Логотип
Проза

Салават күпере

Зәлинәнең яңгырны җибәрәсе килми. Тагын-тагын яусын иде әле. Аның бит яңгырга кушылып тыенкы гына елыйсы – «яшәрәсе» килә. Яңгырга гына сөйләп була торган хатирәләре, татлы сагышлары байтак әле аның...

Зәңгәр ефәк яулык сыман җәйрәп яткан күк читендә посып кына бер нәни болыт эленеп тора икән. Һава торышын чамаларга теләп тәрәзәгә килеп капланган Елена Ниловна шул нәни болыт кисәгенә сынаулы карап алды. Яшәреп тора бит бу болыт. Күптән инде үзен шәһәрләшкән дип йөрүче бу ханымда авыл кызы һаман яши икән ләбаса! Әнә бит башына килгән беренче җөмлә үк аны «сатты». Шәһәр апасы сиңа яңгыр болытын шундаен итеп бәяли белерме: яшәреп тора, имеш! Яхшы дигәндә дә ул: яңгыр яварга охшап тора яки яңгыр булмагае, зонтигымны (һич тә кулчатырымны түгел!) алырга кирәк булыр, дип әйтер. Тәрәзәгә капланган ханым – бала чагын авылда калдырып килгән Зәлинә Наил кызы иде шул. Хәзер менә егерме ел инде ул Мәскәү янындагы Алтын боҗрага кергән Н. шәһәрендә музыка училищесы директоры булып эшли. Дәрәҗәле уку йорты, дәрәҗәле вазыйфа... Урыс арасы. Шуңа күрә ул беренче көннән үк Елена Ниловна булып куйды. Әйбәт яңгырый бит. Телләре сөякле халык балаларына әйтергә-эндәшергә ансат булсын дип уйланылгандыр инде. Татар икәнлеген белеп алучылар да, чын дөрес исем-атыгыз ничек соң сезнең, дип аптыратмый. Нигә ул аларга – Елена Ниловна, и вәссәлам!
«Яшәргән» болыт кисәге ул арада шактый кабарган икән. Зәлинәнең әбекәе теленнән кереп калган сүз инде бу. Болытның «елыйсы килгәнен» аңлата торган бу гыйбарә белән күз яше арасында нинди бәйләнеш бар икән соң? Музыка ноталарын, дирижерлык ымнарын бик яхшы белә дә бит, ә менә кадерле, тәмле телендәге нечкәлекләрне, аерым сүзләргә сыенып калган серләрне аңлап-тоеп бетерми шул Зәлинә-Елена.
Казандагы уку йортын тәмамлаганда кулына юллама алгач, илнең мәдәният үзәгенә якын булам дип, сөенә-сөенә килгән иде ул бу шәһәргә. Төркемдәшләре әнә авылларга да таралды. Ә кызга эшкә билгеләнү кәгазенең «бәхетлесе» эләкте. Яхшы укыганга күрә инде бу. Тырышты шул. Югыйсә музыка мәктәбе күрмәгән авыл кызының нәфис сәнгатькә юлы сикәлтәле булды. Урта мәктәпнең тугызынчы сыйныфында укып йөргән җирдән мәктәпне ташлады да махсус белем бирә торган училищега китеп барды. Кызыл тышлы аттестаты аны Казан педагогика институтының музыка факультетына китерде. Ә дипломы – Мәскәү янына...
Менә хәзер инде ул мәшһүр каланың алтын түбәтәйле чиркәү гөмбәзләре өстендә уйнарга керешкән яшен чыбыркыларын күзәтеп хозурлана.
«Яшәргән» болыт тәки өлгереп җиткән икән бит – дөбердәтеп ява да башлаган. Авылда булса, хәстәрчән әнкәсе яңгыр суын җыеп калыр өчен ләгән-кисмәкләрне түбә кыегыннан җәһәт аккан яңгыр суына юнәлеш бирә торган улак астынарак куяр иде. Мунчага ярый ул яңгыр суы. Керне дә агарта. Кое суы кебек каты булмый бит ул. Авыл шулай фикер йөртә. Яңгыр һаваны сафландыра, юл тузанын баса, урамнарны юа дип куана шәһәр халкы.
Авыл яңгырының вазыйфасы күбрәк. Мәшәкате дә... Бүгенгедәй дөбердәп яуган яңгыр беренче нәүбәттә тишек-тошыкларны искәртә. Әнисе колагын сагайтып тыңланып ала булыр. Елның елында яңгыр малайлары юлын таба торган нәни тишектән тамчы тамганы ишетелмиме? Ишеткән икән әнисе. Бидрә кертеп куйган. Сыңар-сыңар тамчылар бидрә төбен яңгыратып тамгалап тора. Иртәгә үк туфраксаның шул турысын һәйбәтләп сылап куясы булыр. Алда көзге яңгырлар да бар бит әле. Түшәм өстенә җиңел сөякле Зәлинә менәр...
Елена Ниловна әнисе булып уйлый башлаган түгелме соң? Авылның шул инде аның: мәшәкате белән романтикасы бергә – канга сеңеп калган. Яңгырдан соң урам тутырып зарлана-зарлана кайтып килүче мал-туарны каршылап, җылы абзарга ябасы, җилененә ябышкан мәтедән аралап, сыерын савасы, адашып калган сарык бәтиләрен юллап алып кайтасы бар. Кичке яңгырдан соң шулайрак була. Ә көндез явып үтеп, ялтырап кояш чыккан җылы яңгырлар – бала-чагага бәйрәм. Соңгы тамчылар, иртәгәсен дә бик җылы көн булачагын вәгъдә итеп, озонлы һава белән тулган куыкларын кабартып туктауга, яланаяклар урамга сибелә. Яланаякларга «лаклы итекләр» – үзле кара мәте сылап куелган. Бернинди «чебиләр дә» чыдамас моңа. Чыдарлыкмы соң? «Лаклы итек»не фәкать кычытканның үрмә чылбырлары белән генә кыргычлап юып төшереп була лабаса! Шифасы да шул инде аның. Шәһәр балалары аяк чебиләүнең нәрсә икәнен беләләрме икән? Юктыр. Аларның яланаяк йөргәннәре бармыни соң. Зәлинәләр аяк киемен көзен мәктәпкә барганда гына кия торганнар иде. 
Елена Ниловна инде хәзер шифалы яңгырдан соң янәдән зәңгәр ефәк яулыгын ябынып куйган аяз күккә карап, үзенең дә сафланып калганын тоя. Тик никтер тәрәзә яныннан китәргә ашыкмый. Тәрәзә пыяласы артында калган авылы, балачагы ымсындырып тота бугай аны. Зәлинәнең яңгырны җибәрәсе килми. Тагын-тагын яусын иде әле. Аның бит яңгырга кушылып тыенкы гына елыйсы – «яшәрәсе» килә. Яңгырга гына сөйләп була торган хатирәләре, татлы сагышлары байтак әле аның. 
Тәрәзә пыяласына ябышкан чәнчә бармак бите хәтле бер эре тамчы Зәлинәнең күзенә текәлеп туктап калган. Эленеп тик тора. Яшьле күз диярсең. «Син нигә миңа болай моңсу итеп карыйсың? Мине таныйсыңмы әллә син?» – дип, Тамчы белән сөйләшә башлаганын үзе дә сизми калды Елена Ниловна. Тукта... Кайда күргән иде соң әле ул шушындый мөлдерәмә тамчыны? Гомеренең кайсы җәендә? Хәтерли дә сыман. Мәктәп баласы авылдагы һәр мәшәкатьтә иң кирәкле бер эшем иясе бит ул. Бала-чагадан башка бер эш тә бармый авылда. Эш чыкмаса, аны уйлап табалар. 
«Кырлар патшасы» кушаматы алган кукуруз игү алар авылында көтелмәгәнчә киң колач алуга, мәктәп балаларына яңа вазыйфа табылды. Икешәр-икешәр җитәкләшеп, кукуруз басуыннан карга куасы булды. Кукуруз ике кыяк чыгаруга, басуга каргалар ияләшә. Америкадан кайткан бу яңа төр ашның җиргә җиңелчә генә күмелгән алтын орлыкларын ничектер бик тиз бәяләп алдылар бу кара кошлар. Шунда барып күреп кайтканнардыр дияр идең, алар океан артына кадәр очучы күчмә кошлар да түгел бит инде югыйсә. 
Яңгырлы бер иртәдә басудан карга куу чираты Зәлинә белән Сәриягә җитте. Таң йокысын бүлеп, ике кыз бала киттеләр кукуруз басуына. Ярый әле ул заманда сукбай этләр юк иде. Хәзер булсамы... Ә менә каргалар кызлардан алда килгәннәр. Тәмам яктырып бетеп, яңгыр юган ояларда кукуруз орлык-лары ялтырап ятачак мизгелне көтеп утыралар. Басу полосасы урман ышыгында – дым ятарга тиешле урында. Кадерләп үстерәләр «Кырлар патшасын». 
Каргалар кызларны яратмады. Өнәмичә генә каркылдашып алдылар да, «без юк монда» дигәндәй, шомраеп калдылар. Алай да сыңар күзләре – кызларда, икенчесе – ымсындырып торган яшел кыякларда. Кызлар уяулыкларын сиздереп, көш-көш диешеп, аваз салган булалар, йөгергәләп, кыймылгалап алалар. Бер авырлыгы булмаган бу эш тә ардырды. Алмаш кайчан килә бит әле. Кызларның эчәселәре килә башлады. Су алып килә белмәгәннәр икән шул. Яңгыр явып торганда кем су эчәсе килер дип уйласын инде. Алар да уйламаган шул. Сәрия җаен тапкан әнә – тупыл яфрагын имеп тора. Зәлинә дә тупыл яфрагын сайлады. Чөнки аның яфраклары касә кебек җәлпәк. Яфракка җыелган суы да мул. Зәлинә тәрәзә-сенә килгән теге тамчыны шул яфракта күргән иде инде. Алка кашы кебек җемелдәп торган тамчы иде ул. Тәмле, баллы тамчы... Менә шул тамчы бүген аны таныды. Зәлинәнең Тамчы белән уртак олы сере бар икәнен әллә белә микән ул?
Ул елны кукуруз котырып үсте. Кукуруз урманына кереп киткән комбайн бункеры белән күмелә торган иде. Зәлинәләр, Сәрияләр, Наҗияләр кукуруз чәкәннәренең чәчен үреп, курчаклы уйнадылар ул җәйдә. Яшь җилкенчәк исә кукуруз арасында, ят күзләрдән качып, үбешә иде бугай. Мал-туарга ярар диеп, авыл кешеләре гайрәтле кукурузлар төбен сарган эт эчәгесен җыю белән мәшгуль. Рөхсәт бар иде. Эт эчәгесе арасына кыстырып чәкәннәр дә кайткалый. 
Кукуруз дәвере алар авылы хәтерендә нәкъ менә маҗараларга бай хатирәләре белән кереп калды. Тәмле ашаган сыерлар мул сөт бирде. «Үсә кукурузларым, / Сөям ферма кызларын» дип җырлый-җырлый кукуруз иккән комбайнчы егетләр СССР Халык Казанышлары Күргәзмәсеннән көмеш медаль белән кайттылыр. Мәскәүгә мәртәбәле сәяхәт сыер савучы чибәр кызлар өлешенә дә тигән иде. Уңыш, бәхет, дәрәҗә булган урында мәхәббәт булмый каламы соң инде. Гөнаһлы мәхәббәткә уралучылар да, аннары кавышучылар да булды. Мәхәббәте көчле булу сәбәпле телгә керүчеләрнең берсе Зәлинәгә кодача тиешле чибәркәй иде. Бик матур кыз үстерде ул.
...Кинәт күк йөзе тылсымлы бер матурлыктан балкып китте. Салават күпере! Күпме яшәп, шәһәрдә салават күпере күргәне юк иде Елена Ниловнаның. Абау! Сөбханалла! Аның үзен гел авылдагыча тотасы – яңгырга сөенәсе, салават күперенә сокланасы килә икән ләбаса. Бу хозурлыкка ялгыз гына соклану мөмкин түгел кебек тоелды: «Әй улым, тизрәк кил әле бире, – дип, ул үсмер улын янына дәште. Билгеле ки, русчалатып әйтте: «Радуга! – Аннары капыл гына үзен дөресләде: – Салават күпере!»
Рәсем ясап утырган акыллы улы, кузгалып, әнисе янына килде: «Ты мне раньше не показывала. Я думал «Радуга» – это набор карандашей. У меня же есть «Радуга.» Ой, как красиво! Откуда она взялась?»
Елена Ниловна улына салават күперенең нилектән хасил булуы хакында үзе белгәннәрне сөйләде. Мәктәптән үк ятлап калган «каждый охотник желает знать где сидит фазан» дигән төсләр «ачкычын» да ятлатты. «Барысы җиде төс салават күперендә. Һәм алар гел бер тәртиптә тезелә. – Малайга яңа мәгълүмат бик кызык тоелды. Сорау арты сорау туа торды. Елена Ниловна да салават күпере хакында улына нидер сөйли алуына сөенеп, бала чагында әбисеннән ишеткәннәрен исенә төшерде.
 – Фәрештәләрнең Аллаһны данлавы, рәхмәт укуы инде ул. Кайбер кешеләр аны җәйгор дип тә әйтә. Төштә салават күперен күрсәң, яхшыга, мул, бәхетле тормышка юрыйсы. Салават күперен күргән көннәреңдә гел уңарсың. Сиңа исемне Салават дип кушуым да шуңа – гомерең буе эшләрең гел уңып торсынга иде бит инде.
Улы бу мәгълүматтан кинәнеп, рәхәтлек кичереп, янәдән рәсем ясарга барып утырды. Малай үзенең нигә кадерле икәнен моннан ары да Салават күперенә бәйләп яшәп китәр микән? Ә бит сәбәп тирәндәрәк!
Алтын боҗра шәһәрләре рус мәдәнияте белән яши. Елена Ниловна булып алгач, Зәлинә дә үзендә ниндидер алмашыну тойды. Тик менә әнисенең: «Кызым, яшең чыгып бара. Үзеңә иш тап», – дигән сүзләренә генә бервакыт ярсып китте: «Мин сезгә татар кияүне каян табыйм? Юк анда татарлар!» Алай да Зәлинә иптәш кызы янына Мәскәүгә кунакка баргач, тапты бер татарны. Бу юлы да аңа үз халкының мәдәнияте ярдәмгә килде. 
– Безнең Зәлинә дирижер гына түгел, җырчы да бит әле ул! – дип таныштырган иде дус кызы аны үз ку-наклары белән. Арадан бер кунакның кызыксынучан карашы кич буе Зәлинәдән китмәде. Аның Елена Ни-ловна икәнлегеннән дус кызының хәбәре юк иде әле. Шуңа күрә кунаклар кызны Зәлинә дип танып калды.
– Сез татар кызы бит, әйеме? Сезне җырлый дип тә әйттеләр. Җырлагыз әле берәр татар көен? Бик сагындым, – диде теге утлы күзләренә сагыш оялаган бөдрә чәчле, буйчан гәүдәле, җылы куллы ир-ат.
Зәлинәне бу ир-атның кайсы сыйфаты әсир итте – утлы карашымы, аркасына кагылганда тоеп калган кул җылысымы – әллә барысы бергәме? Кыз үзе дә татар җырын сагынган иде. Бик рәхәтләнеп җырлыйсы килеп китте. Бу кешенең күңелен яулап аласы килү дәрте кабынды. Теге ир-атның күзләрендә дә кинәт очкын кабынды. Кызыксыну гына түгел иде бу. Дәррәү үрләгән мәхәббәт ялкыны иде. Мәхәббәтне еллар буе зарыгып көткәндә шулай була – бер караш, бер кагылудан яшен яшьни.
 Таныштылар, кавыштылар. Кыздан шактый гына өлкән яшьтәге Саша үзе дә Сәмигулла икән. Өстәвенә, Мәскәүдә фатиры бар. Эше дәрәҗәле. Зәлинәгә мәхәббәте көчле. Менә шулай итеп кинәт бәхет ишелеп төште кызның иңнәренә. Гомерле булсын бу бәхетем дип теләк теләргә уена килгән иде микән? 
Күкләр гамәлен белмәссең... Гел шулай уңай гына китәр бу дөньялар дип, ваемсыз гына яшәп ятканда бер ягы кителә дә куя кытай касәсенең. Гел җаваплы эшләрдә эшли торгач, Сашаның йөрәге бик таушалган икән. Ишемия! Беренче тапкыр иренең йөрәк өянәгенә шаһит булгач, Зәлинә коелып төште. Дәваларга! Елына ике тапкыр Кырым шифаханәлә-ренә барыр. Зәлинә аны үзе дә тәрбияле яшәтер. Кайнана исән иде әле. Килененә сокланып туя алмады. 
Сәмигулланы чир түгел, фаҗига алып китте. Чираттагы тапкыр Сашасын Кырымга озатырга аэропортка Зәлинә үзе дә барган иде. Югыйсә башка вакытта эштән бик китә алмый. Теге Алтын боҗра шәһәренә йөреп, училищеда укытуын һаман дәвам итә иде бит әле. Мәскәү фатирына атнага бер кунакка гына килеп йөрешле. Күрешүләр тоташ бәйрәмгә әйләнә торган иде. Сашасын татар җырына коендырып та карады инде Зәлинә. Ире дә, үзе дә бәхетлеләр иде. Муллык булган җирдә бәхеткә бик уңайлы була бит ул. Инде менә, ниһаять, карынының буш түгел икәнлеге дә беленде. Шатлык өстенә шатлык бит бу. Димәк, булачак әти кешегә чирләшкә булырга һич тә ярамый! Барсын әле ул Кырымына. Барсын. Әле Зәлинәнең көмәне вакытны куаламый.
Әйе, һава аланына икәүләп яхшы машинада килделәр. Рейсны көткән арада тын куырып озак үбештеләр. Очыш игълан ителгәч, Зәлинә очу кырын чикләп торган тимер рәшәткә янына килеп басты. Әнә Сашаны күккә алып менеп китәсе очкыч пассажирларын көтә. Өч атна вакыт бик тиз үтә бит ул. Кояшта янып, яшәреп, савыгып Сашасы ялт итеп кайтып та җитәр. Аннан икәүләшеп бала көтү мәшәкатьләренә чумарлар. Хәер, ирләр өчен түгел инде ул андый ыгы-зыгылар... Кайнанасы да бар бит әле. Ул да белә булыр. Саша әйтми түзмәгәндер лә. Әни малае булып картаеп килә иде бит инде. Хәзер генә ул Зәлинәнеке.
Бүгенгечә бик матур яңгыр явып узган иде ул көнне дә. Елена Ниловна янәдән тәрәзә янына килде. Тәрәзә пыялалары аръягында калган тормышына үрелеп карарга теләгәндәй омтылып куйды. Әйе, ул көнне дә яңгырдан соң, күп вәгъдәләр белән өметләндереп, салават күпере зур дуга ясап сузылган иде. Зәлинә, аның гүзәллегенә сокланып, бер мизгелдә ирен алып китәчәк очкыч хакында да онытып торды. Физика кануннары кызык икән ул. Матурдан-матур җиде төс бер-берсе белән кушылганда ак төс хасил итә икән. Ә менә шул ук төстәге буяуларны бутасаң, кара төс килеп чыга. Нилектән бу шулай? Сәер, бик сәер бу! Аңлашылмый да. Зәлинәнең акылы моны кабул итә алмый. 
«Менә болай була ул!» – дигәндәй, кинәт күк урталай ярылып китте. Балкып торган Салават күпере урынында кара упкын хасил булды. 
Гарасат бармы әллә? 
Үкерү, елау, сиреналар авазы! 
Очкыч кая югалды соң?
 Юл алдымы, югалдымы?
 Зәлинә ни булганын бер тын аңламый торды. Аэропорт репродукторы хәвеф барын хәбәр итәргә керешкәндә дә ул әле чын хәлне кабул итәрлек түгел иде. Аның күз алдында зәңгәр күккә юл алган очкыч шартлаган – җиде төсле Салават күпере мизгел эчендә юкка чыккан. Күк гөмбәзен биләп, фәкать каралык кына калган.
Зәлинәнең бар вөҗүдендә – КАРАЛЫК, БУШЛЫК, ӨМЕТСЕЗЛЕК, ЮГАЛТУ АЧЫСЫ!
Сөйрәлеп кенә Сашаның фатирына кайтты. Атна, әллә аймы узды. Яшь хатын алдында бер генә сорау калды: «Нигә яшәргә?» Карынындагы баласы да шул уйны куәтләде – төште дә куйды. Кайнанасы: «Фатирны бушат! Улымны Кырымга куалап, син генә харап иттең», – дигән җөмлә белән араны өзде. 
Бала исән калган булса, мөгаен, киленне урамга кумаслар иде. Юк шул – бәхетеңне сыер сөзгәч, дияр иде әнисе. Тик ул берни дә белми. Кызым зур шәһәрдә бәхетле яшәп ята дип белгән ананы нигә борчып газапларга?
 Зәлинә, кабат Елена Ниловна булып, укучылары янына кайтып китте. Тулай торактагы урынын тапшырмаган иде әле. Алдан белгән диярсең. Йә, бу бала нигә төште инде? Миңа төшкән кайгыны күтәрә алмады нарасый. Бу буш тормышны ничекләр яшәп китәсе булыр. Бер хезмәттәше тыныч кына юатып куйды: «Мир не без добрых людей!» 
Яшәп киткәч, чыннан да «добрый кеше» табылды. Тиңе иде, ләкин безнең халык түгел инде. Әллә шуңа, бала дигәне бүтән хәбәр бирмәде. Болай да кызык түгел икән. Фатир ягы да тулай торак бүлмәсенә берегеп калды. 
Җан биргәнгә юне табыла икән лә ул. Кукуруз басуында ярын тапкан кодачасының кызы Елена Ниловнаның чишелеше күренмәгән сагышына нокта куйды. Кукуруз басуының катышы юктыр да, бәлки, әмма студент кыз йөкле иде. Ерак апасының ярдәме белән авылга сафланып кайту нияте белән кунакка килгән кызның гөнаһлы фаразлары акланмады. 
Ходай үз аягы белән китергән бәхет бит бу! 
Тулай торак бүлмәсенә өмет нуры керде. Бәлки, ризалашыр. Бездән артмас иде.
– Сеңлем, үземдә генә тор. Балаңны миндә яшәп табарсың. Вадим абыең әйбәт кеше. Сабый җанын кыюга юл куясым юк. Бала – бәхет бит ул. Син аны әле үзең аңламыйсың. Кысыр калу ягын да башыңа кертмә. Үз вакыты белән туган бала бәхетеңә юл ачар. Илдә булмаган хәл түгел.
Үз хәленнән куркып калган студент кыз баштарак холык күрсәтеп алмакчы иде. Бер чыкмаса, бер чыга бит инде ул сер дип фикер йөрткәндер инде.
– Юк, юк. Мин бала күтәреп авылга кайтып керә алмыйм. Сезнең бер бүлмәгездә тыгынлап яшәргә дә уйламыйм. Тап, дип кыстасагыз, табармын. Тик мин аны калдырып чыгам.
УЗИдан карадылар. Кыз бала икән. Шул көннән башлап Елена Ниловна бәләкәй кыз турында хыяллана башлады. Чәчләрен үреп куяр микән? Үзенеке төсле кара толымнар булыр микән? Һай тиле, каян килсен ул балага минеке төсле куе чәч! Аның анасы мин түгел лә! Юк, мин. Мин аның анасы! Ходай йөкле сеңлемне минем ишеккә китергән икән, ул миңа: «Син бу балага ана бул!» – дигән. Булам да мин аны!
Шул көннән ул ирен туачак сабый турында уйларга, аны кайгыртырга өйрәтә, ата булу фикеренә күндерә башлады. Әгәренки бу бала аларныкы булып калмаса, Елена Ниловна үзе генә түгел, Вадимы да нәүмизләнәчәк иде. 
– Леночка, я нашей дочери придумал имя. Очень красивое. Знаешь какое?!
– Но ты скажи.
– Как у тебя. Но только одна-две буквы будут отличаться – Алина. У татар девочки с такими именами всегда успешны. Они все красавицы. И наша дочь будет и успешной, и красавицей! 
– Вадим, тогда УЗИ показало, что будет мальчик. – Сеңлесен кыз белән кызыктыру өчен генә хәйләлә-гәнен иренә тәфсилләп сөйләп торасы итмәде. Йөкле хатыннарның күпчелеге төшендә кыз бала күреп саташа лабаса. 
Елена Ниловна ни әйтсә, шуңа ризалаша торган Вадим бу юлы да бәхәсләшеп тормады.
– Мальчик еще лучше. Мальчику имя выбирай ты. Нас ведь всегда вы – женщины выбираете. 
– Если его назову Салаватом, ты не против? Это ради моей мамы... А значение имени очень хорошее.
– Салават дык Салават. В Москве Саввой будет. Ты же все равно его татарскому не научишь.
Менә шул Салават әнә рәсем ясап утыра. Сәләтле малай. Елена Ниловна аны Савва итмәде. Яхшы холыклы Вадим да Салаватка ияләште.
Тукта әле, нишләп соң мин бу баланы туган авылыма ияләштермим. Аны итәк астында күпме яшереп ятарга була. Зәлинә бала тапмый икән дигән хәбәрнең авылда йөргәне булмады. Менә тапкан бит. Үстергән.
Печәннәр өлгергән вакытта өчәүләшеп кайттылар. Зәлинә үз авылында янәдән Зәлинә булу рәхәтен кичерә, егетләре Ык буеннан кайтып керми, урманга бөрлегәнгә йөри, көтү каршылый. Әнкәсе дә урыс киявен мактап туя алмый. Эш рәте белә икән бит кияү балакай. Бөтен техниканы ялт иттереп төзәтеп куйды. Кулыннан эш коралы төшми. Авыл агайлары кебек, һәр каккан кадакка әҗер көтеп аптыратмый. Татар авылында туып-үскән кеше сыман олыны – олы, кечене кече итеп сөйләшә белә. «Берәүгә берәү яраган, баганага терәү яраган» дип, үзалдына сөйләнеп йөри бәхетле әбекәй. Зәлинәнең әнисе дә кызының әни кеше булу тарихын белми. Әллә белеп тә белмәгәнгә сабышамы? Гомергә дә сер бирә торган хатын булмады ул. Сиздерсә, каенсеңлесенең дә серен саткан булып чыга лабаса. Сернең йозакта торганы яхшы.
Салават малай да Сөлекле күлдән юл алып, Ыкка төшә торган чып-чын салават күперен күреп хозурланды. Рәссам булып китә калса, әлеге Салават күпере аның иҗатына илһам нурын сирпеми калмас. Фәкать җиде нурдан кушылган аклык кына көчен җуймасын. Якты нур кирәк кешелеккә.

Фото: Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар