Логотип
Проза

Ялгыз каласым килми

Сәйдә Зыялы исеме әдәбият дөньясында соңлабрак күренә башлады шикелле. Югыйсә, кулына каләм алып яза башлавы – балачактан ук килгән шөгыле аның. Ятимлек, фәкыйрьлекнең ачы-төчесен татып үсә ул. әтисе Закир абый фронтка киткәндә туып кына калган кыз бала, сугыш кырыннан әйләнеп кайта алмаган солдат әтисенә шигъри хатлар юллап юаначак. һәм иҗат дәрте биргән күтәренке рух аңа нинди генә авырлыклар килгәндә дә сынмас-сыгылмаслык көч бирәчәк... 

Саба (хәзерге Теләче) районы Шәтке авылында туып-үскән Закир кызы Сәйдә Зыятдинованың туган ягына мәхәббәте, аның табигатенә, эшчән-тырыш халкына соклануы, яратуы, шуларның һәммәсен чиксез үз итүе шагыйрь иҗатының буеннан-буена кызыл җеп булып сузылачак. Хезмәт юлын «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында хәбәрче буларак башлаган Сәйдә ханым турында һич арттырусыз, «ул – безнеке, үзебезнеке», дип әйтә алабыз. Сәйдә Зыялының дәртләнеп иҗат утында янган, рухланып-ялкынланып эшләгән, гомерләрнең иң уңдырышлы чорында «Азат хатын» – «Сөембикә» белән бергә атлавында, 1983–1992 елларда әүвәл әдәбият бүлеге мөдире, аннары журналның җаваплы сәркатибе булып эшләвендә генә дә түгелдер хикмәт, ә бәлки тирәндәрәктер дә әле: шигърияткә гашыйк җаннарыбыз, рухыбызның, җан тибрә­неш­ләребезнең бер дулкынга көйләнүендәдер дә... Без бер-беребезнең уңышларына сөенеп, дуслар ирешкән иҗади үрләрне үзебезнеке кебек күреп, бер сулышта эшли һәм яши белә идек.  

 Сәйдә Зыятдиновага 1991 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде; нәкъ шул елларда аның «Тугрылык», «Саба җиле» поэмалары, бәйләм-бәйләм шигырьләре басылып чыкты, 1988 елда Татарстан китап нәшриятында «Беренче карлыгачлар» җыентыгында «җыелмаган җиләк» дигән баш астында шигъри әсәрләре, ә 1991 елда «Айның тулган чагы» дигән беренче мөстәкыйль китабы дөнья күрде. Шигърияттә Сәйдә Зыялы үз сүзе, алымы, үзенчәлекле фәлсәфи фикерләве булган шагыйрә буларак танылды. һәм каләм көчен проза жанрында да сынап карарга тотынды. «Кайнар сукмаклар», «Кар карасы», «Кара таплы бизәк», «Югалту» повестьлары, «Ачылмаган бөре», «Ике дөнья арасы» кебек күп хикәяләре аны укучыга танытты. Татарстан китап нәшриятында проза әсәрләрен туплаган «Кайнар сукмаклар», «Ачылмаган бөре» дигән китаплары басылып чыкты. үткән ел «Сулар үргә акмый» дигән шигырь җыентыгы дөнья күрде.

Каләмдәшебезне якынлашып килгән гомер бәйрәме белән кайнар котлыйбыз, саулык-сәламәтлек, иҗат уңышлары, балалар, оныклар бәхетен күреп озак яшәвен телибез.

Роза МУЛЛАНУРОВА


* * *  

Гөлнәзирәнең һәр көне бер үк төрле мәшәкать белән уза: өй җыештыра, кибеткә бара, ашарга пешерә, табак-савыт юа. Кызы Камилә әнисе әзерләгән чәйне эчеп иртүк эшкә йөгерә. Бераздан ул оныгы Артурны мәктәпкә озата. Өйдә кияве Кәрим генә йоклап кала. Иртәнге сәгать тугызлар тулгач, ул да уяна. Карават аяклары шыгырдарлык итеп әйләнә-тулгана иркенләп киерелә дә әкрен генә торып утыра. Аннары, халатын иңенә сала да юыну бүлмәсенә атлый. Бераздан аның аттай пошкыра-пошкыра су чәчрәтеп юынуы ишетелә. Шушы мәлдә Гөлнәзирәнең йөзе, черек помидордай, сытыла башлый. «Үз артыннан сөртеп китә белмәсә дә, пычратырга аны куш. Сөйкемсез җан, – ди ул эченнән генә. – Типсә тимер өзәрдәй мужик башы белән хатын җилкәсендә яши. Шул гыйбрәтнең оятсыз чыраен әз булса да күрми торыйм әле», – дип, ул балконга чыгып китә. Урам һавасын бераз сулап торгач, әзрәк тынычлангандай була. Тынычлансаң да, тынычланмасаң да монда тора алмый инде ул. Аны эш көтә. Табак-савытын юасы, кибеткә барасы...

Аш бүлмәсенә Гөлнәзирә килеп кергәндә кияү балакай түр башындагы урындыкта утыра иде инде. Коңгырт күзләре тоныкланып эчкә баткан. Хатын-кызларныкыдай озын итеп үстергән чәче тузгып иңенә таралган. Ул бик юаш, гөнаһсыз изге җандай Гөлнәзирәгә эндәшә.
– Әби, кайнар чәй булмас микән? Башым чатный.

 Киявенең ипле кеше кыяфәте чыгарып утыруы Гөлнәзирәнең бәгыренә без булып кадала. Ул, әйтер сүзен әйтә алмыйча, шомырт кара күзләрен акайтып киявенә карап тора. «Шушы тиклем оятсызлыкны кайдан ала икән бу? – дип уйлый ул. – Кичә кич белән ниләр әйткәнен, дөнья бетереп сүгенгәнен бер дә хәтерләми микәнни бу? Әллә... берни булмагандай кылана гынамы?»
Гөлнәзирә чәйнектән кайнар чәй агыза-агыза аңа кырыс кына җавап кайтара.
– Көн саен җенеңне тыкма! Башың авыртмас!

Кияве аны ишетми дә. Кайнар чокырын ике учына алып өрә-өрә чәен чөмерә.
Көн саен кабатлана торган бу мәгънәсез күренеш Гөлнәзирәнең нервларын кузгата, ачуы кабара башлый. Бу ачуның теле аша бәреп чыгуыннан куркып, ул үз бүлмәсенә кереп китә. «Шушы ялкауны ир итеп тота бит, – дип уйлый ул кызы турында. – Кай җирен ярата торгандыр шушының».

Кияү, тынычлап чәен эчеп бетергәч, өс-башын алыштырып, өйдән чыгып китә.
«Туймаса туймас икән! Тагын аракы чөмерергә китте инде бу! – дип уйлап кала Гөлнәзирә. – Шушы тиклем эчүенә йөрәк дигәне ничек чыдый торгандыр? – дип гаҗәпсенә. – Ичмаса, яман аракы да туры килми үзенә! Әҗәлетдин бабай якасыннан алса, бәлки акылга килер иде. И, Ходаем! – ди ул авыр сулап. – Тагын күпме түзәргә мөмкин икән? Миңа да ике гомер бирелмәгән ләбаса! Минем гомерем дә бер генә. Шушы ялкау әрәмтамакны көйләп, артыннан җыештырып, көн саен аның исерек чыраен күреп, түзеп яшәргә тиеш микәнни мин? Юк, болай булмый. Артык чыдар чамам калмады. Һич кичекми Камилә белән сөйләшергә кирәк. Эшкә керсен. Эшләгән кеше әллә ниләр майтара хәзер. Ә моның бөтен кайгысы – аракы! Күрше Харис малаен кара син! Әптикләргә дару тарата диме. Чит ил машинасында гына җилдерә. Биш бүлмәле фатир сатып алган. Ә бу оятсыз ирем белән мин эшләп алган фатирда яши. Камиләне әйтер идем: шушы исерекбаштан юньлерәк кеше тапмады! Утыз улым булганчы... дип әйткән ди бит берәү. Үзем шул берәү хәлендә бит хәзер. Никләр дип кудым соң мин Искәндәрне?! Аерылам дип куркытам, имеш! Курыкты... Исе китте... Төптәнрәк уйласам, мин бит аны Камилә аркасында кудым... Дөресреге, Камилә куды...»
Гөлнәзирә аш бүлмәсендәге тәрәзәдән урамга карап тирән уйга батты. Әйе, әйбәт яшәделәр алар Искәндәр белән. Өйләнешкән бәхетле көннәр, 
Камилә туган чак, фатир алу бәхете... Һәммәсе дә еракта калды. Бүген алар онытылмас бер матур төш сыман...

Искәндәр «Тасма» берләшмәсендә эшләде. Акчасы әйбәт, эше җайлы иде. Шулай бәхетле генә яшәгәндә аның йөзен, кулларын кып-кызыл таплар басты. Бетчә дисәң бетчә түгел, шеш дисәң шеш түгел. Әмма кычытуына һич чыдар чама булмады. Сөртмәгән дару калмады. Кашына торгач, бит-куллар җәрәхәтләнеп бетте. «Аллергия, – диде табиблар. – Эшен алыштырырга кирәк».

Гөлнәзирәнең җизнәсе икенче бер заводта цех начальнигы булып эшли иде. Аңа мөрәҗәгать иттеләр. Искәндәр шунда күчте. Моңарчы авызына хәмер алмый торган Искәндәр кичләрен салмыш булып кайта башлады.
– Нәрсә инде бу, җаным? – диде беркөнне Гөлнәзирә. – Син эчә башладың түгелме соң? Көн саен болай дәвам итсәң, алкоголик булу хәзер ул!
– Син бигрәк инде, карчык... Ниткән алкоголик?! Тәртип. Мин бит эштә эчеп йөрмим!
– Эштән чыккач, кайтышлый гына чөмерәсезме?
– Алай ямьсез итеп әйтмә инде, карчык. Акчага түгел ич. Безнең цехта спирт бар. Аны проходнойдан алып чыгып булмый. Бер генә юл кала. Эш тәмам­лагач «кызыл сандык»ка салабыз. Исе дә юк, чуртымны да белмиләр. Аннары су эчкән саен исереп йөрисең. Менә шул.
– Бик күңелле яшисез икән, – дип куйды Гөлнәзирә. – Әмма бу гамәл яхшылыкка алып бармый.
– Ярар инде, карчык... Үзең уйлап кара: бушлай бит ул! Аннан дурак та баш тартмый!
Гөлнәзирә хаклы булып чыкты. Көн артыннан көн үткән, ай артыннан ай узган саен Искәндәр хәмер баткаклыгына батканнан-бата барды. Ул аны үзе дә белде, ләкин туктый алмады.
Ул чакта Камилә сигезенче сыйныфта иде. Кызның күңеленә беренче тапкыр мәхәббәт корты кергән вакыт. Сыйныфташы Рамил аны мәктәптән өйгә кадәр озатып куя. Кайбер көннәрдә өйгә кереп аулакта да утыргалыйлар. Беркөнне Рамил, кичләтеп, Гөлнәзирә белән Искәндәр эштән кайткач ишек шакыды. Камиләне кинога дәшүе икән. Рамилне каршы алганда Искәндәр ишек катында стенага сөялеп чүгәләгән хәлдә үз алдына нидер мыгырданып утыра иде. Ул әллә Гөлнәзирә белән бәхәсләшә, әллә хезмәттәшләрен, җитәкчеләрен сүгә, белмәссең. Кинәт-кинәт кычкырып җибәрүеннән кемнедер ачулануы аңлашыла. Камилә Рамилдән уңайсызланды. Өске киемен әштер-өштер генә иңенә салды да тизрәк чыгып китү ягын карады. Алар урамда да сүз башлый алмый бардылар. Ниһаять, Рамил әйтә куйды:
– Синең әтиең алкашмыни?

Камилә коңгырт күзләрен зур ачып кырт кына Рамилгә карап алды. Кызның карашына бәреп чыккан гасабыйлыкны Рамил сизмәде дә. Үсмер егетнең бу саксыз соравы аның җанына без булып кадалды. Әтисенең һәр көн саен эчеп кайтуы аның нервларын какшата инде. Подъезд төбендә утыручы әбиләр елмаеп исәнләшкән булалар. Ә артыңнан: «Әтиләре тач алкаш инде», – дип гайбәт сөйләп калалар. Җитмәсә, Рамил дә шул әбиләр сүзен кабатлап тора бит.
Кыз белән янәшә атлаучы үсмер яратып, үз итеп йөргән дустының хәл-халәтен тоймады ахры, сүзен дәвам итте.
– Алкашлык нәселдән килә икән ул. Минем әни шулай ди.

Бу сүзләр Камиләне изеп ташлады. Рамилнең ачык зәңгәр күзләре, аксыл сары чәчләре, калын иреннәре һәммәсе шундый шыксыз, сөйкемсез тоелды. Юк, юк, моннан соң Рамил белән дус булмаячак ул. Чын-чынлап дус иткән кеше шушындый авыр сүзләр әйтә ала димени?!

Камилә ике учы белән йөзен каплады да өенә йөгерде. 
Рамил аптырап калды. «Ник үпкәләде инде? Мин аның әтисе турында әйтмәдем ич!» – дип уйлап алды.
– Камилә, Камилә! – дим. – Тукта әле. – Кыз артыннан бер-ике адым атлады да туктап калды...

Каударланып, күз яшьләрен агызып Камилә ишектән килеп кергәндә Искәндәр һаман урыныннан кузгалмаган иде.
– Әни! – дип ачыргаланып Камилә Гөлнәзирәнең кочагына ауды. – Әни! Куып чыгар шул алкашны! Куып чыгар! Миңа мондый әти кирәк түгел!
– Чү, чү балам... Ни сөйлисең син? Тынычлан... – Гөлнәзирә аркасыннан сөя-сөя кызын тынычландырырга тырышты. – Ул синең әтиең бит! Үз әтиең. Аның турында болай ямьсез итеп әйтмә. Авыру бит ул... Авыру...
– Нинди авыру булсын ул! Эчмәсен!.. – дип мышкылдады Камилә.

Әнисе күкрәгенә башын куеп бераз яшь түккәч, кыз кул аркасы белән битләрен сыпырды да әкрен генә әйтте.
– Миңа алкаш әти кирәк түгел. Чыгып китсен! 
Ул китмәсә, мин китәм!
Гөлнәзирәнең күзе акайды. Беравык әйтер сүз табалмый торды. «Ни сөйли бу бала? – дип уйла-
ды. – Шулай чыгып китүчеләр бар бит... Аллам сакласын...»

Икенче көнне дә кызының сүзләре колагыннан китмәде. Искәндәрен эшкә озатканда әллә ничә тапкыр кабатлады:
– Бүген эчә күрмә. Өйгә аек кайт. Сөйләшәсе бар. Сүзем Камилә турында...
Әмма Искәндәр кичен тагын исерек иде...

Гөлнәзирә ике ут арасында калды. Бер якта кызы – йөрәк парәсе. Икенче якта ире – тормыш юлдашы итеп сайлаган кешесе, кызының әтисе. Әле акылга таянмаган, үсмерлек хыяллары белән уралган Камилә өйдән китәм дип куркыта. Әтисен куып чыгаруны таләп итә. Кайчандыр сөешеп туймаган, күз карашы белән дә бер-берсен аңлый торган иң якын кешесе тик торганда эчкечелеккә сабышты. Нишләргә? Камилә дә күзгә күренеп начар якка таба үзгәрде. Тупасланды, каршы әйтә башлады. Кичләрен үз бүлмәсеннән чыкмады. Табынга дәшсәң: «Исерегең белән үзең генә утыр!», «Миңа әти түгел ул!», «Чыгып китсен» ише сүзләре белән үзәккә үтте. Аптырады Гөлнәзирә. Бу баланың үсеш чоры, күчеш чоры үтәр дип тә үзен юатып карады. Өйдә барыбер тынычлык урнашмады. Ниһаять, Камилә өйгә кайтмыйча әбисенә барып куна башлады.
– Исерегең чыгып китмәсә, бөтенләй кайтмыйм! – дип кырт кисте кыз.

Гөлнәзирә чарасыз калды. «Аерылам дигәч, бәлки, эчүен ташлар», – дип фикер йөртте. Һәм... Мәсьәләне кабыргасы белән куйды... «Аерыласы килмәс. Тормышын бозудан куркыр», – дип кенә уйлаган иде дә... Ялгышты. Уеннан уймак чыкты... Искәндәр бөтенләй китте. «Никләр түзмәдем икән? Дәвалау өчен нишләп бөтен көчемне куймадым икән? Меңгә бөтерелергә, булдыра алмаганны булдырырга, әмма аны бу сазлыктан чыгару юлларын табарга кирәк 
иде, – дип өзгәләнә ул хәзер. – Аерылып ни кырдым инде мин? Камилә өйдән китәр, кыз бала ялгыш юлга басар, дип котым очты. Ә Искәндәр молодец. Эчүен ташлый алды. Үзенә тиң яр тапты. Ә безне онытты... Үпкәләп булмый – үзем гаепле... Ә Камилә соң... Камилә, миңа алкаш әти кирәк түгел, дип акырды... Менә мин хәзер япа-ялгыз. Юк, кайткач та әйтәм бүген Камиләгә. Ире эшкә урнашсын! Бар мәшәкатьне, өйдәге бар хезмәтне минем өскә салып яшәргә аның ни хакы бар?!»
Камилә эштән кайткач Гөлнәзирә ипләп кенә сүз башлады:
– Кызым, кияү эшкә керергә уйламыймы соң?
– Мин каян белим, – дип коры гына җавап бирде Камилә.
– Син белмичә, кем белә инде аны, – дип дәвам итте Гөлнәзирә. – Көн дә эчеп кайта. Ни эшкә бармый, ни өйдә аркылыны буйга да алып куймый...
– Ярар инде, әни! – дип бүлдерде кызы. – Тагын игәүли башлама инде!
– Монысы тагын нинди сүз! – дип тавышын шактый күтәрә төшеп карышты Гөлнәзирә. – Гаиләңне туйдырырга дип биргән синең сигез мең сумың айга җитә дип беләсеңме әллә? Өч меңгә якыны квартплатага китә. Беләсең килсә, пенсиямнән үлемтеккә дә калдыра алмыйм мин. Сезгә ашатып бетереп барам.
– Ярар инде, әни... Ярар...
– Нинди һаман бетмәгән «ярар» инде ул! Бүген мине туктатма! Әйтәсемне әйтәм!
– Йә, әйт инде алайса, әйт, – диде Камилә авыр сулап.
– Кызым, – диде Гөлнәзирә бар сабырлыгын туплап. – Бәлки кияү фатирына чыгып торырсыз. Аерым яши башлагач, бәлки эшкә керер... Монда ул безнең фатирны бәлки үз итми торгандыр... Йортка кергән кешегә үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын дигәндәй, бер җаваплылыгы юк бит...
– Мин өйдән китмим, – дип кырт кисте Камилә.
– Кызлар кияүгә чыга. Ире йортына күчә. Гомер-гомердән шулай...
– Мин өйдән китмим, – дип кабатлады Камилә. – Йә ул монда тора, йә аерылышырга туры килә!
– Алай икән, – дип аптырады Гөлнәзирә. – Минем дә менә әзмәвердәй ирне пенсиямә ашатып, артыннан җыештырып торасым килми!

Әнисенең мәсьәләне бу тиклем катгый куясын Камилә көтмәгәнме, беразга сүз башларга кыймый торды. Аннары башын читкә борып, нык итеп әйтте: 
– Минем синең шикелле ялгыз каласым килми!

Гөлнәзирәнең нидер әйтергә дип ачылган авызы ябылмыйча калды. «Ха! Менә сиңа мә! – дип уйлап алды ул. – Ни өчен ялгыз яшим соң мин! Кем аркасында шушы хәлдә калдым бит! Оныттыңмыни?! Хәзер әниеңнән прислуга ясадың!» – дип кычкыра-кычкыра яңаклыйсы килде Камиләне. Юк, яңаклау түгел, бер кәлимә сүз әйтерлек хәле калмады. «Әйе, әйе... Үзем гаепле. Ник көрәшмәдем соң мин Искәндәрем өчен... Никләр дип башка эшкә күчерү чарасына керешмәдем?! Акча, имеш. Хезмәт хакы әйбәт...»

Гөлнәзирәнең күзләрен яшь пәрдәсе томалады. «Искәндәр рәнҗеше бу. Искәндәр рәнҗеше, – дип уйлады ул. – Еламагандырмыни аның җаны! 
Өстенә кигән киеме белән генә өеннән чыгып китүләре ансат булгандырмы? Ир рәнҗеше, ата рәнҗеше дөньялыкта килә диләр, дөрес, күрәсең...» Гөлнәзирә әкрен генә кузгалып тәрәзә каршына килеп басты. Урам төн караңгылыгына төренә башлаган. Кәүсәсе муртая башлаган ялгыз каенның ябалдашлары арасыннан чиксез күк гөмбәзендә бер йолдыз шәйләнә. Шул йолдызның сүрән яктысында Гөлнәзирәгә ниндидер бер өмет бар сыман тоелды.

«Сөембикә» журналы, № 2, 2011.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар