Логотип
Проза

Кайту

Хикәя

Иң кызык, иң рәхәт вакыт – студент чаклар икәнен диплом алгач, иптәшләреңнән аерылып, пароходка утыргач кына татыйсың икән. Ачлы-туклы укып йөргәндә, их кайчаннар гына мостәкыйль адәм булып яши башлармын, дип хыялланасың. Инде максатыңа ирешеп, дипломыңны кесәңә салып алгач, бөтенләй башка. Кеше нидер югалткан сыман хис итә, эч пошу башлана.

Миндә дә нәкъ шундый тойгылар.

«Анна Зегерс» (мин утырган пароход) тәгәрмәчләрен ләпелдәтә-ләпелдәтә үрмәли. Каюта тәрәзәсеннән кара-кучкыл Идел дулкыннарына карап барам. Иптәшләрнең барысын да озатышып йөри торгач, иң актыкка берүзем калганмын. Мине җырлый-җырлый, елый-елый озатучы да булмады. Әллә шуңа инде, бик ямансу. Ниндидер сәбәпсез сагыш бәгырьне талый...

Казан артта калды.

Казан түгел... биш ел артта калды, биш ел түгел... үбешүләр, сөешүләр, үпкәләүләр, илаһи ләззәтләр, бимазалар, дуслар – бер гомер, катлаулы, бай бер тормыш артта калды. Хыял тормышка ашты, аласы белемне алдык, теләгән җиргә эшкә җибәрделәр. Шатлан, аша, эч, җырла-бие бит югыйсә! Ә мин тиле кеше шикелле менә-менә үкереп елап җибәрердәй булып барам. Нигә сагышлы, моңсу бу көн! Бу кайгы түгел, ачыну түгел, үкенү яисә хәсрәт түгел! Бу – сагыш!

– Карта уйныйбызмы? – диде күршемдәге бер ханым.
– Юк, мин карта уйнамыйм! – дидем дә, бераз онытылып булмасмы дип, каютадан чыктым.
«Анна Зегерс» ниндидер пристаньга туктады. Килеп туктавы булды, икенче яктан «Салават Юлаев» килеп җитте. Безнең пароход чайкалып куйды. Тегеннән трап ташладылар. «Юлаев» пассажирлары тоташ агым булып безнең пароходка керә башлады. Кеше йөзләренә карыйм. Кызык бит...

– Сезнең буфетта сыра бармы? – дип кычкыра берәү.
– Нәрсә соң ул сыра? —– дип сорый безнең пароход пассажиры.
– Татарча белмисеңме әллә, агайне? Пиво инде, аңламасаң!
– Әйе, бар пиво, бар!
– Коньяк бармы, коньяк?
– Төньяк бар, көньяк күренмәде! – диде әллә кайсы, үз сүзеннән үзе рәхәтләнеп көлә.

Менә бу кыз белән егет әле пароходта гына танышканнардыр дип уйлыйм. Бу карчыкка берни дә кирәк түгел, бәлки, ул ял итәргә чыккандыр... Ә менә бу абзый, мөгаен, колхоз рәиседер... Кемдер мине арттан этеп китте, мин әлеге колхоз рәисенә барып бәрелдем. Егылмас ечен без бер-беребезне кочаклап, тотынышып калдык.
 Гафу итегез! – дип мыгырдандым мин.
 Рифкать түгелме соң? – диде миңа килеп бәрелгән кеше.

Үз исемемне ишеткәч, таныш түгел агайга игътибарлабрак карадым. Йөнтәс кашлы, үткен карашлы, кыска чәчле, таза гәүдәле иде ул.
– Шәйдулла абый?
–  Мин, Рифкать, мин!
Кочаклаштык.
 Карале, Рифкать! – диде Шәйдулла абый, әйтерсең лә без аның белән кичә генә аерылышкан. – Сезнең буфетта «Север» бар микән? Безнең пароход ашыга, соңга калды... озак тормас...

Без кешеләргә бәрелә-сугыла буфетка киттек.
– Рифкать, котла! – диде Шәйдулла абый чират алгач. – Мин имтиханнарны «биш»кә бирдем.
– Нинди имтихан ул, Шәйдулла абый?

Гаҗәпсенеп ап-ак чәчле, бераз бөкрәя төшкәй абзыйга карыйм.
– Педагогия институтын тәмамлап кайтып киләм ләбаса! Ха-ха! Ул горгылдап торган тавышы белән көләргә тотынды.
– Пишкадәм ягъни...  мәңгелек студент!
– Ничек, Шәйдулла абый?
– Мин сугышка өченче курстан киткән идем. Сугыштан соң, үзең беләсең, дөнья мәшәкатьләре... Сездә эшләгәндә укуны дәвам итү турында уйларга да вакыт юк иде. Аннан соң... Кайларга гына күчереп бетермәделәр. Күнегеп кенә җитәм, малай, халыкка, җиргә – тагын икенче төшкә! Юньләп, иркенләп, җиң сызганып эшләргә ирек бирмәделәр... Уйлап-уйлап карыйм да, малай, күпме эшләдем, кулга тотардай бер бөтен эш майтарып булмаган!

– Туктале, Шәйдулла абый... Баштан ук сөйлә әле...
– Мәктәп директоры булып эшлим хәзер. Төп профессиям укытучы бит минем...
– Халык сезне һаман онытмый, Шәйдулла абый...
– Мөхтәр, Мөхтәр карт ни хәлдә?
– Биш ел инде...
– Шулаймыни? Авыр туфрагы җиңел булсын. Балыклары ничек булып бетте?
– Колхозның кереме балык буасыннан, Шәйдулла абый.
– Хөсни абый?
– Ул җимертә әле. Һаман колхозда эшли. Сине бик еш искә ала. Салган саен, вәйт, бар иде безнең бер присидәтел, ди.
– Кем чираты? Тиз булыгыз! «Юлаев» икене кычкыртты!
– Миңа ун кап «Север», бер шешә су! – диде Шәйдулла абый.
Шәйдулла абый алган товарын  кочаклап күтәрде, без кире борылдык.
– Сез кая кайтасыз соң, Шәйдулла абый?
– Бәләбәйгә!
– Гаиләгез? Исан-саулармы?
– Әти картлач яшәп ята әле шунда. Мин хәзер туган авылымда яшим. Әни укытты, үстерде, миннән ярдәм күрмәде, мәрхүмә. Әйдә, әти-карт күрсен инде, дим... Салисә ничек, Салисә?
– Салисә апа яши... боек... Болай әйбәт яшиләр, дип язалар иде авылдан.

«Юк инде, Шәйдулла абый, әйбәт яшәмиләр, Салисә апа авыруга сабышты. Рушан абый көне-төне эчә», – дим зчтен генә.

– Салисә... – диде Шәйдулла абый. – Юк, Рифкать, мин өйләнмәдем инде. Вакыт та булмады... Вакыты табылыр да иде инде... Аның кебек кеше очрата алмадым. Булмады инде, булмады...

«Юлаев» өченчесен кычкыртты. Трапны җыя башладылар. Шәйдулла абый йөгереп кереп китте дә миңа таба борылды. Пароход кузгалды. Шәйдулла абый тәмәке каплары һәм шешәсен кочаклаган килеш, миңа нидер кычкыра, үзе койрыкка таба йөгерә.
– Син кайда соң, син?
– Колхозда, колхозда... Агроном, агроном...

Үзем дә сизмәстән, кесәмдәге дипломны алып селки башлаганмын. Шәйдулла абый да кул болгамакчы булды, ахрысы, бер кап тәмәкесе суга төшеп китте. Ул аңа игътибар итмәде. Һаман миңа караган, тәмәке капларын кочаклагаи килеш китеп бара. Ул инде кычкырмый, кемгә булса да сәлам тапшыруымны да үтенми, минем белән очрашу аның күңелен кузгатты бугай. Минем дә иртән үк тулган күңел мөлдерәмә булып җитте. Әллә кайчан елыйсым килеп кайта идем, рәхәтләнеп елап җибәрдем. Кызык кына инде бу тормыш мантыйгы. Шәйдулла абыйны бер дә фаҗигале гомер кичергән кешедер дип әйтеп булмый. Дөрес, ал да гөл генә булмагандыр. Үз бәхетен табалмаган кеше кебек күренде ул миңа. Пароход ерагая, ул ерагайган саен, Шәйдулла абыйның гәүдәсе кечерәя, тоташ шәүлә генә булып куренә...

– Туганыгызмы? – дигән тавышка сискәнеп киттем. Уңайсыз. Әйтерсең лә ярамаган эш эшләгәндә өстемә килеп чыктылар. Мин тиз генә күзләремне сөрттем. Борылып карасам, әлеге карта уйнарга кыстаучы ханым булып чыкты.
– Бик... интересный ир...

Башта ачуым килгән иде бу кая керер тишек тапмый йөрүче ханымга. Нигә ачуланам соң әле мин аңа? Ул да, бәлки, сагыштан качарга телидер! Шуңа күрә кем белән булса да сөйләшәсе киләдер!

– Гаҗәп кеше! – дидем мин.
– Озак күрешмәгәнсез, ахрысы.
– Җиде-сигез ел бар инде.
– Диңгезчегә охшаган. Шундый таза... буйсындыра торган карашлы, андыйларны хатын-кызлар ярата... Кемегез ул?
– Безнең колхозның элеккеге рәисе.
– Барыбер рәмез уйный белүче юк... Сөйләгез әле миңа аның турында.
– Шәп председатель иде ул Шәйдулла абый. Безнең колхоз иң артта күтәрәмгә калган хуҗалык иде. Авыр елларда шуны аякка бастырды. Мин аның кучеры булып эшли идем.
– Андый кешеләр эштән тәм табалар, гаиләдә дә бәхетле булалар, – дип әйтеп куйды күршем.
– Алай дип әйтмәс идем.
– Кызык... әллә хатыны...
– Аның хатыны юк.
– Шулай ук берәүне дә яратмады микәнни?
– Яраткандыр да... Салисә апаны бик яраткандыр, хәтта артык нык яраткандыр...
– Салисәсе кем инде аның?
– Миңа сигез яшь булгандыр... Салисә апа безгә туган тиешле Рушан исемле кешегә кияүгә чыкты... Чыгып ике генә көн торып калды, алар хәтта туй да ясый алмый калдылар. Өченче көнне үк Рушан абыйны сугышка алдылар. Китте Рушан абый, китте дә хәбәрсез-хәтерсез юкка чыкты. Ун ел көтте Салисә җиңги. Димләп тә карадылар, үгетләп тә бактылар – юк! Үле хәбәре килмичә чыкмыйм, ди.
– Прямо-таки Пенелопа!
– Салисә җиңги Пенелопаның ни икәнен дә белми торгандыр... Шуннан Шәйдулла абый килде безгә җитәкче булып. Буйдак кеше, кайчакларда бездә чәй эчкәли иде бу. Сизәм, Салисә апа, Шәйдулла абый безгә килгән чакларда качып бизәнгәли башлады... Басудан кайтып киләбез, бер төркем кызлар кибән куярга баралар, Салисә җиңги... мин аны җиңги димим, әллә ничек үз иде ул, шуңа күрә апа ди торган идем... Салисә апа да шунда. Без үтеп киткән чагында Салисә апа тигез җирдә сөртенеп егыла язды. Тегесе аңа карап, кызлар белән исәнләшергә онытты. Көзгә туй билгеләдек. Салисә апаның беркеме юк. Мин баш кода. Шул ук вакытта кыз бирүче дә. Бөтен авыл шаккатты. Ун ел беркемгә карамаган Салисәне Шәйдулла абый караткан, диләр. Салисә ападан вәгъдә алгач, Шәйдулла абый икеләтә куәт белән эшли башлады. Бала-чага кебек куана белә иде ул. Кичләрен яки төнлә берәр җирдән кайтып төшсәк, гел безгә керә торган иде. Шулай бер тапкыр Бөгелмәдән сазга батып кайтып төштек безгә... Салисә апа чәй хәстәрләде. Өчәүдән-өчәү генә самавыр янында чәй эчәбез. Шәйдулла абый Салисә ападан күзен алмый, апа да пешеп җиткән яшь кыз сыман иде ул кичне.
– Җә, ниләр кырдыгыз? – диде җиңги.
– Өлкә комитеты вәкиле белән сөйләштек. Балыклар, умарталар өчен, ашлык өчен рәхмәт әйтте. Ә менә янып үлгән сарыклар аркасында бераз эләкте. Их, Салисә... Рифкать! Без әле таулар ишәрбез, Алла боерса!

Ул төрле планнар кора:
– Чабак тавын беләсезме? Менә шул тау астында уйсу җир бар. Тик ята бит әрәм булып. Җитен, киндер чәчәбез. Орлыгы да була, сүсе дә. Бауны Чыбыклыдан ялына-ялына алганчы... Аннан соң Сәрән күлен киптерергә кирәк. Бакаларга туй ясарга башка сазлык та бетмәгән. Аны корытсак, җитен чәчәр идек. Бау промышленносте ачып җибәрергә була. Ике су кушылган җирдә алма бакчасы...

Шәйдулла абый сабый кебек шатланып, куанып сөйләде ул көнне. Салисә апа сөенечен яшерә алмыйча, бертуктаусыз көлә.

Ләкин Шәйдулла абыйның бу хыяллары хыял гына булып калды шул!

Шул көннән соң күп тә үтмәгәндер, авылда хәбәр таралды. Имеш, Рушан абый исән икән, әллә кайсы авыл кешесе дә шулай хәбәрсез югалган булган да кайткан. Имеш, Рушанны ул күргән. Мин дә, Шәйдулла абый да аптырап калдык. Салисә апа сарыга сабышты.
Хак булып чыкты бу хәбәр. Бер-ике айдан Рушан абый кайтып төште. Безнең нигездән киткән кеше иде, хакы бар, туры безгә кайткан. Мин клубта идем. Курше малае, абыең кайтты дип, килеп әйтте. Чаптым. Мин кайтып кергәндә өйдә тынлык. Шәйдулла абый урындыкта утыра. Апа сәке йөзлегенә сөялгән килеш үкси. Мич янындагы эскәмиядә Рушан абый.
 Исәнме, Рушан абый! – дидем мин. Бу кеше бөтенләй таныш төсле түгел, күп ел узгангамы, әллә мин инде абыемның йөзен хәтерләмимме... Рушан абый миңа бик озак карап торды-торды да:
 Рифкать!.. Менә кемгә охшап үскәнсең икән син... Безнең якка тарткансың... апага охшагансың! – диде.
Минем хәтердә озын, матур егет булып калган иде Рушан абый. Әллә мин үскәнгә инде, Рушан абый тәп-тәбәнәк шикелле. Бите мең яра белән ергычланган. Бер күзе кара чүпрәк белән бәйләнгән. Сөйләшүе дә сакау шикелле. Бераздан соң гына мин аның тешләре исән түгеллеген белдем. Куллары таза күренә.
Аптырап та, каушап та калдым. Әйтерсең, бу өч кеше алдында минем зур гаебем бар иде.
– Озакладың, абый, әни бик көткән иде... Дүрт ел булды инде үлгәненә... –  дидем мин.
Тып-тын утыру коточкыч авыр иде.
– Унике ел да егерме өч көн булды авылдан чыгып киткәнгә...
– Унике ел, егерме өч көн!
Шушы сүзләр әллә ничек күңелгә барып тиде. Санап барырга кирәк бит! Димәк, унике ел да егерме еч көн санаган, көткән! Нинди түземлек кирәк булгандыр бу кешегә, нинди газаплар күргәндер бу бөкшәеп беткән сукыр кеше! Кочаклап елыйсы килә шуны! Салисә апа ныграк үкси башлады. Мин дә сүз әйтергә куркып торам, бер сүз әйттем исә, тыела алмыйча елап җибәрәсем көн кебек ачык. Шәйдулла абый тәмәке кабызды. Бары тик Рушан абый гына тыныч. Күрәсең, унике ел буена елыйсын елагандыр, кайгырасын кайгыргандыр!
– Алайса, апа үлгәч, икәү генә яшәп ятасыз!.. Йортны күптән түгел салгансыз, ахры, яңа әле, – ди Рушан абый һәм бүрәнәләрне сыпырып карый.
Чит кеше кебек. Әйтерсең лә ул бу йортка ялгыш килеп кергән дә, рөхсәт итсәгез, җылынып кына чыгыйм әле, дигән сыман читенсенел кенә ишек катында утыра.
– Рушан! — диде Шәйдулла абый һәм торып чөйдәге плащын алды. – Син барын  да беләсең,  биредә гаеплеләр юк! Беркем дә безгә бу авыр мәсьәләнең җавабын әйтмәс. Өчебезнең беребез дә чишә алмабыз. Шулай булгач, көтәргә кирәк. Вакыт хәл итәр...
– Вакыт?! – диде    Раушан абый. –  Күпме? Ай? Ел?
– Белмим... Әгәр без, Салисә син үзең хәл ит, дисәк, Салисә ике ут арасында калачак.
Ирләр икесе да ир булып калдылар. Тавыш-гаугасыз гына икесе берьюлы чыктылар өйдән. Рушан абыйны колхоз йортына урнаштырдык. Шәйдулла абый үз фатирына кайтып китте. Иң авыры Салисә апага төшә инде. Кайтып керү белән Салисә апа миңа ташланды.
– Үскәнем, харап кына булдык бит... Нишлим соң?
– Белмим, ечегез да жәл...
– Шәйдулланы яратам бит, Рифкать... Рушанны кызганам, хөрмәт итәм... Унике ел бит, унике... сәгатьләренә кадәр санап барган.
Өчесе дә миннән киңәш сорыйлар. Шәйдулла абый да:
– Нишләргә соң, Рифкать? – ди. – Бөтен тормыш пран-заран килә бит, халык ни әйтер! – дип уфтана.
Чыннан да, вакыт хәл итте. Салисә апа Рушан абыйны колхоз йортыннан үзе барып алды.
Ләкин гаилә бәхетле булмады. Китте сүз, китте җыен юк-бар пышылдаулар, гайбәт... Югыйсә Рушан абый – егет кеше, алай гайбәтләргә бирешә торганнардан түгел, тик гелән тукый торгач, күңелен корт кимерә башлагандыр инде... Үзе апаны ачуланмый, сүкми... Эчә дә эчтән генә үзен ашый. Сизеп йөрим, авыр, икесенә дә авыр. Тора- бара, салган чакларда сүгенгәли башлады бу... Җиңгигә, син фәлән, син төгән, дип сүзләр дә ычкындыргалый. Аны гаепләп тә булмый, мескенне. Җиңги дә шулай буласын белеп чыкты инде аңа. Ләкин беркайчан да иреннән зарланганы булмады... Беркөнне абый салып кайтты да мине кочаклап алды.
– Үз гомеремдә икенче елавым, – ди. – Син мине мәми авыз дип уйлама... мин Салисәне яратам... яратам... – ди.
– Яраткач, нигә соң аны да, үзеңне дә борчыйсың? – дим.
– Их, кеше хәлен кеше белми, үз башыңа төшмәсә... Сөйлиләр бит...
 Сөйләсә, төкер син аларга...
– Их, Рифкать, кемдер аны кочаклап ятканын куз алдыма китерәм дә... менә шуннан, йәрәк турыннан йолкып-йолкып ала бәгыремне!
Яшермичә, сыгылып-сыгылып елады Рушан абый ул көнне. Салисә апа өйдә юк иде.
– Рифкать, бер файдалы эш эшләмәдем мин дөньяда, хәтта зыянлысын да эшләргә насыйп булмады. Хыяллана идем бит... Шофер булырга... Сугышка алдылар... Батырлык күрсәтеп, орденнар тагып, авылга Салисә янына кайту турында хыяллана идем. Берни башкармый, кешелектән чыктым инде. Яэмыш шулай тезеп кенә торды минем өчен маҗараларны. Кеше, ичмасам, сугышты, үч алды... Сугышта үлеп калганнар миннән бәхетлерәк... Кеше, ичмасам, әнә колхозда эшли... Аларның хокуклары бар... Мин соң кем? Кем соң мин, Рифкать?!.. Бер өметем бар иде минем, ул өметем дә юк хәзер! Кайтмаска иде миңа...
Питрау көнне юкка чыкты Рушан абый. Кая киткәнен белүча булмады. Печәнне җыеп бетерү белән, арышны ура башларга исәпләгәннәр иде. Шәйдулла абый исәбенчә, уракка төшәргә иртәрәк иде әле. Шуңа күрә Шәйдулла абый халыкка ике көн ял бирде.
– Уттай кызу эш өстендә ял!! Бу җинаять, иптәш Садыйков! – дип тәкърарлый партоешма секретаре Шәймәрдән. – Районда урып-җыю герләп барган көннәр бит!
– Район үзәге янындагы колхозларда, иген, бәлки, өлгергәндер, әмма безнең арышны ике көн көтәсе бар әле. Иртәгә бәйрәм итсеннәр, берсекөнгә ныклап тотынырбыз.
Ул көннәрне Шәйдулла абый төкселәнде, кырысланды.
Уникенче июльдә безнең як халкы бәйрәм итә. Бу бәйрәм «Питрау» дип атала. Картлар әйтүенчә, бу – җәйнең соңгы кене. Шуннан соң кошлар да сайрамый башлый. Җәйне озату көне итеп, бар халык урманга җыела. Карт-корылар, ул көнне өзгән үлән шифалы була дип, төрле үләннәр, мәтрүшкә, күке балтырганы, кузгалаклар, яфраклар җыя. Яшьләр күңел ачалар. Кырыкмаса-кырык гармун, курай, сорнай, нугай тавышларыннан урман кайнап тора. Курае – кипкән кепшә-сабактан, сорнае – әрәмә камышыннан, нугае юан курыстан ясала. Гаҗәп матур тавышлы инде алар. Аланда әйлән-бәйлән уены. Мин агач төбенә утырып гармун уйныйм, егетләр бии. Шәйдулла абый безнең төркемгә килеп кушылды.
 Әмәт, Шәйдулла абыйны чакыр! Председательгә бас! – дип кычкыралар.
Шундый авыр гәүдәле, таза кеше биер дип кем уйлаган! Гармун күреген тартып җибәрүем булды, Шәйдулла абый түгәрәк әйләнә биеп тә кигге. Бөтен кеше гөрләтеп кул чабарга тотынды. Мин тагын да тырышыбрак уйныйм. Бию кызганнан-кыза. Ләкин биюнең иң кызган минутында Шәйдулла абзый түгәрәктән чыгып китте. Озакламый ул авылдан ук китеп барды һәм шул китүдән кире иайтмады.
Мин сөйләп бетердем дә, әле яңа гына «Юлаев» кереп югалган елга борылышына карап, тагын бер тәмәке кабыздым.
– Сез күп тартасыз! – диде ханым.
Пароход иренеп кенә үрмәли. Рестораннан шау-шу, көлеш, чәнечке-пычак тавышлары ишетелә. Палубада берничә пар танго бии.
– Ә нигә кире кайтмады соң ул?
– Шәйдулла абый Рушан абый аркасында колхоздан үз телеге белән китте.
– Соң бит Рушан абый үзе алдан киткән бит. Димәк, Шәйдулла абый белән Салисә апагыз кавышырга тиешләр иде...
– Кызык кеше сез, ханым...
– Алар икесе дә бер-берләрен яраталар бит, кемнең ни эше бар!
– Күрәсең, алар алай уйламый торгандыр.
– Өчең өч якта бәхетсез булганчы... икеңнең бәхетле булуы яхшырак...
– Аннан соң бер ел да үтмәде, Рушан абый яңадай кайтты...
– Салисә апа аны тагын кабул иттеме?
– Итми, нишләсен!
– Мин алай итмәс идем. Аннан соң, яхшы романнардагы кебек, ул акылга утырып кайттымы? Хәзер бәхетле яшиләрдер... Шулай бит...
– Юк шул... Алкоголик ул хәзер...
– Хатыны шуңа түзеп торамы?
– Минемчә, сөенде ул Рушан абыйның кайтканына...

Пароход озын итеп кычкыртты.
– Чаллыга җиттек! – диде ханым.
– Димәк, сау булыгыз. Озын хикәям өчен гафу итегез!

Ул миие озата чыкты.
– Киресенчә, зур рәхмәт сезгә.

Пароход кычкыртты. Ханым:
– Хушыгыз, Рифкать, бәхетле булыгыз! – дип кычкырды да трапка сикерде.
– Сау булыгыз! – дидем мин һәм Чаллының биек, текә баскычлары буйлап өскә менеп киттем.
Алда яраткан эшем, иҗади тормыш көтә. Миңа рәхәт. Алда мине зур кыенлыклар, үзгәрешләр сагалап торадыр кебек. Мин уйга калам, һәм баскыч уртасында туктап «Анна Зегерс»ның кузгалганын көтәм. Пароход кузгала. Ханым миңа кул болгый. Мин дә болгыйм. Чит кешеләр безне бик якын танышлар дип уйлый торгандыр ннде. Пароход ераклашкач, мин дә, тегә ханым да һаман кул болгыйбыз.
Ямансу...

«Азат хатын», 1969, №11

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар