Логотип
Проза

Кәфенлек инәсе

Ишегалды уртасында талыгып утырган су белән генә кер уарга тотынган Вәрәкыя, узган атнада ире Каратун базарыннан алып кайткан кызыл кофтасын да чайкап эләргә кирәк санап әйләндергән иде, имәнеп китте: эчке ягында ак җеп чорналган инә. Нәрсә инде бу? Киелгән кием булганмы әллә? Өр-яңа дип алдашканнармы? Бер-бер ырым-мазар түгелме? Ялгышлык белән кадалган да онытылып кына калганмы? Каракучкыл хатын бирде, дигән иде Зәки, чегән генә булмасын тагын…

Бисмилла әйтеп, хәвеф-хәтәрдән саклаучы догалар укып, җебен яңадан чорнагач, инәне, су буена алып төшеп, ярга күмде. Күмде, күңеле тынычланмады. Ташлап калдырган керләрен уганда да, чишмә улагында чайкаганда да, ишегалды аркылы тарттырылган бауга элеп йөргәндә дә һаман шуны уйлады. Исем-фәләнен, авылын да сорап калмагандыр әле, дип өзгәләнде. Барып сорашса, эчтән сызуы бәлки басылыр, йөрәге урынына утырыр кебек иде.

Өйдә хатын-кыз эше калмагач, абзарны, ишегалдын чис­тарткан, тәртипкә китергән булып йөрде. Кетәклеккә кереп, көртләп утырган тавыкны пырхылдатып чыгарды. Кәбестә-кыярларга су сипте. Эч пошуы басылмады. Сорау арты сорау туып йөдәтте.
Алъяпкычын өй алды стенасына каккан кадакка гына элеп, күлмәк итәген, җиңнәрен тарткалагандай итте дә көтү каршыларга чыкты.
— Нихәл, Васбикамал тәтә? — диде ул, бүрәнәләр өстендә хәл алып утырган карчыкка каршы яктан гына кул изәп. Йокымсырап киткән иде, ахрысы: күршесе башын күтәреп карады да, аңлаганга салышып, инде мал асрамаса да:
— Әйе шул, көтү каршылыйм, — дигән булды.

Сөйләшерлек сүз тапмагач, Вәрәкыя чөеп бәйләгән яулык почмагы белән кулларын каплагандай итте дә капка баганасына терәлде. Түбән оч ягыннан килә-килә сирәгәеп калган көтүнең башында аларның Күчтәнәче кайта.
Базардан ире Зәки ияртеп кайткан арык мүкләк сыер тәки рәтләнеп килә иде. әле кайчан гына эсселектән әлсерәп утырган үләннәр бу көннәрдә яуган җылы яңгырдан шәбәеп, яңадан яшәрделәр, сабакларында сөт-сут артты. Башын хуҗабикәгә суза-суза, авызыннан селәгәй агызып килгән Күчтәнәч капкадан узганда, урыныннан кузгалмый гына Вәрәкыя сыерның аркаларыннан сыпырды, колагына ягымлы сүзләр пышылдады.
— Алла боерса, рәтләнербез әле, —  диде, сыер белән бер булып сөйләшкәндәй, — Ходай бер бирсә бирә ул.

Әйе, Вәрәкыяне быел бәхет басты. Башкаларның әнә сугыштан уллары да, ирләре дә кайта алмады. Аның баһа­дирдай ире, бер җире имгәнмичә, күкрәк тутырып орден-медальләр тагып кайтып керде. Гаиләсе бик бетерешкәндер дип уйлаган икән, авызы ачылмаган бәрәңге базын күреп таң калды. Хатынын, иңеннән кысып, күкрәгенә таба тартты. Сары бәрәңгеләр тәгәрәшкән баз авызына карап, берни сөйләшмичә, бик озак бер рәхәтлек кичереп тордылар. Аннан бәрәңгеләрне ала бияне җиккәннән калган яхшы арбага чыгарып салдылар да өстенә Зәкинең солдаттан ияреп кайткан кожанкасын яптылар.
— Булды бу, карчык, — диде Зәки, хатынын янә кочагына кысып. Вәрәкыянең бу кочакта озаграк торырга да исәбе бар иде, тик ир дигәне, бер-бер уйга килеп, кисәктәнрәк кузгалып китте. Колхоз рәисенә ат белешергә барырга уйлаган икән. Иртәгә базар көн. Сату яхшы буласы. Ризыкның юк, ачлыкның чамасыз чагы…

Солдатларның сүзе сүз чак иде. Фатих карышып тормаган, бер көнгә генә дигән шарт белән, иң яхшы турайгырны бирергә вәгъдә иткән. Ирле кешенең ирлечә шул, дип сөенде аның кош тоткан кебек кайтып кергәнен күргән Вәрәкыя дә.
Зәкинең таңнан китүе дә яраган, әле башкалар килгәнче үк, бер арба бәрәңгене сатып та бетергән, тагын әйләнеп кайткан, тагын, тагын…  Шулай итеп, муеныннан бәрәңге белән тулган баз бушаса да, абзарларында колача сыер мөгри, иртәнгә чәй эчәрлек сөт тә бирә иде.

Күчтәнәч — рәтләнергә охшаган мал. Инде хәзердән үк йоннары ялтырап килә, арт санына ит тә куна башлады, сөте дә арта.
Ирле кешенең ирлечә инде. Бер хатын, балаларым ач, миңа бир дә миңа бир дип, Зәкинең үзенә ашарга дип пешереп алган бәрәңгесенә чат ябышкан. Зәки түзмәгәнме, әллә жәлләгәнме, савыты-ние, тамак ялгарга алган ярты күмәче белән бәрәңгесен китереп тоттырган. Хатын да буш кул белән түгел, төенчегенә төйнәгән өр-яңа кофтасын Зәки кулына салган:
— Мә, хатыныңа, күчтәнәчкә булыр.

Шул сүз Зәкигә ошаган, күрәсең, сатып алган сыерын да өйгә Күчтәнәч кушаматы белән алып кайтып керде.
— Урыс малы дип, урысча атап йөртмәбез инде, үзебезчә булыр, — диде ул, каршы чыккан Вәрәкыягә елмаеп, корчаңгы сыерның маңгай уртасын кашый-кашый, әмма хатынына алып кайткан бүләге турында әйтергә ашыкмады.
Вәрәкыядә иреннән алда сүз башлау гадәте юк иде, төенчекне күрсә дә, нәрсә бу, кемгә, дип сорашмады. Зәки, вакыты җиткәч, аны барыбер әйтәчәк.

Ишегалды, абзар тирәсендәге эшләрне бетереп, өйгә кергәнче, кич тә җитте, эңгер-меңгер дә төште. Зәки дә арып кайтканга, ул кичне иртәрәк ятарга уйладылар. Урынны — каен, җир җиләге, мәтрүшкә исләре аңкып торган, идәннәре агартып юылган, бүрәнәләре әле дә сарылыгын югалтмаган келәткә җәйде. Өйдә бала-чага чыр-чуы да юк, каенана бызгысы да ишетелми, югыйсә. Вәрәкыя ире сугышка киткәнче авырга узып өлгермәгән, ә иренең әти-әниләре ул килгәнче үк күптән җир куенында иделәр.
Ире кереп яткан сәке кырына килеп утырып, өстендәге күлмәген салыйм гына дигәндә, Зәки хатынның беләгеннән тотты:
— Ашыкма, җаным.
— Ипләп, салам ич, — диде Вәрәкыя, берни аңышмастан.
— Чишенергә ашыкма, мин сиңа тагын бер күчтәнәч алып кайттым бит әле.

Зәки караватка аркылы сузылып яткан ястык астыннан көндез нәрсә икән дип уй салган төенчекне тартып чыгарды. Торып утырып, ашыкмый гына чиште дә, төенчекне таратып җибәрде һәм аннан бик пөхтә итеп төрелгән кып-кызыл кофтаны алып, хатынының иңбашларына элде. Вәрәкыя берни дәшми генә кофтаны киде. Әле бер, әле икенче җиңен тарткалап карады. Якаларын төшереп тә, күтәреп тә куйды — һәр ягын бик килешле санады. Җыйнак кесәләренә куллары кереп кенә утыра!
Вәрәкыя, бераз ыспайланып торгач, кофтаны салып, ишек катындагы агач чөйгә элеп куйды да Зәки яткан карават почмагына — идәнгә тезләнде.

Ире аның бу кыланышларын яткан килеш кенә, эчке бер рәхәтлек белән күзәтә һәм хатыны ни әйтер икән дип, түземсезлек белән көтә иде. Вәрәкыя дәшмәде. Төрле-төрле матур сүзләр эзләсә дә, таба алмады, рәхмәт хисен ничек тышка чыгарырга белмичә, иренең тир бәргән борын очларыннан үпте.
Бер үпте, ике, өч… аннан, гомер булмаганча, тыйнаксызлык күрсәтеп, шашып-шашып ук үбәргә тотынды. Бу үбү үзеннән-үзе күптән көтелгән яратышуга әверелде…

Зәки Вәрәкыяне шатландырудан тәм табып, очынып йөрде. Эшкә дип теләп чыгып китә, хатын янына дип, ашкынып кайтып керә… Кызыл кофта аларның кичке уеннарының бер билгесенә әверелде. Аны көн дә кидереп карап күз рәхәтләндерү, салдырганда, тыны белән Вәрәкыянең колак очларын, муен чокырларын иркәләү Зәкигә дә рәхәтлек бирә, дәрт өсти иде.

…Әнә шул кофтаны, тап тиярлек җиргә киелмәсә дә, Вәрәкыя нидәндер чайкап эләргә булды. Базардан кайтканчы, кеше кулында булганлыгын уйлады да моңарчы кичләрен үзен җылыткан кофтадан тәне чиркануын тойды. Талыккан суда чайкаудан гына берни эшләмәс, өр-яңа кала әле ул, дип уйлады хатын, янына башка керләр җыя-җыя.
Инде шул кызыл кофтадан килеп чыккан инә белән йөрәгенең нәкъ уртасына кададылармыни…

Мал да абзарга керде, савылды, төнгә ашарына салынды, тавыклар да ябылды. Зәки генә һаман күренмәде. Бу атна, күрше Гарифуллага ияреп, тагын Каратун базарына төшкән иде ул. Әбәткә кадәр дә тормам, дигән иде диюен. Гарифулла үзе ярты юлдан ук борылган: колхоз рәисе артыннан кеше чаптырган, кайтсын, урманга барырга кеше кирәк, дигән.

Бергә булгач, җырлашып кайтырбыз  дип, Зәки гармунын да култык астына кыстырган булды. Кайда гына йөри соң?! Бер-бер танышларына кереп, салырга уйладымы… Андый гадәте сизелми дә сизелүен.

Эссе кояшта кибеп тә өлгергән кызыл кофта җылысында, түр өйнең тәрәз төбендә төнне ялгызы үткәргән Вәрәкыя, тавык-чебешне ишегалдына җибәрим дә Күчтәнәчне савыйм дип, абзарга кереп барганда, капканың авыр ыңгырашкан тавышына артына борылып карады. Анда ире Зәки сөйләгәнгә охшаган каратут битле бер хатын басып тора иде.
— Исәнмесез. Болай атылып, таңнан ник килгән дип, ачулана күрмәгез… Кызыл кофтамны эзләп килдем. Кире кайтарыгыз, зинһар. Бәрәңге хакын көзен булса да түләрбез… Узган айда, ачлыктан үлә-нитә калсам, дип, кәфенлегемне әзерләп куйган идем. Инде, Аллага шөкер, сезнең аркада исән калдык. Әле колхоздан да бурычка бераз ашлык биреп тордылар.

Хатын тотлыкты, теле көрмәкләнде, кулларын кая куярга белмәде. Өзек-өзек сүзләрен тыңлау, кая куярга белмәгән кулларына карап тору да кыен иде, алай да Вәрәкыя сабырлык белән, күңелендә тагын да арта барган пошаманлыкны басарга тырышып, көтелмәгән кунакны бүлдерми тыңлады.
— Кәфенлек инәсен, бер алып куярмын дип, киелми яткан кофтамның эчке ягына кададым сыман. Кичә көн буе эзләп, һич таба алмадым. Базарга килгәннәрдән сорашып, таңнан сезнең авылга чаптым. Кофтамны, ачуланмыйча, кире генә кайтарыгыз, булмаса…

Вәрәкыя, капканың бу ягына узса да, баскыч төбенә кадәр дә килергә җөрьәт итмәгән хатынга берни әйтмичә, аптыраганрак бер кыяфәттә келәткә кереп китте. Инә серенең ачыклануы күңел тынычлыгын кайтармаган иде. Инде, ичмасам, килеп әйтмәгән генә булсачы, дип өзгәләнде ул.

Вәрәкыя кофтаны Зәки алып кайткан рәвешчә бик матурлап төрде. Хатын һаман да ишегалдында — капка янында ук басып тора иде. Төенчек күтәреп чыгып килгән Вәрәкыяне күргәч, каушапмы, уңайсызланыпмы, тагын үзалдына сөйләнгәндәй тәтелди башлады:
— Борчылмаслыкмыни?! Авылыгызга туры юлдан — Зәхмәт күле аша гына килдем. Әллә никадәр кеше җыелган таллык тирәсенә. Берәүне суга атканнар диме?.. Таныганнар да бугай инде. Кичә базарга гармун уйнатып килеп кергән булган. Шул гармунына кызыкканнардыр инде, диләр. Белмәссең… Дөньяның авыр, кешеләрнең начар чагы. Ачның күзе — икмәктә… Шуны ишеткәч, абына-сөртенә сезгә йөгердем. Бер-бер хәл чыга күрмәсен, гомер буе үземне гаепләрмен аннары, дидем…

«Сөембикә» № 2, 2008.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу хикәяне укыган идем кайчандыр, менә, тагын бер кабат укып чыктым. Рәхмәт, эчтәлекле.

    • аватар Без имени

      0

      0

      гыйбрэтле, бик яхшы хикэя

      Хәзер укыйлар