Логотип
Проза

«Кичер мине, әни!»

Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде... Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде. «Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды...

Август аенда бу кадәр эссе булыр дип кем уйлаган? Кызудан җир ярылып бетте. Машинада йөрүчеләрнең дә ачуын китерә мондый челлә. Кояшта илле градуска җитәдер, күләгәдә кырыктан арткан көннәр бар. Нәкъ 1972 елның җәе кебек. Ул елны да бар тереклек иясен, бар үсемлекне шулай газаплаган иде рәхимсез кояш.
– Мондый эссе җәйне күргәнегез бармы? Кара бу кояшны! Ник бер болыт кисәге булсын! Их, хет коеп бер булса да яңгыр яуса иде! – Кәүсәрия таксистның моң-зарын тыңлап бара.
– Кемгә кайтасың?
Хатын җавап бирүне кирәксенмәде.
«Безнең як кешесе түгел бу. Каян килеп чыккан коштыр? – дип, юк өчен борчылды таксист. – Теләмисең икән, сөйләшмә...»
Ниһаять, килеп җиттеләр.
– Сиңа бирегәме, күгәрченкәем? – тагын бер тапкыр сорады машина хуҗасы.
– Әйе, – дип тынычландырды аны Кәүсәрия. Акчасын түләп, машинадан чыкты.
Машина, тирә-якны бензин исенә күмеп, китеп барды.
Менә Кәүсәрия җәйге челләдә балачактан таныш урам буйлап бара. Танымаслык булып үзгәргән! Ә менә бу – ул керәсе йорт, анда аны әнисе көтә. Унбиш ел көтә инде...
Кичке эңгер-меңгер. Кәүсәриянең күзе ирексездән ике якты тәрәзәгә төште. Аларның берсендә бөкрәйгән хатын-кыз шәүләсе күренде.
«Йә Хода! Ничек картайган!» Кызганудан Кәүсәриянең йөрәге чәнчеп алды. Үзенең гөнаһын тою, аны төзәтеп булмаячагын белү тынын кысты. Бу өйдә кайчандыр ул «әни» дип дәшкән хатын яши.
«Әнием... Кадерле әнием...»
Яшь хатынның тизрәк ишекне ачасы, атылып керәсе, бусагадан атлауга әнисенең аяк очларына егылып гафу үтенәсе килде... Кайчандыр 17 яшьлек Кәүсәрия алдында үзе тезләнгән кебек тезләнәсе...
«И минем газизләрем! Сезнең белән нәрсә эшләдем мин?! Юк, булдыра алмыйм. Аякларым атламый. Бераз гына утырып хәл алыйм да...» – дип, Кәүсәрия сөйрәлеп диярлек эскәмиягә барып утырды.
Узган еллар турындагы истәлекләр бер-бер артлы хәтер капчыгыннан чыгып, күз алдына килеп басты.
Әтисе бүләк иткән кызыллы-яшелле зур туп кебек, балачагы матур, бәхетле, киләчәккә якты өмет белән тулы иде. 5 яшьлек Кәүсәрия яңа тубын шат күңелле дусты кебек яратты. Бер көнне туп ялгыш машина көпчәге астына эләгеп сытылгач, кыз температурасы күтәрелүдән тәүлек буе тора алмады. Дөрес, әнисе балалар табибы булгач, аны аякка тиз бастырды.
Менә аңа 13 яшь тулды. Какча гәүдәле, авыр хәрәкәтле, чамадан тыш озын аяклы булганга «багана» дип кушамат тактылар.
– Әни, нигә минем күкрәгем үсми? Ник миннән барысы да көлә? – дип, Кәүсәрия әнисенең тез өстенә җайлап утырып, борчыган сорауларын тезә.
– И минем карлыгачым! Гәүдәң үз яшеңә туры килеп формалаша. Менә күрерсең, мин әйтте диярсең, берничә елдан классыгызда синнән дә матур кыз булмаячак! Әнисе, яратып, аның озын чәченнән сыйпый.
Менә аңа 17 яшь. Кәүсәрия чыннан да чын чибәргә әверелде: каен кебек зифа гәүдәле, төз аяклары, кабарып торган чәче ерактан игътибарны җәлеп итә. Хәзер ул медицина көллияте студенты.
Ә Рушан... Рушан өченче курста укый! Егет бик сәләтле – киләчәктә хирург булырга хыяллана... Бирегә, ягъни Кәүсәрияләр шәһәренә, читтән килеп укырга кергән. Бер әбидә яши.
Бер күрүдә гашыйк булу аларның икесенә дә кагыла. Рушан бу кызны көллияттә беренче тапкыр күрүгә башын югалтты. Дәрестән соң көн саен өенә кадәр озатып куйды. Кулыннан тотса, юл буе ычкындырмас булды. Кәүсәрия үзе дә егеткә тәмам гашыйк иде.
Сөю-сөелү маҗарасыз булмыйдыр инде. Бер кичне Кәүсәриянең әти-әнисе өйгә вакытыннан алда кайтып кереп, көтелмәгән хәлгә тап булалар: кызлары янында таныш түгел егет утыра.
– Әти, бу Рушан була. Без бер-беребезне яратабыз. Ул – минем ирем... Ирем булачак... 18 яшь тулгач, аңа кияүгә чыгам, – дип ярып сала Кәүсәрия.
Ә әтисе ачудан шартлар дәрәҗәгә җитеп кычкыра:
– Кызым янына якын киләсе булма! Күземнән югал! Хәзер үк чыгып кит!
– Әгәр ул китә икән, мин дә монда калмыйм, – дип, Кәүсәрия батыраеп каршы төшә.
– Чыгып кит! – дип кычкыра әтисе.
Тәмам каушап калган егет ишектән югалуга, Кәүсәрия дә аның артыннан чыгып йөгерә.
Ислам Ибраһимович манеждагы ат кебек бүлмә тирәли әйләнә дә әйләнә. Бу көтелмәгән яңалыкны күңеле, акылы һич аңлый, кабул итә алмый. Хет үтерсеннәр!
Юньле гаиләдә үскән кыз ничек бозык юлга басарга мөмкин? Кем гаепле?
Ата буларак, бүгеннән контрольгә алмаса, бөтенләй эш харап. Кызны югалттык дигән сүз.
– Барысына да син гаепле! Аның кубызына биедең үсә башлаганнан бирле. «Бармак белән дә чиртмә», имеш. Аңа өй җыештырырга ярамады, кер уарга ярамады. Аш пешерергә дә өйрәтмәдең бит! «Аһ, Кәүсәр суым минем! Оҗмах чишмәм минем!» имеш! Теләгеңә ирештеңме?
– Ни өчен ул кер уарга, ашарга әзерләргә тиеш? Мин нәрсәгә? Ну, егет ияртеп кайтсын ди. Була торган хәл, – дип, Наилә ханым иренә күтәрелеп карарга куркып, арты белән борылды.
– Юләр нәмәстә! – дип үкереп, ире каршы атылып чыкты да хатынының яңагына чәпәде.
Наилә кычкырмады да, еламады да, үз сүзендә калды:
– Аңа 17 яшь тулганын оныттыңмыни? Хәзер заманасы башка, – дип пышылдады ул.
– Тормыш таләпләре гел бертөрле! Сиңа өйләнергә шайтан кушкандыр инде. Кызны харап иттең, юньсез хатын! – дип, тегесе һаман үзенекен тукыды.
– Кызың барлыгы, ниһаять, исеңә төште!
Ислам Ибраһимович күзләрен хатынына төбәде.
– Әйе шул, минем кызым бар. Ә синең кызың юк. Рәйсә бала тапканда үлгәч, мин башымны югалттым. Киләчәктә ничек яшәүне күз алдыма китерә алмыйча, акылдан язу дәрәҗәсенә җиттем. Син бит үзең өйләне-шергә тәкъдим ясадың. Хәтерләмисеңме әллә? Мин кызым хакына, аңа әни кирәк булган өчен ризалаштым. Хастаханәдә балаларны караганда минем кызыма аеруча игътибарлы булгангадыр, мөгаен. Син аңа үз балаңа караган кебек карадың. Ни әйткәнеңне хәтерлисеңме? «Кызың табиб ярдәменә мохтаҗ. Мин – педиатр, аны аякка бастырырга ярдәм итәчәкмен», – дидең.
– Дөресен әйтәм: мин синең кызыңны үз балам кебек яратам. Гомер буе яраттым. Ул синең дә, минем дә балам. Нинди пычрак сүзләр атсаң да, мине ничек мыскыл итсәң дә! Тапкан ана түгел, баккан – ана! – дип тезеп китте Наилә ханым һәм... тораташ булып катты...
Ишек янында мәет төсе кергән Кәүсәрия басып тора. Ул каты-каты басып, әнисе янына килде һәм пышылдап кына үтергеч сүзләре белән чагып алгандай итте:
– Димәк, үз әнием түгел? Ничә ел миннән сер яшереп, ялганлап яшәдең?!
Аннан, йөрәк әрнеткеч үпкә белдереп, кинәт кенә әтисенә борылды:
– Ну әти! Әнинең гәүдәсе суынганчы ук аны җитәкләп өйгә алып кайттыңмы? Дөресен әйткәндә, сез икегез дә мине туйдырып бетердегез. Күрәсем дә килми, – дип, агуын чәчеп, үз бүлмәсенә кереп бикләнде.
– Кәүсәрия, кызым... Мин сине үз кызым кебек яратам! Яшәвем синең өчен генә. Синсез көнем караңгы төнгә әйләнәчәк. Гафу ит мине, кызым! – Бүлмә ишеге каршына басып Наилә үксеп елый. Ә тегесе ашыга-ашыга киемнә-рен җыя...
Кәүсәрия зур сумкасын тотып бүлмәсеннән чыгуга, Наилә аның каршысына тезләнде.
– Беркая да җибәрмим, кызым! Беркая да! Китмә!
– Син миңа әни түгел! Син миңа беркем түгел!
Ул туфли белән әнисенең кулларына басты, аннан аягын күтәреп, аның эченә типте. Бөтен көченә, авыртудан егылсын дип типте. Шуннан соң чыгып китте. Үткәнгә ишекне нык итеп ябып.
Әти-әнисе белән бәйләгән җепне кире ялганмаслык итеп өздем, дип ышандырды үзен Кәүсәрия. Әтисенә һәм әнисенә булган үпкәсе мәңге бетмәслек. Берничә көннән Рушанның фатир хуҗасы яңа хәбәр алып кайтты. Кәүсәрия аларны ташлап киткән көнне әтисен паралич суккан икән.
– Әтиең шул көнне үк үлгән. Өченче көнне җирләгәннәр. Әниең бу кайгыны ничек кичерер? Янына кайт, кызым! – дип, карчык күз яшьләрен сөртеп ялварды.
– Ялган! Алай тиз үлмиләр. Алар хәйлә белән мине кире кайтарырга уйлый. Хәер, дөрес хәбәр булса да... Алар үзләре мине өйдән куып чыгарды. Ә аңа кадәр ул ничә ел минем әни булып икейөзлеләнеп кыланган. Берсен дә күрәсем килми, – дип елады Кәүсәрия.
Рушан диплом яклаганда Кәүсәриягә 18 яшь тулды. Яшьләр, язылышып, егетнең туган ягына киттеләр.
Унике ел узды. Рушан медицина институтын да күптән тәмамлады. Яшьлек хыялын тормышка ашырып, хирург булып эшли. Кәүсәрия – балалар йортында шәфкать туташы. Хастаханәдә урын булса да, анда күчәсе килми. «Балаларымны ташлап китә алмыйм», – ди ул. 
Ир белән хатын яшь чактагы кебек бер-берсен сөеп, ихтирам итеп яши. Тик бер нәрсә икесенең дә эчен кыра – Кәүсәрия бала таба алмый.
Башта балага уза алмый аптырады. Ахыр чиктә йөкле булгач, бәла килеп чыкты: бала ана карынында үлде. Ел буе кайгыдан айнымады. Рушан, төрлечә күңе-лен күреп, хәленнән килгәнчә аның саулыгын, нервларын сакларга тырышты.
Бер елдан соң, бераз тынычлангач, тәрбиягә кыз алырга булдылар. Булачак ана сабыйны бер күрүдән яратты: кызчык күзләрен тутырып аңа карауга, сөенечтән йөрәге тибүдән туктаган кебек тоелды.
«У-а-а-а», дип, бәләкәч сузып елап җибәрүгә, Кәүсә-риянең маңгаеннан тир бәреп чыкты. Каушаудан түгел, ә рәхәтлектән, бала анасы булу бәхетеннән. Баланы кулларына алып күкрәгенә кысты һәм башка ансыз яши алмавын аңлады.
Кызларына хәзер 3 яшь. Бик акыллы, матур булып үсә. Үзе шаян, үзе шук! «Без моңа кадәр баласыз ничек яшәдек икән», – дип, әти-әнисе сөенеп бетә алмый.
Күптән түгел Кәүсәрия сәер төш күрде: үзе уйнап үскән ишегалды икән. Ә өченче каттагы тәрәзәдә ниндидер хатын-кыз шәүләсе. «Әни!» дип кычкырып уянып китте ул, салкын тиргә батып. Сөйләп биргәч, Рушан барысын да аңлады. Шул көнне үк хатынын юлга әзерләп, вокзалга илтеп куйды. Вагонга утырыр алдыннан хатын, үз-үзенә урын табалмыйча, иренә елышты.
– Мин кайтканда ул исән булмаса... – дип пышылдады Кәүсәрия, иренең күкрәгенә башын куеп. Рушан аны юатып, тынычландырып, поезд күздән югалганчы карап калды.
...Хәзер ул туган йорты каршында басып тора. Балачактан күңелгә якын якты тәрәзәләр, ишегалдының кичке саф һавасы. Тәрәзәдә – кайчандыр ул «әни» дип өзелеп дәшкән гәүдә шәйләнә.
Кәүсәрия, аякларын чак сөйрәп, өченче катка күтәрелде. Менә таныш ишек, кыңгырау төймәсен дә алыштырмаганнар. «И Ходаем! Хәзер йөрәгем сикереп чыга... Эчемдә учак янган кебек. Әнекәем, бәгырькәем! Без башка бервакытта да аерылышмабыз. Безне аерып торучы бердәнбер киртә – ишек кенә. Әни!..»
Ул калтыраган кулы белән төймәгә басты. Тынлык... Тып-тын, хәтта йөрәк типкәне ишетелә.
– Кем бар анда? Хәзер ачам.
Әнисе тавышын ишетүгә, Кәүсәрия куырылып куйды. Газаплы да, рәхәт тә хисләр өермәсендә калды ул.
Ишек төбенә кадәр үк ачылды. Бусаганың теге ягында – чал чәчле, бөкрәеп беткән карчык...
– Кем син? – дип кабатлап сорады ул.
 Кәүсәрия яшенә буылып, бертын сүз башлый алмый торды.
– Мин дөм сукыр диярлек. Кешеләрнең шәүләсен генә күрәм. Кулыгызны сузыгыз әле, зинһар өчен, – дип дәвам итте карчык сүзен. Кәүсәрия, аны кочаклап, күкрәгенә кысты. Әнисенең ябык куллары хатынның битенә үрелде...
– Кәү... Кәүсәрия! Синме бу? Кызым... минем! Кызым кайткан! Мин көттем... Өметемне өзмәдем!
Аның бите буйлап шатлык яшьләре ага иде.
Кәүсәрия әнисе алдына тезләнеп, аның кулларын кат-кат үпте, үзе бертуктаусыз елады.
– Әйе, мин бу, әнием! Мин кайттым. Моннан соң беркайчан да аерылмаячакбыз. Кичер мине, әни!

ФОТО: Изображение от rawpixel.com на Freepik
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Кычкырышып чыгып китеп, озак еллар аралашмау, ахырдан бер-берсен гафу итү булырга да мөмкин. Ләкин яратып үстергән кешесенә аяк белән тибеп чыгып киткән кеше яхшы хатын була алуына, тәүбәгә килүенә ышанмыйм мин. Шуңа күрә күңелне кузгатмады

    Хәзер укыйлар