Логотип
Проза

Камзул

Дустыгызның хәле бик начар. Исән калса да, урын өстендә булачак. Аякка басармы кайчан да булса, юкмы – әйтә алмыбыз...

Дөрия карчык бүген мал-туар карауны бик тиз тотты. Шулай булмыйча, бүген бит аны түбән оч Зәһинәләргә бәби ашына чакырдылар.Юк инде, карт-коры яшәгән авыларында бала алып кайтыр кеше юк. Төп нигездә исем кушыйк дип, шәһәрдән Зәһинәнең оныгын кайтарганнар. И Дөрияләр яшь чакта ул бәби туйлары ел әйләнәсе була иде бит. Яшь ана кайтуга тәбикмәген, коймагын, балан бәлешен, тавык шулпасы, чәк-чәген дисеңме күтәреп, авылдашлары берсен-берсе уздырып, шунда йөгерә иде. И күңелле чаклар. Авыл гөрләп тора иде бит.

Шул уйларына бирелеп Дөрия урам якка күз салды. Буш урам, буш. Көненә, үтсә, берничә кеше үтә. Әле ярый каршы йортта гына бөтен гомерне бергә кичергән ахирәте Суфия карчык яши. Иртән тору белән әле берсендә, әле икенчесендә чөкердәшеп чәй эчәләр, кич тагын пешергән ашынмы, тәкә-төкәсенме кысташа-кысташа ашыйлар, телевизор карыйлар. Серләре бер, шатлык-кайгысы бер. Шулай гомер буе дус, тату яшәделәр. Икесе дә бик яшьли тол калдылар.Дөрия дүрт бала үстерде. Хәзер инде сигез оныгы, бер оныкчыгы бар. Берсе дә ерак китмәде, якындагы Чаллыга урнаштылар. Атна саен диярлек кайтып торалар. Дөрия карчыкның абзар тутырып мал асравы да күбрәк шулар өчен. Күреп тора ул, әниләренең сөте, мае, ите, бәрәңгесе булмаса, бик кыенга туры килер иде балаларына. Шуңа күрә елдан-ел мал асрау авырайса да, зарланмый гына тормыш йөген тарта. Ә менә ахирәте Суфияның бердәнбер малае Себергә эшкә киткән килеш марҗага өйләнде дә шунда төпләнеп калды. Марҗа авылга бер дә кайтып күренмәде. Сирәк кайтса да, улы Суфияга акчалата ярдәм итә, посылкалар салгалап тора. Әнә авылда беренчеләрдән булып өй түбәсен дә яшел сырлы калай белән яптырды ул, өс-башы да җитенке. Ә Дөрия үзенә әллә ни арттыра алмый пенсиясен. Бала оныкка ярдәм итә. Юк, ул зарланмый, Аллам сакласын. Балалары бик тәртипле, ярдәмчел аның.

Вак-төяк эшне бетерүгә инде чакырылган вакыт килеп тә җиткән. Дөрия карчык шкафын ачып көрән җирлеккә вак кына ак чәчкә төшерелгән күлмәген алып киде. Яшел бәрхет камзулын алгач кына бераз кәефе кырылды аның. Камзулның бәрхете урыны-урыны белән пеләшләнеп килә шул. Болай җентекләп карамасаң әллә ни күренми анысы. Тик шулай да кешелеккә бик озак киеп булмас кебек.

Уйларын бүлеп, урам яктан Суфия карчыкның эндәшкәне ишетелде. Дөрия ашыгып ишегенә йозак элде дә урамга атлады. Гөрләшә-сөйләшә аш үткәрәсе йортка килеп җиттеләр. Дөрия алданрак өстен салып түргә узуга, җыелган халыкның ах-вахын ишетеп артына борылды. Борылды да башкалар шикелле ах итте. Ишек янында өстен салып, менә күрегез дигән кебек кып-кызыл, күз явын алырлык озын камзул кигән Суфия басып тора иде. Ялтыр-йолтыр килеп торган сәйләннәр белән чигелгән камзул тәрәзәдән төшкән кояш нурында нур сибә. Кунаклар шау-гөр килеп аны капшап та карадылар, бәрхетенең сыйфатын бармак очлары белән дә тикшерделәр, хәтта иң әрсезләре камзулны үзләре дә киеп карады. Суфия барысына да түзде, йөзен айның унҗиденче киче кебек балкытып, кет-кет көлеп тора бирде. 

– Ну шушы Суфия апаны, каян таба бу чаклы матур әйберләрне! – диде хуҗа хатын, җимеш суын чәшкеләргә бүлә-бүлә.
– И җаным, хәзер акчаң булса, атаң башын да ясап китерәләр. Бәй, кичә теге купи-продай Сәрия Төркиядән кайткан иде бит. Иң беренче сиңа күрсәтим әле, авылда өч меңгә камзул алучы башка кеше булмас, дип кереп чыкты. Алдым инде. Без яшь чакта киенә алмадык, хет хәзер киенеп калыйк, дидем дә бәреп алдым.

Камзулның хакын ишеткәч халык бераз сүзсез калды. Суфия бер тәкәббер кыяфәт белән, сөйләнә-сөйләнә, ахирәте янына кереп урнашты. Шулчак зәһәр теле, ук күзе белән авылда дан алган Зөһрә кортка телгә килде:
– Карале, карале, бер сәдәфе икенче төсле булган бит моның, брак алгансың бит, – диде ул, тезелеп киткән сәдәфләренең иң астагысына төртеп күрсәтеп.
– Әйе шул, – диде Суфия исе китмичә. – Сәрия күрсәтеп бирде. Кайдадыр төшеп югалган. Төсе килә, бизәге бераз аерыла, шуңа йөз тәңкәсен төшерәм, дип әйтеп бирде.

Сүзе аста калганга ачуы килгән Зөһрә бераз ни әйтергә белми торды да,Дөриягә борылып:
– Нигә ахирәтеңә дә алмадың, берегез чуктай киенеп, берегез искене элеп ничек йөрерсез инде! – дип төрттерде тегесе.
– Ай Аллам, алырбыз соң. Әллә кайчан ут итеп йөрерлек ул да. Шул бала-чагасына бар акчасын биреп бара бит. Бала-чага туймас ул. Без хәзер үзебез өчен яшәргә тиеш. Менә теге айга Сәриядән кайтарттырам да акчасын дыңгырдатып алып, Дөриягә дә алабыз, мин әйтте диярсез. 

Уйлап әйттеме ул бу сүзләрне, уйнапмы, тик Дөрия йөрәгенә пычак кадалган кебек хис итте. Иң якын ахирәте бөтен кеше алдында аның балаларына сүз тигереп утырсың әле. Бераз тынсыз торганнан соң, гарьлегеннән елап җибәрмәс өчен, бөтен көчен җыеп Суфияга карады да:
– Кемдер җанлы бала кочып куана, кемдер салкын чүпрәккә урана, – диде.

Хуҗа хатын эшнең гел кирәкмәгән якка китүен күреп, мендәргә салынган сабыйны хәзрәт каршына китереп куйды. Табын җанланып китте. Үзен йокыдан уятканга ачу итеп бала елап җибәрде, моңлы тавыш белән хәзрәт укый башлады, аш бүлмәсендә кемдер тәлинкә шалтыратты, мәҗлес үз җаена дәвам итте. Тик Дөрия карчык кына төсе китеп, берни ишетми, күрми утырды. Алдына куйган ашны, бәлешне ашадымы ул, юкмы, аш кайчан тәмамланды, берсе дә исендә түгел. Кеше кузгалгач, калтыранган куллары белән пәлтәсен киеп тышка чыкты да алдына-артына карамый өенә ашыкты.

Артыннан абына-сөртенә килгән Суфияны күрүгә, тамагына төер тыгылды, күзеннән яшьләре бәреп чыкты.
– Нәрсә, күңелең булдымы мир каршында минем балаларны хурлап? Кадалып кит шул камзулың белән, бөтен куанычың шул булсын. Мин, Аллага шөкер, бала, онык сөям, ә син шушы яшеңә җитеп песи кочаклап йоклыйсың.
– Туктале, карчык, ник кызасың син? Сине жәлләп кенә әйттем бит. Беләм бит инде ничә ел кызыкканыңны яңа камзулга. Бер айда да пенсияң бөтене белән үзеңә эләкми бит. Шул бала-бала, дип, егылып үләсең бит инде мал карап, бакча үстереп...

Тик Дөрия туктар дәрәҗәдә түгел иде инде. Әйтерсең лә авылның шушындый хәлгә калуына да, балаларының көн-төн эшләп тә акча җиткерә алмаганына да, шушы яшенә җитеп бер тапкыр каядыр ял итәргә баралмаганына, пенсиясеннән үзенә бер камзулга арттыра алмаганына да бер Суфия гаепле сыман, кызганнан-кыза барып, ямьсез сүзләрне тезде дә тезде. Суфия башта аңа каршы нидер әйтеп маташты, аннан сүзсез калып бераз басып торды да әкрен генә өенә атлады. Аның иелгән башына, канаты сынган кош кебек төшкән җилкәләренә карап, Дөрия үзен җиңүче итеп тоеп капкасына юнәлде.

Шул көннән авылга, Дөрия белән Суфия талашканнар, бер-берсенә керешмиләр икән ,дигән сүз таралды.

Тормыш туктап тормады, дәвам итте. Дөрия карчык берничә көн тынычлана алмый ярсып йөрде. Үзенә тисә дә түзәр иде, юк бит, бәгырь итенә, балаларына тиде бит. Малаена да, килененә дә, кызларына да сөйли-сөйли кесә телефонында акча бетте.

Балалары сабыр гына тыңлап:
– И әни, тапкансыз үпкәләшер сәбәп, гомер буе бергә яшәп алай итмәгез, – дисәләр дә, бу хәлне уздырып җибәрә алмады. Көн артыннан көн үтте. Урамга чыгасы килмәде, көне буе мал-туар арсында йөреп, кичләрен ялгызы телевизор карады. Тик шулай да гадәт белән иртән дә Суфияның утын карады, кичен дә пәрдә артынан гына урам аркылы йортка күз салды. Берничә тапкыр ахирәтенең капка төбендә алар ягына карап торганын күрсә дә сер бирмәде, эндәшәсе итмәде. Тик ялгызлык үзенекен итте. Ни генә пешерсә дә, ашның тәмен тапмады. Кара-каршы утырып, чөкердәшеп ашап-эчмәгәч, бер кызыгы юк икән бу дөньяның. Ярар, кереп гафу үтенсә кичерермен инде, дигән уйлар көннән-көн күбрәк керә башлады.

Тик Суфия гел күренмәскә әйләнде. Беркөнне авыл фельдшеры чыкканны күреп, пошаманга да төшкән иде, тик горурлык дигән шайтан урам аркылы атларга ирек бирмәде аңа. Икенче көнне мал карап кереп барганда, Суфиядан чыккан хат ташучы Вераның үзенә кергәнен күреп, капкага юнәлде. Карале, пенсия көне икән бит. Өйгә керүгә, үзе белән чәй эчәргә иптәш булуына куанып, газны кабызып җибәрде. Тик Вера бик ашыкканын белдереп, ишек яныннан үтмәде, мәзәк кенә кабаланып Дөриягә бер төргәк тотырды.

– Тетя Даря, сезгә бандероль җибәргәннәр. Менә пенсиягезне алыгыз, бик ашыгам, – дип китә дә башлады.
– Туктале, балам, кемнән бандероль, адресы бармы? – дип гаҗәпләнде Дөрия.

– Не знаю, почему-то обратный адресын язмаганнар, квитанциясен дә потеряла. Балаларыгыздыр инде... Ярар китим әле мин, – дип, ашыга-ашыга чыгып та китте. Инде күп еллар посылка ише алмаган Дөрия карчык бик аптырап, каушап төргәкне ачты. Әллә ни каты бәйләнмәгән дә, сургуч ише әйбере дә юк. Төргән бауларын кисеп җибәрүгә Дөриянең кулына кып-кызыл камзул килеп төште. Куллары калтырап китте аның. Карале, аллы-гөлле сәйләннәр белән чигелгән, ис китмәле матур бәрхет тукымадан тегелгән. Дөрия аны башта кулларында әйләндерде, аннан өстенә киеп карады. Шкаф көзгесе алдында туйганчы бөтерелде. Их, нигә җәй түгел икән, бөтен авылны өч урар иде ул. Күрсеннәр балаларының нинди бүләк алганын аналарына! Ярар, соңгы аш-су булмас авылда. Барысының күзләрен ут итеп, Дөрия дә кызыл камзул киеп килеп керер. Карале, кайсысы алды икән? Олы кызымы, кечесеме? Киленнәреннән булмас анысы. Рәхмәт әйтим дип телефонына тотынса, акчасы бетеп сөйләшмәс булганы исенә төште. Ярар, балаларының берәрсе шалтыратыр әле, Аллаһ боерса. Их, шушында башын иеп Суфия килеп керсен иде. Күзе шар булыр иде. Кермәгән була бит. Инде ачуы ару гына басылган, ахирәтен сагына да башлаган иде ул. Күңелсез икән бит бу дөнья шатлык-кайгы уртаклашып, кеткелдәшеп чәйләр эчеп кич утырыр, җәен капка төбендә гөрләшер кешең дә булмаса. 

Икенче көнне дә камзулын киеп карарга дип кулына алуга Дөриянең күзе аскы як чабудагы сәдәфкә төште. Күзлеген киеп карагач, сәдәфнең бизәге икенче икәнен күреп алды ул. Ниндидер шик керде күңеленә. Туктале, Суфияның камзулы түгелме соң бу. Шулчак телефон шалтырады. Олы кызы икән. Бандероль турында сорагач:
– Юк, әни, без түгел, апайлар да миңа әйтми калмас иде, бәлки, сиңа ялгыш керткәннәрдер? - дип, Дөриянең шиген раслады. Бераз ни эшләргә белми утыргач, ул тиз генә киенеп Суфияларга йөгерде. Йозаклы ишек күргәч бераз аптырап торды да ахирәтенең күршесе Тәнзилә түтигә юнәлде.
– Бәй, төнлә скорый белән апкиттеләр бит аны, ишетмәдеңмени? Кичә үк чирләп тора иде. Хәле бик начар, ди. Теге, нәрсә әле... инсульт дигән әйбер суккан.

Ни үле, ни тере дигәндәй, Дөрия өенә чыккач та нишләргә белми утырды. Яшь чагы булса, торып чабар иде район больницасына, тик 20 километрны кая инде җәяү йөрү хәзер?! Ярар, Аллаһ боерса, ике көннән балалары кайта, алып барырлар. Дөрия ике көн ахирәтенә күчтәнәч әзерләде. Куе катыгын оетты, каймакны бозылмасын дип кабартып алды, балан бәлеше салды. Өшеп ятадыр дип, яңа бәйләгән йон оекбашларын тыкты. Ял көнне кайткан улын ашыктырып юлга чыкты ул. Төенчекләрен күтәреп дөбер-шатыр килеп кергән Дөрияне Суфия янына кертмәделәр. Тик болай гына кире борыла торган хатынмы соң ул! Баш табиб бүлмәсе янында ике сәгать басып торса торды, барыбер керде. Чал чәчле, шактый арыган кыяфәтле ир уртасы кеше башта аның кызып-кызып сөйләгәнен тыңлады, аннан Дөрияне утыртып бик яхшылап Суфияның хәлен аңлатты. 

– Дустыгызның хәле бик начар. Исән калса да, урын өстенә калачак. Аякка басармы кайчан да булса, юкмы – әйтә алмыбыз. Андыйлар гомерлеккә дә инвалид калалар. Яше бар бит. Аннан психикасына да нидер булган. Стресс кичергәндер, яшәүгә теләге юк, контактка бармый. Исән калса да, янында кеше булу кирәк. Малае алып китәргә охшамаган. Ни эшләтергә дә белмибез. Карар кешесе дә юк икән бит. 

Яңа тынычланып барган Дөрия ничек сикереп торганын да сизми калды.
– Ничек булмасын, кем әйтте аны? Исән генә булсын, мин аны үземә алып кайтам. Бала караган кебек карармын, Аллаһ борса. Бастырам мин аны аякка, менә күрерсез! Көн-төн караячакмын, ничә еллар авыл медпунктында җыештыручы булып эшләдем мин, апаем. Медсестра ни эшли, барысын да беләм. Кара син аны, кешесе юк, имеш. Иң якыны мин аның, беләсегез килсә, ахирәте.

Елый-елый сөйләгән бу авыл апасын кызганыпмы, әллә ышанычлы кеше икәненә инаныпмы, баш табиб берничә минутка гына аңа Суфия янына керергә рөхсәт итте. Дөрия калтыраган куллары белән сумкасыннан кызыл камзулны алып киде, халатны камзул күренерлек итеп иңенә генә салды. Реанимация палатасын атлап кергәч, каушавын басарга тырышып Суфия яныны килде дә ахирәтен таный алмыйча торды. Яулык астыннан чал чәчләре тузып чыккан, иреннәре зәңгәрләнеп кипкән, кайчандыр алсуланып торган бит очлары саргаеп, суырылып калган бу карчык чынлап та аның ахирәтеме соң? Дөрия калтыраган куллары белән Суфияның кулын тотты, елап җибәрмәс өчен иреннәрен тешләде. Кеше бар икәнен сизепме, Суфия күзләрен ачты. Дөрияне күргәч, күзләре җанланып китте аның, нидер әйтмәкче булды, тик авызыннан сүзе чыкмады. Үз-үзен кулга алырга өлгергән Дөрия иелеп аның маңгаеннан сыйпап алды, аннан халатын ачып, биегән кебек итеп камзулны Суфияга күрсәтте.

– Карале моны, миннән качып кая кереп яткан! Тор, тор, кеше ышандырырсың. Кара моны. Берүзем чәй эчеп авызым күгәреп бетте бит инде. Сагынсын, саргайсын дидеңме?! И ахирәткәем! Үлеп сагындым, тизрәк чык. Туп-туры миңа кайтабыз, Аллаһ боерса. Өеңне язга хәтле бикләрбез, сине сагынып көтеп утырганчы, янымда булырсың. Өрмәгән җиргә дә утыртмам, үзем мунча кертермен. И, яшибез әле. Аннан бу камзулны берүзем киеп туздырыйммыни мин? Алмаш-тилмәш киярбез. Шаккатсыннар әле икесенә дә алганнар икән дип...

Ахирәтенең әле кулын, әле йөзен сыйпый-сыйпый Дөрия сөйләде дә сөйләде. Палатага кергән табиб авыруның яктырып киткән карашын, төс кереп алланып киткән йөзен яхшыга юрады.

Больницадан чыккач, тизрәк кайтып, ахирәте өчен түр бүлмәне әзерләп куярга дип ашыккан Дөрия башын күтәреп як-ягына карады. Камзулдагы сәйлән бөртекләре кебек ялтыр-йолтыр килеп, урамда беренче кар бөртекләре бөтерелә-бөтерелә җиргә сибелә башлады. Әйтерсең лә үткән ямьсез хатирәләрен, үпкә-сагышларын тизрәк капларга тырыша иде алар. 

Фото: Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар