Логотип
Проза

Син – минем җанымның яртысы

Гел түгәрәк булмыйча, бәхетләренең бер як чите кителгән чаклары да булгандыр, әлбәттә. Шул китек җирен бергәләп рәтли белгәнгә, бер-берсенә ачу-рәнҗеш тотмаганга да алар бүген бергәдер. Әлбәттә, бер-берсен кичерә белгәнгә...

Берсеннән-берсе эчтәлеклерәк котлаулар тыңлый-тыңлый, кәеф ача торгач, Гөлфизә белән Данилның көмеш туйлары азакка якынлаша башлады. Балалардан, кунаклардан искиткеч дулкынландыргыч котлау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Кунаклар шаярдылар, көлделәр. Авыл гармунчысы хуҗаларны да, кунакларны да туйганчы биетте, җырлатты. Табынны карап, кунакларны сыйлап йөрүче кичәне алып баручы Зарима – Гөлфизәнең бертуган апасы да бүгенге бәйрәмнең матур гына азагына якынлашуына сөенеп йөгергәләде. Куанмаслыкмыни? Әнә бит күреп тора – шундый зур эшне матур гына башкарып чыга алуларына «яшь кияү белән кәләш» бик канәгать, иреннәреннән елмаю төшми. Шатлыкны кайгыга бәйләп дигәндәй, акны кара белән алыштыра-алыштыра гомер итә торгач, Данил белән Гөлфизәнең кушылып бергә яши башлауларына да егерме биш ел үтеп тә киткән! Ышанырлыкмы соң?! Бүгенгедәй ике катлы үз өйләренең түрендә түгел, ә ата-аналарының кысан йортының тыйнак кына табыны артында бер-берсенә күтәрелеп карарга да оялып утырган кәләш белән кияүне Зарима оныта аламы соң?! Көмеш туй да гаилә өчен бәйрәм генә түгел, ә үткән тормышка үзенчә бер йомгаклау чарасы ул. Ничек яшәлде? Нәрсәләргә ирешелде? Заяларга үтте гомерем, дип зар еларлык түгел, киресенчә, узган елларга карап куанырлык яшәделәр кебек Данил белән Гөлфизә. Икесенең тигез тырышлыгы белән зур, иркен йорт салып чыктылар. Салып чыктылар дип әйтүе генә җиңел, бу йортны салганчы күпме авырлык аша үтүләрен хуҗалар үзләре генә беләдер. Төзи башлауларына ундүртенче ел, әле булса эшләнеп бетмәгән җирләре күп. Күп эшне Данилның уңган куллары башкарса да, бар нәрсә дә акчага килеп төртелә. Аны эшләп тапканчы, кулга эләккәч, түкми-чәчми генә тиешле урынына урнаштырганчы җиде кат маең чыга. Шуңа күрә төзелеш тә озаккарак сузылды. Шулай да Гөлфизә дә, Данил да тормышларына бик шөкер итәләр. Шөкер кылмаслыкмыни? Берсеннән-берсе акыллы, карап торырлык матур ике бала үстерделәр. Бүгенге көндә балдан татлы бала баласын тупырдатып сөю бәхетенә ирештеләр. Олыгайган әниләре Гыйльменур карчыкның җылы урыны түрдә. Тәрбияле картлыгы өчен балалары хакына кылган догалары да юкка китмәгәндер. Яшьлектә кылган һәр гамәлебезнең, һәр адымыбызның әҗерен олыгайгач күрүебез хактыр шул. Бар яктан да түгәрәк бәхетнең ияләре – Данил белән Гөлфизә бүген кунаклар белән бергә үткәннәргә дә «барып кайттылар», бүгенгесенә дә сөенделәр, киләчәккә дә өметләр багладылар. Гел түгәрәк булмыйча, бәхетләренең бер як чите кителгән чаклары да булгандыр, әлбәттә. Шул китек җирен бергәләп рәтли белгәнгә, бер-берсенә ачу-рәнҗеш тотмаганга да алар бүген бергәдер. Әлбәттә, бер-берсен кичерә белгәнгә. Кичерүнең дә төбендә, асылында ярсыган хисләрдән өстенлек алган аек акыл белән бертигез булып мәхәббәт ятадыр шул. 
Кичә азагында хуҗалар килгән кунакларга ихлас рәхмәтләр әйткәч, тамада вазыйфасын башкарган Зарима «яшьләрдән»: «Бер-берегезгә әйтер сүзегез бармы?» – дип сорады. Шатлыгыннан, дулкынлануыннан кызарынган Гөлфизә, икеләнгәндәй, бер апасына, бер янында утырган иренә карады һәм ишетелер-ишетелмәс кенә: «Бар», – диде дә уртага чыкты. Үзара гөрләшкән кунаклар тынып калды, кайтырга кузгалганнары тукталды, һәм барысы да игътибарын Гөлфизәгә юнәлтте. Ә ул уйлангандай бераз гына өнсез басып торды да, ире Данилга туп-туры карап, күпләргә таныш булган җырны башлады: «Син – минем җанымның яртысы, / Яшисең йөрәгем түрендә...»  Күпләрнең, бик күпләрнең йөрәк кылларына чиртеп, җаннарын сихри моңга төргән җыр Гөлфизә башкаруында күңелләрне айкады... Матур җырлый дию генә әз булыр иде. Кемдер язган җырның һәр сүзен, һәр нотасын үзенеке итеп, йөрәгеннән үткәреп җырлаганда гына җыр искиткеч матур яңгырыйдыр ул. Бүген исә Гөлфизә шушы моң аша үз язмышын сөйләде, онытылып-бирелеп, үз мәхәббәте хакында җырлады: «Нур сибеп барасы юлыма, / Балкыйсың күңелем күгендә...» Ә Данилы исә, Гөлфизәнең хәләле, башын хатыны ягына борды, тик аңа күтәрелеп карарга базмады кебек. 54 яшьлек катырак холыклы ирнең, гади авыл иренең дә күңел кырыслыгын эретерлек көч бар иде, ахрысы, бу тылсымлы җырда. Бу минутта күзләрендә ниләр чагылганын кешеләргә күрсәтергә теләмәгәндәй, ул карашын алдына төбәде. Һәвәскәр авыл гармунчысы җырлы-моңлы бу мизгелдән читтә кала алмады, әлбәттә. Ул баянын иңенә асып, Гөлфизә янына килеп басты һәм, җырчының ритмын тотып алып, җырга гармун моңын кушты. «Мин сине гомерем буена / Ышыклап барырмын җилләрдән...» – кунаклар да Гөлфизәгә дәррәү кушылдылар. Күпләрнең, бик күпләрнең күңелен айкарлык иде шул бу җыр. Берән-сәрәнгә генә түгел, ә халыкның җанына үтеп керсә генә яраткан җырга әйләнәдер ул. Көе белән бергә, сүзләре дә йөрәкне айкарлык булса гына.
Зарима да, колагына аю басса да, кунакларга һәм сеңлесенә теләктәшлек йөзеннән, иреннәрен кыймылдатты. Шулай да ул яратып һәм сокланып күбесенчә сеңлесен тыңлады: «Без икәү − айрылмас пар канат, / Беркем дә керәлмас арага...» Үзе сеңлесен тыңлады Зарима, үзенең хәтере туганының бик авыр чакларыннан әйләнеп кайтты. Гөлфизә белән Данилның арасына чит хатын кергән чаклар исенә төшеп, йөрәген телеп алды. Данилның беренче мәхәббәте өйләнгән ирне, яратам да яратам, дип эзәрлекли башлагач, ул хатынын, ике баласын ташлап чыгып китте. Ул көннәрдә янудан кара күмергә калган кечкенә йөрәге ничек чыдады икән Гөлфизәнең? Әллә нигә үзен ташлавыннан да бигрәк, теге хатынга ияреп, эчә башлаган иренең юкка чыга баруына кайгырды Гөлфизә. Әнисе Гыйльменур карчык улы белән ныклап сөйләште. Миңа Гөлфизәдән башка килен кирәкми, диде. Күргән саен балалары әтиләренә барып асылындылар. Эчтән янса да, Гөлфизә түзде, иренә барып ялынмады. Аерыл, дип киңәш бирүчеләрне дә тыңламады. Ничек чыгып киткән булса, Данил бер көн шулай кинәт кенә кайтып керде. Рәнҗүе ничек нык булмасын, яратуы көчлерәк булып чыкты – Гөлфизә аны кичерә алды, кабул итте. Бер-берсеннән башка берәү дә кирәк түгеллеген шулай исбат итте алар. Данил өчен дә бу ялгышы гомерлек сабак булып калды. Беренче һәм соңгы мәхәббәте Гөлфизә икәнлеген ул шунда аңлады. 
...«Хәсрәтне бүләрбез икегә, / Чит-ятлар тоз салса ярага...» – кай арада Данил хатыны янына килеп баскан да кай арада аңа кушылган? Гөлфизәгә кушылып җырлаган Данилны ишетеп, Зарима уйларыннан арынды. Үз хатасын күптән таныган ирнең туганнары, якыннары каршында тагын бер тапкыр хатыныннан кичерү соравы кебегрәк ишетелде бу сүзләр. Зарима да, бу икәүнең якыннары кебек, аларга карап, күңеленнән генә теләк теләде. Кыенын да, рәхәтен дә бергә кичерергә язсын сезгә, якыннарым... Инде бар хәсрәтегез артта калсын. Иминлектә, тигезлектә бергә олыгаерга язсын! Менә бит, җыр аша бер-береңә сүзләр белән әйтеп бирә алмаганны әйтеп бирергә була! «Мин сине гомерем буена / Ышыклап барырмын җилләрдән...» Ышыкла, Данилкай, сеңлемне җил-давылдан! Туганнарына карап, бүген үз гомере өчен Зариманың күңелен үкенеч тырнап үтте. Хәләл җефете исән булса, алар да күптән сөенеп-куанып көмеш туйларын үткәрерләр иде дә бит!.. Зариманың гына түгел, җыелган барлык кунакларның җаннарын Гөлфизә белән Данил башкарган бу җыр бүген тетрәндерде дә, искиткеч дулкынландырды да. Җыр аша Гөлфизә белән Данил бүген үз гомерләрен сөйләделәр. Бар халык алдында бер-берсен кичерүләрен, яратуларын әйттеләр. Бер-берсеннән башка яши алмауларын яшермәделәр: «Өзелсә барасы юлларың – Үрермен мин күпер гөлләрдән...» Әле генә кавышкан яшьләрнең телләреннән төшкән җыр булса, бу сүзләр тезмәсе үтәләсе вәгъдә кебегрәк ишетелер иде. Ә Гөлфизә белән Данил кебек күпне кичереп тә, чатнаган бәхетләрен үз куллары белән ныгыта алган пар өчен бу юллар бер-берсенә генә әйтәсе рәхмәт сүзләре, сыналган мәхәббәт сүзләре. Бу җыр сөю җыры гына түгел, ә Гөлфизә белән Данил кебекләрнең гомере хакындагы тирән моң. «Дөнья бу... Бармый ул гел тигез. Шатлык бар тормышта, кайгы бар...» Шатлыгын да, кайгысын да бергә кичергән, тормыш сынауларына бирешмәгән, яши-яши ике җанны уртак бер җан иткән ир белән хатын, көмеш туйларында җыр дулкынында тибрәнә-тибрәнә, бер-берсенә сыендылар: «Син – минем җанымның яртысы...»

Фото: Изображение от standret на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ә менә мин яратмыйм, шулай тормышлары шома бармаган, арага хыянәт кергән кешеләр бергә торганның фәләнчә елын уздырып, кеше алдында мәхәббәтләрен исбатларга тырышуларын. Счастье любит тишину, диләрме әле?

    Хәзер укыйлар