Логотип
Мин ачкан дөнья

Себернең зәңгәр күзе

Күңелемә кереп калды ул минем. Ымсындырып калды... Берничә ай элек командировкага Бурятия Республикасы Улан-Удэ шәһәренә барырга туры килде. 4000 чакрымга якын араны узып, инде Байкалга кул сузымы гына диярлек – 200 километр гына калгач... Кавыша алмый калдык. «Борчылмагыз, әле сезоны түгел, Байкалны ике тапкыр күрергә кирәк – февраль һәм июль айларында», – диделәр Бурятиядә. Ярар, димәк, мин монда өч айдан әйләнеп кайтам, дип ниятләп куйдым... 

Күңелемә кереп калды ул минем. Ымсындырып калды... Берничә ай элек командировкага Бурятия Республикасы Улан-Удэ шәһәренә барырга туры килде. 4000 чакрымга якын араны узып, инде Байкалга кул сузымы гына диярлек – 200 километр гына калгач... Кавыша алмый калдык. «Борчылмагыз, әле сезоны түгел, Байкалны ике тапкыр күрергә кирәк – февраль һәм июль айларында», – диделәр Бурятиядә. Ярар, димәк, мин монда өч айдан әйләнеп кайтам, дип ниятләп куйдым... 

Чынга ашкан хыял
Тә-ә-әк, җылы носкилар, маркетплейста заказ биреп алган олтырак-лар, җылы тотучы эчке киемнәр чемоданга салынды. Иң мөһиме – туңмаска!
Менә без инде Казан–Иркутск очкычында һава диңгезен гизәбез. Байкалга барабыз бит! Бу юлы сине күрмичә кайтмыйм инде мин, Байкүл! Монысында Улан-Удэ ягыннан түгел, Байкалны икенче яктан колачлаучы Иркутск өлкәсенә юл тоттык. Шуны әйтергә кирәк, Байкалны күрергә теләүчеләр елдан-ел арта икән. Әле кайчан гына, шул исәптән, миңа да тормышка ашмаслык хыял булып тоелган Байкал бүген күпләрнең хәтер сандыгына иң матур хатирәләрнең берсе итеп салып куелган инде.
Вакыт аермасы биш сәгать, кызганыч, минем исәпкә түгел... Биш сәгатькә иртәрәк «яшисе» була бу сәяхәттә. Казаннан төнге унике тулганда очтык. Иркутск шәһәренә барып җиткәндә безне офыкта сызылып килүче таң каршылады.
Байкалны күрергә теләүче туристларга тукталыр өчен иң популяр урын – күлнең иң зур утравы Ольхон. Шунда – гаҗәеп күлнең нәкъ уртасында яшәргә дип хыялланган идек тә... Без билет алганчы бер генә кунакханәдә дә урын калмаган. Иркутскиның үзендә тукталмыйча чара калмады, ләкин бу борылыш без уйлаганнан да хәерлерәк булды! Иркутск шәһәрендә яшәп, өч көн дәвамында өч юнәлешкә сәяхәт итеп, шәһәр белән дә танышырга өлгердек. Аннары безнең татарда «керереңне уйлаганчы, чыгарыңны уйла» дигән әйтем бар. Без тукталган кунакханә аэропортка якын иде. Кире Казанга очканда бик уңайлы булды. Югыйсә аэропортка килеп җитәр өчен Ольхон утравыннан 300 чакрым тирәсе юл үтәргә кирәк булыр иде. Шәһәрдәге 9 баллык бөкеләрне дә өстәсәң...
Ярый, Иркутск шәһәренә килеп кенә төштек бит әле! Бер минут вакытны да әрәм итмәс өчен, һәр көннең маршрутын алдан төзеп, планлаштырып, гидлар белән сөйләшеп бардык. Шунысы кызык: өстәмә җылы киемнәр дә, олтыраклар да чемоданнан чыкмады. Байкал безне бик җылы һава торышы белән каршы алды.

Байкал кызы Ангара
Көндезге унбердә кунакханәдә чемоданнарны калдырып, Листвянка бистәсенә юл тотарга әзер идек. Листвянка – Иркутск шәһәреннән Байкалга иң якын урнашкан нокта. Арасы нибары 70 чакрым. Байкал белән беренче танышуыбыз нәкъ шуннан башланачак! Маршрут автобусына утырып барсаң, билет 200 сум тора. Ләкин ул очракта кире кайтуы да проблема булырга мөмкин, чөнки без Листвянкага барган көнне анда Май чабу бәйрәме уздырыла иде. Җирле халык та, туристлар да күп булачак. Шуңа күрә алты кешелек минивэн автобус ялларга хәл иттек.
Листвянка бистәсе тирәсендә элек-электән карагачлар үскән. Исеме дә шуннан килеп чыккан. Бу бистәгә туристлар Ангара елгасын күрер өчен килә. Байкалга агып керүче өч йөздән артык елга-инешләр арасында бердәнбер агып чыгучы елга ул. Аның легендасы да бик кызыклы, «Сөембикәчә» икән бит әле.
...Байкалның кызы Ангара Енисей исемле көчле, гайрәтле, зур елгага гашыйк була һәм аның янына качып китәргә тели. Байкал бу хакта белеп ала һәм Ангараны тотып калу өчен каршысына таш кыя ыргыта. Ләкин гашыйк йөрәкне бернинди киртәләр дә тыеп кала алмый. Ангара барыбер сөйгәне – дөньядагы иң озын һәм күп сулы елгаларның берсе – Енисей белән кавыша. Ангара Енисейны тулыландыра, ә Енисей аның көчле агымнарын тынычландыра, йомшарта. Икәүләшеп, йөзләрчә чакрымнар үтеп, Карск диңгезендә (Төньяк Боз океанының кырый диңгезе) ирек таба гашыйклар...


Ангара каршына ыргыткан ташны (аның очы гына чыгып тора) Шаман-таш дип атыйлар. Табигатьнең бер хикмәтле урыны бу. Нык холыклы атаның эремәс туң йөрәгенә кызы үзенең йомшаклыгы белән юл салырга, ачуын юып төшерергә омтыла сыман. Байкал гына бирешми... Иркутск шәһәре буйлап агучы Ангара кышын да катмый. Салкын көннәрне пар чыгарып, елга тирәләрен бәскә күмә.
Листвянканың туристлар өчен тагын бер байлыгы – җирле базар! Байкалдан, гадәттә, күчтәнәчкә омуль балыгы алып кайталар. Кызыл китапка «кертелгән» балыкны ыслап та, тозлап та, турап та саталар. Базарда уңга карасаң да, сулга карасаң да шул омуль. Уртача зурлыктагы бер балык 250–300 сум тирәсе тора. Омуль балыгын алганчы аны ничек сайларга кирәген өйрәнегез. Омуль дип, еш кына башка балык саталар. Омульнең аскы канатлары үтә күренмәле диярлек, ак була. Канаты киселгән булса, димәк, сезне алдарга телиләр. Шуны әйтергә кирәк, Листвянкада омульнең иң тәмлесе, яңа гына әзерләнгәне сатыла. Туристлар күп йөрү сәбәпле, мондагы балык искерергә өлгерми, гел яңа әзерләнгәне белән тулыландырыла.


Листвянкага җитәрәк, ачык һавада урнашкан «Тальцы» этнографик музеена кереп чыгарга да җай булды. Әлеге музейда XVII–XX гасыргы Байкал буе җирле халыкларының тормышкөнкүрешен чагылдыручы корылмалар, йортлар урнашкан. Экспонатларның күбесен Иркутск өлкәсе буенча табып, сүтеп алып килеп, монда төзегәннәр. Музейга билет бәясе – 250 сум. 


Байкалның мин күрергә хыялланган, төрле чыганаклардан карап өйрәнгән метан күбекләре, ярылган бозы Листвянка яр буенда юк диярлек. Монда бозны кар каплаган. Боз күрер өчен квадроцикллар белән эчкә ке-рергә кирәк. Һәм... шунда күргән матурлыктан кычкырып җибәрдек хәтта! Үтә күренмәле, карсыз бозга килеп җитүгә боз өстенә сибелдек, фотога төштек. Менә нинди икәнсең бит, Байкүлнең кабатланмас бозы! Ләкин иң матур бизәкле боз безне алдагы көннәрдә көткән икән...

Татарлар бит!
Сәяхәтнең икенче көне иң ерак юл белән истә калды. Ольхон утравына – 300 чакрым. Безнең вакыт белән төнге икедә йокыдан уяндык инде ул көнне. Дима исемле гид безне минивэн машинасына утыртып алып китте. Ашамлыклар кибетенә туктап, стаканнар, трубочкалар, сөт алып чыкты.
– Хәзер «бурханить» итәбез, шәһәр-не генә чыгыйк, – диде Дима. Түзем-сезлек белән әлеге сүзнең асылын аңларга тырышып бардык. Иркутск өлкәсендә яшәүчеләр арасында шаманизм, буддизм дине таралган. «Бурханить» итү – юлга чыкканда, ниндидер эш башкарыр алдыннан изге рухларның күңелен күреп алу, аларга бүләк ясау дигәнне аңлата. Моның өчен юл буендагы изге урынга – бөркет сыны ясалган багана янына тукталдык. Багана тирәсенә, агач ботакларына догалар язылган яулыклар бәйләнгән.
Дима кибеттә алган сөтне стаканнарга салды: «Иясез бармакны шул сөткә манып, дүрт ягыңа чәчрәтеп чыгасың, стаканда калганын күккә чөеп җибәрәсең», – дип аңлатты. Диманың сөте безнең өскә төшәсенә әзер түгел идек. Ул үзе дә уңайсызланды. Шулай да, ак эчемлек чиста ул, киемгә берни булмый, дип тынычландырды. Аннары ул эшләгәнне без кабатладык. Булды, җирле кагыйдә буенча, бөтен җайлый-сы рухларны да көйләп бетердек, үзебезчә «бисмилләһ» белән мөһер сугып, юлга кузгалдык.
Ольхон утравына илтүче юл боз өстеннән салынган. Аны боз калын булып яткач кына, 10–15 февральдә генә ачалар. Бозның калынлыгы кыш азагына бер метрга җитә. Кайбер култык-ларда ике метр тирәнлеккә кадәр ката. Бу юл буйлап Ольхон утравына бер ай гына йөреп була, аннары, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, ябалар.


Менә без дә Байкал өстеннән җилдерәбез. Кулда – телефон. Машина тизлеге белән күз алдыннан узып китүче матурлыкны, бозны төшереп калырга ашыгабыз. Нинди генә рәсемнәр ясамагансың, Байкүл! Юл ике якка да киң итеп полосаларга бүленгән. Урыны белән зәңгәр боз караңгы төскә керә. Бу урыннарда тирәнлек зур икәнен аңлап, куркыныч та булып китә. Байкал – җирдәге иң тирән күл. Аның тирәнлеге 1600 метрдан артып китә. Монда яшәүче халык «бөек, борынгы, чиксез, тирән, кабатланмас, изге» эпитетларын кулланып, юкка гына 636 чакрымга җәелгән Байкалны диңгез дип атамый, күрәсең...
Ольхон утравына барып җиткәнче, матур урыннарга тукталабыз. Аждаһа (дракон) койрыгы кыясына Байкалның дулкыннары бәрелеп, аның аскы өлешен бозга катырган. Су ярга бәрелеп чәчрәгән сыман катып калган. Калын боз катламыннан матур бизәкләр ясап, эшен төгәлләгәч кенә Байкал үзе дә боз астында йокыга талган.
Кыяның иң матур урынына басып фотога төшәр өчен чират торырга да туры килде. Икенче ягыннан, башка туристларга комачауламый гына төшеп китәргә уйлаган идек, аларга бу ошамады. Көтеп торуыбызны сорадылар. Безнең кулдагы Татарстан әләмен күргәч: «Үзебезнең татарлар икән әле!» – дип сөенеп куйдылар. Казаннар! Әнә шулай ике татар Аждаһа койрыгы астында урын бүлеп ятканбыз. Фотога төшәр өчен якташларга үзебезнең әләмне биреп торгач, барысы да җайланды.


Ольхон утравына барып җиткәндә көн кичкә авышкан иде. Ә безнең әле мондагы боз сыннары күргәзмәсен, Шаманка тавы янындагы Бурхан борынында (мыс) кояш баеганын күреп өлгерәсе бар. Алдан ук Байкалда булган туристларның видеоларын карап, үзебез өчен кызыклы идеяләр белән килгән идек. Шуларның берсе – күлдә ярымшар формасында ясалган чокырдан чыгу. Шулкадәр шома була ул! Шуның эченә кереп бас та, чыгып кара! Үрмәләп тә, ятып та, шуышып та карыйсың, кире тәгәрәп төшеп китәсең. Мин алга-артка «разгон» ала-ала гына чыктым!
Шушы урында булса да кисәтим әле: Байкалга кайсы яктан керсәң дә, бәдрәф табуы җиңел түгел. Алар бөтенләй юк, дисәм, бәлки, табучылар булгандыр. Кысталып йөрмәс өчен экскурсия алдыннан ук хәстәрен күрегез.
Кояш баерга ярты сәгать кала, Бурхан борынына менеп киттек. Турист-лар анда кояш баешында матур фотолар төшерергә, теләкләр теләргә әзер торалар. Бурхан борыны шаманистлар өчен изге дип санала. Аның башында 13 агач багана – сэргэ утыртылган. 


 Бик күп хис-кичерешләр белән кайтыр юлга чыкканда караңгы төш-кән иде инде, ә безнең «Байкал белән үбешү» йоласын үтисе бар! Хыялыбызны тормышка ашырыр өчен, Дима, юл полосаларын чикләүче билгеләрне кисеп чыгып, кеше аягы басмаган чиста бозга алып китте. Туктауга, машинадан отверткалар алып килде. Ирләребез тиз генә бозда рюмка тирәнлеге чокырлар тиштеләр. Шул чокырга эчемлек салып, трубка ярдәмендә эчеп кую – Байкал белән «үбешү» дип атала. Караңгыга калдык дип борчылган идек, әйтәм бит, һәр эшнең хәерлесе була дип! Төнге Байкалны күрдек! Аның бозы тагын да серлерәк күренә икән! Юкка гына кайбер туристлар Байкалда палаткалар белән төн кунарга калмыйдыр...

Ничек сулыйсың, Байкал?
Байкалга терәлеп урнашкан Большое Голоустное бистәсенең бер үзен-чәлекле ягы бар. Монда елның 300 көнендә кояш яктырта. Кырым диярсең! Бистәгә җиткәнче туристларны Зирәклек тавына (Ак тау дип тә атыйлар) алып менәләр. Анда Байкалның каршы як тавына искиткеч манзара ачыла.
Большое Голоустное бистәсенә Байкалның куыкларын күрергә киләләр. Иң чиста, иң гаҗәеп рәсемле боз күрү бәхете шушы көнгә калган икән! Байкалның сулыш алуын сирәк кешеләр генә ишетә, диләр. Ә безгә ул бәхет тә елмайды! Матур ярылгылар эзләп күлнең эченә кереп киттек. Бу юлы – алты кеше сыярлык «Хивус»ка утырып. Әлеге транспорт чарасы боз өстендә йөрер өчен ясалган. Һава мендәрендә җилдерүче бу амфибияләргә турист-лар чират тора. Аны йөртүче ирләр – шушы бистәдә яшәүчеләр – бозның иң матур урыннарын белә. Монда дөньяңны онытып, башны да күтәр-мичә бозны өйрәнәсең, йотасың, исеңдә калдырырга тырышасың. Басып тору мөмкин түгел: үрмәләп йөрдек, ятып шуыштык, битне терәп боз астын күзәттек. Шул чакта «пух» итеп куйган тавышка як-ягыбызга каранып алдык. Беркем егылмаган, бер авыр әйбер дә төшеп китмәгән, хивус та шартламаган... Байкал сулышы бит бу! Сәяхәтебезгә матур нокта куелды.


Рәхмәт, Байкүл! Җылы каршы алуың өчен... Безнең белән сөйләшүең өчен... Иксез-чиксезлегең өчен... Көчең, рухың өчен!

 

Кызыклы фактлар:
 1. Күлнең төбендәге кайбер тарлавыклар температура үзгәрү сәбәпле, йә кысыла, йә киңәя. Шуның нәтиҗәсендә кыш көне күлдәге боз ярыла. Байкалны сулый, диләр.

2. Галимнәр аңлатуынча, көндез күл углекислый газны йота, кояш баеганнан соң кире чыгара. Шуңа күрә шаманнар да, кайбер галимнәр дә Байкалны исән, тере дип саныйлар.
 3. Төптәге термаль чыганаклар агышы бозга тулысынча катарга ирек бирми – боз ярыла.
4.  Нерпа – Байкалдагы бердәнбер имезүче хайван. Алар бары тик монда гына яшиләр. Бары тик байкал нерпасы гына йөклелек чорын туктатып торырга сәләтле хайван икән. Икенче кушылу чорына кадәр анабиоз кичергән эмбрион аннары яңасы белән бергә үсә һәм нерпаның ике баласы туа (гадәттә, нерпа бер генә бала китерә).

5.  Җирле кухня белән танышырга теләүчеләргә омульдән һәм башка балыклардан әзерләнгән төрле ризыкларны авыз итәргә тәкъдим итәм. Мәсәлән, без ат ите һәм омульдән ясалган позы ашадык. Позы (буузы) – бурят халык ризыгы. Безнең – мантый, грузиннарның хинкаленә охшаган.


Байкалга сәяхәткә җыенучылар өчен киңәшләр:
 Ачык, кычкырып торган төсләрдәге өске киемнәр киегез. Һичьюгы башлык, шарф булса да шундыйны сайлагыз. Бертөрлелек, соры таулар, ак кар фонында фотоларыгыз яктырак һәм күңеллерәк чыгачак.
 Әләм алып барсагыз, шулай ук бик матур фотолар ясарга була.
 Күзлек алырга онытмагыз! Кояштан, кардан күзләр бик нык чагыла.
 Экскурсияләрдә чәй эчеп җылыну өчен термос алсагыз уңайлырак.
 Салкында телефон тиз утыра, үзегез белән аккумулятор йә пауэр банк йөртегез.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар