Логотип
Проза

Мүкләк

- Кайттыңмы, “былбыл”, - дип каршы алды Ниса ире Дамирны, - ничек болай иртә кайттың әле, сәгать унбер генә ич, төн башлана гына...
- Син нәрсә инде, карчык, ничек кайтмыйм инде, минем соңга калып йөргәнем бар мәллә?..
Хатыны чигә тирәсендә бармагын бөтереп алды.
- Вакытында кайткан көнем бармы диген, дивана...
- Юк-юк, алай димәче, Ниса, бүген музейда бик шәп кичә булды, мода турында сөйләделәр, күлмәкләрен киеп-киеп тә күрсәттеләр...
- Мокыт, сиңа шул мода гына кирәк, башка кирәк әйберең калмады... Каяле, күлмәгеңнең кире ягын кимәдеңме икән? - дип, Ниса ирен ут яктысынарак тарткандай итте дә, ләкин күлмәкне карап тормыйча, кече якка кереп китте.
Хатынының кабарга берәр нәрсә чыгарганын көтәргә булып, Дамир артсыз урындыкка арт санын төртә генә башлаган иде, дүрт аягы да бушайган урындык нык чайкалып, алай да бөтенләй үк аумады, идәнгә тезләнеп калды. Чыжлаган кечкенә таба күтәреп чыгып килүче Ниса моны күреп:
- Мода карадым, ди бит, мәхлук, башта утырырга урындыгың төзәт, аннан мода карарсың. Утыр әнә диван башына, баланың башына утырма, - дип йокларга тиешле баланың юрганын төзәткәләп куйды. Диван башына утырып, кулына кашык алып, ипигә сузыла башлаган иренең кулын тыеп:
- Тукта-тукта, кулыңмы юдыңмы? Бар, кортлы кулларыңны ю! - диде.
- Ярар, карчык, ярар. Әле дә син бар тәртипкә күндерергә...
Шактый озаклап кулын юып килеп утырган Дамир, кечкенә кара әлүмин табага кашыгы белән кагылып:
- Карчык, тәлинкәгә салып китерер идең итле бәрәңгече... Кыхым-кыхым, - дип елмаеп көлгәндәй итте.
- Иртәдән кичкә хәтле савыт юам, төне буе биләмдә йөрмә, кеше белән бергә аша!
- Кызлар...
- Кем әзерли аларның дәресләрен? - диде Ниса, Дамирга очып кунардай булып. - Көне буе мәктәп белән ике арада йөрим. Төне буе да мин йөрим. Төнен син кереп кунарга тиеш бит инде!

Шулай инде, бик арыды Ниса бу тормышта. Мәктәптә хуҗалык эшләре мөдире ул, төнге каравылчылык та аның өстендә. Яшәп ятулары да тулай торакта гына...
Баштарак авылда яшәделәр. Авыл мәктәбендә бердәнбер ир-ат укытучы диептер инде, Дамирны хәтта ки директор итеп куйдылар. Геология белгечлеге буенча укып чыккан булса да, директор булып алгач, ниндидер бер язылмаган канун буенча тарих укытып йөрде ул. Дамир Хәсәнович, карап торырга әйбәт кенә, уртача буйлы, саргылт чәчле, зәңгәр күзле ир. Кешедән артык җире дә, ким җире дә юк кебек. Түгәрәгрәк аксыл йөз дә, килешле генә борын да нәкъ белеп кенә, арттырмый гына яратылган. Беркөнне шулай дәрескә кергән бу. Кыш көне икән, беренче дәрес, сыйныф бүлмәсенә кабызган лампочка да күз бәйләнмәслек итеп кенә яктырта икән. Тик менә барыбер яктыра башлый бит инде ул бер вакыты җиткәч, һәм шул чакта әле бер партадан, әле икенче партадан пырх та пырх итеп көлү ишетелә башлый: “Дамир Хәсәнович бер аягына ак киез итек, икенчесенә - караны киеп кергән икән”. Эшнең нидә икәнлеген директор үзе дә сизеп-күреп артык аптырап тормый: “Нигә көләсез шуннан, Ниса апагыз дөрес сайлап бирмәгән аларны”, - дип, киез итекләргә кул селти дә Искәндәр патшаның яулары турында сөйләвен дәвам итә. Ә икенче бервакыт, яз җиткәч, туфли киеп йөри башлагач, аягын күтәреп атлаган саен, әле бер үкчәсе ялтырап күренә икән, әле икенче үкчәсе... Укытучы Фирдәүсә Галләмиевна кызы Гөлнараның, ул ялтыраган үкчәләрне күреп, йөрәге тота язган. Тик менә эш шул ялтыраган үкчәләрдә генә булса икән! Дамир абыйсының күзләренә карап башы әйләнә язган булган икән бит Гөлнараның. Ялангач үкчәләрне шуңа авыр кичергән дә инде кыз бала. Ярый әле әнисе Фирдәүсә булган бу дөньяда. РОНО дигән җир дә бар бит әле. Шул Фирдәүсә белән РОНО хәл иткән дә инде Дамир Хәсәновичнын директорлыгын да, укытучылыгын да. Эстетик һәм тотнаклылык, ягъни мораль, дигән якларны искә алсаң, Дамир Хәсәнович директорлыкка һәм укытучылыкка бер дә яраксыз кеше булып, үзе гап-гади Дамир булып калса да, хатыны Ниса да бар бит әле дөньяда. Ниса хуҗалык эшләре мөдире булырга бик ярый. Кызы белән Дамирны алып Казан шәһәренә китеп бара, һәм яңа микрорайонның берсендә зур гына мәктәптә нәкъ менә хуҗалык эшләре буенча мөдирлек итә башлый да, тору урынын да тулай торакта бүлмә алып җайлый.
 
Дамир геологлар экспедициясенә эшкә урнаша. Ерак-еракларда - кырда экспедицияләрдә йөргәндә бер аягына сары итек, икенчесенә кызыл идек кисәң дә ник берсенең исе китеп карасын. Анда эшләп йөргәндә бер шырпыеы өчкә телеп учак тергезә бел дә концентрат дигән нәрсәлдән берәр ризык сыман нәрсә әптәрли бел. И озак еллар йөрде дә инде шул эштә Дамир, бөтенләй дә икенче кешегә әйләнеп бетә язды, тик зәңгәр күзләрен түгәрәкләндереп, хатын-кызга үзгә бер илтифат белән каравын һич тә киметә алмады, бахыр. Геологлар Себер якларында озак-озак йөрсәләр дә, кайталар ич алар бер дә бер көндә. Кайталар да буш көннәр китә. Трамвайга утырып, чыгып китәсең шәһәр буйлап. Шунда ах-вахлап, ике кулына өч сумка сыман, капчык сыман нәрсәләр күтәреп, сыгылып, яшь кенә чибәр генә хатын килеп керә дә, этелә-төртелә, авыр йөген бераз бушайтып кына торырлык булса да урындык эзли башлый. Безнең Дамирыбызга шул гына кирәк тә инде: “Матур апасы! Утырыгыз!” - ди ул, шундый да итагатьлелек күрсәтеп, менә дигән кавалер инде. Ханымны бер олау әйберләре белән бергә утырткач, тормыш турунда сүз дә башлап җибәрә, хатын-кызларны кызгану мәсьәләсен дә онытмый. «Болай авыр күтәрергә ярыймы соң, ханым? Үзеңне сакларга кирәк». Трамвайдагы хатын Дамирны беренче мәртәбә күрә, ул аңа хатыны Ниса кебек: “Өйрәтмә, өйрәтмә, син белгәнне мин әллә кайчан киптереп элгән”, - дип тел чарламый ич. Эчтән генә үзенең планын да кора. “Бик тә тормышчан кешегә охшаган, ә нигә сөйләшеп карамаска?..” Шул рәвешле өмет чаткыларын кабыза башлый. Бу вакытта аның башына: “Иртә уңмаган| кич уңмас, кич уңмаган һич уңмас”, - дигән мәкаль килсә икән дә бит, юк шул - өмет җиңә. Алар өч сумка-капчыкны икегә бүлешеп, күгәрчендәй гөрләшә-гөрләшә, трамвайдан бергәләп төшеп калалар. Аннан соң икенче көнне кызларына (икенче кызы да тәпи йөгерә инде) кәнфит прәнник ише нәрсә, Нисага да бер кәгазь кап килолы он булса да тотып кайтып керә Дамир. Кызларының кәнфит-прәннигенә кагылмый Ниса. Ә менә онның хәле кызганыч мәзәккә әйләнә: кәгазь капка ун бармагын батыра да хатын, шапылдатып Дамирның башына чәпәп тә куя. “Нәрсә инде син, карчык, токмач ясарыең, тәмле булырые...” дип сөйләнеп тик басып тора Дамир, ә өстенә шуышып кына он ага. Он агып бетә инде дигәндә, сак кына атлап басып, ваннасы булмаса да, душы булган бүлмәгә, он белән юынып аргач, су белән юынырга кереп китә Дамир. Нисаның ачуын белдерергә сүзе беткән, таба да алмый, шуңадырмы, телевизорны сөйләтә башлый. Олы кыз, булдыра алган хәтле тырышып, идәндәге онны җыеп алып, чүп чиләгенә сала да әнисе янында экранга төбәлә. Юынып чыккан әтисе янында тәл-тәл телмәрлек осталыгын бәләкәй кыз гына күрсәтеп, әтисенең чалбар эченә кыстырылмаган күлмәк чабуына тагылып йөри, шулай итеп аңа чәй әзерләшә. Дамир мондый чакта Нисадан аш-су, хөрмәт көтә алмый инде, он белән туендыруы җитеп торыр. Авызын ачмавы хәерлерәк...
 
Шундый хәлләрдән соң, бераз көйләшеп, матур гына башланган бер көндә Дамир хатыны Нисага булышмакчы булды, базарга барып, кирәк нәрсәләрне алып кайтып бирергә ниятләде. Яраткан хатынын авыр күтәртеп йөрүчеләр рәтенә кертәсе килми лә аның. Шуннан шул. Барды базарга. Алды бәрәңге-кәбестә, кишер ише нәрсәләрне, утырды дүртенче маршрутлы трамвайга. Исәбе дә изге: трамвай белән шәһәрнең үзәгенә кадәр бара да аннан троллейбуска күчеп утыра һәм туп-туры өйгә, беркая да түгел! Ай-ли, кашки, шулай булсачы! Керде бит шунда трамвайга бер сихерчесе - Дамирдан да уздырып, сумка-мазар һәм җеп сеткага банка-банка буяулар тутырып, иелә-бөгелә шуларны күтәргән мөлаем хатын. Ничек итеп аңа урын бирмисең дә, ничек хәленә кермисең? Күренеп тора, юк булышчысы, юк. Кызганырга кирәк, кызганырга хатын-кызны, миһербансызлык бик начар шәйдер. Китте ияреп Дамир, дөресрәге, төшмәде үзенең тукталышында, китте бит Газовая дигән җиргә хәтле. Ике катлы иске өйнең өске катында яши икән ханым, бердәнбер кызы хохол егетенә кияүгә чыгып, шулар ягына китеп барган. Хе! Дамирга сөйләшергә сүз дә булды бит әле. Хохол, ди Рәшидә. Хохол түгел - Күк углы дип әйтергә кирәк. Кыпчактан азган халык икән бит ул хохол дигән украин халкы. “Мирас” журналын саннан-санга укып бара Дамир. Хохол, ягъни мәсәлән, украин халкының тарихын шуннан укып белде. Үзен күк угылы дип атап йөрүче дала халкы - кыпчаклар бервакыт ялгыш адым ясаганнар икән бит: чиркәү динен кабул итеп, чит халыкның теленә дә күчкәннәр икән. Рәшидә ханым янында Дамир сүзне күк угыллары - хохоллардан башлап, аларның Киев - Кияү шәһәрен читләргә ычкындыруларын гаепләп, тетмәләрен тетмәкче иде дә, ханымга андый нәрсәләр дөньяда әллә булган, әллә булмаган, уенда да юк, ике тиен бер акча, андамы соң әле кайгы, стенаны чәк кенә ипләп-сипләп, буяп аласы иде, шул эшләрне башкарсаң, иллә дә шәп булыр иде. Дамир, киемнәрен дә алыштырмыйча, эшкә кереште, әмма бик тиз караңгы төште, аннан төн дә булды. Тик бүлмәнең бер стенасыннан кукыраеп чыгып торган ике-өч кирпеч тәүмәлле урынны ничектер тигезлисе бар бит әле. Бу эшне хәзер генә эшләп булмас, иртәгә калыр: дөмбер-дөмбер, дөп-дөп тавышлар чыгарк ярамас төнлә, сәгать тә ун тулып киткән… Кунып кына калыр иде…

Менә шул кукыраеп чыгып торган кирпеч башлары харап итте дә инде Дамирны. Иртә белән ханымны бөтенләй үз итеп, хуҗаларча бер гайрәт белән эшкә керешкән иде. Керешмәгән генә булсачы! Шул менә: тигезлим дип бәргән стенаның яртысы убылып төшеп китте. Ничек кенә Ходай саклаган: өй турысыннан үтеп йөргән кешеләрнең өстенә туры килмәгән. Үзе дә телсез калды Дамир. Рәшидә ханымның маңгаендагы бөдрәләренә хәтле тирләп чыкты, матур яшькелт күзләре түгәрәкләнде, түгәрәк ияге, киресенчә, очлаеп калды, нәфис куллары, стенаны эзләгәндәй, буш һавада чәбәләнде. Иң беренче Дамир телгә килде: “Гөлгенәм, бу берни түгел, безнең геологлар партиясеннән машина алып, хәзер кирпеч китереп аударам да, өям дә куям мин аны, хәзер-хәзер...” - дип кабаланып җыена башлады. Үзе турында барысын да сөйләп бетергән иде шул, кайда эшләвен дә, кайда яшәвен дә. Киткәндә бәрәңге белән кәбестәсен алырга шулай ук онытмады...

Бу юлы Дамир өенә кайтып кергәч, хатыны Ниса аңа күз дә салмады. Олы кызы Халисә алай да әтисен кызганды бугай, аңа бәрәңге кыздыра башлады, ә Дамирның күзләрендә курку һәм аптырау галәмәтен ник берсе күрсен дә, сизсен. Кечкенә кыз Гөлисә генә әтисенең битеннән сыйпады, кытыршы яңакларына кулын куеп-куеп торды.

Бу хәлләрдән соң да тормышлар рәтләнеп киткән булыр иде дә бәлки, тик аяк астыннан берәр нәрсә чыга да тора бит ул. Чынында исә аяк астыннан да түгел, теге, Газовая дигән урамнан Рәшидә кыяфәтендә килеп керде җәнҗал өйгә. Рәшидә иптәшкә, ахрысы дус хатыныдыр, бер хатын да иярткән иде. Шулай, ишек ачылып та китте, хатыны Ниса һәм кызлары белән телевизор карап утыручы Дамирның күлмәк якасына Рәшидә килеп тә ябышты:
- Качтым да котылдым, дип уйладыңмы, хәсрәт җан, хәзер үк төзәт ишкән стенаңны! - дип чәчрәп тора, менә сиңа оялчан! Хәер, суыкта стенасыз калсаң, оятың качар шул. “Суык тәмугка салмасын Ходаем”, - дия иде Нисаның дәү әнисе. “Суык тәмугтан Үзең сакла”, - дип тә өсти иде. Бу юлы да Ниса тыелып калды. Ул мизгел эчендә бу бичара ханымда уңмаган иренең “зур төзәтү эшләрен” башлап җибәргәнен төшенде, мондыйрак хәлләр беренче генә түгел иде инде. Үз өендә кадак та какмаганын белмиләр шул ул әрсез хатыннар...
Яка ертылып чыкты, Дамир исә, мөмкин кадәр ышандырырлык итеп:
- Туктагыз әле, туктагыз... Хәзер... Сөйләшик, килешик... - дигәндә тагын да ишек ачылып китте дә, аннан Былбыл килеп керде. Килеп тә керде, Дамирның якасыннан Рәшидәнең кулын каерып алып, төрткәләп ишектән дә чыгарып җибәрде, иптәш хатын да ипләп кенә үзе чыгып китте. Былбыл хәлне күрүгә, ни булганын аңлап алды шул, шундыйрак мәзәкләрне беренче күрүе түгел. Сеңлесенең тормышын белеп бетереп арган. Үзе генә рәхәтләнеп яшәп ята, ичмасам. Әле менә авылдан вак-төяк йомышлар белән килгән иде дә бусагадан ук аңа тиәтер күрсәтә башладылар. Былбылның исеме үз исеме түгел ул - кушамат. Тавышы бер дә сандугачка охшамаганга, Дамир кушкан иде ул кушаматны. Тавышы матур булмаса да, күңеле алтын шул Былбылның. Менә әле дә Дамирны коткарып калды, йөрмәсеннәр кеше иренә бәйләнеп... Берүзе яши бит әле ул, берсенең дә муенына барып асылынмый...
Шулай итеп, тагын котылып калды Дамир. Ниса да әкренләп гафу иткән булыр иде бәлки, балалар хакына, тик Былбыл булмаса, Дамир Рәшидәдән ничек котылыр иде?! Аның кулыннан киләме соң ишелгән стенаны янәдән торгызу? Юк, булмый...

Бер яманлыкның да бер яхшылыгы чыгып куя, диләрме әле? Йөри торгач, теге Рәшидә дигән ханымга да өр-яңа өйдән фатир эләккән, имеш.

Бу яңа хәбәрне дә авылдан килеп, Былбыл сөйләп киткән. Җиһан түгәрәк, кая барсаң да шул бер ноктага килеп чыгасың, дигәндәй, Былбылның авылдагы күрше кызы шул Рәшидәнең бер күршеләрендә фатирда тора икән. Ә менә Дамир, кая барсаң да шул бер ноктага килеп чыгасың дигән хакыйкатьне аңлаган бугай: бер дә кирәк-кирәкмәскә трамвайга утырып, шәһәр буйлап сәяхәткә чыгып китү гадәтеннән баш тарткан, имеш…
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Укып чыккач белдем- бу шундый диагноз ахрысы кайбер ир кешелэрдэ(

    Хәзер укыйлар