Логотип
Проза

Мәхәббәт бәхетме?

Сулыш алуыңны гына түгел, Керфек какканыңны ишетәм! Өннәремдә чынга ашмаганны Төннәремдә татлы төш итәм...

(тормыштан алынды)

“Сулыш алуыңны гына түгел,
Керфек какканыңны ишетәм!
Өннәремдә чынга ашмаганны
Төннәремдә татлы төш итәм...”

Нигә язарга иде Язгөлгә бу юлларны, Илгизәр? Кавышыр булмагач, нигә алгысытырга иде кыз йөрәген? Бәлки, синең шушы юллар аша каләм көчеңне сынавың  гына булгандыр? Кыз йөрәген яраларга уйламагансыңдыр да. Ә  беркатлы Язгөл ышанды шул...  Аңа атап язган һәр сүзеңә генә түгел, һәр хәрефеңә, һәр өтереңә ышанды. Син куйган күпнокталар артына үз тойгыларын тезде. Ә Илгизәр өчен бу бары тик мәхәббәт уены гына иде, ахры. Үлеп сөям, диде, яратам, диде һәм... башкага өйләнде. Кыз баланы акылдан язарлык дәрәҗәгә җиткерде дә тормышта үз сукмагы белән китте егет. Ничек яшәргә тиеш иде икән акылдан язуга җиткән кыз бала?! 
         Яратам дип алдамады да бит ичмасам Язгөл булачак иренә чыкканда. Алдый алмады. “Яратмыйм мин сине. Яратачак та түгелмен, − дип шәрран ярып әйтте. –   Йөрәгемә гомерлеккә тамыр җәйгән кешем бар”, − диде. Шулай дисә дә ире белән араларына сөю килеренә өметләнде. Чөнки Рәсиле яратмаслык түгел иде. Рәсил  дә ышанды. Үз мәхәббәте көченә ышанды: “Мин сине шундый да яратам, Язгөл, белсәң иде! Минем мәхәббәтем икебезгә дә җитәчәк”. Ә мәхәббәт, Язгөл өметләнеп көткән мәхәббәт, икесенең арасына килмәде. Ул адашкан иде шул. Еракта йөри иде... Иренә яратмыйча чыгып та, аны, яратам, дип алдалап яшәгән хатын-кызлар бар. Яратам дия торгач, яши-яши, чыннан да күңелләрендә мәхәббәт уянганнар юк түгелдер. Һәм киресенчә, яратышып кавышып та бик тиздән тойгыларын югалтканнар бар. Һәр гаиләнең үз мәхәббәт тарихы.
         Гөнаһлымы Язгөл ире алдында? Моны ул белми. Ничәмә еллар буена Илгизәрне бер мизгелгә дә уеннан чыгармый  яшәсә дә, аларның  бер-берсенә бармак белән дә ягылганы булмады. Ә уйга китерү языкмы? Әмма без бит  уйларны сайлап ала алмыйбыз. Уйларның башка каян килгәнлеген беркем дә белми. Теләсәң дә, баш миенең Илгизәр дип янган өлешен кисеп алып ташлап булмый. Илгизәр турындагы уйларны үзеннән куып карамадымы Язгөл яисә Аны онытырга тырышып карамадымы? Яисә иренең яхшы якларын күрергә тырышып, аны яратырга омтылып карамадымы? Ярата алмавы өчен үз эченә йомылып, үзенең бетмәс гаебен тоеп яшәмәдеме? Аннары, үз уйларыннан үзе куркып китә Язгөл  – Илгизәрен күңеленнән кысрыклап чыгара алса, бу бушлыкка ничек түзәргә? Әле Язгөл кайдадыр Аның барлыгын тоеп яши. Кайдадыр Аның барлыгы  арыганда көч бирә. Чынга ашмас булса да өмет бирә. Дөнья Аның барлыгы белән матур! Төннәр кайдадыр Аның барлыгы белән серле! Илгизәрга карашы, аңа бәйле хисләр шундый да каршылыклы: бу уйлар  хатынны йә ялкыннарга чорный, йә бозлы суларга сала, йә иңнәренә хыял канатлары тагып, җиһаннарга очыра, йә төпсез упкыннарга ташлый... Илгизәрнең үзен чынлап ярата алмавын да аңлый Язгөл һәм кичерә –  Аның Илаһи мәхәбәттенә лаек булыр өчен алиһә булырга кирәктер шул... 
      Бер көнне Язгөл  белән Рәсил театрга бардылар. Туфан Миңнуллинның “Сөяркә”сенең башыннан азагына хәтле Язгөл елады да елады. Буа ерылды... Үз язмышын күрде хатын сәхнәдәге бу гөнаһсыз гөнаһлыларда. Ә ире Рәсил ләм-мим бер генә сүз дә әйтмәде. Һаман туктый алмый сулкылдаган хатынына карап, автобуска түгел, ә таксига әйдәде.  Кайтып урыннарына яткач кына Рәсил хатынына: “Сиңа минем белән яшәве бик кыен, ахры. Әйдә, аерылышыйк”, − диде. Аерылышмадылар, әлбәттә. 
        Чынга ашмас хылларына алданып яши торгач, еллар үткәне сизелми дә калды. Шушы алдавыч хыяллары чынбарлык тормышының ямен күрергә ирек бирмәде Язгөлгә. Булган бәхетен бәяләргә ирек бирмәде. Ә бит Язгөл урынында булырга күп хатын-кызлар хыяллана гына. Яныңда –  үзеңне өзелеп сөйгән ирең, алмадай ике балаң! Фатир, бакча, машина турында әйтеп торасы да юк. Якыннары барысы да таза-саулар. Кайнанаң, балам, дип өзелеп тора! Үзең булсын, балаларың булсын, чуктан чук киенәсез! Ни җитми сиңа? Шөкер кылып яшәр урыныңа, сиңа язмаган берәүне көтеп, нигә үз тормышыңның ямен, тәмен җибәрәсең? Типсә тимер өзәрдәй, тырыш, булдыклы ирең яратмаслыкмени?! Ир булсын – ипиле булсын. Язгөл Рәсил аркасында ипиле генәме соң?! Аның аркасында алтын эчендә йөзмимени? Илгизәр ул – буш хыял! Кайт чынбарлыкка! Язгөл үз-үзе белән көрәште. Бер акылы күңелен җиңде, бер күңеле акылын басты. Эч пошканнан дәва – эш дигәндәй, үзен эш белән күмде Язгөл. Өстән генә  караганда гаилә күге аяз кебек. Тик аяз көннең яшененнән курык...  Әллә кая өндәгән хискә ияреп, бар тормышын ташлап, күзе караган якка чыгып китәрлек чаклары күп булды Язгөлнең. Ярый әле, ул аңлап бетермәгән ниндидер көч тотып калды. Кемне кем ни өчен яратканын беркем дә әйтә алмый шул. Хатын-кыз белән ир-атның бер-берсенә тартылу серен алар үзләре дә аңламый. Сүз белән аңлата алырлык булса, бу мәхәббәт тә булмас иде. Гөнаһлымы Язгөл Илгизәрне җавапсыз яратканы өчен? Үзен гомере буена эзәрлекләгән бу сорауның җавабын белмәсә дә, Язгөл ире алдында чиксез гаебен тоя. Иренә мәхәббәтле хатын була алмаганы өчен. Яратуым икебезгә дә җитәр дигән ышанычын акламавы өчен. Ире алдында гына да түгел, Язгөл Илгизәр алдында да үзен гөнаһлы тоя. Чит никахтагы ирне уйлап янган өчен. Мәхәббәт −   чир дисәләр, Язгөл аның дәваларын эзләп әллә кая китәр иде. Тик бармы икән сөюдән дәвалаучы? Дөньяда өч нәрсә юк: диңгезгә капкач, күккә баскыч, мәхәббәткә дару. Бу хәтле газапларга дучар иткән сөю кирәкме соң?! Мәхәббәт уты тәмуг утыннан җиде өлеш артык булыр дип юкка әйтмәгәннәрдер шул. Гомере буена йөрәктәге ялкынны сүндерергә маташып яшәүнең ни икәнлеген Язгөл үзе генә белә. Очкыннары Рәсилгә дә тими калмагандыр, әлбәттә... Кайвакыт Язгөлгә ярата белмәгән кешеләр бәхетлерәк тоела. Үзен парлы ялгыз итеп, бәхетсез ялгыз итеп тоя. Мәхәббәт тә кешегә авыр сынау итеп биреләдер, ахры, кайвакыт. Җанында өерелгән хис бураннарына түзә алмаганда Язгөлнең яшерен күңел дәфтәренә сагыш-моңнары түгелде: “Бәргәләнәм упкын төпләрендә һәм атылам тагын күкләргә... Иңнәремдә аккош канатлары – мәхәббәтем мине күтәрә...” Аңы, акылы белән Аны сызып ташларга, онытырга тырышса да, үзаңының тирән бер катламына Илгизәргә бәйле кичерешләр җуелмаслык итеп уелган иде шул, ахры. Шулай булмаса, уянуга иң беренче уе Аның хакында булыр идеме? Йокыга киткәндә соңгы уе Аның турында булыр идеме? Төннәрен ире белән үзенең арасында өченче берәү –  Ул “ятар” идеме? Бер күктә ике ай булмый, бер күңелдә ике мәхәббәт булмый дигәннәре  хактыр шул. Язгөлгә калса, әйтеп бетергесез юмарт һәм куәтлеТабигаттән тән-гәүдәсенә үз өлешенә тигән искиткеч катлаулы, искиткеч акыллы илле триллион күзәнәгенең һәрберсе Илгизәр дип сулыш ала, Илгизәр дип яна, Илгизәргә тартыла. Язгөл шул илле триллион күзәнәге хасил иткән энергия дулкынында чайкала. Ә ул энергия, әлбәттә, Мәхәббәт дип атала...  Каршы торып кара ул триллионнан торган көчкә! Мәхәббәт давыл сыман, диләр – көтмәгәндә килә. Тик нигә соң ул давыл кебек тиз үтеп китми?! 
         Мәхәббәтсез туган балалар бәхетсез була диләр. Белми Язгөл, дөрестерме бу, юкмы? Балаларын бәхетле итәргә бар көчен салды Язгөл. Аңардан ягымлы, аңардан кайгыртучан, аңардан татлы телле ана кеше булдымы икән? Әтиләренә бирә алмаган тойгыларын балаларга бирде. Шулай да үсеп килгән кызы белән аңлашылмаучанлык килеп чыкты бер вакыт. Күңеле бик бәргәләгәндә Язгөл җанына сыймаган рифмалы уйларын дәфтәргә  төшерә иде. Юньләп җыеп куймыйча, ул яшерен дәфтәрне үсмер кызы Таңчәчәк укыган булып чыкты. Әлбәттә, үзенә кагылган урын баланың җанын  аяусыз кыйган иде  “...Кинәт кенә төшеп китте суга балтам. Әллә инде ике балам – ике хатам? Шушы уйны күңелемнән куа-куа, тормыш дәрьясында батам-калкам...” Кызның ундүрт яшьлек акылы кабул итә алмады әнисенең “хатам” дигән сүзен. “Әнием, мин синең хатаңмени? Ничек яшим мин хәзер?!” − дип елады да елады балакай. “Кызым минем, бәбекәем минем, син ул юлларның ике азаккысына игътибар итче?!” – дип Язгөл үзе дә өзгәләнде. Ике ана баласы булып та хисләрен йөгәнли алмаган Язгөл бала рәнҗетүнең бар авырлыгын тойды ул чакта. Шунда гына ул  беренче тапкыр үз кичерешләренең  балалар язмышына, гаиләсе язмышына ничек тәэсир итүен аңлады. Озаккамы-түгелме уянып киткәндәй булды. Айнырга вакыт сиңа! Ерактагы су белән сусын канмый. Синең иләс-миләс җавапсыз  мәхәббәтең өчен балалар еларга тиеш түгел! Бәлки, балалар түгел, ә һаман да яшьлектә калган берәүне уйлап януың зур хатадыр? Ике бала үстерү мәшәкатьләре җиңдеме, балаларын яратуы көчле булдымы, Илгизәр хакындагы уйлары, югалып ук бетмәсә дә, ничектер артка чигенде кебек. Ярсыган күңеле дә басыла төште сыман. Таңчәчәк үсә төшкәч, үзе мәхәббәт утларында яна башлагач, әлбәттә, әнисен аңлады. Хәтта, озак вакыт үпкәләп йөреп, җанына тигәне өчен гафү дә үтенде. Яратмаган кешесе белән яшәүнең газапларын тулысынча татыган Язгөл кызы тормышка чыкканда Таңчәчәгенең егетен үлеп яратуына инангач кына ризалык бирде. Кабатламасын әнисенең хаталарын, кабатлый күрмәсен. Яшьлек мәхәббәте корбаны була күрмәсен! Ә уллары әтисенекен... Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач, дисәләр дә, Язгөл белә –  аларның гаилә агачын Рәсилнең түземлеге, тырышлыгы, акылы саклап кала алды. Алай гына да түгел, ул агач киңәеп тамырланды, инде әнә җимешләрен бирә – оныклар тәгәрәп үсеп килә. Үзен Рәсил урынына куеп карый Язгөл һәм... дертләп китә. Әрем белән тәрем булып яшәмәгәнгә дә Рәсилнең диңгездәй тирән сабырлыгына бурычлы түгелме Язгөл? 
       Һәркемнең дә ерак яшьлек язларында калган, күңел түрләренә бик тирәнгә яшерелгән тәүге саф мәхәббәте юк дисеңме, Язгөл? Бар, әлбәттә, бар! Тик күпчелек, яшьлектәге чәчәктәй чагын, анда калган берәүне сагынса да, бары тик кабатланмас матур хәтирә итеп кенә сагына. Үткәннәрдә адашып йөрми, бүгенге белән яши, бүгенге бәхетен  төзергә тырыша. Әгәр дә ки, яшьлек яралары, елдан елга үсә барып, төзәлмәслек, эренле шешкә әйләнә торган булса, кешелек юкка да чыгар иде кебек. Шулай ук, яшьлек тиз онытыла торган булса, аның кадере булыр идеме икән?
         Егерме яшьтә, әле яшьлек акылның ни икәнен дә чамаламаган чакта, тормыш кешедән искиткеч  акыл таләп итә. Шушы яшь тирәсендә кешенең алгы язмышына, алдагы бәхетенә нигез салына  − егетләр-кызлар,  парларын табып,  чәчләрен чәчкә бәйлиләр, гаилә коралар. Акылның сукыр “а” хәрефе дә булмаган исәр шушы чакта ялгышырга һич тә  хакы юк кешенең. Бик күпләр арасыннан гомерлек пары булырлык бердәнбер кешене, бары тик шул бердәнберне күреп ала, сайлап ала белергә тиешбез. Киләчәктәге барлык  бәхетебез дә, бәхетсезлегебез дә шушы көнгә килеп тоташа. Күңел белән бергә акыл да тигез катнашуы бик тә кирәк бу мәлдә. Бер мизгеллек хистән исереп, очраклы кеше белән язмышны бәйлибез дә алда көткән кешебезне очратмыйча үтәбез. Аннары гомер буе үкенәбез. Яисә вакыт җиткән өчен генә яратмаган кешегә чыгабыз. Аны да, үзебезне дә бәхетсез итәбез. Аннары гомере буе үкенәбез. Яраткан кешебез өчен көрәшмибез, ятларга тоттырып җибәрәбез. Аннары тагын гомер буе үкенәбез. Әйе, егермедә кешегә кайнар йөрәге өстенә алтмыш яшьлек акыл да һай ничек кирәк! 
          Язгөл санаганча алиһәләрне генә сөярлек Илгизәр дә, олыгаеп, өч баласын да урнаштыргач, хатыныннан аерылды. Язгөл аңа гомере буена бәхет кенә теләгән иде дә бит... Үзеннән күпкә яшь хатынга йортка кергәне ишетелде Илгизәрнең. Менә бит, язмышлар ничек борыла! Йортка кергән – утка кергән... Кайчандыр үзеңне акылдан язардай өзелеп сөйгән кыз баланы, берни дә аңлатмыйча, җиде юл чатларында калдырып киткән идең, Илгизәр... Кичерүен кичерде аны да Язгөл. Газаплы җавапсыз  сөюенең сәбәпчесен кичерә алды. Хәер, аны яраттымы икән Язгөл чынлыкта? Үз күңелендә үзе тудырган буш хыялны, образны чын күреп  табынды, ахры, Язгөл.
      Язгөлгә дә тормыш сынаулар куймый тормый. Аңа калса, соңгы вакытта сынауның иң авыры килде – Рәсил каты авырып китте. Ирен югалту куркынычы алдында торганда гына Язгөл аның үзе өчен иң якын, иң кадерле кешесе икәнлеген аңлады. Ике газиз балаңның атасы кем синең, Язгөл? Тормышның иң авыр дигән чакларында кем яныңда булды? Рәсилдән дә артык кем яратты сине, Язгөл?! Кайчандыр ирен бәяләмәгәнгә үзәге яна хәзер хатынның. Иренең гомерен озайтырга Язгөл бар көчен, вакытын, бар акчасын куя. Аның хәзер теләге бер генә – тигез картаерга, бары тик бергә олыгаерга, оныкларны бергә үстерергә  насыйп булсын! Илгизәрсез гомере буе яшәде, ә Рәсилсез бер генә көн дә яши алмас кебек. Гомере буена Рәсил Язгөлнең терәге-таянычы булды. Ә хәзер Язгөлнең бердәнберенә терәк булыр вакыты җитте. Чир белән икәүләп тартыша торгач, Рәсил яши, бернигә дә карамый яши! Терелеп китәр дигән өмет тә юк түгел! Ә Язгөлнең ире белән каршылаган һәр көнне бәхет итеп кабул итәрлек чаклары җитте, ниһаять. Ир белән хатын – игезәк җаннар икән бит! Үткән тормышына әйләнеп караганда да, бүгенгесенә дә Язгөл Рәсилгә, бары тик Рәсилгә рәхмәтле. Язгөлгә карата  хыялый түгел, ә чын, зур мәхәббәтен үзенең  бөтен булмышы, тормышы белән исбатлады Рәсил. Язгөлнең сукыр күзләре ачылды – әллә кайда дип саналган зур Мәхәббәт янда гына булган бит! Үз бәхетен аңлар өчен шушы чорга килеп җитү кирәк булдымы икән соң Язгөлгә? 
     Мәхәббәт – бәхетме? Әлбәттә, зур, бөек бәхет! Барлык януларга, көюләргә карамыйча, Мәхәббәт – олы бәхет. Үз гомерләрендә аның ни икәнлеген татымаган бәхетсезләрне кызганырга гына кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Һәрвакыттагыча искиткеч әсәр! Тирән мәгънәле, бер сүз белән әйткәндә супер!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Дура!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Иии тормыш диген ,шулай авырлыкка тошмэенчэ,бэхетнен ни икэнен курмисен инде.Хатын кыз илэс милэсерэк инде.Ярый эле сон булсада ун булды ,хатасын анлады.Рэсил,олы йорэкле ир тузеп хормэт итеп яшэде э тегесе бэлки синен чэнти бармагынада тин тугелдер .Рэхмэт яратып укыдым.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бете котырган хатын. Шундыйларга нигә шулай сабыр ирләр туры килә, гомер буе санга сугылмый яши бичара ир. Үләр вакыты җиткәч иргә ниемә синең ул тетелеп беткән мәхәббәтең?!

          Хәзер укыйлар