«Ни хао» «Исәнмесез» була...

Сеңлем Альбина Кытай балаларына инглиз теле укытырга киткән иде. Андагы табигать, Кытайның халкы, аларның тормыш-көнкүреше турында язып тора башлады.
Ике катлы йортның өске катында – Альбина, беренче катта вакытлыча кытай егетләре Юн белән Зиан яши икән. Юн – менеджер, Зиан – укытучы. Егетләрне тиздән башка урынга күчерәләр, аларда чемодан настроениесе ди. Кухнялары уртак. Кайчак бергә ашарга әзерләргә дә туры килә. Капчыгы белән дөгене күреп башта аптырап калган Альбина, аларның төп ризыгы дөге икәне яңадан гына исенә төшкән.
Кытайлар үз исемнәренең мәгънәсенә бик игътибар итәләр, һәм шуны калку итеп күрсәтергә яраталар ди. Юн – батыр, Зиан – тыныч холыклы, мәсәлән. Ә Альбина өчен Юн – Юныска, Зиан Җиһанга әйләнгән. Ниләр ашыйсыз, ничек аралашасыз, дип сорап язган идем, ватсаптан җавап килде.
«Беркөн Юн мине сыйларга булды. Майлы табага помидор белән сарымсак салды, шуларга тофу, ягъни соя сыры турап өстәде. Азиатларда киң таралган ул тофу. Тәмсез исе борынны ярып керде. Кытайлар ризыгын бер дә өнәмәсәм дә, бик кыстагач, авыз итәргә булдым. Һәм... абау! Тозсыз! Бер кабып карадым да йөземне чыттым. Кәефен төшерәсем килмәсә дә, авызымнан «тәмсез» сүзе очып чыкты. Юн да бер-ике капты да, тәмсез икән шул, дип, чыгарып ташлар өчен төреп капка тутырды. Ач каласың бит, әйдә, мин сыйлап карыйм, дим. Балык кыздырдым, бәрәңге пешереп, аны сөт-май кушып төйдем, турап суган салдым. Юн шаккатты. «Тәмле», дип мактап, тәлинкәсен ялт иттерде. Хәзер икәүләп миннән бәрәңге боламыгы пешерергә өйрәнәләр. Җиңел генә итеп ясмык ашы, макарон пешереп тә күрсәттем. Хәйран калып ашыйлар!
Миңа бүләк ясарга булдылар. Бик затлы, кыйммәтле чәй дип, бер кап яшел чәй тоттырдылар. Пешереп карасам – нәкъ бүрттергән дөгеле кайнар су тәме инде! Ошамады әлбәттә! Үзләренә дә әйттем. Көләләр. Үзара инглизчә аралашабыз. Аларның инглиз теле – авызга манный боткасы тутырып сөйләшкән кебегрәк.
Ә бала-чага мине ошата дип беләм. Беркөн «Ни хао» дип кытайча сәламләгән идем, и шатланып көлделәр инде!»
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Дус кызымның ире икенче хатын алган Дус кызыма шулчак әллә нәрсә булды, мышык-мышык елап җибәрде, керфекләренә яккан тушь җебеп, алсу бите буйлап акты. Мин Гөлчәчәкне тынычландырырдай кирәкле сүзләр таба алмадым, ни өчен сорау биргәнемә дә үкендем...
-
Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
-
Елама, Сәрвиназ! (хикәя)
-
Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар.
-
Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
-
24 март 2023 - 14:07Без имениБай ирлэрнен ботен байлыгын балаларына яздырасы иде ул, бер тиенсез ир белэн икенче яшь хатыны яшэргэ телэр идеме икэн?Дус кызымның ире икенче хатын алган
-
26 март 2023 - 07:29Без имениӘлбиттә ирҙән айырылған ҡатын менән иреңде бер өйҙә ҡалдырып китеү ялғышлыҡ. Тик ирҙе өйҙә бикләп ултыртып, кешегә күрһәтмәй йәшәп булмай. Йөрәгендә тоғролоҡ булмаған кеше барыбер хыянат итер ине иртәгәме һуңмы.Бәхетемне сакламадым
-
27 март 2023 - 07:59Без имениИс китмәле хикәя бала чакка кайтып килгәндәй булдым рәхмәт авторга.Кунак мунчасы
-
23 март 2023 - 11:56Без имениБашта ул үзе генә булганда аңа игътибар күп булган, аннан сез кияүгә чыккансыз, игътибар кими төшкән, бала туган, тагын ныграк кимегән, аңа гына карап тору беткән. Ул бала гына икәнен онытып җибәргәнсез. Сезгә ул инде зур, үчтекиләргә кирәк түгел дип саный башлагансыз. Ә ул балада әкренләп әнә шул көнләшү дә, үпкәләү дә, үртәлү дә барлыкка килгән. Белмим, бу хәлне төзәтә алырсызмы.Ничек дуслаштырыйм?
-
22 март 2023 - 10:47Без имени«Улымны узем генэ устердем» дигэн суздэн сон ук барысы да анлашылды. Киленне яратмавыгыз хэр суздэн «кычкырып» тора. Вот и гаеп эзлисезОныгым минеке түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.