Логотип
Психолог киңәшләре

«Ресурссыз халәт» трендмы?

Мин бүген «ресурста түгел»! Ниндидер чит телдә яңгыраган кебек бу сүзләр. Хәзер һәр икенче кеше, аңлыймы-аңламыймы, шушы сүзне әйтә. Үзебезнең ресурста булу яки булмауны ничек аңларга соң? Психология фәннәре магистры, психолог, арт-терапевт Чулпан Фидаил кызы Нигъмәтҗанова-Гарәфиева белән ресурслы халәтне бергәләп эзлибез.

– Чулпан, нәрсә ул ресурслы халәт?
– Ресурслы кеше «таулар күчерерлек» дәрәҗәдә була. Ул – кешенең физик һәм психологик халәтенең тулы, эчке энергиянең югары дәрәҗәдә булуы. Барлык килеп туган мәсьәләләрне дә хәл итеп бару, куелган максатларга ирешеп яшәү. Ресурслы кеше үз-үзенә ышана, мотивациясе бар, максатына илтәсе юлны белә. Ләкин ресурста булу кешенең ниндидер бетмәс көче бар дигән сүз түгел. Ул бары тик үз аякларында нык басып тора, эшләгән эшеннән рәхәтлек ала. Мәсәлән, ай буе өегезне җыештыра алмый йөрисез, ди. Кул эшкә бармый, кәеф юк, вакыт җитми... Көннәрдән бер көнне яхшы кәефтә һәм шушы эшне эшләү теләге белән уянасыз. Ул эш озак та түгел, сез аны рәхәтләнеп эшлисез. Үзегездән, башкарган эшегездән канәгать каласыз. Бу һәр эштә шулай. Ресурста эшләнгән эшнең нәтиҗәсе дә була, ул тиз, җиңел эшләнә.


–    Ресурсларны нәрсә юкка чыгара?
–    Беренче чиратта, физик ару – эш күп булу, ял һәм йокы җитмәү, билгеле бер график буенча эшләмәү. Киресенчә, күп йоклау, ә физик активлык булмау. Озакка сузылган, авыр стресс, негатив уйлар тупланмасы да күңел төшенкелегенә китерә. Без көн саен төрле эмоцияләр кичерәбез, явызлык белән очрашабыз, кемгәдер үпкә саклыйбыз. Тормыш темпы да тиз, һаман билгеле бер шаблоннар, кемдер булдырган кануннарга буйсынып яшибез, башкалар белән чагыштырабыз, үзебезне бәяләп бетермибез. Һәр кеше бәхет артыннан «куа». Ә бу ярыш күп энергия сорый. Ләкин шуны да истә тотарга кирәк: эмоциональ халәт физик нагрузкага караганда да сәламәтлекне бетерә.


– Үзеңнең ресурслар беткәнне ничек аңларга?
– Алда әйткәнчә, «мин ресурста түгел» дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Мисал китерәм. Машина бензин белән йөри. Бензины бетә башлагач, сигнал биреп, уты яна башлый. Безнең бу очракта ике чишү юлы бар. Берсе: без шунда ук машинага бензин салабыз һәм юлыбызны тыныч күңел белән дәвам итәбез. Икенчесе: бу сигналга игътибар итмичә, йөрүне дәвам итәбез. Озак та үтми, бензин бетә һәм машина сүнә. Аның ресурсы бетте, алга таба бара алмый. Күпме генә үгетләсәгез дә, үтенеп сорасагыз да, бензин салмыйча, машина урыныннан да кузгалмаячак. Кеше дә нәкъ шулай. Шуңа күрә күңел халәте, хәтта организм бирә торган сигналларга бик игътибарлы булырга кирәк. Бернәрсә дә эшлисе килмәү, кызыксыну юкка чыгу, тормышның бөтенләй мәгънәсез кебек тоела башлавы, физик һәм мораль яктан хәлсезлек, гәүдә сызлау, йокысызлык, таркаулык, яңа мәгълүматны кабул итә алмау, күңел бушлыгы, кеше белән аралашырга теләмәү... Саный китсәң, бик күп. Шуларга өстәп, негатив эмоцияләр барлыкка килә, якын кешеләр белән ара бозыла. Иң куркынычы – элек сезгә рәхәтлек китергән, көч биргән эшләрне эшлисе килми. Аларның тәме бетә. Уңай эмоцияләр китерер урынга, киресенчә, ачуыгыз чыга, тиз кызып китә торганга әйләнәсез.


–  Безнең әбиләр, әниләребез ресурссыз яши алган дигән фикер туа. Без ник андый түгел?
– Бик кызык һәм кирәкле сорау. Элекке заманнарда мәгълүмати йогынты зур булмаган. Хәзер без бик күп җирдән һәм төрле мәгълүмат алабыз. Алар күп очракта идеальләштерелә, безгә таләпләр югары куела. Кешегә көн саен дистәләгән карар кабул итәргә кирәк. Күңелдә тынгысызлык һәм борчу барлыкка килә. Хәтта кибет киштәсендәге макароннар гына да борчуга сала. Кайсы сортны сайларга, файдалы һәм файдасызмы, составында нәрсә бар, бу дөрес тукланумы кебек сораулар тезмәсе барлыкка килә. Менә шушы ашауга килгәндә дә элек сайлау мөмкинлеге булмау, кайвакыт ризыкны билгеле бер талоннар белән генә дә ала алу әби-әниләребезгә психологик яктан сәламәт булырга ярдәм иткән. Тагын бер мөһим нәрсә: ул заманнарда физик хезмәт билгеле бер зур урын алып торган. Ул аларның физик халәтен дә, психологик сәламәтлеген дә ныгыткан гына. Алар кирәкмәгән уйларга бирелмәгән. Ә заманча тормыш безне офисларда утырырга яки өйдән чыкмыйча гына телефоннарда эшләргә мәҗбүр итә. 


– Сезгә хатын-кызлар шушы сорау белән еш мөрәҗәгать итәме? 
– Бу – еш бирелә торган 5 сорауның берсе. Чөнки хатын-кызлар хәзер гел үсештә, күбесе гаилә башлыгы ролен дә үзләре башкара. Алар психологик ярдәмгә мохтаҗ. Яшь кызлар, хәтта үсмерләр арасында да бу сорау актуаль. «Ресурста булу» безнең заманның ниндидер бер трендына да әйләнде. 


– Хатын-кыз белән ир-ат ресурсы аерыламы? Бу очракта хатын-кыз ничек тә булса ярдәм итә яисә йогынты ясый аламы?
– Тышкы һәм эчке ресурслар турында сөйләшкәндә, алар хатын-кызлар өчен дә, ир-атлар өчен дә бертөрле. Хатын-кызның ир-атка йогынты ясый алуы турында сөйләшкәндә, монда инде тирәнрәк карарга кирәк. Ир-ат ул – табучы, хуҗа, гаилә башлыгы. Ә хатын-кыз гаилә учагын саклый, балалар карау белән шөгыльләнә. Ир-атка җылы мөнәсәбәт, кайгырту, игътибар һәм наз кирәк. Хатын-кыз иренә ресурс бирә ала, хәтта тиеш тә. Ир-ат җәмгыятьтә үз урынын табарга, ниндидер максатларга ирешергә тырыша. Ә ризык исе чыккан, чиста, матур өйгә кайтып, аның ял итәсе, күңел тынычлыгы аласы килә. Шулай итеп ул көч җыя, алга баруын дәвам итә. Ә хатын-кыз бу җылылыкны үз халәте, яратуы, игътибары белән бирә. Ләкин ул моны үзе ресурста булганда гына бирә ала. Ләкин хәзерге көндә гүзәл затлар да ир-атлар белән бер дәрәҗәдә көч куя. Өйгә арып-талып, ачулы кайта һәм иренә бернәрсә бирә алмый. Ләкин киресенчә булган очраклар да бар. Хатын-кыз зур үрләр яулый. Аны өйдә һәрвакыт ире канатландырып тора. Ләкин ике гаилә әгъзасының да бер дәрәҗәдә эшләп, өйгә кайтып егылуы бигүк яхшы тәмамланмый. 


– Психологка бармыйча, кеше үз-үзенә ярдәм итә аламы? Бу очракта нинди киңәш бирер идегез?
– Кешегә кеше кирәк дигәнне ишеткәнегез бардыр. Бик глобаль проблемалар белән очрашканда, белгечкә мөрәҗәгать итүнең бер начарлыгы да юк. Әгәр проблема үзегез хәл итә алырлык икән, беренче очракта югарыда әйтелгән үз халәтегез сигналларына игътибар итәргә кирәк. Ресурслы вакытыгызны һәрчак игътибар үзәгендә тотыгыз. Дөрес туклану, физик активлык, вакытында йоклау, эмоциональ халәтне контрольдә тоту, уңай фикерләү, позитив уйлар, үсеш, һичшиксез, ял кирәк. Зур максатлар куеп, аларга таба атлагыз. Һәр көн яхшы кәеф белән уяну өчен матур сәбәпләрегез булсын. 

Фото: гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар