмма алардан беркайчан да көнләшмәдем. Димәк, һөнәрне иҗат итеп күрергә тырышканмын. Мактану булып тоелмасын бу, мин инде хәзер, олыгайгач, һөнәрдә-иҗатта көнләшү аеруча ярамавын әйбәт үк төшенәм.

Сабан туе көрәшендә күп кеше алдында егылуның һич тә ояты юк.

Шөкер, мин көнче түгел. Гаиләбездә мондый күренешләр булмады. Хәләлем Мәгъферүз беркайчан да мине көнләштерерлек вак кына сәбәпләр дә куптармады, минем урамга чыгып йөрер вакытым җитсә:
– Свиданиегә соңлама тагын син, – дия иде.

Бер сүзне русча әйтә, күрәсең, мондый эшләрнең безнеңчә түгеллегенә ишарәседер.

Их-х, агай-энеләр, төнге күккә карап хыяллануга ни җитәр соң?!

Иҗатта ял юк
.


Әдип кешеләрне һәм китапны яратырга тиеш. Тормыш аның өчен практик университет санала. Аңардан зур-киң укымышлылык таләп ителә.

Тормыш тулаем ваклыклардан гыйбарәт. Нәрсәгәдер барып тотынсак, моны дәлилле күрәсең. Галимнәр сүзен тыңлыйк: алар әйбердән кисәкчәнең кисәкчәләренең... кисәкчәләрен табалар.

Язганыңны бер кеше аңлавы да – әдипнең бәхете.

Язганда, сораулар туа. Күп чакта алар җаваплары белән үк туа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар