Логотип
Проза

Укалы карлар

Караңгы кабаланып иңә. Капка төбендә утырам. Ике инеш кушылган тамактан гармун дөнья яңгыратып аваз салды. Яшьләрне чакыра — кичке уен башланыр чак җитә. Уенга төшмәмдер.

Бүген ике тапкыр урманга бардык. Бәла дигәнең аяк астында посып та ята, биектән тәгәрәп тә йөри икән. Урак өсте җитәргә торганда, әвеслекнең түбәсе ишелде. Шуны яңартып япмакчыбыз. Кайчы-бәпкәлекләр күп кирәк, искеләреннән яраклылары табылмады. Без бүген өч ат белән икешәр тапкыр алып кайткан агачлар гына чыгышларлык булмаячак. Кайчы-бәпкәлекләр генә булса да, чыршыны төптән егып ботавы, бигрәк тә озын арбага төяве без­гә — үсмерләргә авыр шул. Арылган. Шулпаны да чамасыз чөмергәнмен. Корсак күпте. Кичке уенда берәүне дә биетмичә калдырмыйлар. Уртага чыгып тыпырдый башлауга корсагың шартласа, гомерең буена адәм рәтенә керә алмассың. Төшмим кичке уенга! Адәм хуры ясамыйча торсыннар әле миннән! Аннары әлегә кымшанырлык та хәл юк. Көч җыеп әзрәк утырам да кереп ятам. Иртәгә дә урманга барасы.

Түбән очтан, безнең яклатып, берәү килә. Кичке уен башланыр-башланмастан ук борылган бу кешенең кем булуы анык шәйләнми. Ашыга. Ара якынайгач кына җилтер-җилтер атлавыннан таныдым — уеннан менүче түгел, бригадирыбыз Хәервафа апа икән.

Яныма утырды. Миңа иртәгә Арчага барырга кушты. Авылдаш малайны хастаханәдән чыгарачакларын хәбәр иткәннәр. Арчага комбайн моторын төзәттерергә илткәч, аягын сындырган иде ул.
— Бурлы бияне җигәрсең, — диде Хәервафа апа. Аның һәр әмерен казык каккандай итеп әйтүенә без күнектек, бригадир апабызга кырыслыгы өчен рәнҗемибез. үзе җигә торган Бурлы бияне Арчага җибәрәсе булгач, монысы мине, шәт, ат җиктереп сөендерүдән түгел, авыру кеше хәленә керүдән инде.
— Тарантаска   җигәрсең. — Димәк,   бу   хакта   ул колхоз рәисе белән сөйләшкән, чөнки тарантаста рәис кенә йөри, бригадир Бурлы бияне силәгә җигә иде. — әллә үзем  барыйм  микән соң? — дип  уйга  калды ул. — Малай... үсмер башыңнан ялгыз башыңны ерак юлга чыгарам лабаса! Сине урманга җибәреп, Арчага үзем барыйм микән соң әллә? — Мондый икеләнү-кабатлаулар аңарга хас түгел иде. — Йорт-җирем ялгыз  шул. Ике  баланы  кемгә  калдырасың ди? әле болай мин өйгә сугылгалап йөрим. Арча — сиңа! Мин синең ат белән бәпкәлеккә барырмын.   Бурлы   бия юыртырга күндәм. Яктыруга кузгал. Арча ерак. Кырык чакрым.

Арчаның безгә кырык чакрымда икәнен мин дә беләм лә, күп йөрелде инде бу арада. Быел май азагында гына да ике тапкыр керосин алып кайттык. Хәервафа апа, юлның ераклыгын искәртүе белән, көнен әйләнеп кайта алырсыз микән, дип шикләнүен турыдан әйтеп бетермәде. Көнен әйләнү өчен Бурлы бияне җиктерә бит ул миңа, югыйсә.
— Әче таңнан юлга куып чыгарам сине! — дип, апаларга хас булмаганча, тешләрен шыгырдатты Хәервафа апа. — Ерак юлга! Фашист гаепле, энем. Берәр фашистны очратсам, бугазын буар идем! Гөнаһысы булмас иде! — дип кузгалды ул.
Һәм әйткәнен эшләячәк тә ул. Бригадир апабызны, ачуы купса, игенә китерүе яман авыр икәнлеген без, сугыш еллары малайлары, шәп беләбез.

...Дилбегәне тимер тоткага бәйләп, тау итәгендә тарантастан төштем. Бурлы бия таш юл читендәге арба тәгәрмәчләре эзеннән, алгы аякларын чокып басып, адымын кызулатты. Тау менгәндә гадәте шундый, авыр араны җәһәтрәк узарга тырыша. әмма бу юлы йөге юклыгын онытып җибәрде бугай. Бераздан шуны абайлады, акрынайды. Башын каты итеп селкегәч, калын озын ялы уйнаклады.

Тау уртасындарак мин кичә урманга җиккән кебек озын арба тартып менүчеләрне куып җиттек. Бу кешеләрнең йөзләре йончу, киемнәре — алам-салам гимнастерка-чалбар, тиргә батканнар, аркалары хәтта лычма. Ничәү тарталар алар? Дүртәү... Күзләр әлҗе-мөлҗе килә — әллә алтау, әллә сигезәү... Арба артыннан автоматлы солдат бара. Арбада ике йөз литр сыйдырышлы ике мичкә, алар да тирләгән, су тутырылган, ахры, аларга, юпь-юешләр. Арбаның арткы сул тәгәрмәче «салмыш» — тышка кайшала да, эчкә авышып, арба агачын кыршый.

Бурлы бия, юлның таш түшәлгән уртасына чыгып, озын арбаны узды.
Арчаның озын һәм текә тавын җәһәт мендек.
Тимер юл станциясендәге нефтебазага һәм ашлык кабул итү пунктына еш йөрсәк тә, Арчаның үзенә беренче менүем иде. Хастаханәнең кайда икәнлеген бер ападан сорадым.
— Базар яныннан узсаң, турырак булыр, — диде зәңгәр күлмәк кигән, бала итәкле ак алъяпкыч япкан апа.
Ул ашыга иде, миңа юлны төенчеген кулыннан-кулына күчерә барып әйтте.

Базарга җитәрәк, аркылы урамнан солдатлар килеп чыкты. Сафларга тезелгәннәр, күп алар. Бурлы бияне урам читенә тарттым. Киемнәре баштанаяк яңа бу солдатларның аркаларында да яңа биштәр. һәркайсы сул кулына ак күмәч тоткан. Ап-ак, түп-түгәрәк — андый күмәчләрне, сугыш башланганнан бирледер, күргән юк иде. Нигә биштәрләренә салмаганнар икән күмәчләрен? Нинди солдатлар соң болар? Кораллары юк, погоннары да юк. Сафлар әйләнәсеннән автоматлы солдатлар бара.

Коралсыз һәм погонсыз солдатлар базар мәйданында әле узып киткәннәреннән башка да булганнар икән. Аларны төркемнәргә аералар иде. өлкән лейтенант фамилия укый да сафлардан чыгучы солдатка кайсы төркемгә кушылырга икәнен күрсәтә. Фамилияләрнең ят булуын ишеткәч кенә аңыштым — немец әсирләре икән алар. Таудан озын арба тартып менүчеләр дә әсирләр булган икән. Тик алары бик тә йончыганнар һәм сәләмә киемлеләр иде. Болары, әйтәм ич, яңа киемнәрдән, кулларында берәр бөтен татар калачы да бар. Биштәрләренә нәрсәләрдер тутырачаклардыр, биштәр буш йөрмәс бит. Кая баралар алар? Кая алып китәләр икән аларны?

Сугыш беткән елның июль уртасы иде бу. Урак башланыр чак җитә, ә безнең әвеслек җимерек. Сугыш чыкмаса, безнең әвеслекне җимерелгәнче яңартырлар иде, иптәш малаебыз Арчага комбайн моторы илтеп йөрмәс һәм гарипләнмәс, моторны үзебезнең авылда ук төзәтерләр иде. Мин дә, ялгызым ерак юлга чыгып, хокуктан мәхрүм ителгән әсирләрне — хәер, Арчага аларны китермәсләр дә иде — очратмас идем. Кешенең мескенлеген, газаплануын күрү һәм аңа булыша алмау — үзе үк газап лабаса. Тормышымда бер газап ким булыр иде, дим.

Әсирләрнең берәүләре нигә озын арба тартып су ташыйлар да, икенчеләре нигә кулларына калач тотканнар соң әле? Сугыш чыкмаса, миңа бу кызыксыз һәм мәгънәсез сорауга җавап эзләп газапланырга да туры килмәс иде.

...Аягы сынган авылдашымны алып кайтканнан соң да Арчада булгаларга туры килде миңа, ә алтмыш икедә Арчага торырга ук күчтек. Бу вакытта, әлбәттә, анда немец әсирләре калмаган иде инде. Арчадан Балтачка китә торган юл буендагы әсирләр зираты әйбәтләп коймаланган һәм тәртиптә иде. Аны элекке әсирләр, Германиядән килеп, карап торалар икән. Немец әсирләре турында белүчеләр дә күп иде әле Арчада.

Безнең оешмада җыештыручы булып Сафифә апа эшли. Теге чакта миңа хастаханә юлын өйрәткән зәңгәр күлмәк­ле, ак алъяпкычлы апага бик тә охшаган ул. Сафифә апага беренче күрүдә шуны әйттем. Ләкин:
— Мин булмаганмындыр, — диде ул. Аның күзләренә моңсулык җәелде, ишек тоткасыннан кулын алды да: — Белмәссең тагын, — дип,  чыгар  юлыннан туктап, каршыдагы урындыкка утырды. — Ул көннәрдә кабаланып йөргәләнде инде. — Моны Сафифә апа ваемсызрак итеп әйтте, әмма бу ваемсызлыкта үткәннәргә  игътибарсыз  булырга  тырышуы   гына  сизелә иде. — Әсирләрне  җибәргән... — соңгы сүзе  ошап җитмәде   бугай,   аны: — озаткан, — дип төзәтте, —  көннәрдә мәшәкатьләр күп булды. Мескенкәй­ләр, әсирләрне әйтәм, җәфа чиктеләр дә соң! Олы бер зират калды бит үзләреннән...

Сафифә апа немец әсирләре яшәгән бинада җыештыручы булган. Алар турында ул күп белә иде. Һәм аның хатирәләрендә Иоганн исемле әсир телгә алынмыйча калмый иде.
— Кышын Теләче уңаендагы урманнан чана белән тартып утын ташыйлар иде алар, — дип сөйләде бер чакны Сафифә апа. Ул инде әсирләр дими, алар дия иде. — Бездәге кебек салкыннарга   ияләнмәгәннәр бит. Өсләрен­дә дә юка. Кул-аякларын өшетеп тә кайткалыйлар иде. Беркөнне Иоганн урманда хәле бетеп егылган да, утын өстенә салып тартып  кайтканнар үзен. Өшемәгән  җире  калмагандыр  мескенкәйнең. Ярый әле каз мае китереп бирергә башым эшләде. Яшереп кенә инде...
— Алар эшчәннәр иде үзләре. Кушканны бик тәртипләп, чиста итеп үтиләр иде. Иоганн арада пөхтәсе иде. Чандыррак гәүдәле иде ул. Куллары хатын-кызныкыдай кечкенә иде, шундый куллары белән мылтык күтәрә алмагандыр да ул. Тар йөзле, юка борынлы иде. Гел дә миңа охшаган иде менә. Бертуганнар кебек охшаган идек. Ул миңа туган эне дә, абый да түгел бит, югыйсә. Ул — немец егете, мин — татар кызы,  ничек туганнар булыйк ди.  Уртаклык булса, шул — яшьтәшләрбездер. Минем исемне дөрес әйтеп бетерә алмый иде, Саф-Соф, дия иде. Яныннан узганда шулай эндәшүенә һич ачуым килми иде үзе. Минем исемне үзебезнекеләр эндәшүдән откандыр инде...      
                
Безнең илгә басып кергәч, алар начар кешеләр инде. Тик Арча халкына зарар-зыяннары тимәде үзләренең. Станциядә аларны озатырга бик күп кеше җыелды. Юлларына берәр бөтен күмәч биргәннәр иде. Вагоннарга утыртыр алдыннан, Иоганн, иптәшләре белән сөйләшеп алды да, җыелган кешеләргә болай диде... Хәзер, хәзер, сүзләрен төгәл итеп хәтерлим әле... Менә болай диде: “Ачу тотмагыз безгә, онытмагыз да безне, саубуллашканда, бездән күчтәнәч итеп, күмәчләребезне алыгыз, сезгә монда каласы, без берничә көнгә ашамыйча  да  түзәрбез,  без  Ватаныбызга  кайта­быз”, — диде. Шулай диде дә миңа күмәчен китереп бирде. Коелдым да иңдем... Ярый әле кулымда төенчегем бар иде, шуны Иоганнга суздым. Алды. Күкрәгенә кысты. Саф-Соф, дип пышылдады. Төенчекне нигә күтәреп чыкканымны хәзер дә белмим үзем, нәрсәләр төйнәгәнемне дә хәтерләп бетермим. Кулъяулык салганымны онытмыйм менә. Шуны күрмичә калмагандыр әле Иоганн...

Әле былтыр гына аларның кайберләре Арчага килеп киттеләр. Зиратны тәртипләделәр. Үзгәргәннәр, берсен дә танымадым. Алар белән Иоганн юк иде. Мин аны ни үзгәрсә дә таныр идем, тик алар арасында юк иде Иоганн. Танымаска ди, миңа охшаган иде бит Иоганн... Үз-үзеңне танымаган кебек була ла аннары...

Сафифә апа кияүгә чыкмыйча олыгайган иде. үзе кебек­ләрнең күп булуын искәртеп, ул:
— Безгә дигән  егетләрне сугыш  кырды  шул... — дия иде.

...Әсирлек турында миңа элекке бригадирыбыз Хәервафа апа да сөйләде. Аның ире Шәмгун абый немецларга әсир төшкән. Кырык алтынчы ел башында кайтты ул. Ләкин аны, әсирлектә булганы өчен, берничә айдан Себергә озаттылар. ә Хәервафа апаны, әсир хатыны дип, бригадирлыктан төшерделәр. Монысына хафаланмады Хәервафа апа. Аның җанын әрнеткәне сугыш вакытында чиккән җәфалары гына да түгел, ире күргән михнәтләр янәшәсендә боларны вак итеп санады ул. Үзгәрде Хәервафа апа. Хәтта йөзендә-кыяфәтендә элекке чалымнар калмады диярлек. Кыйгач кара кашлары гына элекке төсен саклады. Шәмгун абыйны Себергә алып китүгә, чәчләре агарды, йөзен шомлы җыерчыклар басты, озынча гәүдәсе бөкрәя төште, куллары, җитезлеген җуеп, салынды. Сөйләгәндә сирәк сүзләрен казык итеп кага торган булды. Моңа ире Шәмгун абый кичергән авырлыкларны үзенеке итүе сәбәптер.  
— Колакларым ялгыш ишетәдер, дия идем баштарак, Шәмгун   абыең   акылыннан каладыр, дия идем, — дип хәтерләде Хәервафа апа. — Этнең тизәк иснәп торуын күргәч, таяк атып куган идем. Дөрес иттең, диде Шәмгун абыең, тамагы тук килеш, тизәк ялап йөрмәсен, диде. Ярылмаган арпа шулпасы бирәләр иде, чөмерәбез дә бетерәбез, аннары, бәдрәф артында, кемнеңдер йомышлавын көтәбез — кабыклы арпаны тизәктән аерып юа идек, дип сөйләде... Йа Аллам, моңардан да... моңардан да авыр мөмкин түгелдер ич! Шундый хәлгә төшүе генә җитмәгән икән, әсирлегең өчен дип, үзебезнекеләр Себергә җибәреп сәламәтлеген сыктылар Шәмгун абыеңның... Җимерде немец безнең тормышны... Кайчак уйланып куям, әгәр, дим, тере фашистны күрсәм, дим, бугазыннан буар идем, дим. Хатын-кызга болай уйлавы ук гөнаһ гөнаһын. Фашистны очратсам, әле хәзер дә бумыйча барыбер тыела алмас идем...

әгәр теге чакта Арчага аягы сынган авылдашыбызны алырга бригадирыбыз Хәервафа апа барса, тау менгәндә яки базар янында немец әсирләрен күргәч, нишләгән булыр иде икән ул? әйткәнен эшләсә, аны гаепләрләр идеме икән? әллә аны хаклы санарлар идеме? Юк-юк, мондый сораулар кую ук урынсыз!.. — Соңгы теләге итеп, сәер нәрсә әйтте Шәмгун абыең. әй, беләсең ич инде син аны.

Хәервафа апа бу хакта кат-кат сөйләде, һәр сөйләвендә ниндидер яңалык өстәвен көтә идем мин аның. Ләкин сүзләр бер үк иде.

...Раштуа салкыннары узды. Көннәр йомшарды. Гыйнварның егерме өче. Кичке уңай.
— Хәервафа, — диде Шәмгун һәм, хатыны кече яктан чыгып өлгергәнче,  юрганын өстеннән шудырып, аякларын, ике куллап күчереп, караваттан салындырды.
— Нигә кузгаласы иттең?
— Хәервафа, — дип     кабатлады     Шәмгун, — бер үтенечемне үтәче. Урманга барыйк. Хәзер. Икәү генә.
Хатыны ирен бу уеннан кайтырга өндәмәде.
— Барабыз. Урман җәһәннәмдә түгел, өстебезгә авып тора.

Хәервафа ирен җылы итеп киендерде, толыпка төреп, чанага утыртты, аңа үрәчәле, арка терәгечле чана ясаткан иде ул. Ирен чанада тартып йөрүенә авылда гаҗәпләнмиләр — мондый хәлләргә ияләнелә бит, Арчада әсирләрнең биек таудан озын арба тартып менүләренә дә игътибар итүче юк иде. Бу юлы да урамда аларның каршысына очраучылар кая барулары белән кызыксынмадылар. ә авылдан чыгып китүләрен берәү дә күрмәде, караңгы тиз төшеп җитте. Урман авызында учак кабынгач, аны күрүчеләр булгандыр, ләкин кызыксына-тикшерә килмәделәр.

Озак янды учак. Аны, чанасыннан иелеп, Шәмгун кабызган иде.

Шәмгун, хатынының җилкәсенә асылынып, басып та торды, тик аякларының хәле тиз бетте, чанасына утыртырга кушты. Янына Хәервафа куйган чыбык-ботакларны учакка аткалады.
— Хәервафа,  мин  үз  гомеремдә  өченче тапкыр кышын учак ягам, — дип сөенде ул. — Беренчесен сугышта, икенче тапкыр Себер урманында яктым, һәм менә монысы.
Алар сәгать ун тирәсендә кайттылар. Шәмгунның кәефе күтәрелгән иде.                     
— Хәервафа, — диде ул, хатыны аны урынына җайлап яткырды, — яныма утыр. — Самими сөенү иде аның йөзендә. — Учак яктысында мин ука карлар күрдем. Юк, алай дөрес түгел лә, кар бөртекләре үзләре укалы иде. Укалы карлар...
— Мин дә күрдем аларны... — диде дә иренең күкрәгенә капланды Хәервафа.

...Шулай да Арчага авылдашыбызны алырга бригадирыбыз Хәервафа апа барса, тауда немец әсирләрен очраткач, нишләгән булыр иде икән ул? Нишләсен — сакчы солдатлардан рөхсәт тә сорамыйча, Бурлы бияне озын арбага җигәр иде дә тарантасны артка тагар иде яисә арбаны тартышыр иде, аларның газабын барыбер киметер иде. Бу очракта Хәервафа апаның ачуы кайтасына мин һич тә шикләнмим.
Ләкин Бурлы бияне ике мичкәле озын арбага мин җигә алмадым. үзем дә әсирләр янәшәсенә җигелмәдем. Болай эшләү өчен, Сафифә, Хәервафа апалар батырлыгы кирәк икән.

P. S. Бу хикәянең корылышы баштан ук үзгәрәк булды, аның язмышы шулай тәгаенләнгән, күрәсең.
“Айның уты сүнгән” исемле хикәям басылгач, Башкортостаннан Әлфис Рәхимҗанов: “Җангәрәй белән Илаһия-Иоланта хәзер кайда яшиләр?” — дигән сорау куеп, хат җибәргән иде. Ләкин аның төгәл соравына төгәл җавап табылмады. әйе, хикәядәге вакыйгалар булды (яки булган), Илаһиягә һәм җангәрәйгә күп яктан бик тә охшаш кыз белән малай да бар иде. Шул ук вакытта мин:
— Илаһия — менә бу илаһи кыз, җангәрәй — менә шушы моңсу үсмер, — дип атап-төртеп күрсәтә алмыйм.

Алар — җыелма образлар.
Сезгә тәкъдим ителгән “Укалы карлар” хикәясендәге вакыйгалар шулай ук булды (яки булган). Мин күз алдында тоткан Сафифә апа һәм Хәервафа апа хикәяне язганда, шөкер, исәннәр иде. Тик аларның исемнәре үзгәртелде, аларга сугыш елларындагы башка апаларның холык-фигыльләре өстәлде.

Хикәянең беренче басылуында (“Ялкын” журналы, №¹  9-10, 1992 ел), аңа кереш сүз бар. Замана уза торгач, хикәягә Р. S. (постскриптум, өстәп язылган) ихтыяҗы туды. әмма бер үтенечем: укучылар аны авторның тыйнаксызлыгы бәясендә кабул кылмасалар иде.

…Черек күлнең рәшәткә-коймасы яныннан ук үсмер кыз бара. Кинәт туктала. Эчке якта берәү койманың аскы ташларын рәтләп тезә. Ялгызы түгел икән, аның кебекләр, әнә, тагын, тагын бар икән. Тузган киемле бу әсир немецларны автоматлы абыйлар саклап эшләтәләр икән.

Кыз каршысындагысы гаҗәпсенеп  күтәрелеп карады, карашын бик тиз кызның кулына күчерде, өмет баглаулы карашын шуннан ала алмас халәттә иде ул. ә кызның кулында ярты бөтеннән кечерәк ипи иде, карточкага алган бер көнлек ипие иде. Кыз, сакчы күрмәгәндә, ипине рәшәткә арасыннан әсирнең алдына төшерде…

Бу хәлне мин “Укалы карлар” язылганда белми идем. Моны миңа хатыным Мәгъферүз хикәя язылып ун елдан озаграк узгач (хикәяне укыгач ук түгел) сөйләде, тәфсилләмичә, әйтеп кенә искәрткәндәй сөйләде.

Ипиен әсиргә бирүче кыз хәләлем Мәгъферүз үзе булган икән.


«Сөембикә», №5, 2008.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар