Рәбисә кошчыкны кулына алмакчы булып иелгән иде дә, тик ул читкә талпынды. Ни өчендер шушы минутта күз алдына кичә командировкадан кайтыр юлга чыккан улы килде. Әйтерсең аның каршында тилмереп кошчык түгел, ә улы ята...
Табигатьнең законы үз кесәсендә дигәндәй, кинәт кенә килеп чыгып, давыллап-җилләп, тәрәзәләргә кага-суга яуган яңгыр туктады да кояш чыкты. Бераздан утырып кына яңгыр ява башлады. Ахшамга кадәр ярты сәгатьләп вакыт бар иде әле. Рәбисә аш-су бүлмәсендәге тәрәзә аша, күк йөзенең кояшның соңгы нурларынннан матурлык алып, җылы нурларга күмелеп калырга тырышып, үзенә хас гүзәллеккә төренеп утырганын күзәтеп, шактый гына басып торды. Әле үткән атнадагы койма яңгырлардан соң тагын да ныграк яшелләнеп калган агачлар, куаклар тирә-якка ямь, бизәк чәчеп, хуш ис тараталар. Ара-тирә кошлар сайравы ишетелә. Җилнең әсәре дә юк диярлек. Тик шулай да иң өстәге ботак-ябалдашларга, әле генә пәйда булган манзараны бозмаска теләгәндәй, сак кына кагылып үткәли...
«Рәссам булып, шушы илаһи матурлыктан картина язсаң иде! Тик әлеге мизгелнең төсе, исе, авазы, сулышы белән тутырып булырмы соң аны? Моның өчен аерым сәләт, тоемлау гына җитми, тылсымчы булу кирәктер. Әгәр дә һәр кешенең кулыннан килә торган эш булса, дөньябыз тик гүзәл картиналар белән тулган булыр иде. Шуңа күрә безнең ишеләргә күңелдә генә тудырып, аның иң күркәм бер почмагында гына саклап хушланырга кала», – дип фикер йөртте Рәбисә.
Чү!
Чынбарлык белән хыял дөньясы арасында йөзгәндә, колагын бер кошның хәвефле тавышы ярып үткәндәй булды. Күрше бүлмәдә телевизор карап утырган иренә дәшеп тә тормыйча, яңгырда чыланмас өчен, иңбашларына ишек төбендә эленеп торган плащны салды да, ашыгып тышка чыкты. Капка төбеннән ерак түгел генә, канатлары каерылып яткан кошчыкны күргәч, йөрәге дертләп китте.
– И баһырым, кайсы рәхмәтсезенең шәфкатьсезлегенә туры килдең икән? Әлбәттә, акылы белән кошчыкны бу хәлгә махсус төшермәгәннәрен аңлый иде ул. Тик ялгышлык аркасында килеп чыккан аяныч күренеш бу кечкенә җан иясенә җиңеллек бирәме соң?!
Рәбисә кошчыкны кулына алмакчы булып иелгән иде дә, тик ул читкә талпынды. Үзенчә куркытмаска тырышса да, тегесе тоттырмаска тырышыпмы, һаман алга табан талпынуын дәвам итте. Каушап калуы өстенә, күңелен кошчыкның үзәк өзгеч кыяфәте телгәләде, ни өчендер шушы минутта күз алдына кичә командировкадан кайтыр юлга чыккан улы килде. Әйтерсең аның каршында тилмереп кошчык түгел, ә улы ята...
Рәбисә башына килеп кергән күңелсез уйларны куарга тырышып, кошчыкка иелде.
– Исән генә йөрсеннәр, менә бит канатлыларны да, миһербансызланып, җиргә бәреп төшергәннәр...
Авыл хуҗалыгы институтында мал белгечленә укыган ике йорт аша гына яшәгән Вадим килеп чыкмаса, күпме азапланыр иде Рәбисә, билгесез. Нишләптер булган көч-куәте сынатты әле аны бу юлы. Югыйсә гомер буе бөтерчек урынына бөтерелгән кеше бит инде үзе.
– Нәрсә булды, Рәбисә апа?
– Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына ди! Махсус чакырып китергән төсле булды әле сине, Вадим. Әнә, күрәсеңме, сыерчыкны нишләткәннәр, песи-мазар эше микән, белмим...
Яшь кеше, яшь кеше инде! Күз ачып йомган арада кошчык Вадимның кочагына кереп урнашты.
– Йөрәге леп-леп тибә!
– Минеке, Вадим, аныкыннан да ныграк тибә бугай.
– Барысы да әйбәт булачак, тереләчәк, үзем тәрбияләчәкмен, еламагыз, Рәбисә апа!
Рәбисә шунда гына күзләреннән агып торган күз яшьләрен абайлады. «Яңгыр тамчылары», – дигән булды. Шулай дип җаваплавын, елдан-ел нечкәрә барган хисләр шаукымын яшерәсе, әллә башына улы турында килеп кергән коточкыч уйларның дөрес түгеллегенә үзен инандырасы килүдән булдымы, аңламады...
Инде кояш баеп, көн яктылыгы төнгә алышына башлаган эңгер-меңгер башланган иде. Бая хозурланып күзәткән табигать күренеше инде әкренләп югала башлаган. Кошлар сайравы тынып, бөтен тирә-як табигать, кешеләр ял итәргә әзерләнә, йокы вакыты әкренләп үз тәртәсенә кертә.
Сыерчыкның исән калачагын белгәч, эченә бераз җылы йөгергәндәй булса да, Рәбисә ул кичне үзенә урын тапмады, төне бу керфек какмый чыкты. Аны: «Канаты каерылган кош ничек төн чыгар? Пары, ояда калган балалары белән соңрак булса да бер-берсен табышырлармы? Ә бит тормышта бәхетсезлек очраклары аркасында якыннарын югалткан адәм балалары бихисап. Аларның канатлары мәңгелеккә каерыла, берничек төзәтеп тә, ярдәм итеп тә, төн йокыларының тынычлыгын да кайтарып булмый», дигән уйлар биләп алды.
Иртә белән аңа улының юл фаҗигасендә һәлак булуы хакында җан өшеткеч хәбәр җиткерделәр. Газизенең гомере нәкъ әнисе кошчыкны коткарырга тырышып йөргән минутларда өзелгән булып чыкты...
Фото: https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Шәп инде шәп
0
0
0
0
Эйе,бик кызганыч,ана кунеле барысын да алдан сизэ шул
0
0