Логотип
Проза

Хозурлык

Исеме дә Кояш, үзе дә кояш кебек, диләр аның хакында. Сүз, әлбәттә, Кояш Тимбикова турында. Публицист, журналист, язучы. Һәм, әлбәттә, ул иң элек безнеке – «Сөембикә»неке! Чистай районы Наратлы Елга авылында Ленин орденлы укытучылар гаиләсендә аваз салган кызга – Кояшка дөньяны матурлау, тирә-якка нәфислек, яктылык, җылылык тарату миссиясе туганда ук салынган булган, күрәсең. Шундый асыл затның хатын-кызлар журналында эшли башлавы да нур өстенә нур өстәгән. Кояш Тимбикованың «Азат хатын» журналында егерме еллап эшләү дәверендә КамАЗ, БАМ төзүче яшьләр, авыл уңганнары, хезмәт кешеләре турында нинди генә тирән очерклар язылмаган, хатын-кыз образын нечкә психологик алымнар белән гәүдәләндергән әсәрләр иҗат ителмәгән! «Сөлге булсын бүләгем», «Шикәр Гайшә», «Таяныч», «Агым уртасында», «Кышкы талпыну», «Ярлар биек»...


Язның иң хозур чагы иде. Алар туй мәҗлесен Казанда ясадылар. Икенче атнаның җомгасында Нәүфәл:
– Бу ялны авылга, дәү абыйларга кайтып килсәк, син ни әйтерсең икән? – диде. – Бик чакырганнар иде.

Авыл юлына күңеле бик тартмаса да, Назлыя аяк терәп каршы тора алмады. Дөньяларда бердәнбер асыл зат дип санаган Нәүфәлнең сүзен кире кагу аның кулыннан килми иде. Юлга җыендылар.

Алар башта бер сәгатьләп су өстендә җилдәй очып йөзүче «Ракета»да бардылар. Аннары Нәүфәл Назлыяны палубага алып чыкты, кулын сузып, алга таба күрсәтте:
– Ә-ә-әнә, дөя үркәче төсле тау сыртларын күрәсеңме? Безнең тукталыш шунда булыр. Хәзер төшәбез, гөлем, әйберләрең онытылып калмасын!

«Дөя үркәче» оста рәссам ясап куйган сәнгать әсәре кебек иде. Эреле-ваклы калкулык­ларны куаклар каплаган. Мең төрле агач, аннан да күбрәк үлән-чәчәк һәммәсе үз төсенә ия. Яшеллекнең әллә нинди төсмерләре бар икән. Калкулыкларның бите нечкә зәвыклы рәссам кулы белән тукылган әкияттәге келәмне хәтерләтә.

Нәүфәл белән Назлыя, кулларындагы кечкенә сумкаларын болгый-болгый, тар гына сукмак буйлап яшел тауга күтәрелделәр.
– Менә шушы бакчалар аркылы узып чыксак, безнең Чыршылыга җиткән булабыз, – диде Нәүфәл. – Арымассыңмы? Бакчачыга кереп, бераз ял итикме? Аның мотоциклы да бар бугай, өйгә дә илтеп куяр...
Назлыясы дәшми торгач, өстәде:
– Бишекле мотоцикл, өч тәгәрмәчле, бер дә шикләнмә!
Шунда гына Назлыя да телгә килде:
– Абау матурлыгы! Мондый бакчалар да буламыни?!

Алар шау чәчәккә күмелгән алма бакчасына кереп баралар иде. Тирә-юньне иксез-чиксез аклык каплаган. Тынлыгыннан, хуш исеннән зиһеннәрең чуалырлык!
– Кирәкми, бернинди дә машина кирәкми, мең чакрым үтсәм дә, арымам!..

Назлыя бакча аша чыкканнарын, авылга килеп кергәннәрен сизми дә калды, чөнки авыл дигәненең дә өйләре шау чәчәкле алмагач, чия агачларына күмелеп утыра иде.

Кайнагай өенә аяк басып, хәл-әхвәл сорашулар узгач, Назлыя:
– Һай, бигрәк матур җирдә яшәп ятасыз икән! – диде.

Бу сүз килендәше Кәшифә йөрәгенә май булып ятты.
– Дөньяда бер генә бит ул мондый авыл! Шулай булмаса, мин дә кала сыман авылымны калдырып, утыз йортлы бу авылга килеп төшмәс идем. Сәйфелмөлек картның шушы урман пәрие кебек улына ябышыплар чыктым бит мин, җүләр!

Нәүфәлнең абыйсы хатынының сүзен кырт кисте:
– Бөтенесен берьюлы чыгарып селкемә, капчык төбендә калсын бераз! – диде. – Сөйләгәннәреңдә дә хаклык чамалы. Бел: безнең авылда утыз йорт түгел, төп-төгәл утыз бер хуҗалык!
Килен халкының авызын алай гына томалап була димени?! Назлыялар йокларга тиешле зал якта килендәшләр кабат очрашты. Кәшифә:
– Баш очларыгызга тагын берәр мендәр бирмимме, түбән булмасмы? – дип, юк йомышын бар итеп кенә килеп кергән иде.

Әй, китте шуннан сүз, болар гомер буе берсе белән икенчесе очрашырга тилмереп яшәгәннәр икән диярсең! Назлыя килендәшенең чибәрлегенә сокланып туймады. Беренче күренгәндә Кәшифә яулыкчан иде. Хәзер ул яулыгын салып, баш тирәли уратып куйган толымнарына орынды, коңгырт төстәге калын толымнар Кәшифәнең гәүдәсенә шуып төште. Килендәшенең чибәрлеге, бу якларның сокландыргыч матурлыгы, кайнагасының өздереп кенә елмаеп сөйләүләре – барысы да Назлыяның күңелен кузгаткан иде. Ул, авыл турында шәһәрдә ишеткән юк-бар сүзне хәтереннән бөтенләй чыгарып, ап-ак җәймәле түшәк-ястык эчендә мәмрәеп йокыга талды. Берзаман ул Нәүфәлнең: «Назлы гөлкәем!» – дип пышылдавыннан уянып китте.
– Нишләп йөрисең син монда, төн сакчысы?
– Сине урларга кердем.
– Кемнән урлап, кайларга алып китмәкче буласың башкаемны?
– Кәшифә җиңгидән урлап, печәнлеккә алып менәм!

Алар, кече якта йоклап яткан хуҗаларны уятмас өчен, тәрәзә аша гына бакчага сикерделәр дә, куначадагы әтәч-тавыкларның котын алып, абзар печәнлегенә менделәр.
– Менә кайда ул безгә дигән оҗмах! – диде Нәүфәл. – Аның бит печәне дә җиләк яфрагы белән мәтрүшкәләрдән генә тора!

Назлыя әле аны-моны аңлап өлгермәде, күзгә төртсәң, күренмәслек караңгы иде. Тик монда күрү-күрмәүнең дә кирәге шуның кадәр генә икән. Бөтен җирдә – алда да, артта да, уңда да, сулда да җиләк-җимеш исе бөркеп торган мамыктай йомшак печән.
– Монда кил! – дип, Нәүфәл аны биленнән тотып алга тартты. – Өскә – абыйның толыбы, аска – тун. Мин аларны әллә кайчан менгезеп куйган идем инде. Тәгәрә шунда!

Алар бер-берсенең куенына кереп, җылынып, татлы йокыга талганда, таң беленә башлаган иде инде. Озак та үтмәде, әтәч, дистәләгән тавыкларын ияртеп, ишегалдына чыгып китте; ата каз, бәбиләренә салкын тиюдән куркып өйгә кереп кунучы әнкә казны уятырга, тәрәзә төбенә атылды. Кәҗә-сарык, көтүне тансык­лап, капка төбенә сарылды. Ул арада инде сыерны савып өлгергән Кәшифәнең бәрхеттәй тавышы ишетелде:
– Нәүфәл энем, Нәүфәл дим, тор әле үскәнем, кил каршы ал!
– Ни булган, җиңги?
– Җылысы киткәләгәнче, эчеп җибәрегез әле! Шифалы булсын!

Кәшифәнең кулында бер чүмеч яңа сауган сөт иде.
– Һай, рәхмәт яусын, җиңги! Килендәшеңнең яңа сауган сөт яратканын каян белдең? Ничек минем яратуны онытмадың?
– Анысын белми идем, мин синең йокы капчыгы икәнеңне генә беләм. Мәйтәм, шул яңа сауган сөткә алдандырып уятмасам, ничек торгызырмын боларны, дим. Әйдә торыгыз инде!
– Хә-ә-әзер! – Нәүфәл чүмечне ике куллап алды да юк булды.

Кәшифә аның: «Назлы гөлкәем, ач күзеңне, менә бу оҗмах ризыгыннан авыз ит әле!» – дигән шыпырт сүзләрен ишетеп калды. Елмаеп куйды.

Яшьләр торганда, аның түр якка тезгән мул табыны әзер иде. Самавыры гөжләп утыра, тәлинкәләренә кабартма өелгән, мичтәге табада, ялкын эчендә коймак чыжлый.
– Моның ише камыр ашына исегез дә китмидер инде дә, – диде Кәшифә. – Шулай да пешердем әле, кызык өчен ипи камырыннан ике-өч таба гына кабарт­ма да ясадым. Әнкәй мәрхүмәкәем шулай барыбызны да тезеп утыртып, башта туйганчы кабартма ашата торган иде. Аннары гына, без туеп беткәч, телеңне йотардай тәмле коймагын чыгара...

Табын янындагыларның Кәшифә сүзләрен үрчетердәй әмәлләре юк: тау чаклы кабартма күз ачып йомганчы юкка чыкты, коймакларның да табадан төшкән берен «ялт» иттерә бардылар. Үтә күре­нер­лек юка, һәр күзәнәгенә сары май тулган кайнар коймакның тәмлелекләренә Назлыяның исе китте.

Ниһаять, Кәшифә үзе дә өстәл янына килде. Тик әле дә табынга утырырга түгел икән.
– Үскәнкәйләрем, чәйне озаклап соңыннан эчәрсез! – диде. – Хәзер, әйдәгез, мунчага әзерләнегез! Узганына өч сәгатьләп булды, себеркесен парлап, исен-һушын бетердем...
– Себеркенең мәтрүшкәлесен алырга идең! – Түр башына менеп кунаклаган кайнагайның боерыкка охшаш күрсәтмәсе Кәшифәне котыртып җибәрде.
– Әй Ходаем, бу да сөйләп торган була бит! – диде ул, кунакларына елмаеп. – Әйтерсең лә минем мәтрүшкәсез себерке тота торган яман гадәтем бар. Андыйны бозауга да бирмим мин! Әллә ни әйттерерсең килендәш алдында!

...Икенче кайтуларында Назлыяның авылны яратуы тагын да көчәя төште. Ул инде хәзер кайтып-китеп йөрердәй авылы булмаган кешеләрне бәхетләре китек җаннардан саный, үзе исә авыл тормышының ләззәтен татымыйча ничек яши алдым икән дип шакката иде.

Аларның авылга өченче тапкыр кайтулары җәйге челләгә, печән өстенә туры килде. Авылга җыенулары да күбрәк шуның өчен иде. Атна башында ук Нәүфәл әйтеп куйды:
– Дәү абыйга печән чабышырга булышмый ярамас, җомга көн кичтән үк китеп калырбыз, – диде.
Алар кайтып кергәндә, Кәшифә җиңги белән дәү абый ишегалдында печән тараталар иде. Энесен күрүгә, абый кешенең йөзе яктырып китте.
– Кечкенәдән шәп чаба идең син, – диде. – Яра­тып, зурлар кебек киң алдырып... – Аннары ул хатынына борылды. – Әйдә, сиңайтәм, болай булгачыннан бераз сулу алырга да ярар, самавырыңны көйлә.

Күрәсең, алар иртәдән үк печәндә булганнар, тәмам алҗып беткәннәр иде. Өйгә кергәч тә Кәшифә әүвәл­гечә «дыңк-дыңк» басып йөри алмады. Кече яктагы иске урындыкка утырды. «Билем калмады ла!» – дип сөйләнеп, аяк балтырларын, кулбашларын уарга тотынды.
Төенчегендәге күчтәнәчләре исенә төшеп, Назлыя телгә килде:
 – Өстәлгә куйыйммы соң? – дигән булды. – Бераз йөзем, өрек белән кара җимеш алып кайткан идек менә. Как та бар...
– Рәхмәт яусын, килендәш! Әй шәп тә була инде ул каклы чәй!

Төенчекләрен бушатып бетергәч, Назлыя кул сумкасын ачты:
– Бусы үзеңә генә, килендәшкәем! – Кулына матур бер тартма алды. – Теге юлы минекенә кызыгып калганыңны сизгән идем. Яратырсыңмы, белмим.

Тартмадагы җемелдек кашлы зур брошканы күреп алган Кәшифә бөтен дөньясын онытты. «Әнекәй­генәм!» – дип, Назлыяның куенына ук килеп керде.

...Назлыя уянганда, янында Нәүфәле юк иде инде. Ничек тоймый калынган соң? Хәер, ул әле дә уянмаган булыр иде, килендәше уятты:
– Килендәшкәем, тиз генә төш әле, киткәнче әйтеп калдыра торган бер-ике генә сүзем бар, – диде. – Аннары тынычлап йокларсың.

Түр башындагы самавыр әле сүнеп өлгермәгән, шыңгырдый. Кәшифә:
– Без чәйләдек инде, – диде. – Үзең эчкәч, җыештырып куярсың. Чык китмәс борын, бераз эшләп калыйк дип ашыктылар. Мин дә хәзер китәм. Мунчаны кабызыйм, дигән идем дә, кайнар су багын тутырасы бар. Син шуны тиз генә ташы әле! Көйләп, үрләтеп калдырыр идем, – ул бераз уйланып алды. Аннары рәттән санарга тотынды. – Мич бераздан уза, камыр әзер, анысына кул тидереп тормыйм, ипиләрне үзең әвәләп тыгарсың. Мунчадыр, мичтер белән мавыгып, терлекләрне исеңнән чыгарма тагын, сәгать биштән дә калмыйча көтүне алып чыгып китәләр. Менә бу чиләктәге көрпәле суны малларга бүлеп-бүлеп салырсың, син сыер сауган арада тынычсызланмасыннар, диюем.

Ул кинәт тавышын үзгәртте.
– Бәй, сыер сава беләсеңме соң син?

Назлыя килендәше алдында җитди имтихан тоту сәгате сукканын сизде: шул мизгелдә сер бирмәсәң, җаныңа якын бу кешеләргә син үз булачаксың, кире чигенсәң, аларга үпкәләмә инде.
– Савам, савам! – диде ул.

Эш мунчага су ташудан башланды. Чөнки, ут төрткәнче, савытларны тутырып куймасаң, мич эченә үк кертеп калдырылган чуен бакның шартлавы да ихтимал икән. Ара ерак та түгел. Мунча бакча кырыенда гына, бакчасы чишмәле тауга ук барып терәлгән. Бер карасаң, минут эчендә әйләнеп үтәрлек юл. Тик иңнәренә мөлдерәмә тулы чиләкләр асып куйгач, әйләнү-тулганулар алай ансат түгел икән шул, сыгылды да төште бичара Назлыя.
– Ничә чиләк сыя соң ул багыгызга, килендәш?
– Кем белгән аны, әйдә, санап торма, агып чыкканчы сал!

Кәшифә, мунча мичен үрләтте дә болынга китеп барды. Күзгә төтен керә, бак тулмый да тулмый. Аның бит әле идәнгә куелган салкын су мичкәсе дә төпсез кебек, һич тутырыр хәл юк.

Инде соңгысы булыр, дип, чиләк-көянтәсен шалтыратып, капкадан атылып чыкса, Назлыя уелып төште. Күрше хатыны мал-туарын куалый, аның сыеры савылмаган бит әле. Шулай да кире борылуны өнәмәде, йөгерә-атлый тагын су алып менде.
Хәер, ул чиләк­ләрен бушатып-нитеп тә тормады инде, атылып барып, койма казыгына эленгән чүлмәкне кулына алды.
– Кайнанам төсе итеп, мин сөтне гел шушы борынгы чүлмәктә тотам. Ул андагы сөтнең тәмлелекләре! – дип, Кәшифә кат-кат тәкрарлаган иде. – Чиләккә сава күрмә, сөтнең тәмен ала! Минем сыер сөтен бөтен авыл мактый. Белмиләр, хикмәт сыерда түгел, чүлмәктә, мәрхүмәкәем әнкәй калдырган чүлмәктә.

Сыерлары юаш кына икән үзе. Алдына көрпәле су да куйгач, дөньяларын онытты. Назлыя кулына чүлмәкне тоткан хәлдә сыер тирәли әйләнеп чыкты, кинода караган, рәсемнәрдә күргәннәреннән чамалап, тиешле урынга чүгәләде. Җиңел генә сава да башлады. Юаш малның җилене дә йомшак, бармагың тимәс борын, сөте ага башлый. Акты да акты сөт. Чүлмәккә дә төшкәләде, җиргә дә тамгалады, иң күбе беләге буйлап китеп, Назлыяның терсәге очыннан акты.

Чын савымчыларныкы кебек өсте бүректәй күпереп, күбекләнеп үк тормаса да, чүлмәкнең яртысыннан арткан иде инде. Савытны тизрәк тутырырга теләпме, әллә мавыгып китүдәнме, Назлыя ашыга башлады. Сыерга бу ошамады. Чиләктән күңелле генә чөмереп торган җиреннән шып туктады, кызыллы-яшелле күзен Назлыяга әйләндереп салды да, минут эчендә тоягы белән «чык» иттереп чүлмәккә тибеп алды. Борынгы савыт таралды да төште. Сыер үзе, астыртын җан, берни белмәмешкә салынып, капка ягына китте. Янәсе: «Җитте, булды, кыланмышыңа күп түздем, инде үз иптәшләрем янына, көтүгә барасым килә. Болай да соңардым бугай».

Чүлмәк ватыкларын җыеп азапланган Назлыяга урам яктан кемдер кычкырды: «Көтүегез кала бит, әй, кем бар анда?!» Чит кешеләр алдында гаебе ачылудан коты алынган Назлыя капкага ашыкты. Әмма барыбер соң иде инде. Малларны куалап үзәк урамга күтәрелгәнче, көтү авылның аргы очына җиткән. Сарыклар, эшнең мөшкеллеген сизеп алып, элдерттеләр элдертүен, сыер белән бозауны гына ашыктырып булмый икән. Бердән, таудай авыр гәүдәне чайкалдырып чабучы хайванны тагын да ашыктыруы кызганыч, икенчедән, үзең дә җан-фәрман йөгерә алмыйсың – хурландыра. Капка төбе саен карт-коры, һәрберсе арттан әйтеп кала:
– И-и, карале, Кәшифә килендәше түгелме соң бу?
– Һи-һи-и! Әйдә, йөгерт, кала баласы! Озак йокласаң, шулай ул!

Назлыя кире борылырга да уйлап алган иде. «Йокладымы соң инде?! Сәгать өч иде бит ул торганда! Кем дип беләләр алар Назлыяны? Начармы-яхшымы, югары белемле, финансист бит әле ул!..» Тик аның тукталып калырга да, кирегә борылырга да кулыннан килмәде. Нәүфәлен яратуы, аны үстергән бу якларга соклануы, шушы җирнең үз кешесе булырга омтылуы тәртәгә тибәргә котырткан тиле теләктән мең мәртәбә көчлерәк иде.

Малларны көтүгә кушып, авылга кире борылганда, кояш шактый югары үрләгән иде инде. Күк йөзе ап-ал. Җирдәге һәрнәрсәгә алтынсу төс йөгергән. Шул гаҗәеп матурлыкның үзәгендә колач иңләмәслек зур кояш балкый. Болай иртә торганы булмагангадырмы, уянса да, кояш күтәрелгәнне күзәтмә­гәнгәдерме – кала кызы соклануыннан хәйраннарга калды. Әле генә бугазын томалаган гарьләнүе: яман сүзләр астында урам буйлап мал куалавы, борынгы чүлмәкне харап итүе, мунчада иза чигүләре – барысы да бер мизгелдә юкка чыкты. Илаһи матур иртә хозурлыгы бөтен күңелне биләгән иде. Зиһенне чуалтырлык иттереп кошлар сайрый. Үзләре күренмиләр дә. Моңнары үзәкне өзә. Урман ягыннан ялгыз кәккүк тавышы яңгырап тора. Сукрана-сукрана да ул беразга тукталып кала, аннары тагын кисәтергә тотына: кәккүк, кәккүк...

Соклану хисе яшь киленнең хәрәкәтләренә күчте. Ул җәһәтрәк атлата башлады. Ашыгып ишегалдына килеп керде. Кырык җирдә таралып яткан кырыкмаса кырык эшен түгәрәкләп куярга кирәк иде.

Ипиләренең берсе зур, башкасы кечерәк килеп чыкты, өсләрен шомарта алмыйча интекте: әвәли дә әвәли, камыр аның саен тоташып җитми, йомры күмәч хәленә килми. Ахырда, ни булса – шул, дип, ни бар камырын ипи калайларына бүлгәләп, мичне томалады.

Мунча да узды. Аннан җылымса су алып, Назлыя идәннәрне юып чыгарырга да өлгерде. Аннары ашыгып казан асарга тотынды. Печәннән кайткан кешеләргә кайнар ашың булмаса, оятын кая куярсың? Нәүрәптән тозлы ит алып менде. Аны бик озаклап юды. Токмачка бик озаклап камыр басты. Бәрәңге әрчеде...
Ул: «Уф-ф!» – дип, тәмам хәлдән таеп, мич авызы каршындагы эскәмиягә артын төрткәндә, кояш куянга атланган иде инде. Утырып та озак тора алмады, ишегалдына килеп кергән ир-атларның көр тавышын ишетеп, тагын сикереп торды.
– Әй, яшь килен, син кайда! Бер чүмеч салкын су чыгар әле!

Дәү абыйларының гайрәтле тавышыннан Назлыя сыгылып төште. Чәе кайнаган, ашы пешкән булса да, өйдә бер йотарлык та су калмаган иде.

Бак капкачының яман шыңгырдавыннан ук хәлне иң әүвәл Нәүфәл сизеп өлгерде. Сизде дә гөлкәен коткарырга алынды.
– Әйдә, дәү абый, чишмәгә төшеп, юынып ук менәрбез. Назлыяның иртәдән үк алып менгән суы әллә кайчан быксып беткән инде ул, – диде. Үзе Назлыяга күз кысты. – Бир әле миңа чиләкләрне, теш сындырырлык салкын су алып меним әле!
Назлыя табын әзерләде. Яңа ипинең хуш исе борыннарны кытыкларлык иде. Ашлар бүлде ул.
Кайнагай шулпаны бер генә капкан иде, чырае качты. Тик бу хәлне дә Назлыяга сиздермәделәр. Кәшифә өлгеррәк булды:
– Кулларыңнан куан, килен! Бигрәк тәмле иттереп пешергәнсең. – Үзе иренең ботына нык кына төртеп алды. – Тозлы ит шулпасы чәйне бик тәмле итә ул!

Шулпа авызга алмаслык тозлы иде. Назлыя күргән нәрсәме соң ул – тозлы ит? Ул бит әле җитмәсә кашык тутырып тозын да салган иде. Нәүфәл дә җиңгәсен куәтләде:
– Без Назлыя белән тозлы иттереп ашарга яратабыз.

Табынны җыештырып та өлгермәделәр, урамны кәҗә-сарык, сыер-тана тавышлары тутырды. Кәшифә, тәрәзәгә карый-карый, Назлыяга ялвара башлады:
– Инде сыерны да савып бирсәң, мең бәладән котылыр идем.
Назлыяның җаны «дерт» итеп китте, тавышы калтыранды:
– Бик савар идем дә бит... – диде дә тагын терәлеп калды. – Ни бит... Кәшифә апа, теге әнкәйдән калган чүлмәк ватылды бит.

Ичмасам, йөзендәге бер җыерчыгы кыймылдап куйсын иде Кәшифәнең! Авыл хатыннары алдындагы иң зур мактанычы булган чүлмәгеннән колак кагу кайгысын Назлыяга сиздермәс өчен, ул хәтта үзен-үзе көләргә дә мәҗбүр итә алды. Сүзен дә тапты:
– Аңа инде әллә кайчан ватылыр вакыт җиткән иде! – диде. – Авылына бер мин-җүләр чүлмәккә савып интегәдер идем бит! Рәхәтләнеп, киң авызлы чиләкне яңгыратып, «чаж-чож, чаж-чож» китереп саумагач, сыер саву буламыни ул?! Чоланда өр-яңа малирауный чиләгем бар, матурым!..

Ул кичне Нәүфәл тиз үк йоклап китте. Сайгакта тып-тын. Бакча артындагы чишмәнең челтер-челтер ашыгып агуы ишетелә. Урманның кайсыдыр сәер бер кошы тавыш биреп куя: голдыр-голдыр, чүкер-чүкер... Аргы очта берәве сузып-сузып гармун уйный.

Хуш исле печәнгә күмелеп яткан Назлыя, үзалдына елмаеп, көндезен бер гомергә торырлык хәлләр кичерүен уйлап юанды. Хәзер белә инде ул: авылны тирәннән һәм гомерлеккә яратуы, аңа баштанаяк гашыйк булуы әнә шул мең мәшәкатьле көннән башланды аның.
 
1979 ел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар