Логотип
Тормыш кагыйдәләре

Күңел күзе – ул фәлсәфә

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы, драматург, режиссёр Рабит БАТУЛЛАның тормыш кагыйдәләре

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемедәге Дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы, драматург, режиссёр Рабит БАТУЛЛАның тормыш кагыйдәләре

 Мин инде объектив каршында күп булган кеше. Ләкин һәрвакыт каушыйм. Югыйсә инде миңа 85 яшь. Йә бу психик момент, йә бик зур җаваплылык тоюдыр. Миллион тамашачы карый сине. Объектив – тамашачының күзе ул. Мин ул кешеләрне күрәм.  Диктор объективка карый, ә кешене күрми. Бериш сөйләүчеләр сәхнәдән сөйлиләр, ә кешене күрмиләр. Димәк, ятлаганны сөйлиләр. Ә җаннарында җылы юк тамашачыга карата. Синең сүзеңне тыңлыйлармы – бу бик мөһим бит. Тамашачыны тоеп була: тыңлыймы, кызыкмы аңа? Әллә синең сүзең борчак сипкән кебек диварга гына сибеләме?

 Син дәрес аңлатсың. Ә бер малай әле тәрәзәгә карый, әле кызларның чәченнән тарта. Бастырып, мин нәрсә сөйләдем дип сорыйсың – сөйләп бирә! Бар шундыйлар: тыңлаган булып, күзеңә карап утыра, ә уе бөтенләй башкада. Хәзер генә нәрсә әйттем, дип сорыйсың – белми.  Менә шуннан килеп чыга инде күңел күзе дигән әйбер. Моны балаларга да аңлатырга кирәк. Күңел күзе дигән аерым бер дәрес булырга тиеш. Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге,  дигән бабайлар. Ә күңел күзе күрсен өчен тәрбия кирәк. Ата-анадан, әби-бабадан тәрбия булырга тиеш. Аллам сакласын күңел күзе сукыр җитәкчеләрдән, укытучылардан, ир белән хатыннан. Андыйлар вакыйгаларны маңгай күзе белән генә күрә, төбенә төшенә алмый, фәлсәфәсен белми – шуңа күрә зыян эшли. Олы-олы башлыкларны күрдек. Аларның күңел күзе сукыр иде. Күңел күзләре күрмәгәнгә күрә карарлар кабул иткәндә халык мәнфәгатьләрен уйламыйча хәл иттеләр. Миңа калса, зур дәрәҗәләргә куйганда, депутат итеп сайлаганда, кешенең күңел күзен тикшерергә кирәк. Миһербанлы кешеме ул, әллә халыкны талый торган комсыз олигархмы? Карак, җинаятьче түгелме? Мин үзем күңел күзе турында Коръәнне укый башлаганнан соң аңладым. Үкенү, тәүбәгә килүгә китерә күңел күзе. Күңел күзе – ул фәлсәфә. Ул вакыйгаларның асылына төшенү, аның сутын тирәнтен аңлау… 

Коръәнне укыган кеше миһербансыз була алмый. Бар, әлбәттә, динчеләр арасында да төрлесе. Бөтенесе дә фәрештә түгел. Аларның да ялгышлары бар. Адәм баласы хатадан хали түгел. Ләкин саф иманы булган, ахирәткә инанганнар башкаларга миһербанлы була, миһербанлылык тәрбияли ислам.

Мәдрәсәләрдә белем алмаса да, Мәгъсүмә әбием бик укымышлы иде.  Тормыштан мисаллар белән күп әйберләрне аңлата иде әби. Капкадан чыкканда: «Йөзебезгә кызыллык китерәсе булма, матри!» – дия иде. Бәетләр, мөнәҗәтләр бик күп белә, үзе дә чыгара. Курайда, гармунда, кубызда уйный, «Сак-Сок», «Сөембикә»ләрне җырлый. Театр одного актёра иде ул. Минем актёр булып китүемдә әби гаепледер дип уйлыйм. Гармунчылар авылы без. Ярыша-ярыша уйныйлар. Сыздыралар гына! Ялына торгач, әти миңа хромка алып бирде дә, мин дә берничә көй өйрәндем. Монда тагын әби тәрбия бирде. Тавыкларга җим салып йөри иде. Мин җылы мунчада өзгәлим генә гармунны, ачуым килеп тартам – көй чыкмый! «Улы-ы-ым, интектермә инде гармунны. Бер җыр көе өйрән син, бер бию көе. Шул җиткән туй үткәрергә», – ди. Һәм ул хаклы булган. Әби әйтә иде: «Укый белмәсәң дә, өеңдә Коръән тот – башкалар укып бирер; уйный белмәсәң дә гармун тот –  башкалар уйнар». Гомер буе онытмыйм шуны. Бу бит постулат!

Син кайсы халыктан дип сорарга мөмкиннәр. Шуңа әзер бул. Син татар халкының йөзе буларак чыгасың. «Татарлар менә нинди икән!» дип калырлык булсын. Аның өчен халкыңның музыкасын, җырларын, тарихын, йолаларын белергә кирәк. Башка милләтләргә татар халкының нинди икәнен сөйләр дәрәҗәдә гыйлемең булырга тиеш! Биш-алты җөмлә белән үзеңнең кем икәнеңне аңлатып бир. Кайчан төзелгән беренче татар дәүләте? Безнең эрага кадәр 209 елда Кытайның төньягында беренче татар дәүләте оешкан, аның башлыгы Төмән хан булган. Улы – Баһадур. Шәҗәрәләре сакланган. Эдуард Паркер дигән автор, Кытайда яшәп, документларын өйрәнеп, татарлар турында китап язган. Китап 1923 елда русча чыккан. Искиткеч бай тарихлы халык без!

Кәлимулла бабам тома сукыр иде. Беренче Герман сугышыннан бер күзсез кайта. Авылда тимерчелектә эшләгәндә тимер кыйпылчыгы чәчрәп, икенче күзе дә сукырая. Шушы сукыр бабайның да тәрбиясе булды! Миңа 7 яшьләр чамасы. Бабай белән мунчага керәбез. Иң эссесенә алып бара. Шартлап ярылырдай мунча инде. Чишенә бу. «Чишен, улым. Шәҗәрәңне капла», – ди. Үзе дә чөйдән билбау алып бәйли. «Бабай, син бит күрмисең, нигә каплыйм», – дим. «Мунча иясе күрә. Мунча иясе булмаса, фәрештәләр күрә. Фәрештәләр булмаса, Аллаһы Тәгалә күрә!» Менә нинди җавап. Бәйлим. калганмын инде. Тәрбияме бу – тәрбия! Хикмәт – әдәплелеккә өйрәтүдә. Бу халык тәрбиясе. Башка мөселман илләрендә ирләр мунчага кергәндә алъяпкыч бәйли. Төрекләр, Кырым татарлары, мәсәлән. 

Табын янында йолалар турында сөйләшергә кирәк. Ана телен дә, милләтне дә йолалар коткара ала. Хатын кеше – иренә, ире хатынына исеме белән эндәшергә тиеш булмаган. Табу. «Әтисе», «атасы», «Үзе кайткач килерсез». Бу – йоланың бер чаткысы. Минем хатынга беркайчан да Рузия дип әйткәнем юк: «әнисе», «карчыгым» дим. Ул да «әтисе», «атасы», дип эндәшә. Йола ул – язылмаган канун. Йола ул Конституциядән дә өстен. 

Атам Мөхлисулла, анам Мөкәррәмә 16 ел укытучы булып эшләгән кешеләр. Бөек Ватан сугышында әсирлеккә эләккән әтине сугыштан кайткач мәктәптән җибәрделәр. Әсир кеше совет балаларын укытырга тиеш түгел янәсе. Әсир хатыны да укытырга тиеш түгел икән – аны да эштән алдылар. Әтинең булганлыгы! Үзе умартачы, үзе балыкчы, тире иләүче, үзе күн итек ясый, олтан сала, бүрәнәләр күтәреп, мунчаны бер ярдәмчесез берүзе җиткерә; беркем елкы суймый – әти елкы суя. Аерым бер оешмаларга чакырып мыскыллауларга түзәлмичә, Пермь якларына эшкә чыгып китте ул. Бик яхшы балта остасы, ташчы иде. Үз көче белән шунда ике катлы йорт салды, «Москвич» алды, телефон кертте. Җәй саен машинасында авылга кайта иде дә, өстеннән донос язган кешеләрне сыйлый иде. Әти таш атучларга аш белән җавап кайтарды. Үзен яратмаган кешеләрдән үчен шулай алды. Әгәр үпкәсен белдергән булса, тегеләр сөенер иде. Көндәшеңнән сыйлану, аның тормышы җитеш икәнен тану күпкә кыенрак.

Баланың хыялын күзәтеп, укытучылар дөрес юнәлеш бирергә тиеш. Бөтен кеше дә сәләт оеткысы белән туа. Менә шул оеткыны тоя белергә кирәк. Ул оеткы нәрсәгә сәләтле? Оеткы + хезмәт = сәләт. Тырышлык аркасында кеше сәләтле була. Сәләт + хезмәт = талант. Сәләтле булып, тагын да тырышып эшләсәң, син инде талант. Хәзер тагын да күбрәк эшләргә, талантлы икәнеңне исбатларга кирәк. Менә шуннан соң син даһига, аннары инде бөеккә әйләнәсең. Бу – минем формула. Язучыларны укып, болай гына мин дә яза алам бит, дим. Яздым. Күрделәр. «Юл буенда зәңгәр чәчәк»не иң беренче Мөхәммәт Мәһдиев күреп бәяләде. «Батулла бу әсәре белән татар әдәбиятында үз биеклеген яулады, бу биеклектән бер карыш та төшеп булмый, тагын да югарырак күтәрелеп кенә була», – диде. Бу хикәя Гаяз Исхакый бүләген алды.
Кайчак үзең укыган мәктәпнең исемен генә әйтү дә җитә. Без укыган мәктәп, шөкер, университет иде! Зәй төбәгенең Түбән Биш авылы мәктәбендә актёр Наил Дунаев, шагыйрь Мөдәррис Әгъләм, Олимпия чемпионы, чаңгычы Фёдор Симашовлар укыды. Чын укытучылар белем бирде безгә! Математика укытучыбыз Василий Зингаров абый үзе генә дә ни тора! Математика буенча никадәр галимнәр чыкты безнең мәктәптән! 

Без бер мәктәптән өч малай – мин, Наил Дунаев, Хәмзә Арсланов – киттек тә бардык Мәскәүгә, бардык та кердек Щепкин исемендәге югары театр училищесына! Бик гаҗәп булды ул. Ленинград, Мәскәү мәктәпләрен алтын медальгә бетергән укучылар үлә-бетә имтиханга әзерләнә, ә мин Дунай белән кәрт сугам. Бөтенесе аптырый. Безнең борыннар югары. Агач мәктәп кайчак каланың таш мәктәпләреннән өстенрәк була. Безнең мәктәп университет булган! Академия театрына биш спектакль белән кайттык. Ике ел эпизодларда актёр, аннары режиссёр булып эшләдем, 25 спектакль куйдым. «Йомычкачылар» – щепкинчыларны шаяртып шулай йөртәм – мине әйбәт актёр иде дип искә ала, үзем алай санамыйм. Театрга Батулла җитми дисәләр, кире кайткан булыр идем. Мин язучылыкка киттем. Театрда уйнап йөрсәм, бу кадәр китаплар яза алмас идем.

Татар бар җирдә хәтәр бар, диләр. Бу мәкаль – тамырыннан ялгыш гыйбарә. Хәтәр – сугыш, куркыныч бар дигән сүз. Ә мәкаль буенча кайда татар, шунда начар дигән бәя тагылган безгә. Хәтәр бар җирдә татар бар – монысы дөрес. Сугышлар барган җирдә татарлар гел алгы сызыкта бит. Беренче, Икенче бөтендөнья сугышларында да, Әфганда да, Чечняда да татарлар күпләп кырылды. БАМда булсын, КамАЗда булсын, бөтен авыр эшләрдә татарлар иде. Илһам Шакиров белән Урта Азиядә концертлар куеп йөрдек. Шунда күрдек: Кырым татарлары белән Казан татарлары агу чыгара: Чирчыкта таудан терекөмеш агып чыга. Анда яшәүчеләрнең  гомере 40–50 ел нибары. Хәтәр бар җирдә татар бар!

Берчак – 1969 еллар иде  кебек –  Чирмешән районы авылларында йөрергә туры килде. Райкомның пропаганда бүлеге мөдире Вәкказ исемле егет безне озатып йөри. Салам җәелгән К-700 тракторына утырып, Кара Чишмә авылына килеп керәбез. Аста шаулап су ага. Таудан көянтә-чиләкле бер әби күтәрелә. Гел кызылдан киенгән. «Керәшеннәр бармы әллә авылда?» – дим. «Юу-ук!» – ди Вәкказ мишәрчәләп. «Чуашлар?» – дип кызыксынам. «Юк инде!»  –  ди аптыраган егет. «Әнә бит!» – дим, әбигә ишарәләп. «Ә, ул бит украин, – ди Вәкказ. – Армиядә хезмәт иткән татар егетенә кияүгә чыгып,  монда кайткан.Татарлашып беткән инде ул. Балаларын да татарча тәрбияләгән, намазга да баскан...»  Менә хикмәт нәрсәдә! Мөгаен, үзе дә аңламыйча шушы төсләргә тартылгандыр ул. Халыкның зәвыгы геннарда яши икән бит! Татар хатын-кызлары гомер-гомергә киемдә ак, яшел, фирүзә төсләрне сайлаган. Бүген дә шуны күрәбез. Сабантуйларда игътибар итсәгез, анда төсләр чуарлыгында кызыл төс берән-сәрән генә булыр. Димәк, болары башка халыклар. 

Нәрсә ул картаю? Чәч агару, җыерчыклар чыгу яисә аксап йөрүме? Чәч агару картаю түгел:18 яшьтә дә агарырга мөмкин ул чәчләр. Чәч коелу, шәп-шәрә баш калу да картаю түгел әле: чәч иртә дә коелырга мөмкин, ракета гаскәрләрендә хезмәт итүчеләрнең, мәсәлән. Картаю галәмәте – чәч агару да, чәч коелу да түгел, шул картаюны яшерергә тырышу ул.

«Сак-Сок» бәете – әдәбиятыбызның, тарихыбызның, музыкабызның башлангычы, безнең төп умырткабыз, иң беренче әдәби-музыкаль әсәребез. Ул гаиләдә, балалар бакчасында, мәктәптә, институтларда, аспирантурада өйрәнелергә тиеш. Безне «Сак-Сок» бәете тәрбияләп үстерде. Ана әйтә, «минем сүздән чыкмагыз», ди. Ана тәрбияләргә, җәза бирергә хокуклы, ләкин каргарга тиеш түгел. Каргыш үз башыңа төшә. Бүгенге көндәге проблемалар монда. Бер тимер ук өчен ике игезәк бала сугыша. Аналары, нигә минем сүздән чыкмыйсыз, күзем күрмәсен сезне дип, боларны каргап очыра. Ике кошка – Сак белән Сокка әйләнеп, очып китә малайлар. Аталары кайткач, «кайда балалар», дип сорый. «Мин аларны каргап очырдым», ди хатын. Ата бәхетсез, ана бәхетсез, ике бала бәхетсез. Кире кайта да, үзара күрешә дә алмыйча, караңгы салкын урманда яшәргә мәҗбүр алар. Нинди каргыш! Беркем ала алмый каргышны! Урман иясе дә, Тәңре дә, Аллаһ та ала алмый! Чөнки ана кеше Аллаһны белми. Бу матриархат чоры әсәре. Бәет исламга хәтле үк иҗат ителгән булырга тиеш. Чөнки Алла сүзе юк. Исламны кабул иткәннән соң бөтен әсәрләр дә Аллаһны мактау, мәдһия белән башланырга тиеш булган. Ана үзе алиһә: каргый белә, көчкә-сихергә ия. Әби безгә шушыны сөйли торган иде. Мәүлет айларында абыстай кайтып киткәч, әби шушы бәетне курайда уйнап сөйли иде безгә. Менә нинди тәрбия! Бүгенге көнгә язылган әсәр! Башка халыкларда  юк бит ул! Әсәрләр иҗат итәргә, балет куярга, опера язарга, картиналарда күрсәтергә кирәк. «Сак-Сок»ны белмәгән кеше үзен татар дип санарга тиеш түгел. 

Тукайның «Шүрәле»се турында бик күп сораулар бирәм балаларга. Шүрәле  тискәре образмы, әллә уңаймы, дим. Нәрсә әйтергә белмиләр, ык-мык киләләр. Укытучылары Шүрәленең архи-уңай образ икәнен аңлатмаган. Былтыр дигән кеше ни өчендер айлы төндә ат җигеп бояр урманына бара. Нәрсә, көндез ярамаганмыни барырга? Браконьер ул, караклыкка бара, бушка гына үзенә төяп кайтырга... Шунда Шүрәле килеп чыга. Курыкканга – куш, койрыгы белән – биш! Урлашканда Шүрәле дә куркыныч булып күренә. Юлчыларны кытыклап үтерәм, ди. Үтерми. Ул шаян.Куркытыр өчен әйтә! Мантыйк буенча, Былтыр – браконьер, Шүрәле – табигать сакчысы. Рәссамнар Шүрәленең асылын, Тукайның әсәрен аңламаганнар. Бакый Урманченың Шүрәлеләре күп: шундый сөйкемлеләр, матурлар, шаяннар! Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектаклендә дә урманда – Шүрәлеләр, авылда кызлар яши. Алар дуслашалар. Сәнгатьнең миссиясен аңлата белүче укытучылар кирәк безгә! 

Татарга хезмәт итсеннәр дип ике углымны – Нурбәк белән Байбулатымны үстердем. Икесе дә монда хореография училищесын тәмамлады. Нурбәк – бию сәнгатендә, Питерда балетмейстерлар әзрләү курсларында укыды. Байбулат – кино сәнгатендә.  Мәскәүдә кино мәктәбен тәмамлады, кинорежиссёр. Ул бик күп кыска метражлы фильмнар, СТС кинокомпаниясе заказы буенча Россия футболы турында 17 серияле «Большая игра» сатирик фильмын төшерде. «Сокращение» фильмы гел конкурсларда, фестивальләрдә йөри. Мин һич тә аларның сәнгатькә китүен теләмәдем, әниләре дә теләмәде, ләкин теләккә каршы барып булмый. Икесе дә рус мәктәбен тәмамладылар, татарча укыйлар, татарча сөйләшәләр, татарча уйлыйлар. Оныкларның да телләре татарча ачылды.

Эльмира ЗАКИРОВА әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар