Логотип
Проза

Назаның үз әтисе бар - 2

(башы: http://syuyumbike.ru/medeniyat/proza/?id=9120)

Егерме елдан артык хуҗалык җитәкчесе булып эшләгән Мирсал Мидхәтович Сөмбеләнең эшеннән канәгать иде. “Алма агачыннан ерак төшми дигәннәре дөрес, күрәсең: әнисе кебек чырыш, эшсөяр, әтисе кебек төптән уйлап эш итә торган булып чыкты әле бу кыз, ” – дип хатыны Филзәгә дә бер көн көндезге аш вакытында мактап та алды.

– Тик мактаулы кызыңа егетләр якын килергә курка бугай. Үтә кызыл тиз уңа диләрме әле, – дип, Филзә бер кашык дегетен салырга да онытмады.

– Егетләр, карчык, буа буарлык, Сөмбелә берәү генә. Маһира түтинең Илһамына эчтән генә димләп йөрим дә бит, никтер ишетүче юк.

Мирсал шулай диде дә хатынына карап куйды, ни әйтерсең, янәсе. Филзә авыз чите белән генә елмаеп:

– Белмим, белмим, сиңа ошаса, бик тиз генә өйләнмәс әле Илһам, утыз бишкә җитмичә.

– Шул шул, ашыкмый. Кылын да тарткалап караган идем, бүгеннән өйләнердәй беркемем дә юк дигән булды. Хәзер аның яшьтәшләре барысы да башлы-күзле, унсигез яшьлек кыз килми инде аңа. Сөмбеләдән дә кулае юк, өч-дүрт яшь бугай инде аралары. Икесе дә колхозда менә дигән эшлиләр, берсе агроном, икенчесе - ферма мөдире. Өйләнешеп башка чыгабыз дисәләр, йорт җитештерешергә дә ярдәм итәр идек. Үзләре дә төшеп калганнардан түгел.

Төшке аштан соң колхоз җитәкчесе, кабинетына да кереп тормый, турыга фермага китте. Бишьеллык тәмамланырга санаулы гына айлар калып бара. Сөмбелә җитәкләгән сөтчелек фермасының күрсәткечләрен район җитәкчелеге энә күзеннән үткәреп карый. Алдынгы булуның да бер кыен ягы бар шул, гел күзәтү астында. Республика күләмендә барган ярышта катнашкач, берни эшләп булмый: булган бөтен ресурслар җигелә. Райкомның икенче секретаре Нурсил Вазихович та булган проблемаларны хәл итәргә тырыша. Каян вакытын табадыр, колхозны урамый калган атнасы юк.

Мирсал Мидхәт улы Сөмбеләнең савымчылар, терлекчеләр белән җыелышып сөйләшкән чагына туры килде.

– Таналар бозаулаганчы фермага тагы ике савымчы кирәк булачак, – диде

Сөмбелә җитәкчегә, икәүдән-икәү генә калгач.

– Хәл итәрбез.

Сөмбелә: “Ничек әле бик тиз ризалашты, гомергә булмаганны” – дип уйлап, рәхмәт әйтте дә, хуҗаның кузгалып киткәнен көтә башлады. Тик ул китәргә ашыкмады.

– Кара әле, Сөмбелә, син эшнең иң кызган чагында кияүгә китеп бара күрмә инде тагын.

“Бәй, иртән тыңлап торганмы әллә безнең сөйләшкәнне… Әллә Нурсил шул арада “сөенче” алдымы? Булмас, бала-чага түгел, аннан әле хатыны белән дә сөйләшмәс борын…

– Мирсал Мидхәтович, никах сәгате сукса, берни дә эшләп булмый инде.

Сөмбелә үзенең җавабына үзе дә аптырап куйды. Кай арада башына килеп керде?

– Менә, менә, шул никах сәгате үзебезнең авыл егете белән сукса иде димен.

Сөмбелә тыйнак кына көлеп куйды.

– Андый егет тә бармыни ул безнең авылда?

– Ник булмасын, бар – Илһам!

– Кайсы Илһам? – дигән булды Сөмбелә. Ул хуҗаның аны кемгә димләгәнен чамалап алган иде инде...

Нурсил хатыны Фаягөлне каршы алырга шофeрын гына җибәрде. Иртәгә бюро утырышында караласы сораулар шактый гына катлаулы, шуңа күрә дә бүген барлык әзерлекне яңадан тикшереп, документларны тагын бер тапкыр барлап чыгарга кирәк булыр. Беренче дә чакырмый калмас, бюро утырышы буласы алдагы көнне һәрдаим шулай гадәткә кергән.

Фаягөл белән булачак сөйләшүне күз алдына китерергә тырышмаса да, бөтенләй үк башыннан һич чыгарып ата алмады Нурсил Вазихович. Дегет кебек чем-кара бөдрә чәчләрен артка таба сыпыра-сыпыра, ишекле-түрле йөренеп тә алды.

Ни дисәң дә, тугыз ел әз гомер түгел. Бер-берсенә ияләшеп, күз карашыннан аңларга өйрәнеп беткән кешеләр бит алар. Тик менә ни өчендер Ходай аларга бала бирмәде. Ишле гаиләдә үскән Нурсил өчен баласыз өйгә кайтып керү – кабергә төшү белән бер иде. Кайларга гына йөртмәде хатынын: диңгезе дә калмады, ял йортлары да, табиблар да. Үзе хәтта бер тапкыр, белемчегә дә барды. “Өч балаң була, сабыр ит”, – дип әйткән булды анысы.

“Берәү булса да җитәр иде әле, булсын гына үземнең каным, үземнең дәвамчым”, –дип юл буена теләп кайтты шул вакытны ул.

Беренче белән тоташтырып торган телефон шылтыраганда, ул тулысы белән иртәгә булачак утырышка әзерләнеп беткән иде. Арыганын сиздермәскә тырышып, Талип Абдуллович кабинетына юл тотты.

Беренченең кәефе шәп иде. Ишекне ачып керү белән, кәнәфиеннән торып, Нурсилгә каршы атлады.

– Нурсил, өстән күңелле хәбәр җиткерделәр, күрсәткечләребез республикада иң яхшылардан. Терлекчелек тармагы буенча алдынгы тәҗрибә уртаклашу максатыннан безнең район хуҗалыкларының берсендә семинар-киңәшмә үткәрмәкчеләр. Син ничек уйлыйсың, булдырырбызмы?

– Максат итеп куйсак, булдырырбыз, без булдырмаган эш юк, Талип Абдуллович! Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы белән иртәгә үк сөйләшермен, планнар корырбыз.

Беренче дәшмәгәч, сүзен дәвам итте: “Тәҗрибә уртаклашып кына калмыйча, белгечләр җыелган җирдә терлекчелеккә этәргеч ясый торган факторларны ачыклау турында фикер алышырга да кирәклеге турында тәкъдим итәр идем”.

Нурсил райком бинасыннан чыкканда, сәгать уклары кичке тугызны күрсәтәләр иде. Ул бушанырга тырышып, җәяү генә атлады. “Йә инде, көз дә үтеп китеп бара, рәтләп күреп тә булмый үзен!” – дип уйлады ул эчтән генә. Ә кичке һава шундый рәхәт, гүя бөтен дөньяның сафлыгы шушында җыелган да, Нурсилне өенә кадәр озатырга уйлаган. Сөмбелә юкка гына көзнең шушы чагын яратмый да, юкка гына күңел хисләрен шигырьләренә салмый шул! Әле аларның берничәсен Нурсил яттан да белә.

Көзнең язы әле – Көязләнеп... Йомарланган чагы чәчәккә. Хуш исләрен сирпеп атачак ул Алтын төсен биреп бизәккә. Табигатьтә гүя көзге роман Җайлап ачып куйган битләрен. Көзләремдә яз сулышын тоеп,

Ирексездән яна битләрем...

Нурсил, капкадан үткәч, бераз гына ишек алдында таптанып торды да, звонокка басты. Ишек ачкан ыңгайга, авызы колагына җиткән Фаягөл Нурсилнең кочагына ташланды.

– Нурсил, сөенче, ышанасыңмы, мин бит балага узганмын! Нурсил безнең балабыз булачак, ишетәсеңме!

***

– Әнкәй!

– Әү, балам!

– Нигә тәкыям килеп чыкмый, сүтелә дә сүтелә?

– Кызым, син бит чәчкәләрен дөрес сайламагансың. Яхшылабрак кара әле, каршыңда гына сиңа дигәннәре...

– Әнкәй, булыш әле миңа, синең белән нинди рәхәт... Әнкәй, кулларың шундый йомшак синең, җылы.... Әнкәй... Әнкәем...

Көзге кояшның соңгы җылы нурлары тәрәзә аша кереп: “Йә, уян инде, уян” – дигәндәй, Сөмбеләнең битләренә коелдылар, иркәләп үптеләр. Тик уянгач әнкәйле төшеннән аерыласы килми, торырга ашыкмады Сөмбелә. “И әнкәй, нигә иң кирәк чакларда син ташлап киттең икән безне? Нишләргә миңа, киңәшең бик кирәк бит синең, әнкәем? Мәхәббәтем өчен көрәшергәме, әллә язмышыма күнимме?” – дигән уйлары чигәләрне ярып, чәнчеп үтте.

Нурсил ике атна элек килеп, араларны өзеп киткәч, Сөмбелә ут эчендә калган күбәләк кыяфәтендә калды. Беренче көннәрне ул: “Әллә авырлы икәнемне әйтми ялгыш эшләдем микән, белгән булса, бәлки, хатынын түгел, мине сайлаган булыр иде”, – дип уйлады. Тик Мирсал Мидхәтович Илһамнан башкода булып өченче көн өйгә килгәч тә: “ Юк”, – дип кенә кистереп әйтмәде.

Әтисе: “Кызым, мин сине көчләп кияүгә бирергә җыенмыйм, ата-ана өчен бала бервакытта да артык булмый. Ата-бабадан калган йола, һәркем башлы-күзле, иптәшле булырга тиеш. Әгәр дә үзегез килешәсез икән, мин бәхил. Илһам төшеп калган, күршегә акыл сорап керә торган егетләрдән түгел”, – дигәч, “Ярый, әткәй, уйлармын”, – диде Сөмбелә. Чынында ул барысын да уйлап хәл итеп куйган иде инде.

Илһам белән икәүдән-икәү калгач, Сөмбелә сүзне уратып тормады, ни булса да булыр дип, турыга ярды да салды.

– Илһам, син чит кеше баласы тәрбияләргә әзер булсаң гына, миңа өйлән, мин авырлы.

Илһам җавап кайтармады. Сөмбеләне сак кына кочагына алып, күкрәгенә кысты. “Карале, кочаклый да белә икән әле бу, үзе өйләнә алмый утыздан узган”, – дип эчтән генә көлеп куйды Сөмбелә.

– Мин риза, тик бер шартым бар.

– Нинди шарт?

– Баланың әтисе бары мин генә булам, бу турыда бер кеше дә белергә тиеш түгел.

– Ә чын әтисе белергә теләсә?

– Чын әтисе мин аның, аңладыңмы?

Ноябрьнең азаккы ялында никах укытып, туй ясадылар. Сөмбелә карынында яткан бала – әтиле, Маһинур түти киленле булды.

Июнь аенда ике гаиләне сөендереп, сабыйлар туды. Фаягөл тупылдап торган малай, Сөмбелә курчак кебек кыз алып кайтты. Тормыш дәвам итте.

Маһинур түти: “Килен, килен”, – дип теше төшсә дә, килененең җиде айдан бала алып кайтканын бер дә ошатмады. Бала туып, исем туйларын уздыргач, ихатада Илһамның үзен генә туры китереп :

– Улым, бер дә җиде айдан туган балага ошамаган, сиңарданмы соң бу? Куна килгәләп йөргән кешесе дә булган икән ди, имеш, – дип әйтүенә, артык күп сөйләнергә яратмаган Илһам:

– Минеке! – диде дә, әнисенә борылып та карамый, капка төбендәге мотоциклына атланып, басу ягына җилдерде.

Фаягөлне бала тапканнан соң алыштырып куйдылармыни. Ничә ел иренә “ярый” дан башканы белмәгән хатын, уллары Азамат тугач, “чын хуҗабикәгә” әйләнде. Нурсил эшендә тоткарланса да, өйдә “Сафура бураннары” купты. Баштарак малай туу шатлыгыннан бу әйберләргә игътибар бирмәсә дә, тора-бара Нурсилне мондый тормыш туйдыра башлады.

Җитмәсә, шундый вакытларда, Сөмбелә искә килеп төшә дә, бәхетле мизгелләргә алып кайта. Ленин исемендәге колхозга элеккечә еш килмәсә дә, сугылып киткән чаклары булгалый. Сөмбеләнең кызы туганын да ишетте. Колхоз җитәкчесе бер килгәндә:

– Җиде айдан туса да, бик тере кызлары, нәселе бит затлы, – дип күкрәгенә төртеп, мактанып та алды.

Сөмбелә, терлекләр җәйләүләргә күчеп, җәйге көн тәртибе белән эшли башлагач, декрет ялыннан эшкә чыкты. Иң беренче булып саву һәм суыту җиһазларын карап чыкты, малларны ашату һәм эчертү ничек көйләнгәнен тикшерде. Терлекләрнең ял итү урыннарын карап, кирәкле җиһазларны барлады. Аның эшкә чыгуына савымчыларның күпчелеге шат иде. Яңгырлар булмау сәбәпле, көтүлектәге яшел үләннең үсеп китә алмавына зарланып та алдылар. Сөмбелә башы-аягы белән эшкә чумды.

Илһам да колхоз эшен жигелеп тартты. Тик шулай да, үз дөньяларын да кешенекеннән ким-хур алып бармадылар. Наза да, бер-бер артлы туган өч энесе дә әти-әни назына төренеп, сөекле балалар булып үстеләр.

Нурсил белән Сөмбелә күрешми тормадылар, тик бу очрашулар фәкать эш белән бәйле, эшкә кагылышлы мәсьәләләр буенча гына булды. Ә шулай да.... бер очрашу булды икән.

Ул елны Мәскәүдә комсомол съезды узды. Район комсомол оешмасыннан делегат итеп Сөмбелә сайланды. Нурсил республика киңәшмәсенә юлга чыгарга җыенып кына торганда, комсомолның икенче секретаре Камаевтан телефон шылтырады. – Нурсил Вазихович, сезне башкалага юлга кузгалырга тора диделәр. Машинагызда урын булса, делегатыбыз Сөмбеләне утыртып җибәрер идек, мөмкин булса.

Нурсил каушаганын сиздермәскә тырышты: – Табырбыз, делегатыбыз өчен ничек тә табырбыз. Район җирлеген чыкканчы алар сөйләшмәделәр. “Махсус оештырганмы әллә бергә юлга чыгуны Нурсил”, – дип Сөмбелә башта шикләнебрәк барды. Нурсил: “Тырышсаң да болай туры китереп булмас иде, Сөмбелә!” – дигәч, очраклылык икәненә ышанырга мәҗбүр булды. Нурсил республика делегатларының Мәскәүгә иртәгә генә китәчәкләрен белә иде. – Димәк, бүген кунакханәдә куначаксың? – Юк, туганнарымда тукталам. Сүз тагын өзелде. Шәһәргә керер алдыннан Нурсил шоферга кафе янында туктарга кушты. – Делегат белән тагын кайчан чәйләп утырып була әле, форсаттан файдаланып калыйк, – дип, тавышына эле

л мулдан бирде. Өч сәгатькә якын юлда килү алҗыткан да, ачыктырган да иде. Чәй китергәндә, икесендә дә моңа кадәр булган салкынлык әзрәк үткән кебек тоелды.

– Сөмбелә, синең район гәзитендә басылган шигырьләреңне укып барам, бик матур язасың. Арада безгә багышланганнары да бар кебек.

Сөмбелә елмайгандай итте.

– Мин аларның кайберләрен яттан да беләм әле. Сөйлимме?

– Ихтыярың.

Бармы тыңлаганы, дустым, синең җанның Язгы нәфис җилнең тынып җылаганын? Кайнар яшьләр белән ике күзе тулган... Сәбәбе дә шунда – канатлары сынган... Җилдән алда агар иде болыт... Тик җил генә, исми, никтер кәттә булып... Җавапсыз мәхәббәт җилне биләп алган... Кай җирләрдә, иркәм, сөюләре калган?.. Ирексездән җылый – җанны тыя алмыйм: Искән җилнең кире кайталмасын аңлыйм... Кайталмасын аңлыйм...

Шул арада официант ризыкларны китерде. Икесе дә ризыкка үрелергә ашыкмады.

– Сөмбелә, син миңа үпкә саклап яшәмә инде, яме. Бәлки, теге вакытны хаклы да булмаганмындыр. Хәер, син акыллы хатын, үзең әни кеше, аңлыйсың барысын да. Фаягөлне авырлы килеш ташлау – җинаять булыр иде. Авырлы хатын-кызны, балаларын ташлап киткән ирләрне мин атыр идем, закон минем кулда булса. – Кызык. Алай булгач, нигә әле сине беркем дә атып үтермәде? – Сөмбелә авызыннан бу сорау чыгып китүен үзе дә сизмәде. – Ничек инде атып үтермәде? Шөкер, мин үз балаларымны үзем үстерәм. Ике малай янына тагын бер кыз да алып кайтырга планлаштырып торабыз! Әйткәне чын булса, миңа бер елны күрәзәче әби: “Ике улың, бер кызың була” – дигән иде.

Сөмбелә кияүгә чыкканда Илһамга биргән сүзен бу елы тыеп тота

алмады, теле кабат аңа аркылы килде: – Күрәзәче дөрес әйткән, ике улың, бер кызың бар. Наза – синең кызың. Нурсилнең кулындагы чәшкесе эчелеп бетмәгән чәе белән бергә идәнгә тәгәрәде.

Ватылган чәшке калдыкларын җыярга килгән кафе хезмәткәре Нурсилгә нидер әйтте. Тик Нурсил аны ишетмәде. Бу мизгелдә аның колагында бары Сөмбеләнең үтә дә тыныч тавыш белән: “Наза – синең кызың... Наза – синең кызың... Наза – синең кызың” дигән сүзләр генә тибрәлә иде. – Сөмбелә, уйнап сөйләсәң дә, уйлап сөйлә, диләр. – Нурсил, кулымнан тотып кына йөрмәдең бит, ник аптырадың әле? – Син бит сакланам дия идең... Димәк, Наза – минем кызым! Нигә яшердең миннән авырлы икәнеңне? – Яшермәгән булсам, ни эшләр идең? Өйләнер идеңме миңа? Сөмбелә үзе биргән сорауга үзе үк җавап бирде: – Юк. өйләнмәс идең. Я, ярый... Хәзер бар да үткәнәрдә калды, үткәннәргә кабат юл юк. Бәлки үземдә дә гаеп булгандыр. Синең гаиләле икәнеңне белеп очраштым бит. Мәхәббәт дигәнебез дә мавыгу гына булмады микән дип, уйлап куям әле мин, килеп-килеп. – Юк, юк, мавыгу дип әйтмә, мин әле дә сине оныта алмыйм! Син дә мине ярата идең, йөрәкне алдап булмый, Сөмбелә! Сөмбелә башкача сүзне дәвам итергә теләмәгәненә ишарә итеп, сәгатенә күз салды. – Ирең беләме Назаның атасы кем икәнен?

– Белә. Наза – аның үз кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    И, рәхмәт язучы. Шундый матур төгәлләдең.

    Хәзер укыйлар