Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Казанга таулар күчерәм дип килдем

Илгиз Зәйниевнең тормыш кагыйдәләре 

Илгиз Зәйниевнең тормыш кагыйдәләре 

Мин бик гади кебек. Хәтта артык гади дип әйтер идем. Мине белмәгән кешеләр, бәлки, башкачарак уйларга да мөмкин. Якыннан белгәннәр өчен гади мин. 

Ялкаулык белән көрәшеп яшим. Ялкау булганга күп иҗат итәм. Чынлыкта бит ялкаулык һәркемгә хас. Аны җиңгән кеше бар, җиңә алмаганы бар. 

Казанга Тукайның «Пар ат»ындагы кебек ашкынып килдем. Соңгы бер-ике елда миңа авылда бик авыр иде. Мәгълүмат җитми, мохит җитми. Билгеле, мин Казанга таулар күчерәм дип килдем. Әлегә калкулыклар белән генә көрәшәм. 

Көннән-көн Казанның да чикләре тарая, ул да зуррак авыл булып тоела башлый. Әмма бер мизгелдә иҗат кешесенең киңлекләре тирә-юньдә түгел, ә күңелендә икәненә төшенәсең. Шул вакытта иҗатның кайда яшәвеңә бәйле түгеллеген аңлыйсың. Иҗат тирә-юньнең зурлыгы белән түгел, ә эчке дөньяңның зурлыгы белән үлчәнә башлый. Гомер буе авылда калып та иҗат итеп була. Безнең илдә кая барсаң да, мохит үзгәрми. Тәҗрибә белән килә торган акыл бу. 

Тормышны ике юл белән корырга мөмкин. Берсе – танышлыклар, якташлык, туганлык, шешәдәшлек аша. Бу очракта син чыгышың белән кайдан, нинди гаиләдән булуың мөһим. Икенчесе – сәләтең, тырышлыгың ярдәмендә – бу очракта бары тик синең никадәр тизрәк профессиональ осталыкка килүең генә мөһим. Үз һөнәреңдә хәтта дошманнарың да сиңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәрлек осталыкка җитәргә кирәк. Татарстанда бу юлларның икесе дә ачык! 

Авылданмы син, шәһәрдәнме – барыбер. Кешене зәвык билгели. Ә зәвык мохиттә формалаша. Аның югарысы, түбәне юк, бары тик аерым мохиттә гадәти булып саналганы бар. Әгәр дә син шәһәрдә авыл зәвыгы белән яшисең икән, билгеле, ул сәер булып күренәчәк. Кешенең эчке сыгылмалылыгы булырга тиеш. 

Авылда чакта мин тарих белән кызыксынып алдым. Хун казаннарын безнең күрше авыл тирәсендә тапканнар. Мондый нәрсәләр рухландыра. Минем дә шундый бер тарихи әһәмияткә ия берәр сер ачасы килә иде. Укый-укый тарихның әкият кебек уйдырма булуын аңладым. Ягъни биш кешедән биш ел элек нәрсә булуы турында сорасак, биш төрле җавап яңгыраячак. Ә биш йөз ел элек нәрсә булганын каян беләсең? Миңа калса, тарих һәрвакыт бүгенге көн кулында булачак һәм бүген дәүләт өчен, милләт өчен ничек кулай, шулай күчереп язылачак. 

Хәзер бөтен нәрсәне сәнгать, диләр. Сәнгать ул – матурлыкка омтылу. Матурлыкны кем ничек күрә – сәнгатьнең хикмәте шунда. Иҗат тормышның төгәл күчермәсе икән, ул әле иҗат түгел. Бөтен нәрсә уйдырма гына икән, ул да иҗат түгел. Синең уйдырмаң – чынбарлыкка, чынбарлыгың уйдырмага охшаса, ул сәнгать була, минемчә. 

Куркыныч әйберләр күп булган җирдә иҗат көчлерәк. Иң көчле әсәрләр революцияләр, бәрелешләр, фаҗигаләр вакытында туган. 

Мин рус һәм чит ил классикасын укып үстем. Пушкин, Чехов, Тургенев, Островский, Шекспир... Ә татар драматургиясен (мәктәп программасыннан кала) Камал театрының телевизордан күрсәткән спектакльләре аша гына белә идем. Яттан белә идем. Казанга укырга килгәнче, профессиональ театрда спектакль күргәнем булмады. 

Татар әдәбиятына мине Чиләбе гастрольләреннән кайтышлый Хәлим абый Җәләлов белән Илдус абый Әхмәтҗановның поездда әдәбият хакындагы әңгәмәләре һәм яттан бер-бер артлы шигырь сөйләүләре гашыйк иттерде.
 
Кызганыч, чәчмә әсәрдә иҗат итүче иң көчле авторларыбызның гомере соцреализм чорына туры килгән. Ныклы структура, чын профессиональ кул белән иҗат иткән бөек авторларның әсәрләре соцреализм идеологиясе белән сугарылу аркасында вакыт сынавын үтмәскә мөмкиннәр. 

Сәнгатьтә «тема күтәрү» дигән төшенчә бар. Ләкин аны еш кына «теманы атап үтү» белән бутыйлар. Әйбәт тема табу һәм аны атап үтү өчен талант та җитә, ә аны күтәрү өчен профессиональлек, һөнәр кирәк! Тема күтәргәндә дә бил сындырырга мөмкин. 

Милләтчелек бездә бик эгоистик ул. Мәхәббәт – яраткан кешеңнең кимчелекләрен күреп тә ярату, диләр бит. Милләтне дә шулай яратканда гына чын милләтпәрвәр буласың. Кайвакыт шундый күренешне күзаллыйм: бүген милләт бетсә, иртәгә милләтчеләр: «Быел бетә дип, мин беренче әйткән идем!» дип сугышырлар кебек. 

Мин өйдә булсам да, эштә булсам да, кабинетым үзем белән. Иҗат кешесенең офисы – аның башында.Ул һәрвакыт эшли. Хәтта ятып торганда да. Иҗат кешесе читтән караганда гына ятып тора, асылда исә ул эшли, ягъни уйлый. Шуңа беркайчан да, кабатлап әйтәМ: беркайчан да ятып торган иҗат кешесен урыныннан кузгатмагыз! 

Шунысы бар: миңа үземә генә дә рәхәт, кешеләр белән дә үземне рәхәт хис итәм. 

Өйдә булырга яратам. Миңа гаиләмнең имин булуы мөһим. Болай кайдадыр еракта, урман эчендәге берәр авылда яшәргә дә риза. Хәтта шулай теләр дә идем. Әмма балаларымның үзем кебек авылдан чыгып китеп, өр-яңадан башлауларын теләмим. Нәсел һаман бер урында таптана дигән сүз була бу. Ә алар барыбер еракка китәргә телиячәк. Үземнән беләм.

Балалар хәзер бүтән. Хәзер бала тууга – шәхес,ә без үскәндә өйләнгәч кенә кешегә саный башлыйлар иде. 

Балачактан калган күңел яралары иҗат кешесе өчен кирәк. Шуның белән карьерасын кора ул. 

Әгәр мине кабатларга теләүчеләр булса, миңа барыбер булыр иде кебек. 

Карарлар кабул иткәндә вакыт никадәр азрак булса, шуның кадәр яхшырак. 

Миндә күпмедер дәрәҗәдә авантюризм да бар. Мәсәлән, курчак театрына спектакль куярга чакырдылар, мин ризалаштым. Аңа кадәр гомеремдә дә курчак тотып караганым юк иде. Нәтиҗәсе: без аның белән «Алтын битлек»кә кадәр килеп җиттек. Балет куярга чакырсыннар – барам. 

Мин, гомумән, болай эшләсәм ярар микән, аңларлармы, абруем төшмәсме, дип, саклык белән генә эш иткән кешеләрне аңламыйм. Без болай да театрда уйныйбыз бит инде. Кайчак уңышсыз спектакль чыкса, аны милли масштабта фаҗига итеп кабул итәләр. Кара да оныт андыйны! (Спектакль изге төшенчәләрне мыскыл итмәгән очракта.) Берәү дә үлмәде, беркем зыян күрмәде. Ә режиссерга тәҗрибә булды. 

Миңа «пьеса язасым килә», дип килгәннәре бар. Яз соң! Аның өчен бернәрсә кирәкми. Каләм ал һәм иске битне чиста ягына әйләндер дә яз.Әгәр дә инде шуннан соң да язу теләгең бетмәсә, инде киңәш сора. Язып карамаган кешене ничек өйрәтәсең? 

Беренче әсәрләрең башка кешене кабатласа да ярый. Яза-яза гына үз стилең барлыкка килә. 

Гөнаһтан куркам мин. Иң зур гөнаһ, минемчә – кеше хакына керү. Әмма шунысы да бар: үткәннең гөнаһлары бүгенге көнеңне пычратмасын, ди безгә Китап. Мин аны бер пьесамда да кулландым. Тәүбәгә килеп гафу үтенгәч, алга таба яшәү турында ул. Әгәр элекке гөнаһларың киләчәгеңне билгели икән, менә шунысы зуррак гөнаһтыр. 

«Интеллигент» сүзе безнең илдә генә бар дип беләм. Җәмгыять дөрес җирдә мондый төшенчә була да алмыйдыр ул. Бездә бит кешеләр үзләрен аерып куярга ярата. Аерып дигәндә, күбрәк өстен куярга тырыша. Бу сүзнең билгеләмәсендә калганнарыннан тыш, «тәрбиялелек» дигән сыйфат та бар. Бүген нәкъ менә шунысы төшеп кала. 

Горурлык һәм шатлык хисен еш бутыйлар, минемчә. Мәсәлән: әти-әниләр балалары белән горурланырга мөмкин, ә менә балалар әти-әниләре белән горурлана алмый, алар шундый әти-әни гаиләсендә тууларына шатлана гына алалар.

Кайбер кеше «мин татар булуым белән горурланам», ди. Әйтерсең лә ул кем булып туасын үзе сайлаган. Син татар булып туган, моны Аллаһы Тәгалә шулай хәл иткән, синең моңа катнашың юк. Ә инде кеше бер милләттән булып, үзен икенче милләттән дип әйтә икән, анысы – хурлык. Балаларыңны татар итеп тәрбияләсәң, аның белән горурлана аласың. Гәрчә анысы да синең бурычың әле. Коточкыч шартларда тәрбияләргә туры килмәсә, билгеле. Менә милләттәшләрең синең татар булуыңа шат булса, анысы инде чын горурлык.

Минем гел картаясы килә иде. Тизрәк финалны күрү теләге бар иде. Хәзер һәр чорның үз рәхәтен тоярга кирәклеген аңладым. 

Бүген дөнья шундый бертөрле. Бөтен нәрсә Кытайда эшләнә. Хәтта чит илләргә баргач, алып кайтыр нәрсә юк. Болай кызык түгел. Һәр илнең, һәр милләтнең үзенчәлеге булырга тиеш дип уйлыйм. 

Фото: Анна Арахамия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар