Логотип
Проза

Сәдака

Үз дөньясында кайнап, әкрен-әкрен тормыш азагына якынлашырга планлаштыра иде Шәриф абый. Әмма  ипподром тирәсендә яшәгән кодасы  Гаделҗан күңеленә коткы салды...

 Шәриф абыйны иртә яздан пенсиягә озаттылар. Шуннан соң ул бер көн дә эшкә чыкмады. Тәмам ялыккан иде  химиклар оешмасыннан. Яз көне болай да эше җитәрлек иде пенсионерның. Шәриф абый гомер-гомергә шәһәр читендә яшәде  һәм бу хәленә  зарланганы булмады. Киресенчә, шәһәр фатирларында – таш капчыкта яшәгәннәргә исе китә иде аның. Көне-төне бикләнеп, бер телевизорга кадалып,  вакыт үткәргәннәренә гаҗәпләнде.
Үз өе белән яшәгәч, гел эш табылып кына тора иде хуҗага. Йортына чыгып, койма тактасының суырылган кадагын какса да күңеле була иде. Зур бакчасы бар иде Шәриф абыйның. Шул бакчадан чыкмый ятарга риза иде ул. Җимеш агачлары чутсыз иде ул җирдә, түтәл-түтәл яшелчәләр котырып үсә, бәрәңгесе инде чабата зурлык була, һич арттыру түгел. Әле шуңа бал кортлары тотуын да өстәсәң, хөкүмәт эшеннән котылганына ничек шатланганын чамаларга буладыр.
Үз дөньясында кайнап, әкрен-әкрен тормыш азагына якынлашырга планлаштыра иде ул. Әмма  ипподром тирәсендә яшәгән кодасы Гаделҗан күңеленә коткы салды: 
– Фани дөнья үтәр дә китәр, ахирәтне кайгыртырга кирәк, кордаш. Хәлеңдә чакта дингә кайт, бер-ике сүрә ятла, намазга бас. Гөнаһларыңны кимет бераз, Тәңре каршына барасыбыз бар. Иң башта мәчеткә сукмак сал. Дингә кайту шуннан башлана. Акыллы кешеләр калганын өйрәтерләр, – дип алтын бәһасенә тиң киңәшләрен бирде  
Бу хакта утырып уйлап караганы булмады Шәриф абыйның. Ике гаеттә кешеләр уңаена мәчеттә бит сыпырып утыргалады, корбанга суелган симез  сарык ите ашаштыргалады. Туры килгәндә мәчеткә хәер салгалады. Шуның белән алыш-биреше чикләнә иде  дин белән. Кодасының сүзләре күңелен кузгатты аның. Дөресен генә әйткәндә, бик ышанып та бетми иде ул югары көчләргә. Әгәр чынлап та ахыр заман дигән  нәрсә була калса,  ялкынлы утта бит урыны Шәрифнең. Аягыннан селкеп, тотып атачаклар җәһәннәм уртасына. Алдан чарасын күреп, бераз хәлне җиңеләйтерә мөмкинлек бар икән, нигә файдаланмаска ди? Ул  да кодасы артыннан оҗмах бакчаларына аяк басар, әлвә-хәлвәләр ашап, тук кикереп ятар. Бу очракта, икесенең берсе дисәләр, юләр кеше генә утны сайлар.
Җәмәгатьтән аерылмаска булды Шәриф абый, җомга көнне үз мәхәлләсендәге мәчеткә юл тотты. Кодасы хаклы булган, Шәриф абыйны намаз ияләре хөрмәт белән каршы алдылар, аның хак юлга аяк  басканына чын күңелдн шатландылар. Һәрберсе ярдәм кулы сузып, беренче адымнарны атларга ярдәм иттеләр, китаплар бирделәр. Шәриф абыйның хәтере шәп иде әле, бер-ике сүрәне тиз арада күңеленә бикләде. Мәчеттә тиңдәшләре белән беррәттән намазга оерга өйрәнде. Шактый килештереп, бик урынлы гына: «Пәйгамбәребез әйткән... Китапта язылган...» – дип, саллы  гына җөмләләр кушып сөйләшергә остарды. Теләгендә булган кеше  өйрәнә ул барысына.
Ул елны  Рамазан ае озын җәйге көннәргә туры килде. Шәриф абый хасиятләп ураза тоту тәртипләрен өйрәнсә дә, озын көн буе ач торырга батырчылык итмәде. Теге кыска кышкы көннәргә туры килсә ураза вакыты, ничек тә үзен сынап карарга ныгытып куйды. Әмма ураза аеның  яхшы яклары да бар икән. Аллаһның һәр бирмеш көне  мәчет картына әйләнгән Шәриф абыйны авыз ачарга ифтар ашларына чакыра башладылар. Диннең бу ягы  күңеленә хуш килде аның. Шулай булмыймы соң! Картлар белән бергәләшеп ахшам намазын укыйсың да, кереп утырасың нигъмәтләрдән сыгылып торган өстәл артына. Ни генә булмый ул табыннарда! Кош итләре, мөгезле терлек итләре, ак балыклар, кызыл балыклар, тозланганы, кыздырганы, җимеш-җиләкне әйтәсе түгел. Бер-ике сәгать каешыңны ычкындырып куеп сыйланасың, оҗмахка бәрабәр ризыклар, мин сиңа әйтим.  Ә менә хәзрәткә ияреп  ястү намазына барырга, тәравих укырга хәле калмый  иде Шәриф абыйның. Аяк буыннары сызлауны сәбәп итеп, өенә элдерергә ашыга иде.
Әнә шулай матур гына җәй айлары үтеп китте. Мәчеттә үз кеше булып алды Шәриф абый. Башына түбәтәй киеп җомгаларга барганын күреп, күрше-тирә, таныш-белеш  аны хөрмәт итә башлады. Бик тә укымышлы  яңа танышлары барлыкка килде. 
Алтын көз аяк баскан иде инде. Бер көнне мәчеттә үзара фикер алышып утырганда сүз арасында Шәриф абый әйтеп куйды:
– Быел бал елы булды, бу кадәр  суыртканым юк иде әле...
Арада булган хәзрәт бал сатып алырга теләк белдерде. Шатланып ризалашты  Шәриф абый. Ел да шулай артыгын сатып, шактый акча кертә иде ул.
Төштән соң хуҗа җәмагәте белән бакчада кайнашты. Кичтән бәрәңгене казып бетерә алмаганнар иде. Бүген җан-фарман шуның белән мәшгуль булдылар. Капка аша кеше эндәшкәнен дә шәйләми торалар икән! Өч литрлы банка кочаклап, хәзрәт елмаеп тора. Шәриф абыйның хатыны, җитез кыланып, бал тутырырга кереп китте. Шәриф абый абруйлы кунакны бакчасына чакырды. 
– Бәрәңге дә уңды быел. Шул биш сутый урыннан йөз чиләк бәрәңге алдым, хәзрәт. Әнә теге ике түтәлдән унбиш чиләк кишер чыкты, һич алдамыйм . Башка яшелчәләр дә егылып уңды, шатлык өстенә шатлык...
– Бәрәкаллаһ, барысы Аллаһ рәхмәте белән булды диген. Җирдән алыгнган һәр уңыш – Аллаһның нигъмәте. Шуңа да һәр мөселман  үз кардәшләренә җыйган уңышыннан өлеш чыгарырга тиеш. Син дә гошер сәдакасы бирергә ниятләп куйгансыңдыр  шәт...
– Анысы ни була тагын? – дип сорыйсы итте Шәриф абый. Яхшы җавап ишетмәячәген алдан сизенде ул.
– Гошер ул – җыйган  уңышыңның уннан бер өлешен фәкыйрьләргә бирү. Син мәчеткә алып килерсең ун чиләк бәрәңгеңне, чиләк ярым кишереңне, тагын башка яшелчәләр өстәсәң дә була. Җиләк-җимеш тә гошер сәдакасына керә. Әнә алмаларың  өзелеп төшәргә утыра. Җый бер-ике тартма, өстә анысын да. Мәчеттә җыелганны без мәдрәсәгә тапшырабыз. Шәкертләр чын күңелдән рәхмәт укырлар. Корт балын да әйткән идең. Уннан берен чамалап шәкертләргә  тәмләп чәй эчәргә бирсәң, саваплары чутсыз аның...
Колагы шауларга тотынды Шәриф абыйның, әллә тагын кан басымы күтәреләме? 
Ничек тә үзен кулга алып, азагына кадәр ишетергә теләде ул.
– Ә тагын нинди сәдакалар була соң, хәзрәт? 
– Менә ураза аенда фитыр сәдакасын биргәнсеңдер...
Ураза азагында ул яшәгән урамдагылар берсе калмый,  мулдан сәдака  биргәннәр иде Шәриф абыйга. Нык ошаган иде аңа бу гамәл. Алар мәчеткә биргән булып чыгамыни? Шәриф тә үз акчаларын аларныкына өстәргә тиеш булганмы? 
– Елына бер тапкыр бирелә торган зәкят сәдакасы бар. Әгәр илле мең акча ел әйләнәсендә тотылмый саклана икән, син  мәчеткә... – дип, тәфсилләп сөйләп китте мулла. Шәриф  абыйның кинәт хәле начарланды, аяклары тотмас булды. Ярый шул вакыт хатыны бал күтәреп килеп чыкты. Саубуллаштылар хәзрәт белән. 
Мулла китте, Шәриф абыйның тынычлыгын да алып китте ул. Көзне көтеп ала торган иде ул ел да. Җыйган уңышларын йөкләп базарга йөрү аның иң яраткан шөгыльләреннән иде. Утырасың үткән-сүткәнгә  бәрәңге-яшелчәләреңне мактап, гәрәбәдәй бал тәкъдим итәсең. Егылып алалар барысы, кич кайтканда йөрәкне җылытып, түш кесәңдә меңлекләр кыштырдый. Быел килмәсме андый татлы мизгелләр? Таз башлы шәкертләргә бушлайга таратыргамы тиреңне түгеп үстергән ризыкларны? 
Өч көн, өч төн туктамый уйлады ул бу хакта. Һәм ныклы карарга  килде – башка мәчет юлына аяк басмады. Хәзрәтнең  үгетләрен  дә колак  төбеннән генә уздырды. Тора-бара бөтенләй суынды дингә. Күбрәк базар буйларында очратырга була иде аны.
Икенче елны,  шагыйрь әйтмешли, җил дә вакытында исте, яңгыр да вакытында яуды, әмма Шәриф абый үз бакчасыннан утыз чиләк тә бәрәңге ала алмады. Шартын китереп утыртты, ашлады, вакытында күмде, бала урынына тәрбияләде. Нәрсә булды инде, аңламассың...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар