Логотип
Проза

Кайгы уртаклашу

Ул кинәт аның йөзенә төбәлде: әтисенең күзләре тулы яшь иде...

Сафинә көзгегә төбәлгән көенчә бөтен тәне белән куырылды: күз төпләре шешенгән, яшькелт күзләренең гүя төсе уңган, маңгаенда исә сизелер-сизелмәс сыр да барлыкка килгән иде. «Кызларны матур уй-хисләр генә бизи икән лә», – дип уйлап куйды ул һәм бер мизгелгә онытылып, елмаеп куйды: «Йә, нинди бала булыйм инде мин бишенче сыйныфта? Бала, имеш...» Ул үзен олыларча хис итте. Хәтта сипкелләре агара төшеп, чын төсен җуйгандай тоелды. Чәчләремә чал төшмәде микән, дип, башын төрле яктан кат-кат карады. Чәчләре агармаган иде. Сөенә алуына шаккатты. Тиз генә мәктәп формасын – караңгы зәңгәр күлмәген киде. Бу күлмәк кызга сатып алганда ук ошады, чөнки аны әтисе белән сайлады. Ә менә хәзер, көзгедәге чагылышында нигәдер ул гәүдәсенә бер дә килешмидер сыман тоелды. Тасмасын да толым очларына гына төенләп куйды. Ашыга-ашыга китап-дәфтәрләрен сумкасына тутырды. Ни кызганыч, дәресен дә әзерли алмады. «Ике»леләр дә куркытмады хәтта. Моңарчы алардан коты оча иде. Әтисенең «ике»ле капчыгы» дип көлүеннән, әнисенең кырыс карашыннан шүрли иде. Бүген алар бөтенесе берьюлы, җир упкандай, юкка чыкты. Әти исе дә... Кыз бу тансык исне тоярга теләгәндәй, борын тишекләрен киереп исни-исни бүлмәләрне урады. Тапмады. «Әле кайчан гына бик бәхетле идем», – дип фикер йөртте. Кыз өчен әтисе дә, әнисе дә һәрчак янәшәсендәге изге кешеләр булды. «Их, рәхәт чакларны кире кайтаралсаң икән!..»

Әйе, бүгенге сагыш аңа ят иде. Инде менә гүя түм-түгәрәк дөньясы кителде, өмет-хыяллары сары яфраклар кебек агачыннан өзелде.

Кыз, нидер хәтерләргә тырышкандай, тирән сулыш алды, хәтта һава тетрәнеп куйгандай булды.

Ул әкрен генә мәктәп юлына борылды. Тукталып, янә сары яфракларны туфлие белән юл кырыенарак этәрде. Кипкән яфраклар аңа бер мәлдә әтисенең дә, әнисенең дә, үзенең дә йөрәгедер кебек күренде. Дөресрәге, йөрәк кыйпылчыкларыдыр төсле... Юк-юк, сыйныфташларыдыр әле алар. Хәленә керергә телиләрдер, бәлки. Кыз иелеп, яфракларны учларына җыйды да санарга кереште: «Бер, ике, өч...»

Әллә ничә кат буталды, яңадан башкачарак тезеп китте: «Офык, Алсу, Шамил, Нурзия, Камил, Сара, Таңсылу...» Аннан бөтенесен җил уңаена очыртып, кул сыртын итәгенә сөрткәндәй итте дә ары атлады. Сары яфракларга моңарчы игътибар да итмәгән икән, әнисе аны һәрчак башны югары күтәреп, зәңгәр күкләр белән хозурланып йөрергә өйрәтте. Инде менә аяк астында җир уптымыни! Уйлар буталышында мәктәпкә килеп җиткәнен дә сизмәгән икән. Ул өшегән иде, тешләре тешкә бәрелде, үзе ояла-ояла гына сыйныф ишеген ачып эчкә үтте.

 – Еладыңмы әллә, Сафинә? Ә нигә еладың син?..

 Кыз сискәнеп китте. Башын аска иде. Моңа башкалар да игътибар итте. Офык исемле кыз:

– Еларга кирәкми, – дип, җөмләсен русчадан тәрҗемә итте. Офыкның бөтен җөмләсе шундый, чөнки әбисе әнисе белән ана телендә бер дә аралашмаган, имеш. Хәзер Офык шул хаталарын төзәтергә тиеш ди. Ә ул тырыш кыз. Ничек тә туган телендә сөйләшергә тырыша.

– Сезнең елаган кеше күргәнегез юкмы әллә?

Монысын Нурзия әйтте. Аннан кыз янынарак елышып:

– Йә, ни булды? Нигә балавыз сыгасың? Күз яшемне күрсә, әнием миннән гел шулай сорый, – дип, башын артка чөеп кычкырып көлеп җибәрде.

– Нигә көләсең? – дип, Таңсылу аның кабыргасына төртеп алды. – Кеше елаганда авыз еру бер дә килешми инде... – Аннан кызның йөзенә якынаеп сорау бирде:
– Йә, әйт инде, Сафинә? Берәрсе суктымы әллә? Берәр юньсезенә очрамагансыңдыр бит?

Кыз тавышын тагын да көчәйтә төшеп сулкылдады:

– Әти китте... – диде ул җаны әрнеп. – Бездән китте…

Сыйныфның бар ягыннан да «Әтисе киткән!» дигән рәнҗү­ле авыр авазлар ишетелде. Ул арада Офык кыз янәшәсенә килеп утырды да үкси башлады. Сафинә артына борылып карады. Һәммәсе парталарга йөзе белән капланган, бөтенесе дә мышык-мышык килә. Хәер, бөтенесе түгел икән. Алсу әнә нишләргә белмичә аптырап әле уңга, әле сулга каранып утыра. Боларга кушылыр иде – күзләренә яшь эленми... Шамил белән Камил дә кәгазь очкыч ясау белән мәшгуль. Алар сыйныфында малайлар икәү генә. Алар шаяра гына белә, кайгыра да, шатлана да белмиләрдер кебек тоела Сафинәгә…

– Елама, – диде Сафинә Офыкка. – Минем әти китте бит, синеке түгел…

Тик кыз Офыкның күңелендә ниләр кайнаганын күз алдына да китерә алмады. Офык кинәт бер мизгелдә бөтенесен җаныннан уздырды. Шул вакыйгалар аның күз яшьләрен сыгып чыгарды.

«Китмә, әти!» «Үскәч аңларсың, кызым, син бәләкәй әле». «Димәк, син мине яратмыйсың?» «.....»

Нигә дәшмәде икән әтисе? Хәзергәчә җавабын таба алганы юк. Дөрес, әтисе бөтенләйгә югалмады. Телефоннан шалтыратыштыра, туган көнендә, елга бер тапкыр кафега алып бара. Җәен машинасында җилдереп кенә авылга әбисенә кайтарып куя. Әлбәттә, кызның аңа гел «биш»кә укуы, яхшы дуслары турында сөйлисе килә. Алдан әзерләнә. Тик әтисе берни дә сорашмый шул. Хәзер җылы сүз көтмәс­кә дә өйрәнде сыман ул…

Юк, юк, әбисе янына кайтса, кызга канатлар үскәндәй тоела. Бигрәк тә әбисенең кызы белән киявен – Офыкның әти-әнисен – гаепләмәвен ошата. Сүз кузгала калса, җир өстендә адәм баласы гөнаһсыз булмас, балакаем, дип тигезләп куярга да җай таба. Бармаклар да тигез түгел бит әнә, кешеләр ничек бертөрле булсын инде, ди. Кыз аны аңлый да, аңламый да сыман. Шулай да авылда ул тынычлана төшә. Монда бөтенесе аның хәленә керә, сөйләсә – тыңлый, җырласа кушыла белә. Җилләре йә башыннан сөя, йә үртәп чәчләрен чуалта. Бакча дигәне үзе бер могҗиза инде менә! Гөл-чәчәкләр, мәмрәп пешкән җиләкләр аның бар хәсрәтен тараткандай тоела. Кыз җәй буе кыярларга, җиләкләргә су сибә. Әбисе дә мактап туя алмый:

– Балакаем, синең кулдан шифалы су эчкәнгә шулай тәгәрәшеп үсә алар, – ди. И рәхәт була да соң Офыкка! Шуңа ул: «Тагын нәрсә эшлим, әбекәем?» – дип кенә тора. Менә бит татлы телнең кодрәте! Әтисе белән әнисен ник өйрәтмәделәр икән соң бу тылсымга? Бәлки, аерылыш­маслар да иде... Шушындый җылы сүзләр аларның уртак мәхәб­бәтен дә саклап калыр иде, мөгаен.

Бер тапкыр укытучысы әнисеннән: «Ата кеше үзе ашаганны баласына да ашатырга тиеш, дия иде минем әби. Әтиегез алимент түлидер бит?» – дип сорап куйды. «Алар бит алиментны балага түлисе дип белмиләр, хатынга түлим дип уйлыйлар, шуңа ирләрнең күпчелеге бу эштән баш тарта», – диде әнисе мәсхәрәле елмаюын яшермичә.

 Шушы сөйләшү кызның күңеленә кер төшерде. Әнисенә ачуы килде: «Ни дип чит-ятларга әтиемне сата инде», – дип үпкәләде. Әтисенә дә карашы үзгәрде сыман. Тик мөнәсә­бәт­ләре ничек кенә киеренке һәм катлаулы булса да, әтисен бөтен йөрәге белән ярата ул. Чөнки аның өчен җир йөзендә башка әти юк һәм булмаячак та. Менә шуларны уйлап ул ябыгып, сулыгып калды. Тузганак кебек, өрсәң очарга тор­ган кызчыкка әйләнде. Югыйсә әнисе дә һаман аны йөрәгендә йөртә. Сагына да. Һич теленнән төшермәгәнгә, Офык моны сизеп тора. Бер-берсен яраткан кешеләр­нең ни өчен аерылышканнарын гына аңлый алмый иза чигә. 

Әтисе киткәннән бирле әнисенең гел үзгәрәсе, матурланасы килә кебек. Кыйммәтле духилар, иннекләр сатып ала. Итле, баллы ризыклар ашамый. Монысының да серенә төшенә алмый кыз. Ул әтисе белән яшәгән чактагы өчпоч­макларны, бәлешләрне сагына. Бүлмә тутырып таралган өчпочмак исен күкрәк тутырып кат-кат сулыйсы килә…

Әйе, күп нәрсәне аңлый алмый йөди... Әтисе әнисенең исемен пәке белән уеп язган ак каен яныннан ул көн дә үтеп йөри. Күргән саен күзләренә яшьләр килә. Куе ябалдашлы каен аңа барча каеннардан да аграк күренә. «Мәхәб­бәт мәңгелек түгел микәнни?» дип уйлый. Әйе, яшь булган алар ул чакта. Хәзер инде әтисе дә, әнисе дә олыгайган. Каен гына шул ук. Серле язуны саклап, һаман төп-төз басып тора. Аннан әле дә ниндидер җылылык, нур агыла... 
Офык дигән исемне дә аңа әтисе кушкан. Офык кебек киң күңелле булсын, яктылыгы белән бөтен кешене сокландырсын кызыбыз, дигән.

Шуларны хәтерләде Офык. Күңелендә еллар буена җыелып килгән әрнүен түгәргә, ниһаять, җай чыкты менә, хәтта эчтәге, бик тирәндәге кара төен чишелеп киткәндәй тоелды. Беркем сизмәсен тагын дигәндәй, җыерылып, юеш кулъяулыгын учына кыса-кыса, «Минеке генә түгел, Сафинә­неке дә киткән бит әле...» дип уйлап куйды. Болай уйлау җанына ниндидер тынычлык өстәде сыман. «Димәк, мин бердәнбер ятим түгел...» – дип юанды.

* * *
Сафинә янә артына борылып карады. «Минем әтием китте ласа, сезнеке түгел», – дип, иреннәрен чак турсайтып, беркем ишетмәслек итеп пышылдады. «Күрче, Нурзия дә партага ук капланып яткан...»

* * *
 Нурзия исә: «Боларның әтиләре исән бит әле. Сау-сәла­мәт кеше белән очрашып та буладыр», – дип, үз уйларына чумган иде. Авылга киткән җирдән әтием кире кайтмады. Аһ, ул юл һәлакәте булган көнне искә төшерү ничек авыр! Хастаханәдә җан биргән әти. Әни белән икәүләп кот­очкыч хәбәрдән тораташтай каттык кебек. Әле һаман да...»

Кыз нигәдер әтисе сөйләгәннәрне исенә төшерде. Пластик стаканнан кайнар кофе яки чәй эчәргә ярамавы, аның агулы матдәләр бүлеп чыгаруы һәм сәламәтлеккә зыян салуы хакында сөйләгән иде бит ул. Шуңа кибеттә күрсә дә гел кадерле кешесенең сүзләре хәтерендә яңара. Менә бит әти киңәше ничек үтемле! Шуннан бирле кафега мазар барсалар да, сумкасында чынаяк йөртә... Их, әтисе генә юк шул…

«Туганнарыбыз еш кына уенчыклар, матур күлмәкләр, шоколадлар алып килә. Тик мине бернинди уенчык та, конфетлар да бәхетле итә алмый иде шул инде...»
Кыз һаман әтисенә бәйле рәхәт мизгелләрне хәтерендә яңартты. Бәләкәй чакта, нигәдер, әтисен күбрәк яратадыр кебек тоела иде. Моның сәбәбе дә бар: әнисе аны иртә таңнан елата-елата җаны сөймәгән балалар бакчасына илтә, ашыга-кабалана чишендереп, шунда калдырып китә. Ә әти­-
се... шул тәмугтан коткаручы. Әкрен генә, ипләп кенә киен­дереп, өйгә алып кайта, юл уңаенда кызының кулына туңдырма йә шоколад та тоттырып куя. Хәтта бер тапкыр тәрбияче апасы әнисеннән: «Ни өчен кызыгыз әтисен сезгә караганда күбрәк ярата?» – дип тә сорап куйды әле.

«Ә сез моны каян беләсез?» – дип гаҗәпләнде әнисе.

«Сигезенче мартка әниләргә кулъяулык чигәбез дигәч, Нурзия, ә мин әтигә чиксәм ярыймы, дип сорады», – ди. Үзе көлә тәрбияче апа.

Алтын куллы иде әтисе. Әле дә алар әтисе обойлар ябыш­тырган өйдә яшиләр. Бакчага йорт төзеде, бер дигән мунча салып куйды. Эшнең дә, яшәүнең дә тәмен тоя белә иде. Шундый әти бер мизгелдә юк булсын инде…

 Һәм ул тагын да катырак үксергә кереште. Шул хәлне җаны аша уздырудан сыгылып ук төште. Әлбәттә, моны берәүгә дә сиздерәсе килмәде. Минем кайгымны уртаклаша дип уйлагандыр инде Сафинә...
 
* * *
Сыйныфка укытучы апалары кергәнне дә абайламады алар. Укытучы да аптырап китте.

– Ни булды? Кем кемне рәнҗетте?

Бер мәлгә тынлык урнашты. Башлап сүз дәшүче күрен­мәде. Кызларның күзләре кызарган, йөзләреннән нур качкан иде. Өч зур тәрәзәле сыйныф та ничектер караңгы­ла­нып калгандай тоелды. Тынычлыгын җуйган балалар укы­тучының иң бәхетсез көннәрен хәтеренә төше­рергә мәҗбүр итте. Әйе, булды андый көннәр... Әниләре үлеп киткәч, әтисе аны район үзәгендәге интернатка илтте. «Ба­шың хәсрәт-тән арынсын, чит җирдә барыбер башкачарак булыр», – диде. Аннан: «Район үзәге район үзәге инде, авыл­да калу булмас, киләчәгеңне кайгыртам, кызым», – дип өстәде.

Иртәләгән көзнең салкын җилләре өрәңге-каеннарның җелегенә үткән, алардан бер-берсенә сыена-сыена юеш яфраклар коела иде. Коточкыч моңсу тоелды кызга монда. Ул каеннар кышка кергәнче сагыш сипте. Аннан ул сагыш тагын да салкынайды, ак төскә кереп, юлларын томалады... Кызның бу сагыш утравыннан еракка-еракка качасы килде. Бер дә әйләнеп кайтмаслык итеп... Беркайчан да искә алмаслык итеп…

Директор белән сөйләшеп, урнашу мәсьәләләре хәл ителгәч, алар әтисе белән икәүләп мәктәп бакчасына чыгып утырдылар. Кыз, төенчекне чишеп, үзе пешергән йомыркалардан үзенчә табын хәстәрләде. Әтисенең кайтып китәсе дә бар бит әле. Ачыккандыр. Үзенең дә ашказаны суыра башлаганга әллә кайчан. Әйтергә генә кыймады. Алар сары яфракларның кайсын сыпырып, кайсын өреп төшереп, бакчадагы эскәмиягә елыштылар.

 Кыз берничә телем икмәк белән йомыркалар төрелгән газетаны туздырды. Йомыркаларны әтисе ягынарак этә төште.

– Аша, әти…

Ул кинәт аның йөзенә төбәлде: әтисенең күзләре тулы яшь иде. Шулай да кызына сиздермәскә тырышыпмы, бер йомырканы эскәмия читенә бәреп ватты да арчый башлады. Кулларының җиңелчә калтыранганын күреп, кыз аны бөтен йөрәге белән жәлләде. Күз яшьләре йомырка өстенә дә тамды.

– Тоз куярга онытканбыз бит, әти…

– Кирәкми дә кебек, кызым... Болай да тозлы сыман…

Нигәдер әтисенең дә, үзенең дә тамагыннан ризык үтмәде. Кыз тәмам тыелгысыз сулкылдау коллыгында калды. Бик авыр иде аңа. Үзен дөньяның бердәнбер ятиме дип хис итте. Әтисен озаткач кына бу интернатның ятим балаларныкы икәнен белде... Ә әтисе кызын урнаштыруга яшь әни алып кайтты. «Әтиемә дә кирәкмәгәч, мин кемгә кирәк?» дигән яман уй укуын төгәлләп шәһәргә күченгәч тә кызның йөрәгеннән китмәде. 

Әйе, сагыш бистәсеннән качты ул. Ерак таш калага качты. Гомеремдә дә ятимнәр тирәсендә йөрмәм, дип, үз-үзенә сүз бирде. Яңа төзелештән соң әлегә агач-куак утыртылмаган урамны эзләп тапты. Фатирга шунда урнашты. Аның яшәеше белән әнисе генә кызыксынды: һаман төшләренә керде…

Соңрак, тулы гаиләле егеткә генә кияүгә чыгачакмын, дип хыялланды. Чыкты. Һич читенлек тоймыйча, кайна­на-кайнатасына «әти», «әни» дип эндәште. Күңеле рәхәтлеккә тиенде. Хәзер ул, бала гына булсалар да, кызларга да хыялга омтылу юлын күрсәтә, киңәшләрен бирә. Аларны гаилә бәхетенә әзерли. Шулай ятимлекләрен оныттырырга тырыша... Кайчак үзен меңъяшәр борынгы карчыклардай хис итә: авылда алар, юлда очраганда да, баланың кулына ипи кыерчыгы йә кипкән җимеш тоттыра йә башыннан сыйпап үтә иде. Хәзер анда да баштан сыйпауның ни икәнен дә белүче калмаган инде. Мөгаен, рух зәгыйфьләнгәндер...
Укытучы сискәнеп китте. Аның дәресе башланмаган да түгелме соң? Әнә Камил белән Шамил кул көрәштереп ма­таша. Алсу да телефонына чумган, әйтерсең алар бөтен­ләй башка йолдызлыкта яши. Ә калганнар парта өстенә капланган…

– Йә, нигә болай күз яше түгәргә җыендыгыз әле?

– Сафинәнең әтисе киткән... Бөтенләйгә…

Партадан башын күтәреп әлеге хәбәрне әйтергә җөрьәт иткән Сара исемле кыз җөмләсен укмаштырып бетергәнче янә кычкырып елап җибәрде. Укытучы кызда нинди хисләр кайнавын шундук төшенде. «Күңелен бушатырга җай эзлә­гән икән бала», – дип куйды. Әтисенең башка гаиләгә китү­ендә ул әнисен гаепләвен дә белә иде. Кырысрак шул әнисе, юл куярга яратмый. Әтисе дә үзсүзле. Сара да аларга охшаган. Әтисен дә, әнисен дә кичерә алмый. Әтисен үзе-
неке иткән чит апага рәнҗи дә әле.

 * * * 
Ә бер почмакта малайлар шаулашты. Алсу елмаеп, телефонын актарды. «Камил белән Шамилгә дә, Алсуга да әти-әни кана­тына сыенып, аларның уртак мәхәббәт җимешләре булып яшәргә язган. Бәхетле җаннар! Мондый ят хистән Аллаһы Үзе сакласын! Әнә бит, унөч баланың унысы әти-сез үсә... Ятимлекнең күз яше ачы! Авырлык иңгә басканда чаманы да җуеп куя­­сың­дыр, бөтен тормышың бер төенгә укмашкандай буладыр. Нишлисең, җәмгыять ятимлектән торадыр, ахрысы... Ә кешелек шушы йөк белән яшәвенең дөрес булмавына ияләшкән дә шикелле... Укытучы шулай фикер йөртте. Үзе ятимлекнең бөтен нечкәлекләрен белгәнгәме, ул ятим балаларның күзләренә туры карый алмый. Әллә нинди таныш сагыш аны упкынга тарткандай тоела. Хатирәләр, учак кузыдай, хәтерендә сүнә язган көлләрне янә тергезеп җибәрә…

 Интернет челтәрендә күрсәткеч-саннарда бирелгән хәбәрләр укытучының күз алдыннан чагылып үтте: 

«Бу айда аерылышучылар тагын да артты...»

...Ул укучыларны авырлык белән темага кертте. Таләпчән­лекне дә эшкә җигәргә туры килде. Әмма сизде: дәрес бет­кәндә дә ун бала әтиләрен сагына һәм ятимлек хисләре чолганышында бәргәләнә иде. 

...Мәктәптән кайтканда борчуы кимемәсә дә, адымнары бераз җиңеләйгәндәй тоелды Сафинәгә. Гүя япа-ялгызы калган дөньясы тулылана төште. Кайгысын бүлештеләр ләбаса! Өй каршындагы ап-ак каенга карап: «Әллә беренче тапкыр күрәм инде?» – дип гаҗәпләнде. Иңнәрен салын­дырып утырган каеннан сап-сары яфраклар коела иде.

Бер тапкыр әнисе: «Сары яфраклар – сүнгән тормыш уты», – диде. Әле кайчан гына аның яфраклары яшел иде, алар әтисе белән шунда яңгырдан ышыкланып тордылар. Коеп ява башлагач, сәфәрләрен дә кичектерергә булдылар.

Кыз юлыннан тукталды, үтә җете каен яфрагын кулына алды, аңа кинәт моңсу булып китте. 

Салкын ялгыз яфракны учларына кысып өйгә керде. Әнисе дә кәефсез күренде. Шулай да кызының кысылган учларына игътибар итми калмады:

– Нигә йодрыгыңны йомарладың әле, кызым?

Сафинә кулын алга сузып учын ачып җибәрде: бармак арасыннан ялгыз сары яфрак шуып төшеп идәнгә ятты.

Әнисе кашларын гына җыерып куйды, бер сүз дә дәшмәде.

Кыз исә хәсрәтнең үзләре өчен генә түгел, тагын бик күпләр өчен уртак икәнен белдерергә теләпме:

– Әнием, бүген безнең сыйныфта бөтен кеше дә мине жәлләп елады, – дип куйды.

– Ник җәлләделәр сине, балакаем?

– Әти киткәнгә…

– Барысы дамы, кызым?..

– Әйе... Алсудан, Камил белән Шамилдән башкалары.

Ә алар елый белми. Көлә генә беләләр…

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/closeup-autumn-leaf-with-ladybug-childrens-hands_20379055.htm#fromView=search&page=1&position=33&uuid=46f811c5-9e93-4922-8034-93ef1c75bed1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар