Логотип
Проза

​Шундый улың булгач...

Ул! Бу дөньяда әле гаме-кайгысы булмаган кызгылт җан иясен күпме көтте Нәфыйк. Туеның икенче көнендә үк чем-кара мыегын бөтерә-бөтерә Сәлимәсенә әйтеп куйды:
— Син, матурым, миңа малай табып бирерсең инде, җәме.

Сәлимә көттермәде, вакыты җитү белән бәбиләде. Малай түгел, кыз тапты. Бала табу йортыннан кайтканда ул башын түбән иеп әкрен генә:
— Без көткән ир бала булмады бит, ачуланма инде, — диде.

Хатынының яулыгы кебек ак, сулыгып калган йөзенә карап торды-торды да, Нәфыйк кытыршы куллары белән битләреннән сөеп, үбеп тә алды. Күңелендә кинәт наз дулкыны йөгереп узгангадырмы, йөрәге кысылып куйды.
— Дөньяга яңа кеше килде, җаныкаем. Үз бәхете белән килсен! Ә син... “ачуланма” дисең. Бәйрәм ич бу. Малай да булыр әле. Тормышны башлыйбыз гына. Үз-үзеңне ашама әле син, — диде.
Сәлимә татар хатыннарына хас табигый тыйнаклык белән:
— Җә инде, кеше күрер, — дип тирә-ягына каранып алды, ә үзе шулай да башын иренең иңенә салды. Кеше гомерендә бик сирәк була торган, аеруча бәхетле, һәр күзәнәгеңне сулкылдатып, дөнья мәшәкатьләрен оныттыра торган изге, бик рәхәт мизгел иде шул бу.

Башлаган эш дәвам итте. Тупырдап бер-бер артлы дөньяга кызлар килә торды, үсә торды. Беренчесе, Галия, мәктәпкә керде. Гомер узды, тугыз класс белем алып, күрше авылдагы урта мәктәптә укый башлады. Аның артыннан башкалары да тартылды. Тик менә көткән малай гына һаман юк та юк. Сәлимә иренә күтәрелеп карарга оялып, барган саен бала табу йортыннан әллә нинди гаепле кеше кебек кайтты. Әкренләп ир уртасы булып килә торган Нәфыйк белән күпме өметләнеп йөргән көннәре тагын бушка, әрәмгә үткән кебек тоела иде аңа. Күңеленнән Нәфыйгы суынып китмәгәе дип тә шикләнә иде. Әнә ич беркөнне тегесе:
— Әллә соң син, Сәлимә, ни... ята белмисеңме? — дип тә ычкындырды. — Кыз да кыз....
Сәлимә тыгыз, мул күкрәкләре белән Нәфыйкның кочагына сеңеп бетте:
— Аның урыны бер инде, — дип кенә куя алды...

Ниһаять! Зарыгып көткән ир бала! Аның улы! Улы туды!
Малай апалары сыман нәзберекләнеп, җәйге матур көннәр җитүен көтеп тормады, утыз градуслы салкын гыйнвар иртәсендә дөньяга көр аваз салды. Әнисен бала табу йортына илтүләрен дә көтеп маташмады.
Ул көнне Нәфыйк абзый, кендек әбиенә мул итеп “әҗерен” биргәч, чатлама суык булуга карамастан, йомыш табып авылның үзидарә бинасына яланбаш барды. Юлда очраган авылдашларының аптырашлы сорауларына җавабы кыска булды:
— Бүрекне киеп, малай урамга чаңгы шуарга чыгып киткән лә!

Нәфыйк абзыйның түбәсе күккә тигән иде. Сәлимә дә бик нык шатланды, кызлары гөр килде. Әти кеше хатыны малай тапса, бүләк итәрмен дип, әллә кайчан алып куйган, кат-кат кәгазьгә төреп, печәнлектәге коргаксып таралырга торган мичкәдә, иске-москы аяк киемнәре астында яшереп тоткан бәрхет күлмәклекне китереп тоттыргач, Сәлимә шатлыгыннан елап та алды.
Туган-тумача, күрше-күлән:
— Ну, абзыкай, тәки булдыргансың икән! Малаең нәкъ үзең инде менә, өзелгән дә төшкән! — дип мактаган саен Нәфыйк абзыйның авызы колакка җитә иде. Йөзендә язгы кояш балкыган ата атна буе бәйрәм итте. Малае белән котлаган дус-ишләрен, котламаган кешеләрне дә, хәтта аңа ни өчендер үпкәләп, тырт-пырт сөйләшеп йөргән салпык авызлы, үпкәчән Гыйбадулланы да өенә өстерәп алып кайтты.
— Әйдә, Абыстайский, минем егетнең тәпиен юып алыйк әле, — диде ул.
— Менә син, Нәфыйк, үзең олы кеше бит инде. Шулай да, балалар шикелле, кушамат белән дәшәсең, — дип тегесе шунда ук үпкәләп өлгерде. — Соң син мине уважайт итәсеңме?
— Гыйбадулла, җаныкаем. Ул кушаматны мин кушмадым лабаса. Син бигрәк тә гарьчел кеше инде. Абыстайский дип кушкан кеше синдә хатын-кыз чалымнарын тапкандыр, күрәмсең. Әйдә, ярар, күтәреп җибәр тагын берне минем егетнең исәнлегенә, — дип Нәфыйк бәхәсне ерак җибәрмәде.
— Бәхеттә коенсын! Хуш!

Гыйбадулла тозлы кыярны шул хәтле тәмле иттереп шекерт-шекерт чәйнәде, Нәфыйк абзый түзә алмыйча, авыз суларын йотып, тагын бер чәшке ачы суны чиратсыз гына каплап куйды.
— Рәхмәт, малай, шәп булды әле бу, — диде кунак. - Әйдә, булмаса, тагын берне кой әле. Миннем хатын да чамалап йөри, кыз бала көтә бугай. Бәлкем кодалар булып куярбыз, Ходай кушса, дим. Әйе...
— Юк елганың юк тегермәнен тарттырып утырма әле, яме, кем, Абыстайский!
— Менә тагын кушамат белән дәшәсең!
— Минем малай синең булачак кызыңа өйләнсә, бетте инде аннары. Гел үпкәләшеп йөрергә кала. Синең кыз минем тайга борынын сузмасын инде, җәме. Безнең пәриләребез туры килми.

Эчке тун җылысыннан шактый җылынып өлгергән Гыйбадулла бу сүзләрдән сыны катып шактый гына торгач, нидер тергә авыз ачкан иде, кинәт урамнан хатынының:
— Кая олакты бу Гыйбат. Өйдә кырык эш кырыкка ярылып ята! — дигәнен ишетүгә, син күр дә мин күр, тиз-тиз генә чыгып йөгерде. Нәфыйк: “Моның чөе бушады!” — дип көлеп калды.
Менә шулай улының тәпиен юып аргач, Нәфыйк абзый пыяла самоварга бүтән кагылмаска булды. Тәмәкесен дә ташлады. Дус-иш көлештергәндә ул ара-тирә ак бөртекләр төшкәләгән матур мыегын сыпыргалап, бер генә җавап бирә иде:
— Шундый улың булгач... Күреп калуы бар... Ярамый, парин.

Әти-әнисен күргәч, бишектә “ыггы-ыгы” дип сөйләшеп яткан кызлар очына-очына елмая иде. Малай алай вакланып тормады, тик кенә уйланып ята бирде. Сәлимә бермәлне:
— Нәфыйк, карале, бусы ник елмаюга бик саран икән, ә? — дип сорап куйды.
— Яланбашның языгы юк диләрме әле? Егет кеше юк-барга тешсез авызын ерып тормас ул. Шулаймы, улым? — диде Нәфыйк. — Тилемсә түгел ич ул.
Аннары бик озак итеп бала арбасы янында улының йөзенә текәлеп торды. Малайның чокырланып торган битләренә, ал иреннәренә, алга бүлтәеп чыккан үзсүзле иягенә карап уганда атаның йөзендә үзенә бертөрле ләззәтле, бәхетле юләр нуры уйный иде.
— Әһ, шельма. Жокың да сандугач җокысы гына, рәхәтләнеп җоклыйсы урында, әллә нәрсә уйланып ятасың бит, ә! — дип улын ачулангандай итте.

...Нәфыйк тансыклап көтеп алган улын кая бармасын, нишләмәсен, үзенә ияртергә тырышты. Улы үсә төшкәч, мунчага да аның белән керә башлады. Бер мәртәбә Сәлимәсе:
— Син нишләп болай итәсең әле!.. Аркаңны җуарга кирәкми башладыммы әллә! — дип сүз кушкан иде, ире:
— Шундый улың булгандамы? — дип эре генә җавап бирде. Салихҗан ай үсәсен көн үсте, әтисе кебек таза, төз гәүдәле, сирәк кенә елмайганда җанны эретә торган яшүсмер булып өлгерде. Кулыннан эш килүе тагын. Утын кисү, терлек-туар карау дисеңме, идән, табак-савыт юу кебек хатын-кыз эшеннән дә йөз чөймәде. Әтисенә ияреп, трактор сүтеп-җыярга өйрәнде.

Бердәнбер улына Нәфыйк абзый юмарт булды. Салихҗан, авыл малайларының күзен кыздырып, вилсәпидтә, матайда йөрде. Алтынчы сыйныфта укыганда ук кызлар озатып йөри башлады. Ә чаңгыда йөрүен күрсәң иде!
Бервакыт мәктәпнең иң яхшы чаңгычысы буларак, аны бер-ике укучы белән район үзәгенә ярышка җибәрделәр. Яшь-эшләрен күпкә артта калдырып, Салихҗан яшь боландай алга ыргылды. Һич көтмәгәндә районның беренче чаңгычысы исемен алып кайтты. Өйдә аны Сабан туе батырын каршы алгандай, зурлап каршыладылар. Кичен аш артында Сәлимә улына сөеп карап, тел очында бөтерелгән сүзен әйтми түзә алмады:
— Үсеп җиттең бит, улым. Без инде кирегә китә башладык, әнә, әтиеңнең мыегы ап-ак булды. Картайган көнебездә ышаныч синдә инде, Алла боерса, — диде.
Нәфыйк абзый улының җавап биргәнен дә көтеп тормады, горур гына:
— Әй, юкка борчыласың, әнисе. Шундый улың булгандамы! — дип хатыны уена нокта куйды.
Салихҗан урта мәктәпне алтын медаль белән бетерде. Чыгарылыш кичәсеннән кайткан иртәдә әти-әнисен:
— Мин Казанга Мәдәният институтына укырга китәм. Анда артистлар да хәзерлиләр, — дип шаккатырды.
— Судья буласың дип кат-кат сөйләштек ич, улым. Бу тормышта хәзер яклаучы кешеләр кирәк, — диде Нәфыйк абзый.
— Юк, артист булам. Мин моны хәл иттем инде, — дип Салихҗан сүзне өзәргә кирәк дип тапты.
— Бу хәтле дә үзсүзле булырсың икән, — диде әнисе. — Син үзең бозып бетердең аны, Нәфыйк! Үзең, үзең! Һаман бер сүздән тәм таптың: шундый улың булганда, шундый улың булганда... Менә хәзер...
Салихҗан озак та тормый, имтиханнарын әйбәт кенә биреп, Мәдәният институтына кереп кайтты. Аннары укырга китеп тә барды. Әйбәт укыды. Телевидениегә барып, шигырьләр сөйләде, спектакльләрендә төп рольләрне уйнарга да өлгерде. Акча кирәгендә, кайтып, әти-әнисеннән матур гына сумма таләп итәргә дә өйрәнеп китте.
Баштарак улы сайлаган һөнәрне өнәп бетермәсә дә, телевизордан күргәндә яки берәрсе: “Салихҗан телевизордан сөйләде. Ай-Һай, оста!” — дип мактый калса, Нәфыйк абзый:
— Шундый инде ул, шундый, — дип кенә җибәрә иде.

Вакыт үтә торды. Салихҗанның институтны тәмамлар чагы да якынлашты. Акчага дип кайткан көннәренең берсендә әтисе аңа:
— Улым, син инде олы юлга басарга торасың. Ни бит... Безгә әнкәң белән синең тәрбиягә калыр вакытлар җитеп килә. Башлы-күзле булу хакында кайгыртырга ие. Апаларың әнә, Ходайга шөкер... — дип әйтә башлаган иде дә, Салихҗан әтисенең сүзен тыңлап та бетермәде:
— Борчылма, әти. Мин өйләндем инде, — дип ярып салды. — Малаем да бар. Тик без бергә тормыйбыз. Ташладым мин ул хатынны. Уңмадым хатыннан!
Гомерендә беренче кат Нәфыйк абзыйның йөрәген утлы без чәнчеп алды. Авырту басыла төшкәч, кинәт хәлсезләнеп киткән аякларын сөйрәп өйгә кереп китте.
Иртәгесен ул беркемгә берни әйтмичә, шәһәргә китеп барды. Ике көн буена Сәлимә апа аны көтә-көтә көтек булды. Кулы эшкә ятмаса да, әле шыкы-шыкы таба кырды, чыпырдатып су түгә-түгә идән юды, кер үтүкләргә тотынгач, кулын пешерде. Аягына ялгыш басып мәчене чыелдатты, шикәр комы урынына тоз кабып чәй эчте. Әнә шулай ут йотып йөргән икенче көнне, кояш баер алдыннан гына арыган-талчыккан Нәфыйгы кайтып керде.
— Йә, йә, сөйлә тизрәк! Кайларда йөрдең? — дип каршы алды аны Сәлимә түти. — Синең арттан ук Салихҗан да китеп барды. Аны очраттыңмы? Бу ни хәл инде?! Бу ни галәмәт? Картаеп барган көнеңдә, әй, атасы! Рисвай итте бит бу, үзсүзле нәстә. Әбәү, синең чәчең артык агарып киткән түгелме соң?
Нәфыйк абзый кулын селтәде:
— Әй, улың шундый булганда, — дип кенә җавап кайтарды да өйгә кереп караватка ауды. Утлы без аның йөрәген янә тишеп керде, ялкыны бөтен күкрәккә таралды. Күз алдында Салихҗанның сурәте бер яктырып, бер караңгыланып, шадраланып торды да, аннары мең кисәккә таралып, әллә кая сибелде.

Нәфыйкны район үзәгендәге хастаханәгә салып кайткач, Сәлимә түти иренең пинжәген шкафка элеп куйган чакта күкрәк кесәсеннән бер фоторәсем килеп төште. Аннан шомырттай кара, тумраеп торган зур күзләре белән дөньяга исе китеп ике-өч яшьлек ир бала карап тора иде. Ә рәсем артына хатын-кыз кулы белән алга атлыгып, бер-берсен узарга ашыгып торган, йөгерек хәрефләр белән: “Дәү әтием белән дәү әниемә! Улыгыз Ринаттан” дип язылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар