Логотип
Проза

Әя агач, яшең күпме?

Безнең авыл шәһәрдән һәм район үзәгеннән ерак урнашкан, мин бала вакытларда анда юллар бик начар, көзге пычракларда, кышкы бураннарда авыл бөтенләе белән шәһәрдән, район үзәгеннән аерылып бетә иде. Ни сиңа телефон, ни радио! Ә авыл халкы эшкә каты куллы, колхоз, урман белән яшәгәнлектән, ирләр халкы урман кисү, агач әзерләү, визирь юлы ачу, ботак яндыру кебек эшләр башкара иде ничә карасаң, колхоз идарәсе урнашкан йорт янына әле лесничий, әле лесхоз директорының аты килеп туктый иде. Авыр эш, авыр хезмәт, шунда кулы-аягы тайган, бармагы, кулбашы каймыккан кешеләр һәр атна саен тулып тора иде. Ул вакытта Казанның Горький урамындагы ортопедия институты булгандырмы-юктырмы, әмма сөяк төзәтү, тайган буыннарны урынына утырту тулысы белән авыл карчыгы Маһиҗамал түти (авылда аны Майҗамал тәтә дип йөртәләр) кулында иде. Без, мәктәптә, пионер дружинасында им-томга, дини гореф-гадәтләргә каршы сугыш ачкан еллар иде ул. Урман эшендә без дә катнаша идек, бер көнне ниндидер бер үҗәт ботакка сөртенеп аягым каймыкты. Биш-ун минут эчендә аяк гөбе кебек шешеп тә чыкты. Мине арбага утыртып авылга алып кайттылар. Аннан Майҗамалтти янына алып чыктылар. Арбага утыртып. Үз гомеремдә беренче тапкыр «врачта приемда булдым». Хәзер аның дәвалау-савыктыру методикасы турында еш уйлыйм. Майҗамалттә иң беренче эш итеп су җылытты, суны эмальле зур чиста табакка салды да, шунда минем шешкән аягымны эзаклап юды. Аннан суны алыштырды, кулына гап-гади кер сабыны алып, шул су эчендә аякка бик озаклап массаж ясады. Аякның сызлавы кимегәннән-кими бара иде.

— Таймаган бу, балам, тайса мин аны тартып урынына утыртыр идем, — диде ул аякны сабын белән уа-уа. Таймаган бу...
Икенче көнне мин яңадан урман эшендә идем. Безнең авылның әнә шулай тайган-сынганны урынына утырта, ялгый торган (Майҗамалттә агачтан шиналар ясатып, көзгеме-язгымы сарык йоны белән урап, тайган-сынган сөякләрне урынына угыртып бәйләп куя иде) авыл «докторы» бар иде. Сугыш алды елларында ул үлде һәм үзе белән халыкның зур тәҗрибәсен дә алып китте. Әмма традицияләр яши икән: вак-төяк каймыгу, тамыр сузылулар булганда әле дә Майҗамалттә тәҗрибәсен кулланучы хатыннардан берәү бар икән. Халык медицинасы бу очракта фәнни медицинага каршы килмидер дип уйлыйм мин...

Майҗамалттә «ортопед» булса, безнең күршенең Бибинур түти (аны да Бибинурттә дип кенә йөртәләр иде) «киң профильле белгеч» иде. Моның һөнәре: сыер бозаулату, кайчы-пычак белән эш итү, үлән, чәчәк, бал, яфрак белән дәвалау иде. Сыеры бозаулый алмый яткан крестьян төн урталарында зур җафа белән Бибинурттәнең ишеген кага, аны гозер белән чакыра иде. Әмма Бибинурттәнең бу мәшәкатьтән зарланганың, авырсынганын авыл халкы хәтерләми. Андый «вызов» булганда ул (ветврачны тиз генә каян табасың?) аеруча дәртләнеп, башына бүрек, өстенә сырма киеп, чакыручы кешенең зеннән дә узып, ярдәм күрсәтергә ашыга һәм абзарга килеп ерүгә җылы су, комган, тастымал сорап ала да, газап эчендә яткан бичара сыерга ярдәм күрсәтергә тотына иде. Безнең вылда «бозаудан үлгән», «үле бозау тапкан» дигән сүз гомумән, телгә алынмый иде. «Бибинур килгәние... Шуннан соң...» дип кенә сөйлиләр иде авылда. Бибинур түти малай-шалайның аягын дәвалау буенча авылда беренче белгеч иде. Хәзер без еш кына авылда яланаяк йөргән вакытны сагынабыз. Мин уйлап куям: әгәр хәзерге кебек юньле аяк киемнәре булса, яланаяк йөрелгән булыр идеме икән? Чөнки яланаяк йөрү — ике башлы таяк ул. Яланаяк тавык үләненә басып рәхәтләнеп уйнап йөреп була. Ләкин авыл табигате гел тавык үләненнән генә тормый. Каткак, камыл, үткер ташлы урыннар була; күгәргән кадак, пыяла кисәге, очлы тимер чыбык тырпаеп торган урыннар була. Тыраклап йөрен, аяк җәрәхәтеннән җәфа чигеп җәен уздырган малайлар була иде. Башка авылларда. Ә бездә... Әниең җитәкләп Бибинур апага бер тапкыр алып бара иде. Нибары бер тапкыр. Миңа да булырга туры килде анда. Шул ук методика: табак, җылы су. Аннан үткен пәке. Стерильный булмагандыр инде ул. Пәке белән ярып, юып, җәрәхәткә яфраклар салып бәйләп җибәрә иде Бибинур тәтә. Берсен хәтерлим: бака үләне яфрагын яба иде ул пәке тиерерлек булмаганда.
«Күзгә чүп керү» дигән афәтнең нәрсә икәнен бары тик авыл халкы гына белә. Шәһәр халкының күзенә чүп керми. Шәһәр халкының күзенә тузан, тополь мамыгы, корым керергә мөмкин. Әмма күзгә чүп керү... Бу инде — авылда гына була. Авылда «фәлән кешенең күзенә чүп кергән» дигән хәбәр көне буе йөри. «Әле нихәлдә соң? Чүбен алдылармы икән?» Алдылармы икән... Ә аны алу өчен Наһар түти кирәк. Җитәкләп, сине шуның янына алып китәләр.

Капкадан кергәндә үк белә инде ул: бу кеше бәлага тарыган. Арпа, арыш кылчыгы эләккән булуы мөмкин. Наһар түти йөзенә җитди кыяфәт чыгарып күлмәк итәкләрен ян-яктан күтәреп кыстырып куя, тиз генә кулын юа башлый. Ә теге бичараның күзен инде кан баскан, ул инде сәкегә ауган. Күздән чүп алуның күп төрле ысуллары арасында берсе хәтердә калган: Наһар түтинең китап эчендә саклый торган ефәк җепләре була иде, һәм төрле юанлыктагы шул җепләрнең берсен сайлап алып, чүпне шуның белән тартып чыгара иде. Ул безнең авылга утызынчы елларның башында килен булып төшкән иде, кырык еллар чамасы бәлага юлыкканнарга шулай ярдәм күрсәтеп яшәде.

...Мәрфугатти беренче бөтендөнья сугышы вакытында тол калып өч малай үстергән. 1941 ел июненең беренче атнасында Мәрфугаттинең өйләнгән өч улы да сугышка чыгып китте. Өчесе өч көнне. Мәрфугатти аларның һәрберсен басу капкасында озатып калды, һәр улыннан оныклары бар иде, берсе — ике яшьлеге, әтисе арбага утырып хушлашканда «Әт-ти! Әт-ти!» дип кычкырып калды. Мәрфугатти әнә шул улын тотып торды, ләкин күз яшен кешегә күрсәтмәде.

1941—42 еллар эчендә Мәрфугаттинең өч улы турында бербер артлы өч кәгазь килде: Ватан өчен көрәшеп үлгәннәр. Мәрфугатти һәр хәбәр килгәч халык алдына чыгып елап йөрмәде, хәлен сорашкан кешеләргә:
— Шөкер, хәсрәтне күп күрдем,— дип кенә әйтә иде.
Кара кайгылы ул көннәрдән соң әле Мәрфугатти утыз еллар чамасы яшәде. Яшен кешегә әйтмәде. Халык арасында «аңа йөз яшь инде, тик ул «күз тимәсен» дип яшен яшерә» дип сөйлиләр иде. Ничек алай озак яшәгән ул?

...Мәрфугатти — урман карчыгы иде. Ул җәй буе! урманда була иде. Кешеләр җиләккә кояш чыгып көянтә буе күтәрелгәч китәләр, Мәрфугатти исә кояш чыкканчы кызу-кызу атлап китеп бара һәм төш җиткәнче зур су чиләген мөлдерәтеп кура җиләге алып кайта иде. Ата-аналар балаларын аңа ияртеп җибәрергә тырышалар һәм кичтән белешеп тә куялар иде.
— Мәрфугатти... Иртәгә минем Миңнисламымны ияртмәссеңме икән?..
Бервакыт әни мине аңа ияртеп җибәрде. Кояш чыкмаган иде әле, мин гадәттән тыш ризасызлык белән йокыдан тордым, аны-моны капкаладым, йокы аралаш нәрсә капканымны белмәдем дә. Менә бервакыт әни дулкынланып:
— Мәрфугатти! - дип пышылдады.
Ындыр арты киртәләре буеннан еш-еш атлап, бераз бөкрәя төшкән карчык урманга таба чаба иде. Мин дә йөгереп чыгып аңа иярдем. Мәрфугатти урманга барып җиткәнче бер сүз дәшмәде. Урман буена килеп җиткәч, чиләген агач төбенә куйды да, аның эченнән бер төргәк алды. Озын, туры, капчыксыман киндер күлмәк икән. Күз ачып йомганчы шул күлмәген өстән киеп куйды, баш яулыгын алмаштырды. Нәрсәдер укыгандай итте дә тәвәккәллек белән:
— Я, олан, башлыйк,— диде.

Башка көннәрдә без урманга кояш кыздырганда гына килеп җитә идек һәм куак арасыннан сыдырыла-сыдырыла берберебез янына килеп, җыйган җиләкләребезне тикшерә идек. Чиләк тулуны тикшерү өч этаптан тора иде.
— Төбе яшьнәдеме? (Чиләк төбенең бер рәт җиләк белән каплануы безнең авылда шулай атала).
Синеке күпме булды? (Яртыга җитәрәк сорала).
— Туламы әле?
— Туларга бер илле генә калды (безнең үлчәү буенча чиләк ырнавына җитәргә 4 -5 см калган).
Ашап, капкалап бөтенләй җыя алмаучылар, уен-көлке сөйләшеп, җыймыйча, аска үлән тутырып, җиләкне өскә салып мөлдерәтеп алып кайтучылар да була иде. Тулмаган савыт, чиләк белән урманнан кайту безнең авылда зур бер хурлык санала иде.

Мәрфугатти исә алай сөйләшеп тормады. Капчык күлмәге белән кураларны чоҗылдатып эчкә кереп китте һәм ике-өч сәгать буена миңа тамак кыргалап кына йөрде. Кояш кыздыра башлагач кына чоҗылдап куралар арасыннан чыкты да мөлдерәп тулган чиләген салкын күләгәгә куеп өстенә әрекмән япты.
— Инде кышлыкка җыйыйк, — диде. Мин аңламадым. Аннан ул капчык күлмәген салды да, гадәти чуар балаитәкле күлмәгенең тирән кесәләренә үләндер, ташборчактыр, кура яфрагыдыр, тагын әлләниләр өзеп, сындырып тутырды. Аннан карт юкә янындагы ашъяулык кадәр бер урындагы сары чәчәкләрне җыеп алды.
— Болары — суык тигәндә, — диде.

Аннан озынча сабаклы, сары чәчәкле үләнне йолкып ук җыйды.

— Менә шушыңа мәченең исе китә инде, дип сөйләде ул. — Шушынын тамырын иснәр өчен келәткә кереп әллә кайларга менә, төреп куйган капчыкларымны ертып бетерә.

...Аннан кыш буе авыл халкы Мәрфугаттигә дәвага йөри иде. Салкын тигәнгә, йөткергәнгә, баш әйләнгәнгә, тагын әллә-ниләргә Мәрфугаттинең келәт матчасына элгән капчыкларында кипкән кура җиләге, гөләп, кура яфрагы, бөтнек, тагын әлләниләр була иде. Ә теге «мәче ярата торган» үләннең нәрсә икәнен мин 30-40 еллардан соң гына белдем. Мәрфугатти валериан үләнен җыйган икән.

Заманында Мәрфугатти турында мин район газетасында зур бер мәкалә бастырган идем. Ул мәкаләне Мәрфугаттигә укыганнар һәм, ишетүемә караганда, карчык аннан бик риза калган. Авылга бер генә сәгатькә тукталган арада әни миңа бер төргәк бирде һәм шыпырт кына әйтте:
— Мәрфугатти бирде моны, суык тигәндә генә тотсын дип әйтте...

Төргәк эчендә яфрагы-ние белән сыдырып җыеп киптерелгән кура җиләге иде. Хәтерлим: шул кышны Мәрфугаттинең әлеге! дәвасы белән дәваланырга берәр сылтау чыкмасмы дип гел көтеп йөрдем.

Дөнья мәшәкате белән Мәрфугатти инде онытылып та бара иде. Көтелмәгән бер хәл хәтирәләрне кузгатып, яңартып җибәрде.

— Беләсеңме, миндә нәрсә бар? Киттек безгә,— дип, беркөнне мине Мәскәүдәге гостиницадан Миргазыян Юныс үзләренә алып китте. Миргазыян чит илләрдә йөрүче кеше, бәлки диңгез артыннан килгән берәр хикмәтле шәрабы бардыр дип өметләнеп шактый тиз киенә башладым. Килсәм — Миргазыян кухня шкафыннан чаҗылдатып өстерәп бер кечкенә капчык чыгарды. Мәгънәле елмаеп:
— Менә... Уфадан Мостай Кәрим биреп җибәрде. Мәтрүшкә,— диде. Кулында бер кочак мәтрүшкә иде.

Шул мизгелдә Мостай Кәрим белән рәттән минем күз алдыма Мәрфугатти килеп басты.

...Мәрфугатти үләр алдыннан туу турында таныклыгы белән кызыксынганнар: 99 яшь булган. Соңгы сүзе итеп болай дигән:
— Шөкер, хәсрәтне күп күрдем...

Тагын күршедә Хәдичәттәй дигән карчык бар иде. Бала вакытта урамда малайлар белән бәхәсләшеп утырганымны хәтерлим.
— Шәймулла абзый хатынының исеме ничек? - дип сорый арабыздан берәү.
— Камәрттә.
— Ә Вәли хатынының?
— Мәйсүфәттә...
Шулай бөтен урамдагы кешеләрнең исемен барлап чыга идек. Ни өчен хатын-кыз исемен? Чөнки авылдагы хатыннарны «Йосып хатыны», «Гыйният хатыны» дип кенә атап йөртәләр, ә без — малайларга бу хатыннарның исемен ачыклау кызыклы бер уен, хәзергечә әйтсәк, «проблемалы мәсьәлә» була иде. Менә шунда арадан беребез:
— Ә Хәдичәттинең исеме ничек? — дип сорап куйды.

Ни гаҗәп, бу сорауга беребез дә җавап бирә алмады. Беренчедән, Хәдичәтти «фәлән кеше хатыны» түгел, аның ире граҗданнар сугышы вакытында үлеп калган, ул авылда гомере буе ике-өч тол хатынның берсе булып зур авырлык белән ике егет үстергән, аның иренең исемен без белми идек. Икенчедән, без - малайлар өчен ул карчык шулкадәр якын, үз кеше иде, ул әллә кайчаннан бирле Хәдичәттә иде һәм аның исеме башкача булырга тиеш кебек иде.

Хәдичәтти әнә шулай «исемсез» калды. Бу сүз Хәдичәтти сүзе — башка хатыннарның исеменнән зуррак, киңрәк мәгънәдә иде. Ни өчен дисәң, ул безнең тирә малайлары өчен рухи бер ана булды. Йомыш белән керсәң, Хәдичәтти җәһәт кенә базына чыгып китә дә, әбәт чиләге белән салкын катык алып чыгып тавык үләнле хәтфә ишек алдына утырта иде.

— Менә, олан, катык ашап ал, — дип үзе сине сөйләштерә башлый иде. Ә ул хикмәтле итеп сөйләшергә ярата иде, авыл халкы аны «сайдандыра» дип әйтә иде. Хәдичәтти һәрвакыт рольгә кереп сөйләште. Мәсәлән, син яңа күлмәк киеп чыккач, шатлыгыңа чыдый алмыйча, сәгатенә сиксән чакрым тизлек белән элдертеп урамны узасың. Икенче көнне исә йомыш белән кергән җирдән Хәдичәттинең хәтфә ишек алдында катык ашыйсың. Ә ул болай сөйләштерә.

Карале, кем, олан... Кичә карам торам, ярабби бер матур малай, матур күлмәк кигән, ярабби каты да чабып узды.. И-и-и... Кем генә булды икән шул, беләсем килеп калды.

Синең катыклы кашыгың чирәмгә төшеп китә, кисәк бәргән бу шатлыктан синең тамагың буыла һәм син шәрран ярасың:
— Хәдичәтти, минием ул, минием!
— Ә-ә, шулаймени... дигән була Хәдичәтти артистка, шулаймени... Әйтәм җирле бик каты йөгерәдериең... Яңа күлмәк тектеләрмени?

Хәдичәтти балаларны әнә шулай шатландыра белә иде. Хәер, балаларны гына түгел: үзеннән он, бәрәңге, ипи, крәчин алып торган кешеләрнең әҗәтләрен, әгәр мохтаҗлык аркасында вакытында түли алмасалар, Хәдичәтти гел кичереп (списать итеп) бара иде. Сугыш вакытында ул баласыз калды. Ике егете фронтта хәбәрсез югалды. Хәдичәтти дүрт кыш буе үз өен бикләп ятим калган фронтовик балаларына ана булып яшәде. Ул балалар Хәдичәтти аркасында әнисезлекне белми үстеләр. Хәзер алар республикабызда бик ихтирамлы кешеләр: кайсы мәктәп директоры, кайсы алдынгы төзүче — депутат, кайсы автохуҗалыкта зур эштә. Боларның икесе дәүләт орденнары алды. Ул орденнарның һәрберсендә, әлбәттә, Хәдичәттинең дә өлеше бар. Хәдичәтти бөтен урамга шулай икенче ана булып яшәде. Ике малае эзсез югалгач та, кешегә күз яшен күрсәтмәде. Гадәттән тыш сабыр иде, кайгысын колхоз эшендә баса иде. Ләкин язмыш Хәдичәттигә карата шәфкать күрсәтте: сугыш беткәндә аның уллары табылды. Бераздан алар кайтып төштеләр. Берсе еракка — Норильскига китеп урнашты, икенчесе йортта калып 15-20 еллар буе колхозда бригадир булып эшләде. Үз гомерендә Арчадан ары узмаган Хәдичәтти самолетка утырып Мәскәү, Красноярскилар аркылы Норильскига барды. Шунда поляр төнне уздырып кайтты. Яз көнне ул кайткач авылга ике яз килгәндәй булды.
— Анда гел төн генә икән, — диде ул елмаеп.
— Аэропланда курыкмадыңмы? — дип сораштылар аннан замандаш карчыклары.
— Ю-ук. Бернәрсәсе дә юк аның. Зур балык шикелле бер нәрсәнең эченә кереп утырасың, утырган җирең әз генә дерелдәп тора. Ике-өч тапкыр һәйбәт чәй бирделәр. Юк, курыкмадым.

Хәдичәтти сиксәннәргә җиткәч йорт эшеннән азат булды. Сәламәтлеге дә шәптән түгел иде, оныклар да үсеп җитте, малай белән килен гомер кичергән теге йортны сүтеп, яңа «дворец» салдылар. Хәдичәтти урамга чыгып сөйләшеп утырыр өчен замандашларын эзли, йөренә иде. Әмма, замандашлар юк иде инде.

...Мин аспирантурада укыган вакыт иде, Хәдичәтти мине «бик зур» кеше дип чын күңеленнән ышана иде һәм узган заманнарны сөйләшергә дип без капка күләгәсендәге эскәмия» дә утыргалый идек. Бервакыт, ни җүләрлек килгәндер, мин Хәдичәттидән сорый куйдым:
— Хәдичәтти, син яшь вакытында җырлый идеңме?
— Ник җырламаска? Би-ик, би-ик җырлый торганыем...
Хәдичәтти, шул җырларның берсен генә булса да хәтерләмисеңме? Мин блокнотымны, карандашымны алдым.
— Ник хәтерләмәскә? Бик хәтерлим...

— Хәдичәтти, берсен генә җырлап күрсәтче...
Һәм мин үз гомеремдә беренче тапкыр Хәдичәттинең сиксәнгә җиткән карчыкның яшьләрчә көр тавышын, хикмәтле сүзләрен ишетеп таң калдым. Ул болай җырлады:
Әя агач, яшең күпме?
Түгелгән яфрагың күпме?
Минем күк хәсрәтең күпме?
Диеп сорыйм агачлардин..


Минем кинәт кенә күңелем тулды. Ике малаен югалткан елда Хәдичәтти белән без урманда утын әзерләгән идек һәм ул бик еш кына карт имән янына килеп, сүзсез калып, имән башына карап тора иде. Агачлар белән серләшкән икән ул. Бу юлларның Кандалый шигыре икәнен ул вакытта мин әле белми идем. Китапханәдә шул шигырьгә юлыккач, минем авылга кайтасым һәм Хәдичәтти белән тагын бер сөйләшәсем килде.

Кайтуга аларның капка төбендәге бүрәнә өстенә барып утырдым, Хәдичәтти эшсез, бер шөгыльсез тыкрыкта арлы-бирле йөренә иде. Килеп утырды, хәл-әхвәл белештек. Шунда мин аннан сорап куйдым.

— Хәдичәттии, сезнең иске йортны сүткәндә чормадан китаплар чыкмадымы?
— Ник чыкмасын, чыкты, диде ул тыныч кына.
—Аларны нишләттегез?
—Нишләтик, бер нишләтмәдек. Әнә әрҗәдә, лапастагы утын әрдәнәсе өстендә торалар.

...Йомарланып, яңгырда җебеп, һиндидер җан ияләре тарафыннан кимерелеп беткән кулъязмалар арасыннан мин берсен сайлап алдым «Йосыф-Зөләйха» поэмасының яңа бер язмасы иде ул. Бу кулъязма хәзер Казан университетының китапханәсендә сирәк кулъязмалар бүлегендә саклана һәм поэманы тикшерүче, өйрәнүче галим Ф. Фасеев үзенең гыйльми хезмәтендә безнең Хәдичәтти биргән вариантны да телгә ала. Мин моңа бик шат Хәдичәттинең исеме тарихка керең калырга биктә, бик тә лаек иде.

...Хәдичәттинең кабере безнең авыл зиратының иң матур урыны - кояшлы, җиләкле тау кырында. Аның кабере очында бик көяз каен агачы бар. Җәйнең тын, эссе көннәрендә дә вак, затлы-пөхтә яфракларын дерелдәтеп һава- дулкыны беләп серләшеп утыра ул каен. Мин шул каберлеккә киләм дә (Хәдичәтти янында әнием дә ята), каен башына текәлеп торам. Җир астыннан әйтерсең лә Хәдичәтти каенга дәшә:
Әя агач, яшең күнме?
Түгелгән яфрагың күпме?


фото: Р. Якупов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мөхәммәт абый МӘҺДИЕВнен эсэрлэрен бигрэк рэхэт укырга. Минем ин яраткан язучым.

    Хәзер укыйлар