Логотип
Кулларыңнан куан

Флорариум – бүлмәдәге бакча

Кыш көне безгә күзне иркәләүче яшеллек җитми. Яшеллек – җәй төсе, яшәү төсе. Шуңа да бүлмә гөлләрен яратабыз без. Җәйне юксынганда, шуларга карап юанабыз. Әмма бүлмә гөлләре гел игътибар сорый. Вакытында суын сибеп, вакытында туфрагын алмаштырып торсаң гына матур алар. Бәлки, шуңадыр, бүген күпләрнең тәрәзә төбен суккулентлар бизи. Үзләре матур, үзләре талымсыз. Шуның өчен дә бу осталык дәресен суккулентларга багышларга булдык. 
 
Мастер-классны үткәрүче Наталья ТРИШИНА флорариум сәнгате белән күптәннән шөгыльләнә. Үсемлекләрен дә үзе үстерә, пыяла савытларын да үзе ясый. Бу хоббиның сәбәпчесе – дуслары бүләк иткән орхидея гөле. Аны матуррак савытка күчереп утыртасы килеп, пирамида формасындагы пыяла ваза сатып ала ул. Искиткеч матур килеп чыккан бу композициясен дуслары да ошата, безгә дә ясап бир, диләр. Әнә шулай, акрынлап кына осталык килә, үсемлекләр буенча да шактый белем туплана. Флорариумны күбрәк бүләк буларак ясаталар икән, чөнки ул еллар буе үзенең матурлыгын югалтмый. Теләгегез булса, сез дә безгә кушыла аласыз.
 


Кирәк:

* флорариум (аны теләсә нинди пыяла савыт алыштыра ала);
* суккулент үсемлекләр. Без декоратив алоэ һәм ике төрле эхеверия кулландык. Суккулентларның башка төрләрен дә куллана аласыз, мәсәлән: хавортия, кактус, халык арасында акча гөле дип аталучы гөл (толстянка);
* суккулентлар өчен махсус туфрак. Аны үзегезгә дә ясарга була, ул бер өлеш туфрак, бер өлеш ком, бер өлеш вак таштан гыйбарәт;
* бизәү өчен вак ташлар, кабырчыклар, төрле төстәге мүк (махсус интернет кибетләрдә бар), кечкенә өй, хайван сыннары.
 
 

Эш барышы:

Флорариум төбенә 2 см чамасы туфрак салабыз. Аны кул белән түргәрәк этеп, урта бер җирен чокырлыйбыз, җиңелчә генә тыгызлыйбыз. 
 
Иң түргә алоэ гөлен урнаштырабыз. Әгәр дә тамырларга ияргән балчык кантары зур булса, балчыгын коясы булыр. Гөлнең тамырларын капларлык итеп яңа туфрак салабыз. Аны кул белән баскалап, тыгызлыйбыз: гөлләр туфракта нык утырырга тиеш. 
 
Алоэ гөленнән бераз читкәрәк китеп, эхеверияләр утыртабыз. Флорариум корганда бер кагыйдә бар: үсемлекләрне тыгыз итеп утыртырга ярамый, кимендә 2 см булса да ара калырга тиеш. Аларга үсәр өчен урын кирәк.
 
Безнең флорариум зур түгел, шуңа да өч үсемлек бик җиткән. Гөлләрне утыртып бетергәч, тамырларын тулысынча туфрак белән күмдерәбез. Берәр озынрак әйбер белән баскалап, туфракны ныгытып тыгызлыйбыз. 
 
Буш калган урыннарга төсле мүк утыртабыз. Мүкне туфракка күмдерү кирәкми, балчыкка ул кирәгенчә генә үзе берегәчәк. Тагын бер кагыйдәне онытмагыз: никадәр генә ымсындыргыч булмасын, композицияне артык чуарламаска кирәк. Чама хисен онытып җибәрмәгез. 
 
Үсемлек төпләренә, туфракның ачык калган урыннарына вак таш салып чыгабыз. Моны кашык белән эшләү уңай. Таш, бердән, композицияне бизәү өчен кирәк булса; икенчедән, ул туфрактагы дымны да саклый. Теләсәгез, флорариумны бәләкәй өй, кечкенә сыннар белән дә бизи аласыз. 
 
Флорариум күзне озаграк иркәләсен өчен, берничә кагыйдәне онытмаска кирәк. Суккулентлар артык дымны яратмый, дым – аларның беренче дошманы. Шуңа да аларга суны атна-ун көнгә бер генә сибәләр. Анда да шприц ярдәмендә үсемлек янындагы туфракны гына чылаталар. Яфракларга су тияргә тиеш түгел.
 
Җылы як үсемлеге булган суккулентлар яктылык ярата. Караңгы урында декоративлыгын югалталар. Алар озак үсә, ә инде кирәгеннән артык үсә башласалар, үсемлекнең ботак очын өзеп алырга кирәк. 
 
Әгәр дә шушы гади генә кагыйдәләрне үтәсәгез, тәрәзә төбендәге кечкенә бакчагыз әле озак еллар куандырачак. 
 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар