Логотип
Проза

​Вәйт тәк, агай-эне!

Сез ир-егет белән хатын-кыз арасында чын дуслык була алуына ышанасызмы? Менә без, әнәтрәк, икебез дә, бер партада утырып укыган сабакташым Фәния белән гомерлек дус булып калдык. Вакыт җиткәч, Фәния кияүгә чыкты, мин дә өйләнеп җибәрдем. Ә дуслыгыбыз бер тамчы да кимемәде. Хәзер инде аның ике кызы бар, мин ике егет үстерәм. Бергә килеп очраштык исә  шаулатып күрешәбез, гөрләтеп сөйләшәбез, иркенләп эчләрне бушатабыз. Гаиләләр белән таныш түгелбез үзе, хәләл җефетләребез бер-берсен белмиләр. И һәм белми дә торсыннар әле. Йә көнләшеп куярлар, руслар әйтмешли, чем черт не шутит?

Узган атнада трамвайда очраттым Фәнияне. Чү, бу ни? Нәрсәседер кителеп төшкәндәй күренә. Йөз сүрән, борын салынкы, күзләр тонык. Бер-ике тапкыр тирән итеп сулап та куйды бу.
— Фән иясендә хәл ни хәл? Әллә инде аяз күкләрен болыт бастымы? — дим.
— И, Булат дустым, әйтмә дә генә инде, — ди. — Минем Маратыма әлләни булды бит әле. Тәртәгә бик типкәли бу араларда. Эштән кайтып керсә, мин — аның өчен юк. Ноль без палочки. Ни җылы сүз, ни ягымлы күз. Тупас сүзе, чәнечкеле күзе тулып ашкан. Җыен вак-төяккә бәйләнеп кенә торган көне. Полный дискриминация. Бик күңелсезгә китте әле минем, — ди. Хәтта күзләреннән бераз яңгырын да сибәләп алды.

Мин маңгаема бармак төрттем, башымны эшкә җигеп алдым.
— Сабакы икән синең ул Маратың… Ну, ярый. Җаен тап та, алып чык әле шуны шимбә көнне ял паркына. Шунда мин сезне күрермен, — дим. — Тик, матри, син мине белмисең, мин сине белмим, — дим.
Фәния зиџенле ул, бераз чамалап торды да, ризалыгын белдереп ым какты.

Тә-әк! Чыктым мин шимбәдә ял паркына. Күрәм, тегеләр дә бар. Фәниянең Мараты урта буйлы, уртача кыяфәтле, гомумән, уртакул бер адәм икән. Вәләкин үзенә күрә генә түгел, ахры. Нинди чибәр, нинди зифа буйлы Фәниясен санга сукмыйча алдан атлап килүләрен генә күр. Күркә. Баш югары, күкрәк дугадай киерелгән. Хәләл җефетенә, дустым әйтмешли, ноль внимания.
Шунда мин кәз-кәз атлап  Фәния каршысына килдем дә нәзакәтле генә итеп аңа башымны идем.
— Хөрмәтле ханым-солтаным! — дидем көр вә көчле тавышым белән. — Нинди гүзәл зат! Сез мине бер күрүдә гашыйк иттегез. Башаягым белән мәхәббәт диңгезенә чумдым. Юк бу дөньяда сезгә тиңнәр! Бу дөньяда мин фәкыйрегезгә дә сездән башка тормыш юк, — дидем дә тезләнеп, кулымдагы зур чәчәк бәйләмен Фәниягә суздым. Үзем тегеңә күз кысам. Астыртын гына күзәтәм, Мараты да тукталып калды. Колаклары шәмдәй.
— Ой! Нинди матур чәчәкләр! — дигән булды Фәния. 

Маратны корт чактымыни, баскан урынында ата каз шикелле сикергәләп алды да чәчрәп каршыма килеп басты. Күзләрендә очкын уйный, йодрыклары төйнәлгән, мин сиңа әйтим. Бер дә галәмәт инде. Тик менә абзагыз, ике метрлы пәџлеван, сабантуй батыры шул ул. Минем каршымда Гулливер янындагы лилипутка әйләнде дә калды киявебез. Мин аны ипләп кенә читкә этәреп куйдым да тамашаны дәвам иттем.
— Ханым-солтаным! Мин сезнең бу энҗе тешләрегез арасыннан җавап сүзе чыкканны көтәм. Сөрмәле күзләрегезнең ягымлы карашын көтәм, — дидем Фәниягә карап. — Җавапсыз итмәгез мин Мәҗнүнне! Сезнең өчен дөрләп янган утка керергә әзермен. Ә бу кәҗә тәкәсен хәзер үк телеграф баганасы башына элеп куям. Боерыгыз гына!
— Әйдә, картым, җәтрәк китик моннан. Бу әзмәвер хулиган безне харап итмәгәе. Әнә күзләрен миңа ничек тондырган, — диде Фәния Маратын култыклаган арада. 
Алар китеп бардылар.

…Мин аларны паркта тагын оч­раттым. Ну, малай, көнләшеп­ләр үләрлек. Марат Фә­нияне йомшак кына итеп култыклап алган, үзе сандугачтай сайрый. Әнә, йөгертеп кенә туңдырма да алып килде, чәчәк бәйләмен дә онытмады.

Вәйт тәк, агай-эне!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар