Мин үләргә тиеш идем

Мин үләргә тиеш идем. Миндәге чир сыман чир белән әле берәүнең дә исән калганы булмагандыр. Үләчәгемне үзем дә сиздем. Врачтан врачка йөреп, анализ артыннан анализ тапшыра торгач, ныграк ышандым. Эчемдәге бер генә нәрсәнең дә төзек түгеллеге беленде: йөрәк, үз урынын ошатып җиткермичә, каядыр читкәрәк күчкән, бавыр өскәрәк менгән, үт куыгы аска төшкән. Тегесе тишелгән, монысы кабарган... һәй, барысын да әйтеп бетерсәң, тыңлап торучыга куркыныч булыр.
Шул, мин үләргә тиеш идем, һәм үләргә әзерләндем дә. Врачларның кадерле вакытларын әрәм итмим, исән каласы кешеләрне әйбәтрәк карасыннар дип, больницага йөрүдән дә туктадым.

Якты дөнья белән хушлашу алдыннан, диван-караватка сузылып ятып, төрле-төрле уйлар уйларга керештем. Бәргәләнмәдем, өзгәләнмәдем — сабыр гына уйладым. Нишләтәсең инде, шулай кирәктер, мин үләргә тиештер. Яшәмәдем түгел, яшәдем. Бүтән кешеләрдән ким яшәмәдем. Ярлар сөйдем, кияүгә чыктым, ике малай табып үстердем. Берсе инде мәктәпне бетереп эшкә керде. Анысы үз көнен үзе күрә алыр яшьтә. Армиягә барып кайтыр, өйләнер. Күлмәк, майкаларын хатыны юып үтүкләр.
Тик менә - кечкенәсе нишләр?.. Нишләр дип, анысы да инде имчәк баласы түгел. Мәктәбеннән кайткач, ишек алдына чыгып йөгерә, караңгы капканчы туп суга. Куып алып кермәсәң, ашавын да оныта. Әнә хәзер дә урамда. Зыян юк, мин үлгәч акылга утырыр. Чәй куеп эчәргә генә өйрәнер. Чәй куярга иренсәләр, әтисе белән берәр җиргә барып ашарлар.

Әтисе дигәннән, нишләп кайтмый соң әле? Тагын соңга кала микәнни? Вакытында кайт, дип иртән әйтеп җибәрмәгән идем, хәлем юк иде. Шул, Гарәфиләрне очраткандыр да... Ни кызыгын табадыр шулар белән буталып йөреп? Ярый ла, өендә кайтканын көтеп торучы хатыны бар. Үлеп китсәм, кем көтәр? Шул, өйләнеп җибәрсә инде. Яше әле ул кадәресе үк түгел, берәр тол хатын табарлык. Өйләнми нишләсен, кем иртән ашатып җибәрсен, кем кайтканын көтеп торсын. Хатынсыз яши алмас ул, бахыр. Өйләнсә дә гаепләп булмый, нишләтәсең...
Булмас шул, өйләнеп башкара алмас. Хатын-кыз турысында бигрәк пешмәгән инде. Егет чагында миңа да өйләнешик дип әйтергә өч ел оялып йөрде. Ярый әле үзем әтчәйни идем. Йөрибез дә йөрибез, чиге булырмы, дип үзем әйткәч кенә өйләнде. Юк шул, өйләнеп башкара алмас. Шул, берәрсе тотып алып үзенә өйләндерсә генә инде.

Өйләнсә дә нинди хатынга туры килә бит әле. Берәр зобаныйга эләксә, күрмәгәнен күрсәтер, минем ише булмас. Бигрәкләр дә юаш шул. Ачуланганда да күзләрен мелт-мелт итеп күзгә карап тора. Ятып йокла дисәң, ята да йоклый. Нишләр инде, нишләр... Мин үләрмен дә котылырмын, ул мескенкәем интегепме интегер инде.
Шундый уйлар уйлап яттым-яттым да, тукта инде, үләм дигәч тә, дөньясын онытып булмас дип, әле бит үлмәгән, чыкмаган җанда өмет бар дип, диван-караваттан әкрен генә тордым. Соңга калып кайтса да бер кайтыр, әтисенә чәй куя торыйм дидем.

Ни хикмәттер, шуннан йөреп киттем бит әй. Ничәмә ай, ничәмә ел үтте, әле һаман да кыштырдыйм. Менә иремне эзләп чыктым әле. Кайтмый. Тагын шул Гарәфиләр белән буталадыр, хәерсез.

фото: http://www.wclub.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (1)
Cимвол калды:
  • 31 март 2020 - 08:07
    Без имени
    Улемдэн алда улеп булмас, ти ине минең нэнэй! Сабыр булайык, якшыны гына котэйек.
Хәзер укыйлар
  • Хата Тормышта бер генә кеше дә хаталардан хали түгел. Без ясаган хаталар бер-берсеннән зурлыгы йә кечкенәлеге белән генә аерыладыр. Кечкенәләре шунда ук онытыладыр. Ә зурраклары, язмышыңны башка сукмактан алып кереп киткәннәре... Алары башка шул. Алары сине гомер буе озата бара...
    5983
    0
    40
  • Бәхетемне сакламадым Һәр хатын-кызның үз тормыш тарихы, үз ялгышлары, үз үкенечләре. Әмма минем кебек беркатлылыгы аркасында үз бәхетен җимергән хатыннар бар микән ул?!
    7258
    1
    30
  • Ләкләкләр Яз җиткән саен ләкләкләр кайтуын өзелеп көтә башлыйм. Бу кошлар кайткач җиһанга яңа тормыш иңә кебек. Мин өчен бик кадерле алар. Аларга кагылышлы үз тарихым бар. 
    2647
    0
    27
  • Килен Киленен бер күрүдән ошатмады Нурания. Нәрсә тапкан инде бу кызда улы?! Аксылдыр йөзе, ябыктыр үзе. «И улым, катырак җил өрсә дә очып китә бит бу, бигрәк нәзек!» – дигән иде беркөнне, улы көлде генә: «Яхшы нәрсә күп булмый ул!» янәсе. 
    3174
    0
    26
  • «Кичер мине, әни!» Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...
    4080
    1
    20
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 30 март 2023 - 11:36
    Без имени
    Таныш хэл...
    Серле фатир 4
  • 29 март 2023 - 08:52
    Без имени
    Андый хатын кызларга аптыраем мин. Уз узлярен аз гына да хормят итмяй микян ней . Хар бер кеше узк сайлый ничек яшяргя. Ошай шулай ящяргя ана. Зарланып ,елап йорергя срнгыдан. Утте гомер диеп. Кем тузяргя мажбурли икян ???
    Нәрсә хакына түзәргә?
  • 28 март 2023 - 18:12
    Без имени
    Гонах
    Адашу
  • 27 март 2023 - 14:48
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
  • 27 март 2023 - 14:44
    Без имени
    Искиткеч! Рэхмэт, Дилбэр!
    Кунак мунчасы
Реклама
«Балалы Солянка» балалар музыкаль премиясе
«Татар гаиләсе / килен-кайнана» бәйгесе җиңүчеләрен котлау тантанасы
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату