Логотип
Проза

Тамаша

– Менә нәрсә... – дип сүз башлады Гамир, колак артын кашып һәм идән ярыкларына караган килеш. – Торып та карадык... Булмас, ахрысы... Аерылышыйк...

– Менә нәрсә... – дип сүз башлады Гамир, колак артын кашып һәм идән ярыкларына караган килеш. – Торып та карадык... Булмас, ахрысы... Аерылышыйк...
Алдына чип-чиста алъяпкыч бәйләп, савыт-саба юып ятучы Сәрия иренә бер мәлгә сәерсенеп карап торды, аннан соң авыр итеп уфтанды, хәтта коңгырт чәчләре һәм калын күкрәге дерелдәгәндәй итеп селкенеп куйды. Гамирның аерылышыйк дип әйтүе беренче генә түгел, шуңа ул битараф кына эшен дәвам итте. Гадәттә, «аерылышыйк!» дигәннән соң ире капылт кына сүздән тукталып кала иде. Ә бүген... Ир сүзен дәвам итте:
– Күңелдә сиңа карата бер җылы юк...
«Ничек инде җылы юк?» – дип уйланды хатын.
– Төннәрен йокы аралаш аяк-кулларыңны миңа ялгыш салып җибәрсәң дә, чирканып уянып китәм...
«Ходаем, шулай ук бака яисә елан тәнле микәнни мин?» – дип уйлый хатын.
– Үзең дә аңлыйсыңдыр бит...
Хатын аңлый: биш ел бергә торып, берсе 25 кә, икенчесе 30 га җитүләренә карамастан, аларның балалары булмады, шуңа күрә ире көннән-көн аннан читләшә, хәтта салып кайткан көннәрендә мәңгелек буйдак кебек аерым йоклый, шуның өстенә йөрәгеңне әрнетерлек, мендәреңә капланып үкереп еларлык итеп, тәмсез һәм укшыта торган сүзләр әйтә иде. 
– Миңа бала кирәк, бала! – дип тәкрарлый ире.
– Балаларга кадәр мәхәббәт кирәк! – ди торган иде Сәриянең кияүгә барып кайткан дус кызы.
Шул сүзләрне исенә төшергән саен, безнең арада мәхәббәт дигән нәрсәнең эзе дә булмаган икән дип, соңгы көннәрдә үзе дә борчыла башлаган иде бит ул. 
– Яратмыйм мин сине... Күралмыйм... – иренең соңгы сүзләре идәнгә бәрелгән кыйммәтле чынаяк ватыклары кебек өйнең тирә-ягына чәчелеп, аның колакларына ямьсез кайтаваз булып орылды.
«И Ходаем! Зинһар өчен сабырлыклар бир! Яратам бит мин аны. Аннан башка миңа беркем дә кирәкми!» дип, гомердә чынлап бер тапкыр да мөрәҗәгать итмәгән Аллаһка сүз кушты хатын, аптырап һәм хәйран калып.
– Бүген үк кит! Бүген үк!!
Гамир өстенә әле ул кичә генә өзелгән элгечен тегеп куйган бишмәтен киде һәм:
– Малларга печән салып керәм әле, – дип чыгып китте.
Аңа авыр иде... Әгәр футбол тубы булса (алар телевизор буенча барган бер генә футбол матчын да калдырмыйлар иде), хатын түзмәс, шартлар иде...

 * * *
Гөлзифа карчык күршеләреннән чәйләп кайтып керсә, өй эче таң алдындагы кебек тып-тын, ә улы Гамир караватта йокымсырап ята.
– Килен кайда, улым?
– ... ... ...
– Килен кайда, дим?
– Китте...
– Кая китте?
– Бөтенләйгә...
Карчыкның башына мәрхүм карты Гыйльметдин ясаган имән тукмак белән суктылармыни – лып итеп урындыкка утырды, гаҗәпсенү катыш рәнҗү белән тулы күзләре улына беравык карап тордылар да бәреп чыккан яшьләренә ирек куйдылар. Карчык тавышсыз гына елый иде. Аһ ул тавышсыз елауны! Үзәкләрне өзә, үкереп елаганнан да катырак газаплый, җитмәсә, тышта февраль бураны котыра, яман итеп җил сызгыра, чылбырга бәйләгән Актүш ифрат моңлы итеп улый, бакчадагы карт шомырт һәм алмагач ботаклары сынардай булып каерылалар, лапасның кадагыннан ычкынган түбә тактасы, ачуланып, шыгыр-шыгыр килә, гүя кемгәдер дулый.

 * * *
Аннан соң нәкъ ярты ел узды. Гамир әкәм-төкәм кебек үз кабыгына йомылды: беркем белән ачылып китеп сөйләшми, колхоз акча биргән көнне элеккеге кебек эштән соң шоферлар белән җыелып хезмәт хакын «юмый», дуслары белән аралашмый, бары машинасын гына баштагыча ярата, ремонт вакытларында гаражда кичкә кадәр булырга тырыша. Дөресен әйткәндә, ул үзенә «бәхетсез» дигән ямьсез ярлыкны ертык күлмәккә таккан җөй итеп ямап куйды.
Бүген аның күңеле боек. Төшендә үзенең үлгәнен күрде. Ничек кергән андый төш! Менә аны кара авызын ачып торган кабергә ап-ак кәфенгә урап салалар...
Ул кабер төбенә дә төшеп җитми, тиз-тиз генә (әйтерсең ялгыш чыга күрмәсен дип) балчык кантарлары ыргыта башлыйлар. Шап-шоп, шап-шоп! Күз ачып йомганчы каберен күмәләр дә зираттан югалалар... Аның өчен ник бер елаучы булсын, аннан-моннан өелгән каберен яшел чирәмле кәс белән матурлап әйләндереп алырга ник бер кеше калсын... Ул боларның барысын күреп тора, имеш... Күреп тора һәм шаккатып тора, имеш...
Эштән ике сәгать чамасы алдан кайтып китте. Гөлзифа карчыкның сораулар белән тулган карашына игътибар итмәстән, чишенде дә диванга барып ятты.
– Нишләп иртәләдең, улым?
– ... ... ...
– Нишләп иртәләдең, дим?
– Кәеф юк...
– Аш та пешеп җитмәде әле...
– Эч поша...
Карчык, аның өчен көеп әрле-бирле таптанып торгач, ничә еллар хезмәт иткән җиз комганын күтәреп, тышка чыгып китте. Ә Гамир күзләрен йомган килеш диванда ята бирде.
Күп тә узмады, өйгә кемдер керде, ничектер кыюсыз гына, үзе белән исәнләшкәндәй итеп:
– Исәнмесез? – диде.
Гамир күзләрен ачты, бер мәлне томанлы сын күрде, аннан соң үз-үзен көзгедә түгел, тереләй, җанлы килеш күргән кебек бөтенләй өнсез калды.
– Сәри...я? – аның тавышы чыкмады булса кирәк.
Авыр тынлык... Бу тынлыкны бозар өчен икесе дә бомба шартлатырга риза иделәр. Әйе, бомба шартлатырга! Болай торганчы, каядыр очарга һәм югалырга. Юк, юк! Очарга була, әмма югалырга ярамый! Аның күзләренә карамыйча, беренче сүзне яшь хатын башлады:
– Мин... миңа... Минем яшь язуым белән язылышу турында кәгазь... сездә... бездә... монда калган иде.
– Бирмим! – дип кырт кисте ир.
Ә хатын борып куелган магнитофон кебек сөйләвеннән туктый алмады:
– Без... безнең... авылның Гайфул... (Сәрия күрше авылныкы иде) сорап килгән иде... Ризалык... синең белән дә... безгә суд белән аерылышырга...
– Аерылышырга?! – Гамир аптыравыннан калтырый башлады.
– Юк, бирмим! – диде ул тагын кырт кисеп.
Һәм тиз генә Сәрияне кочаклап алды да диванга утыртты, аннан соң йөгереп барып өй ишегенең келәсен төшерде.
– Бирмим! Бернәрсә дә бирмим... Беркемгә дә бирмим... Сине беркемгә бирмим, ишетәсеңме, бирмим. Минем кеше өчен әзерләп куйган хатыным юк. Минем хатыным бер генә... Сине кешегә бирсәм, үземә нәрсә кала? Юк! Юк! Юк!.. Бирмим!!
Ул аның өстен чишендерә-чишендерә шулай сөйләнә, сүз саен «Бирмим!» дип кабатлый, аны коча-үбә, шашыныр дәрәҗәгә җитеп иркәли. Ярты ел үзара сагынышып яшәү икесен дә исерткән, ә сөю дәрте вакытлыча бөялеп торганнан соң, үзенә юл алган язгы ташкын су кебек – тыйгысыз, көчле, омтылучан, дәһшәтле!

 * * *
Ишекне бер кулы белән генә ача алмаган Гөлзифа карчык, аптырап торгач, җиз комганын җиргә куйды да ике куллап тартып карады. Юк! Селкенми дә...
– Улым... Улыыым!
Җавап бирми. «Йокыга киткәндер...» – дип уйлады карчык. 
Ул елны август салкын килеп, яңгыр койды да койды. Шуңамы, өстенә Гамирның иске кәчтүмен генә салып чыккан ябык гәүдәле карчык туңа ук башлады. Арык беләкләре, яшәү төсен онытып, күгәреп үк чыкты.
«Уянгач ачар әле... Менә әкәмәт! Нигә бикләде икән ул аны?.. И-и Аллам, шул килен киткәннән бирле сәер тота бит инде ул үзен. Бер-бер хәл-әхвәл булмаса гына ярар иде...» – дип сөйләнә-сөйләнә, җиз комганын кулына тоткан килеш күршеләренә юл тотты.
Ләкин анда да озак утыра алмады, бер чынаяк чәй эчкәч, унбиш минутлап утырды да чыгып китте. Кайтып керсә – тамаша! Улы диванга утырып, әллә ничә көннәр әйтеп тә төзәтергә оныткан электр плитәсен рәтли, өстәлдәге чәчәкле-чуклы поднос өстендә дәү самавыр бар көченә җырлап утыра, казанда быгырдап аш кайнап ята, ә элеккегә караганда да яшәреп һәм матурланып киткән килене, ак алъяпкычын ябып, савыт-саба, чәй чынаяклары юып маташа. Өйгә тәртип кергән, юк, хәтта почмакларына кадәр нур иңгән!

 * * *
Аннан соң тагын дүрт ел узды. Кунакка кайткач, аларга кереп утырдым (безнең әни белән Гөлзифа карчык бертуганнар иде). Гадәттәге чәй янында гәпләшә торгач, мин берсенә дә карамыйча гына шул узган хәлләрне сәерсенгәндәй сорап куйдым (дөресен әйткәндә, мәнсезрәк сорау иде ул):
– Ничек булды соң ул сезнең аерылышу?
– Казус... – диде Гамир, бу темага керергә теләмичә.
Мин елмаеп куйдым: ул һаман казус, парадокс, хаос кебек сүзләрне кыстыргалап сөйләшергә ярата икән.
– Бер болганмый су да тонмый, – диде Сәрия көлемсерәп һәм чиксез ярату белән иренә карады. 
– Сынау булды, зур сынау икесенә дә... – дип куйды Гөлзифа карчык, алтын пута йөгертелгән чынаягына чәй агыза-агыза.
Шул вакыт түрге як ишеге ачылып китте һәм туп кебек тәгәрәп кара чәчле, чия күзле ике игезәк малай килеп чыкты: болар бер-берсенә су тамчысыдай охшаганнар иде.
– Әннә! – диде сулдагысы.
– Әттә! – диде уңдагысы.
Гөлзифа карчык, кочагын киң җәеп, аларны чакырып алды да берсен сул тезенә, икенчесен уң тезенә утыртып, әле берсенә, әле икенчесенә чиратлап чәй эчерә башлады.
Гамир Берлинны алган солдат сыман шатланып түшен киерде, ә Сәриянең болай да түгәрәк йөзе кояш формасын алды.
«Менә сиңа тамаша!» дип уйладым мин, сөенечемне яшерә алмыйча. Кеше бәхете – ир белән хатын бәхете өчен чиксез дулкынлануымны күрсәтмәс өчен, «берәрне кабызып керәм әле» дигән булып, ишегалдына чыктым. Ник дигәндә, күзләремне хыянәтчел яшь бөртекләре каплаган иде...
Без белми торганбыз: тышта кояшлы җылы яңгыр – ләйсән яңгыр ява икән!

                                   1978 ел, Шөн.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хикэя минем кунелгэ, карангы ойгэ кояш нуры керткэн кебек Будды. Унышлар сезгэ.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Может карлыгадай кара кузлэрдер?

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мондый "тәмле" язманың авторын бик тә беләсе килә дә бит. Күрсәтелмәгән. Билгесез авторга рәхмәтләрем барып ирешесен.

        Хәзер укыйлар