«Балам каршы чык әле, базарга кергән идем, сумкам авыр», – дип әнисе телефоннан шылтыратуга, Линар киенеп, урамга чыкты. Йортларыннан тукталышка нибары биш-алты минутлык юл, ашыкмый гына атларга да була. Әнисе, аның исәбенчә тагын ун минутсыз килеп җитмәячәк.
Кичке сигез җитеп килсә дә, көн сүрелергә дә уйламый иде әле. Артык эсселектән бөтен тирә-як әлсерәп утыра. «Иртәгә дә шулай эссе булса, күнегүләрдән соң су коенырга бармый булмас. Малайлар белән бүген кич сөйләшеп алырга кирәк», – дип план корып куйды Линар.
Автобус озак көттермәде. Әнисе төшкән уңайга Линар аның сумкаларын эләктереп алды.
– Оһо! Нәрсәләр төядең?
– Кулларым өзелеп төшә язды!
– Иртәрәк әйтсәң, базарга кадәр үк килгән булыр идем.
– Әллә нигә башыма килмәде шул. Ит алырга уйламаган идем, күргәч, кызыгып киттем. Утырып кайтсам да бу кадәр авырлыгы сизелмәс иде. Әллә нинди заман китте диимме, ир-атлар да, яшьләр дә урын бирергә тормый хәзер. Синең чамасындагы бер егет янымда рәхәтләнеп утырып барды. Телефоннан күзен дә алмый. Кая инде аңарда башкалар кайгысы! Син булсаң, ялт сикереп торыр идең, әйеме, улым?
Линар иңнәрен сикертеп куйды. Диләрә улыннан ачык җавап ишетмәгәч, берчә сагаеп, берчә аптырап: «Нәрсә, әллә урын бирмәс идеңме?» – дип сорарга мәҗбүр булды.
– Сорасалар, бирәм инде.
– Ә сорамасалар? Үзең белеп?
– Бәйләнмә әле, әни, беләсең ич, мин күбрәк җәяү йөрим.
– Кара аны, шәфкатьле бул, балам! Әтиең исән булса, нәкъ шул мин әйткәннәрне кабатлар иде.
– Әни?!
– Кайчагында буегыз гына үсә, акылыгыз үсми кебек булып тоела башлый шул. Өйрәткәнне яратмыйсыз, барысын белеп туган кебек кыланасыз. Өйдә әйтмәсеннәр, мәктәптә кысылмасыннар... Белмим... Без үскәндә икенчерәк кебек иде дөнья...
***
Спорт комплексындагы күнегүләрдән соң шәһәр читендәге күлгә коенырга барырга унбишләп егет теләк белдерде.
Автобуска алданрак кергәннәр урынлы да булды. Линар өчен Вадим урын алып калган иде. Тик урта яшьләрдәге, чем-кара чәчләрен үзенә килешле итеп артка таба тарап куйган портфелле ир-ат өлгеррәк булып чыкты. Вадимның: «Бу урын буш түгел, без бергә», – дигәненә, ул елмаеп: «Гафу итегез, утыргычларга исем-фамилиялар беркетелмәгән, тик шулай да, бик теләсәгез...
– Юк, юк, кузгалмагыз, мин басып барам! – диде Линар аны бүлдереп.
– Ихтыярыгыз, рәхмәт! Сөйләшеп барыр сүзегез булгандыр, бәлки.
– Сөйләшер өчен урын табылыр, һич борчылмагыз!
– Анысы шулай! Мин үзем көллияттә укытам, укучыларыма сезнең белән булган очракны һичшиксез сөйләячәкмен. Күреп торам, сез – тәрбияле егет. Әйткәндәй, кайсы мәктәптә укыйсыз?
Җавап алгач, ул: «Җәмәгать транспорты – лакмус кәгазе», – дип куйды.
Көллият укытучысының «Тәрбияле егет!» дигәне Вадимга җитә калды. Автобустан төшкәч, ул берничә тапкыр Линарга «төрттереп» алды.
Егетләр рәхәтләнеп су коенып, кире кайтырга чыкканда, эңгер-меңгер вакыт башланган иде. Автобуска көч-хәл белән генә утырдылар. Шәһәр халкы әйтерсең барысы берьюлы күл буена җыелып килгән дә, хәзер кайтырга чыккан. Булмас димә, эссегә чыдар хәл юк ич! Су коенганнан соң бераз җиләслек алган кешеләрне автобус кире үз халәтләренә кайтара башлады. Әнә Линар янында әнисе чамасындагы бер хатын, җай таба алмый, сумкасын әледән-әле бер кулыннан икенчесенә күчерә.
Бергә килгән егетләр автобуска бер ишектән генә кермәгәч, берничә төркемгә аерылып басканнар. «Вадим күренми, «тәрбияле егет»тән читкәрәк киткән», дип, эчтән генә көлемсерәп куйды Линар.
Бераз юл үткәч, салонның алгы өлешендә ниндидер аңлашылмаучылык килеп чыктымы, халык шаулаша башлады.
Тимурның да тавышы ишетелеп китте: «Урын бирегез, олы кеше бит, күреп торасыз, кызыгыз басып та барыр!» Линар булдыра алганча алгарак үтте. Хәзер инде аңа барысы да ачык күренә иде. Сары күлмәкле ханым: «Нишләп минем кызым басып барырга тиеш әле? Аңа сигез яшь, юл хакы аерым түләнә, ул да арыган, аның да утырып кайтасы килә», – диде дә кызын кочаклап, тәрәзәгә карап бара башлады.
«Яра, яра, эндәшмә, балакай, кирәкми, утырмыйм», – дип такмаклап торган олы гына яшьтәге апага, үзе дә әллә ни яшь булмаган ир-ат урын бирде.
Шунда Линарның күзе алгы утыргычларның берсендә йокымсырап барган Вадимга төште. Ул чак кына кычкырудан тыелып калды.
Алар өчесе дә бер тукталышта төште. Тимур алардан бер йорт аша гына яши. Әтисе – аларның тренеры. Дүртенче сыйныфка күчкәч үк Вадим белән Линар спорт белән Тимур тәкъдиме белән шөгыльләнә башлаган иде. Бер-берсенә якын да яшәгәч, аларның күп вакытлары бергә үтә. Төгәл предметларны бик җиңел үзләштергән Вадим аркасында мәсьәләләр тиз чишелсә, Тимур информатиканы яхшы алдыра. Линарның әллә ни мактанырлыгы булмаса да, «өчле»се юк алай. Тик «бишле»ләр дә сирәгрәк эләгә шул.
– Тимур, аңламадым, нигә син автобуста теге кызчыкның әнисенә «бәйләндең», ә Вадимны кузгатмадың?
– Ул тыңламады.
Вадимга иптәшләренең аны тикшерә башлавы, әлбәттә, ошап бетмәде. Ул теш арасыннан: «Нәрсә ди әле минем дәү әни: «Кемнең кулында – шуның авызында! Кем өлгер – шул ота!» Аңлашыламы?» – диде дә, шәбрәк атлап китте.
Линар белән Тимур да адымнарын кызулатты.
– Ә синең дәү әниеңә шулай урын бирмәсәләр?
– Аны шәхси машинада гына йөртәләр, автобуска утырмый ул.
– Яхшы! Ә минем әнием белән туры килсәң?
– Әгәр дә мин аны танымасам йә күрми калсам, нәрсә эшләтер идең? – Эш таныш яки таныш булмауда түгел, мөнәсәбәттә. Исеңдәме, барганда, синең янда утырган абзый: «Җәмәгать транспорты – лакмус кәгазе», – диде. Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә транспортта, сорамасалар, сикереп тора торган кешеләрдән түгел. Тик бүген күзем ачылгандай булды... Олылар әйтмешли – күңел күзем.
Линар аның кулын кысты.
Вадим: «Бала-чагалар, пока!» – диде дә, подъездларына атлады.
Шушы көннән соң алар бер-берсеннән читләшә башлады. Дөресрәге, Вадим элеккечә «теш үтмәгән» мәсьәләләрне бергә чишүдән баш тартты. Тимурны әти-әнисе репетиторга беркетте. Линарның андый мөмкинчелеге юк иде.
Берничә көн ул күңелсезләнеп йөрде дә, аннан яңадан үз хәленә кайтты, чөнки аның күңелендә эчке бер ышаныч туды – ул математиканы «җиңәчәк»! Шулай булмавы мөмкин дә түгел! Һәр зур җиңү – кечкенә җиңүдән башлана. Тренерлары бу сүзне еш кабатламаса да, гел истә тора. Әнисен дә уйлый Линар. Белә ич аның мөнәсәбәтен. Укуда артта сөйрәләсең икән, спорт белән хушлаш, дип кенә әйтәчәк. Ә Линарга спорт белән шөгыльләнү бик ошый. Янгын сүндерү хезмәтендә эшләгән әтисе дә аның ел саен Сабантуй батыры булган. «Бик яхшы кеше иде, бөтен дөньяны яратып яшәде!» – дип искә төшерәләр аны белгәннәр. Хактыр. Гомере дә бит янгыннан башкаларны коткарганда өзелгән...
Беркөнне спорт залына күнегүләргә китеп барганда Тимур: «Беләсеңме, математикадан кем минем репетитор?» – дип Линарга текәлде.
– Каян белим, вәт, кызык син!
– Исеңдәме, су коенырга барганда автобуста синең урынга утырган көллият укытучысын?
– Исемдә. Шуннан?
– Утырган да шуган! Шул репетитор булып чыкты.
– Чынлапмы?
– Синең турында да сорашты, ничек укый, фәлән-төгән.
– Менә бит!
– Кыскасы, аның янына икәү бергә йөриячәкбез.
– Юк, юк! Мең тапкыр – юк! Әнидән репетитор өчен акча сорамаячакмын! Бердәм дәүләт имтиханнары икенче елга гына, үзем тырышачакмын!
– Линар, ашыкма, тыңлап бетер. Мин Андрей Николаевичка барысын да сөйләп бирдем, әтиеңнең юклыгын да әйттем. Ахырда ул: «Хак сорамаячакмын, килсен, шәп егетләр юкка чыгарга тиеш түгел!» – диде.
Егетләр спорт комплексына килеп җиткәннәрен сизми дә калдылар. Линар Тимурның кулын кысты: «Рәхмәт, дустым, репетитор өчен»
«Миңа түгел, иртәгә Андрей Николаевичның үзенә әйтерсең!» – дип елмайды Тимур.
Алар күтәренке кәеф белән шөгыльләнү залына үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк