Бизәкле берет

Яз дип алданмагыз! Баш киемсез йөреп булмый әле. Узган ел киеп йөргән берет та ялыктырды. Күңел ниндидер бер яңалык телиме? Урамда барганда нәкъ сезнеке кебек кием кигән кешене күрсәгез, кәефегез төшәме? Берничә сәгать эчендә өр-яңа беретлы булуның хәйләсен өйрәтикме соң үзегезгә?
Кирәк:
* гап-гади берет;
* берет төсенә ярашлы эреле-ваклы сәйләннәр;
* эре матур ташлар;
* сәйлән төсенә туры килүче җеп, нечкә энә.
Эш барышы:
Иң элек кәгазьгә бизәкнең эскизын ясарга кирәк.
Маңгай турысыннан бераз кырыйгарак килеп, эре ташны береткага беркетәбез.
Аны алсу сәйләннәр белән уратып алабыз.
Таш кырыеннан бераз читтәрәк энәне башлыкның сул ягыннан чәнчеп алып, җепкә иң элек көрән, аннан соң дүрт алсу сәйләнне тезәбез һәм таш төбенә беркетәбез. Бу беренче таҗ яфрагы булды.
Уртада, нәкъ бер сәйлән киңлегендә ара калдырып, икенче таҗ ясала. Аннан соң өченчесе, дүртенчесе...
Буш калган аралыкларга көрән төстәге сәйләннәрдән җыелган таҗ яфраклары тезелә. (Рәсемне игътибар белән карагыз.)
Чәчәк тирәли борма бизәкләр ясыйбыз: җепкә бер сәйләнне кигертеп, башлыкка чәнчеп куябыз. Бераз ара калдырып, икенче сәйләнне беркетәбез. Бизәкнең иң очына башка төстәге зуррак сәйлән куела.
Борма бизәкнең икенчесен нәкъ шушы ысул белән көрән сәйләннәрдән тезәбез.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
«Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
-
29 март 2023 - 08:52Без имениАндый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???Нәрсә хакына түзәргә?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.