Логотип
Мин ачкан дөнья

Хатын-кызлар кайда яхшы яши?

Белгечләр хатын-кызларга яшәү җиңелрәк булган илләр исемлеген төзегән. Менә алар:

Сингапур
1961 елда ил хакимияте хатын-кызларның тормышын яхшырту турында закон проекты кабул иткән. Олы яшьтәме ул, яшь кызмы, әллә кичә генә бала тудыру йортыннан чыккан кызчыкмы – аерма юк, барысы да яхшы шартларда яшәргә тиеш, дип исәпли Сингапур хакимияте. Шуңа өстәп, бу илдә икътисад та тотрыклы, яшәү дәрәҗәсе дә югары.

Португалия
1976 елда ил хакимияте ирләр белән хатын-кызларның хокукларын тигезләгән. Ел саен хатын-кызларның яшәү рәвешен яхшырта торган проектлар уйлап табылып тора. Өстәвенә, Португалия тормышның тәмен табып яшәү өчен иң кулай илләрнең берсе булып санала.

Италия
Монда ирләр белән хатын-кызларны тигезли торган закон 1975 елда кабул ителгән. Итальян ирләре бу канун белән килешкән һәм хатын-кызларын бик хөрмәтләп, аларга юл куеп яши, ди.

Люксембург
Ә бу ил дөньяда беренче булып хатын-кызларның хокукын таный. Хәзерге көндә дә яшәү сыйфатын яхшырту буенча күп эшләр эшләнә.

Швеция
Хатын-кызларның ничек яшәвен күрсәтү өчен, Швециядәге бер канунны гына атау да җитә. Монда университетта бирелә торган фәнни дәрәҗәләрнең өчтән икесе хатын-кызларга бүленеп бирелә. Ирләргә фәнни дәрәҗә алу өчен күбрәк тырышырга туры килә, чөнки аларга өчтән бер өлеш кенә кала.     

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ир-атка яшәргә иң җиңел булган ил Рәсәйдер. Хатын-кызлар исәбенә.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен илдэ ирлэргэ дэ хатын кызга да жинел тугел.

      Хәзер укыйлар