Логотип
Мин ачкан дөнья

Алсу җил, җирән кыялар

Турфирмалар кирәк түгел безгә. Үз юлыбыз, үз маршрутларыбыз буенча йөрергә яратабыз. Бер елны Дагстан, Әзәрбайҗан аша Грузиягә барып, аны аркылыга-буйга урадык, аннары Төркиягә барып чыктык. Икенче юлы Таиланд, Индонезия, Австралия... Якын Европа илләре инде безнең өчен ындыр арты кебек кенә тоела.

 

Юл башы

Петра. Бу серле шәһәр турында бер галим кызыктырып та, мавыктырып та сөйләгән иде. Берничә айдан соң шушы җиргә аяк басармын дип уема да китермәгән идем әле...

Ялларыбызны сәяхәттә уздыру инде бездә гадәткә әйләнгән. Без ул – мин һәм ирем Искәндәр. Шундый сәяхәтебезнең берсе турында иркенләбрәк сөйлим әле.

2012 елның җәе иде. Бу юлы икебез дә, никтер, Мисырга тартылдык. Беләм инде, хәзерге заманда Мисыр белән берәүне дә шаккаттырып булмый анысы. Тик безнең очракта бу бераз башкачарак. Турфирмалар аша түгел, үз юлыбыз белән йөрибез бит без! Бу юлы да алдан ук хәстәрен күрә башладык: башта диңгез ярында бераз ял итәрбез, аннары, биштәрләребезне асып, җәяүле сәяхәткә чыгып китәрбез. Юк, бер ил белән генә чикләнмәячәкбез. Якында гына Иордания, Фәләстин, Израиль... Тукта, Петра да шул тирәдәрәк ләбаса!

Петра турында үзем укыган-белгәннәрне, тарих дәреслекләреннән туплаган мәгълүматларны күңелдән барлыйм. Әйе, бу шәһәр бик борынгы. Кыяларны уеп эшләнгән биналарны мин фотодан күреп беләм. Стивен Спилбергның Индиана Джонс турындагы фильмнары­ның берсен исегезгә төшерегез әле: вакыйгалар нәкъ менә шунда бара! Агата Кристиның «Үлем белән очрашу» әсәрендәге геройлар да шушы тирәләрдә йөргән... Искәндәр тарихтан укып белгәннәрен миңа җиткерә:

«...Безнең эрага кадәр якынча VI гасырда Петра Нәбатиләр патшалыгының башкаласы булган. Шәһәргә керү юлы үзе тар, үзе биек кыялар арасыннан узган.

Дошман явына күренмәс өчен, халык махсус шундый урынны сайлаган... Безнең эраның 106 елында шәһәр Рим империясенә керә. 663 елгы җир тетрәүдән соң аның күп өлеше җимерелә. Халык моннан китә башлый. Әкренләп бу урыннар онытыла, истәлекләр дә сакланмый... 1812 елда гына бәдәвиләр яшәгән бу шәһәрне Швейцария сәяхәтчесе өр-яңадан ача!..» Петра хәзер Иорданиянең гаҗәеп истәлекле урыны, музей-тыюлык. Туристлар гел шунда агыла, диләр. Димәк, юлга кузгалыр чак җиткән!

...Хургада, Луксор, Искәндәрия, Каһирә шәһәрләрен аркылыга-буйга гиздек. Алда – Петра. Иң уңай юл Мисыр белән Иордания арасында урнашкан Эйлат шә­һәре (Израиль) аша уза икән. Без Каһирәдән Табага (Синай ярымутравында, Мисырның Израиль чигендә урнашкан) бара торган автобуска утырдык. Чикне җәяү­ләп кичтек. Аннары Эйлатка илтә торган маршрут авто­бу­-сында шәһәр үзәгенә юл алдык. Эйлат зур шәһәр түгел, бирегә гадәттә диңгез буенда ял итәргә киләләр. Әлегә без монда транзит (узып барышлый) туристлар гына. Озак тукталып тормыйча, Иордания чигенә юнәлдек.

 

Гарәпчә дә яхшы бел!

Үзлегеңнән сәяхәт иткәндә, еш кына нинди шартларда каласыңны белмисең бит. Шуңа күрә һәр нәрсәгә әзер булырга кирәк. Беренчедән, аяк киеменең уңайлы булуы шарт. Минем кедалар җайсыз булып чыкты.

Җәяү йөреп, аяклар тәмам шешенде, кедалар кыса башлады. Мин аларны салып, чүплеккә атарга әзер идем инде. (Соңрак шулай эшләдем дә!) Уңайлы аяк киемен тиз генә табарга да кирәк бит әле, ә минем аякларга ял бирәсе килә. Эйлаттан узып барышлый гадәти «чәпелдек» сатып алдым, калган юлымны да шуның белән уздым. Кара, йөри-йөри, аркага аскан биштәр дә авырайды бит! Алдагы еллар әйбәт сабак бирде үзе: багажның күләмен киметергә өйрәтте. Иң кирәкле нәрсәләр генә алына, алмашка ике-өч кием – шул җиткән! Шуңа күрә артык нәрсә (сувенирлар, кием-салым, башкасы...) сатып алу урынсыз. Иртәме-соңмы аларны барыбер берәр җирдә калдырасың. Боларына инде йөри-йөри күнектем. Сүз дә юк, ир кешегә күпкә уңайлырак. Әнә, Искәндәр – һаман шул бер футболкадан, бер үк шортыдан... Ярар, юлыбызны дәвам итик.

Эйлаттан Иордания чигенә җәяүләп барганда бер машина туктап, безне утыртты. Шунысы кызык: Израильгә керү – бушлай, чыгу – түләүле. Кеше башына 100 әр шеккельне калдырып, җиңел генә ил чиген кичтек. Аның каруы, Иорданиягә керү визасы 25 доллар тирәсе, ләкин Акаба чиге «аерым икътисадый зона» булу сәбәпле, илгә керү өчен түләү кирәк булмады.

Яңа илләр ачу, дөнья белән танышып йөрү безнең хобби дисәң дә була!

 

Гадәтләнгәнчә, шәһәргә кадәр тәпи-тәпи генә атламакчы идек тә, бар нәрсә дә без теләгәнчә генә булмый шул әле. Хәрбиләр: «Моннан машинада гына узарга ярый», – дип, такси машинасына утырырга боердылар. 10 минуттан без Кызыл диңгез ярындагы Акаба шәһәрендә идек инде. Иордания бер күрүдә үк ошады. Диңгез – янәшә-дә. Су коенып, әлсерәүне баскач, утырып ял иттек. Тирә-якны күзәттек. Менә кызык: суга ялангач керүче­ләр бик аз, күбесе суда чыланып кына чыга. Йөзеп йөрүчеләр бөтенләй күренми. Гарәп илләренең зур бәласе – ул пычраклык. Биредә дә ашаганнан калган чүпләрне яр буенда ташлап, комга күмеп калдырганнар. Бөтен яр буе чүпкә баткан. Шулай да, Мисыр белән чагыштырганда, күпкә чистарак монда.

Бераз ял итеп алгач, кабат кузгалдык. Юл чатында озак торырга туры килмәде, Маан шәһәренә бара торган машина безне Вади Мусага таба алып китте. Машина хуҗасы бик ачык кеше булып чыкты, безне сораштырды. Иордания элеккеге Британия колониясе булуына карамастан, илдә инглизчә сөйләшүчеләр күп түгел, шуңа күрә аралашканда кайчандыр мәктәптә, соңыннан үзлектән өйрәнгән гарәп сүзләрен искә төшердем. «Мөгаллим», «әдәбият», «җәмил» кебек уртак сүзләре­безне кулланып, әдәбият укытучысы булуымны, тирә-яктагы матурлыкны аңлата алдым кебек.

Абзый безне Вади Мусага илтә торган юл чатында калдырды. Караңгы төшкән, инде ай калыккан. Күз алдында гаҗәеп серле бер күренеш ачыла. Бәхетебезгә, бу юлы да юл буенда озак көтәргә туры килмәде: ике егет бик шатланып безне юлдаш итте. Ярты cәгать дигәндә, еракта, кайдадыр түбәндә утлар күренде. Караңгыда беленми, ләкин машина барышыннан сизелә: без таулы борма юллардан түбән төшеп килә идек. Төшкән саен, вак утлар күбәя, якыная. Күңелне кызыксыну катыш шатлык хисе биләп алды. Без Вади Мусага килеп җиттек!

 

Хатын-кыз яраткан күлмәк-итәкләр, ялтыравык бизәнчекләр хакында беразга онытып торырга туры килә.

 

Мәгарәдә

Вади Муса – Петра янәшәсендә урнашкан кечкенә генә шәһәр, биредә халык бер-берсен яхшы белә. Шуңа күрә монда безне кунак итәсе Гасаб исемле егетнең йортын табуы авыр булмады. Юлчыларыбыз безне шушын­да калдырып, хәерле сәфәр теләп саубуллаштылар.

Гасабның өендә күп сөйләшми торган карт әти-әнисеннән һәм сагыш тулы күзле сеңлесеннән башка беркем юк иде. Алар килүебезгә бер дә шаккатмады. Бары тик без килүне хәбәр итеп, улларына шалтыраттылар. Күңелгә ниндидер шом кереп урнашты. Юк, бу гадәти көн генә булмастыр, ахрысы.

Озак та үтмәде, машинасына утырып, күтәренке кәефле Гасаб үзе дә кайтып җитте. Ул безне күптәнге дуслары кебек: «Хееей! Хәлләрегез ничек?» – дигән сүзләр белән каршы алды. Аның үз-үзен тотышы «Пираты Карибского моря» фильмындагы капитан Джек Воробей-ны хәтерләтә. Чыннан да, Гасаб бик колоритный кеше булып чыкты, биредә яшәүчеләрдән ул кискен аерыла, инглизчәсе дә шактый саллы. Егет сүзен кыска тотты: «Моннан ерак түгел минем мәгарәм бар. Анда машина белән барып була. Әлбәттә, сез биредә дә кала аласыз, монда душ бар, йокларга уңайлы. Ә мәгарәдә сезнең кебек үк төрле илләрдән килгән тагын җиде кунак бар. Сайлагыз – сезгә ничек ошый?»

Бу тәкъдимгә шикләнеп карадым, ләкин нидер уйлап өлгергәнче, Искәндәр хәл итеп тә куйды: «Әлбәттә, мәгарәгә!» – диде ул.

Гасабның ал төстәге джибына утырып кузгалдык. Юлда барганда ул безгә бу мәгарәнең бабасыннан ук калган булуын, үзенең күп еллар Алман илендә яшәп- эшләп, кабат шушы урыннарны, кыргый табигатьне сагынып кайтуын тәмләп сөйләп барды. Тәрәзә аша төрле кыялар, мәчетләр, яссы түбәле өйләр, калкулыклар күренеп калды. 15-20 минуттан без учак ягылган урында идек инде.

Кешеләр төрле шартларга җайлаша. Янәшә урнашкан ике мәгарә әнә: берсе – аш бүлмәсе, икенчесе – йокы бүлмәсе. Мәгарәләр тирәли каралты-кура кебек урын корылган. Ташлардан өеп ясалган баскыч мәгарә өстендәге балконга алып менә.

Учак тирәли утырган халык ниндидер күңелле уен уйный иде. Болар – Фәләстингә волонтер булып килгән Австралия һәм Америка яшьләре, Даниядән килгән апалы-сеңелле сәяхәтчеләр. Хуҗа безгә үлән чәе тәкъдим итте.

Мәгарәнең эче дә бик кызык бизәлгән. Диварда танылган регги башкаручы Боб Марли портреты (Гасаб­ның тышкы кыяфәтеннән чыгып, моны алдан ук көтәргә була иде), төрле корама юрган, мендәрләр.

Чәй эчеп алганнан соң, йокларга урын әзерли башладык. Гасаб безгә юрган һәм матрас атты да, кем кайда йоклый – сайлагыз дигән ишарә ясап, безне үз иркебездә калдырды. Гаҗәп, әмма бар халык ачык һавага – мәгарә тышындагы төрле урыннарга таралды. Без дә тигезрәк урын сайлап, йокларга яттык. Бераз шүрләтә: ачык һава, кыялар, билгесез урын, кайдадыр этләр өрә. Күккә карагач, бар шик-шөбһәләр онытылды: йолдызлар шундый күп һәм алар бик якын иде.

Менә нинди икән син, Петра!

«Уау! Кара монда ничек матур!» – дигән сүзләргә уянып киттем. Караңгыда берни күренмәгән икән.

Кояш чыккач, кыялар тагын да матуррак, тагын да серлерәк күренде. Төркиянең Каппадокиясен хәтерләтсә дә, кыргый табигатьтә бөтенләй башка халәт икән шул! Пейзаж бер үк: кыялар, төпсез зәңгәр гарәп күге.

Һәр иртә намаздан башлана! Сәфәрдә йөргәндә нинди катлаулы шартларда яшәсәң дә, фарыз гамәл турында онытырга ярамый. Алдан әзерләп куйган суларыбыз белән тәһарәтләнеп, намазыбызны укыдык. Ә ул арада Гасаб инде ун кешелек иртәнге ашны да әзерләп куйган! «Good morning, my friends!» дип, киң елмаеп каршылады ул безне.

Көн вакыйгаларга бай булырга охшап тора. Без Пет-рага барабыз. Тик гади туристлар кебек түгел, ә биредә яшәүчеләр генә белгән кыялар өстеннән узган сукмактан. Гасабның танышы безне машинада Петрага якынрак урынга илтеп куйды. Моннан юлыбызны җәяү дәвам итәчәкбез.

Юлга үзебез белән берничә шешә су алдык. Гасаб аны Вади Мусадан канистр белән ташый. Эссе көнне су күп эчелә, ләкин чаманы да белергә кирәк: чөнки күбрәк эчкән саен, ешрак тирлисең; аннары суның күләме дә чамалы бит.

Тезелешеп Гасабка иярдек, бүген ул – безнең юлбашчыбыз. Өстән бик матур манзара ачыла. Риваять буенча, шушы кыяларның иң биегендә Һарун пәйгамбәр җир-ләнгән, аның кабере ерактан күренә. Югарыда тормышка башкача карыйсың икән. Уйландыра. Кыяларга яшеренеп утырган алсу шәһәр меңнәрчә еллар элек гөрләп яшәгән бит инде.

 

...Гадәти юл белән килгән туристлар түбәннән югарыга күтәрелсә, без, урау юллар аша менеп, инде кыялар өстендә идек. Тар гына тарлавыклар. Кыяларның биеклеге 90–100 метр. Ә һава тар зәңгәр тасма булып күренә. Энергетикасы бик көчле бу урыннарның! Каршыбызга очраучы тәмам хәлдән тайган кешеләргә сәлам бирәбез. Бик арыганнары – төрле төстәге җәймәләргә төренгән ишәкләр өстендә. Җирле халык аларны ат, ишәк, дөяләргә утыртып алып менә. Биредә уелып ясалып, яхшы сакланып калган биналар да бар, кайчандыр кешеләр яшәгән вак-вак мәгарәләр дә күренгәли – тулы бер шәһәр. Уңда да, сулда да – тарих. Дөньяның яңа җиде могҗизасыннан берсе шул инде! Төсләр балкышыннан хыял, фантазия уйный. Алсу чүл, кызгылт-җирән, кайчак – шәмәхә, кайчак соры-көрән төскә манылып күренгән кыялар... Аларны әле филгә, әле балыкка, әле чит планета вәкиленә охшатам. Кыяга уелган дөяләр кәрваны шәйләнә. Әллә нинди космик шәһәр бу!

Петраның могҗизалы урыннары белән танышып йөргән арада намаз вакыты җитте. Мәчеткә юл күрсәтүче укны күрдек, баксаң, мәчет тә аерым

бер мәгарәдә икән. Идәненә келәмнәр җәелгән, кыйбла юнәлеше күрсәтелгән.

 

Гасабны без интернет аша каучсерфинг сайтыннан таптык, ул безне кабул итәчәген алдан ук белдереп куйган иде.

 

Йөри торгач, көн дә үтеп китте. Без Вади Муса ягына җәяүләп, ком өстеннән атладык. Көн буе кояшта йөреп, бик әлсерәгән идек. Яныбыздан ике ишәкле бер бәдәви кардәш узып бара, арыганыбызны күреп, ишәгенә әйдәкләде. Вади Мусага кадәр мин шулай кайттым.

Вади Мусада безгә тагын дүрт алман егете, ике француз кызы кушылды. Шулай итеп, тагын да зуррак төркем белән машинага төялеп, кабат Гасабның мәга-рәсенә кайтып киттек. Мәгарәнең тышына чынлап та «Gasap’s cave» дигән язу эленгән. Юлда кайтышлый, анда-санда палаткалы лагерьлар күренеп калды. Ә без, алардан аермалы буларак, чын-чынлап табигый мәгарәдә кунак булабыз.

Гасаб һәм аның иордан милли киемле кардәше безгә кичке аш әзерләде. Мәклүбә бөтен кешегә җитте. Әлбәттә, без дә ярдәм иттек. Шешәләргә су тутырып, намазга әзерләнеп йөрүебезне күргән Гасаб гаҗәпләнү катыш соклануын яшермәде. Безгә карап, уйлангандыр, күрәсең. «Без үз өебездә, мөселман илебездә динебезнең кадерен белми яшибез кебек», – диде ул кардәшенә.

Икенче көнне инде без Иордания башкаласы Амманга юл тоттык. Ә бу инде бөтенләй башка сәяхәт, башка җир, башка ачышлар.

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар