Логотип
Проза

Нинди генә сүзләр әйтим икән?

Өздереп искән ачы җил минем күзләремнән яшь тамчылары сыгып чыгарды. Каты салкыннардан соң шомарып, ялтырап яткан ак юлга кара итекләре белән авыр гына басып китеп барды Галия...

Хикәя

Наил белән Галия язылышырга гариза биргәч, күңелләрем әллә нишләп китте.
И-и, узса да уза икән гомерләр! Әле кайчан гына шушы Галия әнисе Фәүзиянең кулындагы нәни бер төргәк иде. Ул чакта әле минем үземнең дә загста яңа гына эшли башлаган вакыт.

Язылышырга килсәләр дә, яңа туган баланы теркәсәләр яисә берәрсенең вафат булганына белешмә алсалар да – кеше куанычыннан да, кеше хәсрәтеннән дә күңелнең гел кузгалып торган чагы. Шуңа күрәдер инде, ул елларда миндә язылышкан парлар һәм тууларын мин теркәгән сабыйлар аеруча йөрәккә якын булып калдылар.

Нәкъ менә шул елларда никахларны һәм бала тууларны тантаналы рәвештә теркәргә кирәклеге хакында күп сөйли башладылар, яңа йолалар турында газета-журналларда мәкаләләр чыккалады. Мин загста исемнәр дәфтәре булдырдым. Хәтеремдә, Галиягә исемне дә шул дәфтәрне шактый актарып утыргач сайлаганнар иде.

Туу турында таныклыкны тапшырганда, мин аягүрә басып: «Бәхетең, тәүфыйгың белән үс, сабый, ата-анана, кешеләргә игелекле бул!» – кебегрәк сүзләр әйттем.

Әле кичә генә булган иде кебек бу хәл. Кай арада гомер үткән диген: узган язны Наил белән икәүләп каршыма килеп басты ул. Галиягә дә 19 тулган икән. Унтугыз! Без картаймый, кем картайсын!

Миңа һаман сабый гына булып тоелса да, кыз җиткән икән шул, егете дә һичбер тел-теш тидерерлек түгел. Мин, закон кушканча, язылышу көнен бер айдан соң, майның унбишенә билгеләдем.

Ләкин туй унбишенче майда булмады, кайсыдыр якын туганнары, майда туйга кайта алмыйм, ялны августта гына бирәләр, дип хәбәр җибәргән икән. Наил белән Галия июль башында яңадан гариза күтәреп килделәр. «Бигрәк әйбәт булыр әле, бер дә борчылмагыз, – дидем мин аларга, – туегыз елның иң мул, иң ямьле фасылына туры килә».

Яшь парларның язылышу тантанасын без мәдәният сараенда үткәрәбез. Ә безнең мәдәният сарае Казан халкы кызыгырлык. Аны архитектурада артыклыкны тыярга дигән шаукым кузгалганчы салып өлгергәннәр иде. Мәрмәр колонналар, бизәкле түшәм-стеналар, киң ак баскычлар үзе үк бәйрәм, күтәренкелек хнсе уята.

Табигый инде, мин бу туйга аеруча җентекләп әзерләндем, дәрәжәле кешеләр чакырдым, уйналачак көйләрне кат-кат сайладым, хәтта кияү белән кәләшкә кул куярга сабына чәчкәләр төшерелгән ручка да табып куйдым.

Аларның килгәнен тантана залының тәрәзәсеннән карап тордым мин. Билгеләнгән сәгатьтә ишек төбенә биш «Жигули» килеп туктады. Алдагысы чәчкәләр, тасмалар белән бизәлгән, бишесе дә куе-кызыл чия төсле. Хәзер шулай итәләр бит: машиналарның да, атлар белән килсәләр – атларның да бертөслесен сайларга тырышалар. Башка берәү өчен, бәлки, бу – шаккаттырырга тырышу, кыланчыклык булып күренер, ләкин Галия белән Наилгә ул да килешеп тора иде. Наил – автохуҗалыкта бик яхшы шофер санала, Галия – заводта алдынгы эшче, теге яктан да, бу яктан да икешәр-өчәр бертөсле машина табу кыен эшмени!

Менә алар култыклашып ишектән кереп киттеләр. Мин, фойе ягыннан яңгыраган музыка буенча, аларның нишләгәнен күзаллап тордым: менә алар әкрен генә баскычтан менәләр, менә кәләшне аерым бүлмәгә алып кереп, соңгы тапкыр киемен, бизәнүен тикшерәләр, менә алар кияү белән кәләшнең соңгы биюен бииләр. Вальс... Дөресен әйткәндә, мин бу көйне куанычтан дулкынланып кына түгел, бераз сагышланып та тыңладым, бу сагышлануымны гомеремнең шулай тиз узуына уфтанудан дип уйладым...

Менә вальс тынды, ак бизәкле биек ишекләр ачылып китте, Мендельсон маршы яңгырады, менә алар киң кызыл келәм-юллык буйлап безгә таба килә башладылар. Түрдәге өстәл артында без – мин, чакырылган ветеран, шәһәр Советы депутаты – әле утырып торабыз. Зур тәрәзәләрдән төшкән кояш нурлары, гөл яфраклары арасыннан чәрдәкләнеп, кияү белән кәләш өстенә алтын тәңкәләр булып сибелде.

Туй тантаналарын үткәргәндә, мин кызыл келәм-юллык астына түр өстәлдән биш-алты адым кала тәбәнәк кенә күтәрмә куям. Кияү белән кәләш шул күтәрмә өстенә килеп баскач, без, рәсми кешеләр, урыннарыбыздан күтәрелеп, аягүрә торып басабыз. Музыка тына, яшь пар артында сулышларын ук тыеп басып торган халык каршында, тынлыкта, кияү белән кәләшнең никахланышуга ризалыгын алу башлана.

Егерме ике ел эчендә мин бик күпләрне шушындый тананалы шартларда гомерлеккә кавыштырып, ак бәхетләр теләдем. Ләкин Наил белән Галия кебек парлар еш булмады, гомумән, сирәк очрый андыйлар. Икесе дә кәләш кулындагы ак чәчәкләр кебек иде. Армия хезмәтен үткән, инде берничә ел эшләгән Наил – егет солтаны, ә башындагы чәчәк таҗы киявенең иңбашыннан гына тирбәлгән нечкә сынлы Галия нәфислекнең бер мисалы иде.

Мин аларны өстәл янына кул куярга чакырдым. Наил иелеп кул куйды. «Инде ручканы кәләшкә бирегез!» – дидем. Шунда әллә ни булды... Егерме ике. ел эшләп, мондый хәлне күргәнем юк иде: ул ручканы төшереп җибәрде. Ручка башта келәмгә төште бугай, каты бәрелгән тавыш ишетелмәде, аннан келәм читеннән идәнгә тәгәрәде ахрысы, кинәт урнашкан тынлыкта шалтыраган тавыш шомлы яңгырады. Наил иелде, капшанды, ручканы таба алмады. Туй мәшәкатьләре артыннан йөреп, артык дулкынланганга, ә бәлки, ул төннәрен дә юньләп йокламагандыр әле, зиһене таралган, хәрәкәтләре җайсыз иде аның. Иелеп өстәл астына карадым, ручка минем урындык янына ук тәгәрәгән икән. Мин аны кәләшкә алып бирдем.

Котлау сүзләрен алдан ук бик ныклап уйлап куйган идем. Загска килгән һәр парга һаман бер сүзне әйтеп булмый. Безнең шәһәр зур түгел. Бер үк кешеләрнең андый тантаналарда берничә тапкыр катнашуы мөмкин, шаһит булып та, туган-тумача, таныш-белеш буларак та. Наил белән Галиягә үзләренә лаек сүзләр әзерләгән идем. Егетнең җитлеккән, нык икәнен, кырысрак һәм үзсүзлерәк булу ихтималын күздә тотып, Галиягә:«Сабыр канатларың нык булсын!» –  диясем килгән иде. Бигрәк сабый төсле, бигрәк яшь күренә иде шул әле ул! Туганлыгын үзем теркәмәгән булсам, мин аңа унтугыз яшь тулганына һич ышана алмас идем. Минем сүзләрне күзләрен зур ачып тыңлады, гел менә укытучысы авызына караган беренче класс баласы инде!

Ә Наил таркау, дикъкатьсез иде. Минем инде сүземне ничек тә тыңлатасым, исләрендә калырлык итеп зиһеннәренә сеңдерәсем килә. Ә Наилнең күзе читтә, күңеле еракта, каушаган кебек тә, ашыккан кебек тә иде ул. Ниһаять, ул, ак түгәрәк йөзендә коңгырт күзләрен бер балкытып, керфекләрен миңа таба сирпеп алды, аның бу карашыннан күңелемә җылы дулкын бәреп керде: кыяфәте нык һәм мәһабәт булса да, карашы нәкъ Галиянеке төсле үк иде, күз бәбәкләреннән саф һәм беркатлы җаны карап тора иде. «И-и, син дә сабый икәнсең шул әле!» – дип уйлап куйдым. Үзем дә артык дулкынландым бугай, сүземне: «Гомер юлын бергә үтегез!» – дип тәмамлыйсы урында: «Мәңге бергә булыгыз! – дип әйтеп җибәрдем.

Берничә минуттан «мәңге» сүзе күрше залдан яңгырады: 

«Мәңге, мәңге, мәңге 
Яшисе килә,
Гөрләшеп яшисе 
Чын дуслар белән...»

Анда Наил белән Галия беренче тапкыр ир белән хатын биюен бииләр, алар өчен шушы көйне мин алдан үзем сайлап куйган идем...

Нигә ул җырны сайладым икән, нигә аның сүзләре хакында ныклап уйламадым икән?

Бу үкенеч минем бәгыремне ике көннән соң өтте.

Ике көннән соң Наилнең әтисе-әнисе, Галия – бу юлы инде машиналарсыз, озатучыларсыз гына – минем каршыма тагын килеп бастылар. Наилнең вафат булу таныклыгын алырга килгән иде алар...

Өченче көн таңга кадәр аларда туй шаулаган, яшь парны кияү йортына көн яктырыр алдыннан гына озатканнар. Ә иртән иртүк Наил үзенең армиядә бергә хезмәт иткән дустын күрше авылга илтеп куймакчы булган. Теге егет эшкә соңга кала икән. Мотоцикл бөтен барган кызулыкта кибет каршында туктап торган «КамАЗ»га барып бәрелгән...

Әле өченче көн генә алар минем каршымда күкрәп үскән гөлләр кебек балкып басып торалар иде, әле өченче көн генә мин аларга мәңгелек ак бәхетләр теләдем, хәзер менә шул егет солтанының үлгәнен һәм шушы ил сылуының тол калганын рәсмиләштереп утырам. Нинди сабырлыклар кирәк моңа, ничек түзәргә тиеш йөрәк бу хәлгә?

Нинди генә сүзләр белән дә мондый кайгыларны таратып булмый, мин аларның хәсрәтен чын йөрәгемнән кичергәнемне сүзсез генә аңлатып, тиешле документларны язарга керештем.

Соңыннан бер генә минутка Галияне янымда калдырдым.
– Сеңлем Галия, – дидем. – Таныклыкның икенче нөсхәсе илле тиен генә тора, үзең өчен алып куй син аны. Син хәзер ир хатыны, паспортыңда пичәт тора, башка шәһәргә барсаң да, беркая пропискага алмаслар. Бер кирәге чыкмаса, бер чыгар, язып бирим мин аны сиңа.

Ул каршымда тып-тын басып торды. Ниләр кайнагандыр эчендә, ләм-мим бер сүз әйтмәде. Аннары әкрен генә борылды да чыгып китте.

Мин аның хәлен белеп бетермәгәнмен икән, үз хәлен үзе дә белмәгән икән әле ул.

Берничә айдан урамда очратсам, аптырап киттем: Галия әни булырга җыена иде. Койма буенда көчле җилдән ышыкланып, аз гына сөйләшеп тордык.

– Бик зур эшкә тәвәккәлләгәнсең икән, – дидем мин. – Уңын-сулын уйлап ният иткәнсеңдер инде.

Үзем эчтән генә: «Бик яшь бит әле син, бөтен гомерең алда, бусыннан котылып торсаң да, гөнаһ булмас иде», – дип уйладым. Ләкин алай әйтмәдем, киңәш бирүчеләр миннән башка да күп булгандыр инде!

Ул минем уйларымны сүзсез аңлады:
– Төрлечә киңәш бирүчеләр булды инде, Нәгыймә апа, – диде. – Наилне бик ярата идем шул мин, бик ярата идем...

Ул моны өзгәләнми, сыкранмый, гади генә итеп әйтте, ләкин нәкъ менә шушы гадилектә үтмәс сагыш ята иде инде, һәм күзләремә шундый итеп карады – тетрәнеп киттем: аларда яшәешнең иң олы бәхетен дә, иң ачы хәсрәтен дә сыйдырган тирәнлек бар иде. Йә Алла, бу шулмы соң, минем каршымда сабый беркатлылыгы белән һәр сүземне йотылып тыңлап торган Галияме?

Өздереп искән ачы җил минем күзләремнән яшь тамчылары сыгып чыгарды. Каты салкыннардан соң шомарып, ялтырап яткан ак юлга кара итекләре белән авыр гына басып китеп барды Галия. Язмышның зәмһәрир суыклары, хәтәр җилләре, үтмәс сагышлары, күз яшьләренә чыланган кара төннәре аша сөйгәненең дәвамын киләчәккә алып бара иде ул.

Ак карлар гөрләвек булып җирнең битен юып үткәч, тупыл бөреләре бүрткән кояшлы бер көнне урамда Наилнең әнисе Тәнзиләне очраттым. Зур гына бер төенчек күтәргән иде ул.
 Киленебез малай алып кайтты бит, – диде ул. – Бүген чыгарабыз, дигәннәр иде, шуңа кирәк-ярак илтәм менә.

Аның артыннан катлаулы хис белән карап калдым. Кызгану белән бергә кызыгу да уянды күңелдә. «Киленебез...» – дип нинди яратып, йөрәк очыннан өзеп әйтте бит ул! Минем дә ике улым җитеп килә. Кайсы гына ана үзенең газиз баласына Галия кебек пар туры килүен теләмәс икән?
Димәк, шушы арада Галия тагын минем каршыма килеп басачак. Бу юлы инде үзе кулына ак төргәк – сабыен күтәреп киләчәк ул, һәм мин җиргә яңа кеше – яңа гражданин килгәнен игълан итәчәкмен.

Нинди генә сүзләр әйтермен икән мин аларга?

«Азат хатын», 1983 ел, № 7

Фото: Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар