Логотип
Проза

Сулдырмагыз сәрби чәчәген! № 2.

башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=6390

ИКЕНЧЕ КАРТИНА.
 
Икенче көн иртән. Флорид өстәл янында чәй эчеп утыра. Сәрби аның янында басып тора.
 
Сәрби. Улым, матурым, бүген бишле алып кайт инде. Төнлә бер бөртек тә йоклый алмадым. Күз алдымда һаман икелеләр, берлеләр биеп йөриләр бит... Әниең, әтиең дә борчылганнардыр инде. Йоклый алмаганнардыр.
Флорид. Аларның эшләре күп булды. Папа язды да язды. Маманың ниндидер акчасы җитми. Кәгазе югалган.
Сәрби. Ай аллам, нинди акча икән, улым, күпме җитми икән?
Флорид. Мин киттем, дәү әни...
Сәрби. Улым, җаным, минем йөрәк даруым беткән икән. Менә сиңа акча, мәктәптән чыккач аптекага кереп менә шул кәгазьгә язган даруларны ал, яме, улым.
Флорид. Алырмын, дәү әни. (Чыгып китә.)
Сәрби. Әй хуҗам, иртүк нинди шомлы хәбәр. Күпме җитми икән акчасы, өтермәгә кермәсен тагын... Минем монда да бераз акчам бар, барысын җыйнап бирермен (эзләнә ).
Икенче бүлмә. Бәрелә-сугыла Фирүзә керә. Бүлмәдә Флорид урыны буш. Урын җыелмаган.
Фирүзә (ишеккә килә, аны каты итеп бәреп ача). Киттемени бу шайтан. Урыныңны җый дип әйтергә ярамадымыни? Төн ката эшләп утырдым. Фәридуны да уятмаган, таңнан чыгып киткән.
Сәрби (чыга). Килен, ни, Флорид мәктәптән кайткач азрак сөйләшеп алырсыз әле. Кичә генәк бер берле, бер икеле алган...
Фирүзә. Син каян белдең? Безгә ике бишле, диде бит.
Сәрби. Миннән кул куйдырды, көндәлегенә дим.
Фирүзә. Уф, уф!.. Шул гына җитмәгән иде. Нәрсә аңлап куйган булдың инде. Моннан соң сөйләштек, кайна-най, баланың портфелен актармагыз, кул да куймагыз. Аның бик грамотный әтисе бар, тәрбия итсен улын... Үзе дә әнә җитәрлек тәрбия алып бетермәгән... Шул тәрбия җитмәү бит инде... Эшләтмәгәнсез, иркәләгәнсез... (Чыгарга бара.) Камыр куйдым, кастрюльне ачып карап, өстен ачык калдырып камырга салкын тигермәгез тагын...
Сәрби. Ни, килен, үз эшләрең ничек соң, акчаң җитми диме?
Фирүзә. Нигә минем акчаларны тикшерергә уйладың әле?
Сәрби. Отчетыңа җитмәсә, күпме кирәк бирермен.
Фирүзә. Уф, уф!.. Урамга чыгыйм дисәң, аякларым сызлый дисең, кайдан җыясың шул гайбәтләрне... Өзеп ыргытам билләһи, өзеп ыргытам бу телефонны. Без чыгып киткәч тә шуңарга барып асылынасың да, урам гайбәтен җыйныйсың... Синнән акча алырга әллә мин ниме, тегеме. (Кызуланып чыгып китә.)
Сәрби (уз бүлмәсенә керә. Уйланып басып тора, иренең рәсеме белән сөйләшә). Әй, карткаем, сиңа ходай каян шулкадәр акыл бирде икән? Әйткән идең үлем васыятьләре итеп... Балалар эшенә катнашма, берсен дә күрмә дә, белмә дә, бүлмәңнән аларга мишәйт итеп чыгып йөрмә, иреннәреңә йозак сал, дигән идең... Нәрсәмә дип баланың икелеләренә кул куйдым... Шуның аркасында кимсетелдем, картым. Нигә соң мине гарипләнгәч, ялгызымны калдырып ташлап киттең?! (Дару эзли.) Даруым да бетте ичмасам. Шундый чакта бер утыз тамчы эчеп куйсам йөрәгемә хәл булып китә... Тизрәк улым кайтсын инде...
 
Ишектә звонок. Әкрен генә барып ишек ача. Минниса керә. Көләч йөзле, түм-түгәрәк. Сәрби яшендә.
 
Минниса. Исәнме, ахирәткәем. Күптән күргәнем юк үзеңне. Бераз төс ташлагансың, әллә сырхаулап киттеңме?.. Телефоннан шалтыратып карыйм да, җавап бирмисең... Әле олы улыма барышым. Иртүк килен килгән, оныгымның туган көне бүген. Әнкәй, зинһар, килеп гөбәдия пешер, пилмән дә ясашырсың, ди. Кичкә сезнекеләрне чакыралар. Сине дә ахирәткәем сәгать җиделәргә таба үзем килеп алырмын.
Сәрби. Рәхмәт, зур рәхмәт.
Минниса. Киленем үзе ашыга, үзе яңалыклар сөйли. Мин дә үзем ашыгам, үзем яңалык сөйлим инде, бәлки ишеткәнсең дә.

Сәрби куркынып аның күзләренә карый.
 
Минниса. Фәридун бит заводта коммунистлар башлыгы. Менә бүген анда сайлау була икән. Фәридунны тагын бер кабат сайларга булганнар да, аннан сайламаска уйлаганнар ди.
Сәрби. Ни булды икән?..
Минниса. Әнә теге Фәйзи дусты бик каты сүз сөйләгән ди, Фәридунны хурлап...
Сәрби. Абау ла... Бала чактан бергә үстеләр бит алар. Фәйзи бик яхшы кеше бит ул... Килсә минем янымнан чыгып китә алмый, озак итеп сөйләшеп утыра. Хатыны тәм-ле-тәмле ризыклар пешереп күчтәнәч итеп җибәрә.
Минниса. Шул шул менә, синең телең тик тормаган. Бик каты зарлангансың... Аерым ашаталар, атнага бер хәлемне дә белмиләр, тагын әллә нәрсәләр инде... Барысын да әйткән Фәйзи. Соңгы вакытта Фәридун үзе белән эшләүче кешеләр белән тупас сөйләшә, командовать итә, нервный дигән ди...
Сәрби. Нәрсәләр белән ант итим икән... Бер авыз сүз әйткәнем, зарланганым юк бит Фәйзигә... Нигә зарланыйм ди. Белмим мени, нинди ана үз баласын хурласын, ди. Күз өстемдә кашым, бөтен тормышым шул бит, ай аллам...
Минниса. Ярар, борчылма, өтермәгә япмаганнар. Тормышта андый хәлләр була инде ул... Кичә үзебез дә сүзгә килеп алдык әле. Килен белән яшәгәч инде ул... Китим әле ахирәтем, көтеп тор, килеп алам үзеңне.
 
Чыгып китә.
 
Сәрби (хәлсезләнеп). Я раббем, әйт инде, аңлат инде берәүгә дә зарланганым юк бит... Әй, Фәйзи, Фәйзи. Елан булып яныма кереп утыргансың икән. Өч яшьлек чагыннан бергә уйнап үстегез бит (еракта Әнвәр Бакировныц «Әниемнең җылы кочагы» дигән җыр моңы ишетелә)... Үз балам күк якын күрдем бит мин сине, Фәйзикәем... Ничек улымның күзенә күреним... Рәнҗер, балакаем... (Дару эзли, юк. Әкрен генә урын өстенә менеп ята.) Рәнҗим мин сиңа Фәйзи, рәнҗим... Баламны хур иткәнсең икән...
 
Озак пауза. Моң ишетелә. Ишектән атылып-бәрелеп Флорид керә, бер кулында көндәлеге, икенчесендә — дарулар. Даруларын өстәлгә куя да, көндәлеген ача-ача бабасы рәсеме янына килә.
 
Флорид. Вот как, дәү әти, менә ике биш, көл! (Карават янына килә, әбисенә көндәлеген күрсәтә.) Менә Дәү әни ике бишле. Йоклаган. Ярар, йокла. (Даруны чәшкәгә тамыза.) Менә даруың, уянгач эчәрсең. (Өстәл янына утырып дәфтәрләрен актара.) Менә бер биш, менә икенчесе. Әйттем, сделал... Иртәгә инглиз теленнән дә яхшы итеп әзерләнеп барам да, тоже бишле... (Уйланып утыра.) «Ах-ломон» сүзен дә, «ахмак» сүзен дә укытучыдан сораштым, алар начар сүзләр. Әнигә әйтәм, сөйләмәсен андый әшәке сүзләрне. Дәү әниемнең мондый сүзләрне ишеткәч иреннәре калтырады... (Тынлык. Дәфтәрләрен актара, дәү әнисенә карап куя, ә тегесе стенага карап яткан килеш кымшанмый ята бирә.)
 
Икенче бүлмә.
Әкрен генә, бик борчылган хәлдә Фәридун кайтып, өстәлгә таянып басып тора.
 
Фәридун (кычкырып көлә). Ой, ой-ой, нинди дә кешеләр була икән дөньяда. Вакытын көтеп кенә торган башка сугарга, тез астына сугарга. Между прочим, Фирүзәне кайчакларда ачуланып та куям, кешеләргә дөрес бәһа бирмисең, дим. Бу очракта аның сүзләре дөрескә чыга түгелме — Фәйзи ул хәйләкәр, чын дус түгел сиңа, бер башыңны тишәр әле, дигән иде... Дөрес бит, тиште ул минем башны бүген, таш белән түгел, сүзләре белән, өстәл төя-төя сөйли. Ә бит заманында үзе мине заводта цех начальнигы итәргә беренче булып тәкъдим итте, партоешма секретаре итеп иң беренче булып тәкъдим итте, партком секретаре итеп иң беренче ул минем кандидатурамны күрсәтте. Ә бүген иң беренче булып мине секретарьлектән азат итәргә кирәк, диде. (Арлы-бирле йөренә.) Әнине дә әйтер идем, шуңарга улын яманлап утыра... Әни эшсезлектән газаплана, гомере буе эшләгән, ә хәзер ялгыз калган. Мин бит аны бишеккә салып тирбәтә алмыйм... Яхшылап аңлатмый булмас инде ахры (әнисенең ишегенә килә. Ишектә звонок, ишекне ачарга чыга, Фәйзи белән керә).
Фәридун. Әйдә уз, эчең поштымы әллә?
Фәйзи. Киресенчә, шатлыгымны уртаклашырга килдем. Ничә еллар менә, дускай, эчем пошып, намусым борчып йөри идем. Бүген менә иңсәмнән тонна авырлыкны алып ташладым. Шуңа шатланып бетә алмыйм...
Фәридун. Минем гайбәтне сатыпмы?
Фәйзи. Юк, гайбәт түгел, чынбарлык. Ләкин ни генә булмасын, үзеңнең балачактан бер туган күк аралашып үскән кешең турында шундый зур җыелышта чыгып сөйләү минем өчен, минем өчен...
Фәридун. Синең өчен, синең өчен тантана, дәрәҗә... Гласностьны күтәреп чыгучы, ләкин гласность әле ул бербереңә дөрес булмаган сүзләр ыргыту дигән сүз генә түгел. Порядочность ул, бер-береңнең ялгышын кисәтү, кешеләргә төрле зарарлы кырмавыклар ябышудан саклау.
Фәйзи. Нәкъ шулай... (Фәридунны кочаклый.) Я инде, дустым, без монда икәү генә күзгә-күз карашып әйтешик инде, дөресен, икебез дә күңелләребезне сафландырып калыйк та, саф күңел белән җиң сызганып эшли башлыйк әле...
Фәридун. Син аңлап бетермисең ахры, хәзер халык белән эшләүнең ничек авыр, җаваплы икәнен.
Фәйзи. Халык белән эшләү беркайчан да җиңел булмады. Сиңа да җиңел булмагандыр. Әмма соңгы вакытта нинди хәлгә төштең? Газиз әнкәңә булган карашыңны ничек аңларга?
Фәридун. Мин нишләгән ул кадәр? Синеңчә кем соң мин хәзер?
Фәйзи. Тәкърарлама сүзләремне... Синең кая таба тәгәрәгәнеңне эшчеләр әйтте бит инде.
Фәридун. Ярар! Син менә безнең гаилә мәсьәләсенә нигә тыкшынасың?
Фәйзи. Мин моңарчы сиңа да, Фирүзәгә дә бер сүз әйтмәдем. Сезнең әниегезгә булган килешмәгән карашыгызны вакытлыча дип уйладым...
Фәридун. Әни белән бергә мине заводта хур итәргә планнар кордыгызмы?
Фәйзи. Әгәр Сәрбиҗамал апага шундый коточкыч сүзләр әйтәсең икән, мин шул минуттан синең дустың түгел... (Ишеккә килә.)
Фәридун. Син мине тәнкыйтьләгән чакта мин кычкырынмадым...
Фәйзи. Бу тәнкыйть түгел, бу ак чәчле анага яла ягу! Әниең сине дөньядагы иң батыр, иң кешелекле ирләргә тиңли... Ул сиңа мәңгелек бәхет теләп җылый. Ирен — Исхак абзыйны сагынып, сагышланып яшьләрен түгә. Ә син... (Кулъяулыгын алып, күз яшьләрен сөртә.) Әйт, нигә дип Сәрбиҗамал апаны шушы бүлмәдә ире белән илле ел бергәләшеп гомер иткән, шунда яшьлеген уздырган, сине һәм синең туганнарыңны дөньяга тудырган ананы, әнә анда, тәрәзәсез, фанер белән бүленгән бүлмәгә күчердең дә, үзенә генә, барыгыздан да аерылып йөрер өчен икенче якка ишек ачтың? Мәрхәмәтсезлекләр кылабыз икән, аларның ялгызлыкка, моңсулыкка калган язмышларын тагын да авырайтабыз икән, әтиләр, бабаларыбыз алдында ни дип җавап бирербез, Фәридун дустым? Башыма сыймый бу хәлләр, баштан ышанмадым, инде хәзер чыдамадым. Инде без, югары белем алган, зур дәрәҗәле эшләрдә эшләп йөрүче ирләр үз аналарыбызга карата шундый мәрхәмәтсезлек эшлибез икән...
Фәридун (яшь аша). Җитте, җитте!.. Әйдә әле каты итеп чәй эчик... Бераз баш сызлавы, йөрәк чәнчүе басылмасмы.
Фәйзи (дипломатыннан бер банка ала). Кичә хатын авылдан кайтты, Сәрбиҗамал апага дип күчтәнәчкә бал алып кайткан. (Аның ишегенә бара.)
Фәридун (аның белән бергә бүлмәгә килә). Әнине дә чәй эчәргә алып чыгыйк.

Ишектән атылып Флорид чыга. Үзәк өзгеч тавыш белән кычкыра.
 
Флорид. Дәү әни! Папа, дәү әни үлгән! Дәү әнием...
 
Кешеләрдә коточкыч шок. Моң көчәя.
 
Фәридун (әкрен генә әнисе янына килә, караваты янына чүгәли). Әни, әнием, Сәрби чәчәгем!..
 
Пәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар