Монысы мине яшьлегемә дәшә. Кибеп, Мисыр папируслары сыман үтә күренмәлегә әйләнгән Имән яфрагына күпме хатирәләр сеңгәнен миннән башка бер кеше дә белми. Хәзер белми...
Татар тел байлыгында мәгънәсен мин белмәгән сүз юк дип йөргән булам тагын. Бу «газәмәт» дигәннәре ни-нәрсәне аңлата соң әле. Киштәдән кызыл тышлы китапны үрелеп алам. Күптәннән кузгатканым юк иде. Сирәк кузгатсам да, кызыл тышлы «Татарско-русский словарь» безнең гаиләгә хезмәт итә-итә шактый таушалган икән инде. Туебызга бүләк иткәннәр иде бу сүзлекне. Минем белән картайган китапның куе кызыл тышлыгын яратып сыйпап алам. Гомер юлын янәшә үткәнбез икән ләбаса. Юлдашым гына түгел, хезмәттәшем дә бу китап.
Китапның кайбер битләре үзеннән-үзе ачылып китә. Бәй, Сүзлек миңа гына түгел, кызыма да иптәш булган ла. Әнә бит кызым үзенә ятрак тоелган сүзләрне ак кәгазьгә күчереп, махсус сүзлек тә төзеп азапланган. Елның яз фасылы булгандыр инде – китап арасында кызымнан ядкарь булып зәңгәр умырзая качып калган. Тагын бер бит үзлегеннән ачыла. Имән яфрагы! Монысы...
Монысы мине яшьлегемә дәшә. Кибеп, Мисыр папируслары сыман үтә күренмәлегә әйләнгән Имән яфрагына күпме хатирәләр сеңгәнен миннән башка бер кеше дә белми. Хәзер белми...
Һава аланы ул вакытта Казан уртасында ук диярлек иде. Очкыч шассиларын җиңел генә йөгертеп барды да туктап калды. Мин – 18 яшьлек кызый Казанны яуларга киләм. Иң олы максат безем – университет! Сыйныфташ кызым Вәзирә дә минем хыялларга иярде. Җиңәргә дип киләбез. Ә үзебезнең тәүге мәртәбә очкычка утыру. Тәүге мәртәбә троллейбус көтеп торабыз. Рәсемен күргән бар. Ике кулын болытларга сузган автобус троллейбус була дигәннәр иде. Дүрт почмагы тимерле зур кара чемоданнарны җилтерәтеп кереп утырдык «мөгезле автобус»ка. Киттек. Рабига апаларга барасы безгә. Әнием читтән торып укыганда торган фатирга турылап. Өйдә генә туры килсә ярар иде Рабига апабыз.
Маңгаена 2 саны төшкән троллейбусның маршруты безнең оңгайга – Колхоз базары аша үтә. Казанга беренче тапкыр гына аяк басуыбыз. Алай да Галиәсгар Камал урамын тиз табарбыз дип уйлыйм. Казандагы туган-тумачасына атна саен килеп йөргән Казан арты кызлары безнең хәлне аңламас анысы. Тик мин адашмабыз дип ышанам. Тәрәзә артында агып бара торган манзара да таныш миңа. Болак бит бу! Казанны урталай ярып, Казансуга омтылган Болакның челтәрле күперләре, ниндидер матур өметләрне алгысытып, яңа дөньяга дәшә сыман. Йөрербез бит әле без дә бу чуен челтәрле күперләрдән. Йөрербез!
Кабан күле дә шунда – якында гынадыр... Театрлар да...
Казан бит бу! Казан! И Казан, мин синең урамнарыңны авылым урамнарыннан артык күреп яратырмын!
Базарга килеп тә җиткәнбез. Кара чемоданым – озак еллар юлдашым булачак чемодан тез астына сугып-сугып ала – ашыктыра. Тиешле урамны табу кыен булмады. «Почмакта гына чемодан фабрикасы булыр, Рабига апаның тәрәзәсеннән күренеп тора ул», – дигән иде әни. Әнә бит алар – икенче каттан беренче катка тезелешеп шуып төшеп килүче чемоданнар. Эчләренә ачкыч, көзге, кечкенә акча савыты салынган, үзләре җыйнак, бәйрәмчә көяз чемоданнар. Ерак юлга сәфәр чыккан юлчылар диярсең үзләрен.
Рабига апа өйдә юк икән шул. Университетка төянеп бармаска иде бит инде. Юынып аласы да килә юлдан соң. Аптыраш бит әле монда. Көянтә-чиләк асып судан кайтып килүче апа ике «аптыраш»ны күреп туктап калды. Казан үзен яулап алырга килгән чемоданлы гидайларны күреп өйрәнгән. Көянтәле апа гозеребезне ярты сүздән аңлап алды. Ул да беркатлы, без дә...
– Әйдәгез, әйдә. Әйберләрегезне калдырып торыгыз. Эшегез беткәч килеп алырсыз. Миндә югалмаслар.
Университет яп-якын гына икән. Документларны да тапшырдык, тулай торакка юллама да алдык. Рабига апаны эзләп торасы да булмады. Инде автобусның «трамвай» дигәненә – куллары белән чыбыкка, аяклары белән рельсларга ябышып бара торганына утырып, «и бу авыл балаларының әрсезлеге» кебегрәк мактау сүзләре ишетә-ишетә, трамвайдагы кешеләрне чемоданнарыбыз белән тыгынлый-тыгынлый, Кызыл Позиция урамына турыладык. Таптык тулай торакны. Ачкычлы да, бүлмәле дә булдык. Дүрт кешелек бүлмә икән. Бер карават астына ике чемодан урнашкан икән инде. Ике караватны без биләдек. Урнаштык дип әйтеп, өйләргә хат та сырладык. Бер көн эчендә күпме эш эшләнде.
Инде нишләргә?
Казанны яулап алу өчен диюем. Бүгенгә диюем. Иртәгәсен иртәдән үк университетка – консультация дигән сәер сүзнең ни нәрсә икәнен төшенергә барасы булыр.
Яшел чәйнекне кухнядан җилтерәтеп алып кердек тә әле бүгенге беренче чәйне чәйләргә утырдык. Ул арада ишектән чәйнегебез кебек кайнап-гөрләп бер чибәр кыз кайтып керде. Теге чемоданнарның хуҗасы шул булырга тиеш.
– Зоя мин! Юк, Зухра мин. Казанга татарча өйрәнергә кайттым.
«Кайттым» ди, «килдем» дими.
– Ерак Көнчыгыштан мин. Завитинск шәһәреннән. Ишеткәнегез бармы?
Кыю бу Зоя-Зухра.
«Менә хәзер ишеттек инде, – дидем мин, тавышыма без үзебез дә артык җебегәннәрдән түгел дигәнрәк төсмер чыгарып. – Татар булырга кайткан икәнсең, табынның түрендә бул. Бездә кунакка шулайрак эндәшәләр. Хәер, алданрак урнашканга күрә син үзең бу бүлмәнең хуҗасы инде», – дигән булып, башлаган сүземне җылытып куйдым.
Зоя алчак кыз икән. Без аны Зухра да, Зөһрә дә дип тормадык. Тиз аралашып киттек. Фамилиясе Иртуганова булу да кызны әллә ничек затлы итә иде кебек. Без яшь чакта сөрелгәннәр, куылган-кагылганнар турында бихәбәр идек әле. Ни сәбәпле Зояның бабалары Ерак Көнчыгышта төпләнгән дә, ни сәбәпле аны – бердәнбер кызын әнкәсе Казанга озаткан. «Укырга керсәң-кермәсәң дә кире әйләнеп кайтмыйсың. Казанда татар булып яшәп каласың, – дип саубуллашкан. – Синең янга мин дә кайтырмын», – дигән. Димәк, кыз өстенә зур вазыйфа йөкләнгән – нәселнең чуалган сукмагын янәдән Туган Ил тарафына бору!
Зоя университеттан кайтып керми. Карт профессорлар тирәсендә еш урала. Аларның күзләренә чалынып калырга тырыша. Имтиханда үзен абайласыннар өчен шулай итә ул. «Җиңелеп кайтырга ярамый миңа, кызлар!» – ди. Үзе дә иң авыр факультетка төбәп килгән бит – ЭВМкага! Еллар узу белән төшендем мин – татар кешесе (кыз баламы ул, ир баламы) пәри илтеп адаштырган урманнардан фәкать зиһене бәрабәренә, башлылыгы белән генә юл саба алган. Зоя да шуларның берсе иде.
Минем өчен Зоя гел бүтән яктан ачыш булды. Бер кояшлы якшәмбе иртәсендә, профессорлар ял иткән көндә, ул мине Казанны ачарга чакырды. Тулай торак белән университет арасында йөреп торган кызыл трамвайдан гайрене күргән юк бит әле. Бу юлы тәпи-тәпи чыгып йөгердек. Якында гына тимер юл үтә. Юлның юлы (кызык кабатлау) яшел үзәнлек белән алдап алып кереп китә дә богыл-богыл булып күпереп торган үрләр арасына ашкындыра. Ашкындыра, дим. Чөнки без яшел урманнар каплаган үрле яклардан килгәнбез. Үрне аны җәяүләп кенә яулыйсы түгел – йөгереп менәсең дә йөгереп төшәсең. Иң биегенә менеп җиткәч, хәйран калып, киң ачылып киткән манзараны күзләп хозурланасың. Киңлек күреп өйрәнгән күңел гел шундый манзараларны тансык-лап торучан була. Мин – үзебезнең дулкын-дулкын Урал итәкләрен, Зоя – сопкаларын юксына. Менә ничек икән ул. Әби-бабалары горбәт урыны дип санаган ят табигать Зояга Туган Иле икән бит. Сагына ул шуларны. Тик барыбер аңа Чын Ватанын яңадан яратырга туры киләчәк. Кан хәтере җиңми калмас.
Ул көнне без әкияттәге ике бала кебек таудан тауга йөгердек. Яшь хәтеребезгә туган җир яме дигән җим җыйдык. Аяклар талгач, йөрәк арыгач, талгын гына атлап кайта торгач, юлыбызны кыскартырга уйладык. «Кыска юл» безне матур бакчага алып керде. Без трамвайда «Максим Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркы» дигән тукталыш дип узып китә торган бакча икән ләбаса ул. Тулай торакка яп-якын үзе. Ияләштек бу бакчага. Тиздән аның «Рус Швейцариясе» дигән купшы исеме барлыгын да белдек. Инде студент булу бәхетенә тиенеп, университетның спорт базасына юлыбыз гел дә гел шушы бакча аша уза башлагач, «Казандагы Швейцария»нең чын тарихын белү өчен дә форсат чыкты. Дөрес, бу вакытта Зоя белән юлларыбыз аерылган иде инде. Факультетлар да, тулай тораклар да, дәрес расписаниеләре дә, җитәкләшеп йөри торган куллар да бүтән иде шул инде.
Безне – татар әдәбиятының булачак әһелләрен – парк үзәген урталай ярып уза торган яр эргәсендәге каберләр җәлеп итте. Такташ кабере! Шагыйрьнең үзе кебек бунтарь кабер иде бу. Бер генә зиратта да урын тапмаган кабер. Нигә монда ул? Казан уртасындагы паркта! Артык купшылыгы да юк. Тыйнак кына бер кабер. Югыйсә мәктәп дәреслекләре аша һәрберебезнең йөрәгендә урын тапкан, күбебезне университетның әдәбият бүлегенә китергән шагыйрь шушы бит инде – Такташ! Сорауларыма җавап ишетмәсәм дә, паркка ялгыз килгәндә мин шушы каберне зиярәт кылуны максат итә торган идем. Чәчәк орлыклары да сибеп азапландым. Тик каберне карап тотучылар булды бугай. Мин сипкән орлыклар утала иде. Такташның ялгызлыгы якланган ялгызлык иде. Тапталмады, кыерсытылмады. Кабернең хәлен белергә килүчеләр дә мин генә түгел идем.
Берсендә без Такташ янында Юлдаш белән очраштык. Очраштык дию сәеррәк яңгырый инде. Спорт дәресләре бөтен төркемнәрнеке дә бер базада уза. Мин аның минем тимер туп ыргытканымны, эстафетада йөгергәнемне сынап караганын сизә идем. Үзе дә спорт җене кагылган егет игътибар итәргә тиеш тә инде ул беләкләре уйнап торган кызга. Ә минем кое чылбыры тартып чыныккан беләкләрем биеп кенә тора инде анысы. Безнең кызлар төркеме алдан атлаганда егетләрнең тагылып кайтуына да исебез китми. Бусы авыл гадәте инде.
Бер кайтуыбызда стадион сыманрак урында җәелеп рәсем ясап утыручы абый янында тукталдык. Җәелеп димәсәм дә булмады. Аның картинасы шактый колачлы иде. Кызларны куып тотып, янәшәдә туктап калган Юлдаш:
– Канитә Кәтиев бит бу. Танылган рәссам! – ди. – Ул Казан тарихына карата рәсемнәр язуы белән мәшһүр. Комачауламыйк. Ярамас!
– Бераз гына карап торыйк инде, – дип каршы төшәм. – Ул бит безнең авыл кешеләрен ясый. Бездә дә шулай сахрага чыгалар. Тарантаслы атларын агач төплә-ренә бәйләп, күңел ачалар. Самавырлар куялар, табыннар коралар...
Безнең пышан-пышан сөйләшкәнне рәссам ишеткән икән. Әллә үзе дә арып киткән, безгә таба борылды да шаян гына әйтеп алды:
– Сездә дә шулаймы? Самавырлар куялармы? – ди. – Арча кырында уздырыла торган Изге Троица бәйрәмен «Рус Швейцариясе»нә күчергәннән соң кереп китә бу самавырлар куеп бәйрәм итү йоласы. Кешеләр үз самавырлары белән килә торган булганнар. Самавыры булмаган кеше прокатка алып торган. Бәйрәм көнне самавырчы хатын самавырларын биреп торып кына да 100 сум акча эшләп алган. Бу мәйданда 500 шәр самавыр кайнап торган. Тик монда сезнең авыл апаларын кертмәгәннәр инде, сеңелкәем. «Рус Швейцариясе»нә татарларга керергә ярамаган шул. Безнең Казан татары чәен өендә генә эчкән.
Бу бакчаның тарихын Юлдаш сөйләп бетерде. Ул уни-верситет китапханәсе уздырган «Син Казанны беләсең-ме?» дигән конкурста катнашып, белемен сынап караган икән. «Имеш, Цюрихтан килеп, Казан университетында физика укыткан Броннер фамилияле галим бу урыннарда бик еш була. Аларны ул үз Ватаны белән чагыштыра. Казан гимназиясе гимназисты Панаев исә мәшһүр Карамзинның «Рус сәяхәтчесе хатлары» китабы тәэси-рендә хикәя яза. Хикәясендә ул үзе күргән искиткеч урыннар, шул гүзәллекләрдән алган матур тәэсирләрен дуслары белән уртаклаша. Бергә фикер алышканнан соң алар бу урынны «Рус Швейцариясе» дип атарга килешәләр...»
– Бигрәк күп беләсең син, дустым. Белгәннәрең китап-лардан инде. Ә үзең генә ачкан урыннар да бармы соң? Менә бу ермаклар аша салынган күперләр бер дә исемсезләрме? Җәйге театр, беседкалар, Бакалы фонтан, бигрәк яратам шуны – барысы да кеше иҗатыдыр бит инде. Әйдә, без дә берәр сукмакка исем кушыйк.
Юлдаш миннән мондый кыюлык көтмәгән иде. Мин үзем дә сүзләремә эчке мәгънә салырга теләмәгән идем. Уңайсыз хәлгә таруымны аңлап, тиз-тиз генә кайту ягына таба ашыктым. Егет артымнан эндәшә калды:
– Иртәгә менә шушы Күрешүләр күперендә көтәм үзеңне. Күпернең исеме бар инде аның.
– Бер тулай торакта яшәгән ике кешегә кухняда плитәгә чәйнек куйганда күрешү дә җитә. Романтиграк урын тап! Бар, эзли тор, – дидем дә йөгердем.
...Җәйге имтиханнар җиткән иде. Тулай торакта яшәүче студентларның җәйге сессиягә әзерләнү урыны – тимер юл буендагы яшел чирәмлек. Тулай торакның бөтен одеяллары шунда күчеп бетә. Берничә эшне берь-юлы башкара студент: имтиханга әзерләнә, кояшта кызына (пешә), бер-берсен күзли. Купальниктан калган сыннарны кояш кына түгел, үзгә җенес вәкилләре дә күрми кала алмый бит инде.
Мин романтик бер дулкында паркка юл алдым. Күрешүләр күперен ваемсыз гына кичеп, сукмак буйлап үзем яратып өлгергән яр буена киттем. Рухыма туры килә торган урын ул. Биредә яр икегә аерылып китә дә, сыңары озынча борын булып алга чыгып тора. Моннан бик еракта Казансу, аннан да арырак Идел киңлеге ачыла. Яр боры-нының нәкъ якасында ялгыз имән үсеп утыра. Яшь имән түгел инде ул. Ябалдашларын күккә таба шактый биек күтәрергә өлгергән нык имән. Янындарак бер ныклы гына агач төбе дә бар. Күрәсең, имән элек ялгыз булмаган. Минем өченгә бер дигән «читальня» инде бу. Мондый аулак урында одеял җәеп укып ятарга ярамаганын аңлыйм. Шуңа күрә спорт киеменнән килдем. Агач төбенә китапларымны куеп, ныклап торып имтиханга әзерләнү иде исәбем. Биредә миңа комачаулаучы, чытлыкланып җырлап ятучы, тәннәренә катык сөртеп мазаланучы дус кызларым комачауламас дип уйлыйм. Үземә үзем комачауласам гына инде.
Яр каршына килеп бастым. Имән белән янәшә торабыз. Безнең якларда чит-яттан дошман килү-килмәвен бел-гертү өчен сак булып яткан Каравыл таулары бар. И Имән! Син дә Каравыл имәне булып баскан идеңме әллә бу ярга?! Казанны сакларга! Ә без менә Казанга күктән килеп төштек. Тимер очкычларга утырып. Идел өстендә дә ушкуйникларның көймәләре түгел, ял итүчеләрне төягән метеорлар оча. Тыныч заман менә шушындый була торгандыр инде ул. Курыкмыйча, сискәнмичә яшәү!
– Һайт!
Өстемә салкын су койгандай сискәнеп китәм. Менә сиңа курыкмасаң! Авыл түгел бу... Күзем белән ныклырак агач ботагын барлыйм. Табам. Борылып карыйм.
– Батыр кызлар бар икән монда. Нигә минем урынны алдың?
Артымда култыгына китапларын кыстырган Юлдаш басып тора. Булса да булыр икән!
– Синең өстәл идемени бу? Белмәдем бит. Әйдә, өстәле сиңа булсын. Имәне – миңа!
– Акылың алтын икән. Имән – егет кеше була ул. Әйдә, сиңа бер зифа зирек табабыз. Каразирек авылы кызына зирек килешер.
– Син минем авылымның исемен дә беләсеңмени?
– Разведчик булыр бу абзаң... Йә, ярар инде зирек эзләп тормабыз. Икебезгә бер имән җитәр. Тиздән миңа барыбер төзүчеләр отряды белән китәсе. Имтиханның соңгысын бирәм мин иртәгә. Алдан тотынган идек.
– Ераккамы?
– Еракка. Урай дигән җирдә черкиләр ашатып кайтырга исәп. Минем баеп кайтканны көт.
– Тәртибеңә карарбыз.
Күрешүләр күперендә вәгъдәләр бирешмәсәк тә, «төзүчеләр» киткәч ямансу булып калды. Кайнар итеп саубуллашулар да булмады бит. Димәк, көтеп торулар да булмас. Имтиханнар бетүгә без дә Урал төбәгенә фольк-лор экспедициясенә юл алдык. Экспедициядән кайтуга хатлар тартмасыннан мин дә бер хат табып алдым. Урайдан. Хат дигәнем – фото артына сырланган бер җөмлә икән. Бер төркем егетләр чемодан өсләренә дәфтәр бите куеп башларын игәннәр. Хат язалар. Юлдаш та, кешедән калышмыйм дигәндер инде, шул фото артына: «Без әле юлда» дигән өч сүз сырлаган. Нибары өч саран сүз. Өч сүзгә ничек җавап бирәсемне белмим. Имән яныннан кайткан чагым иде. Китап арасында бер яфрагым бар. Салдым да җибәрдем шуны хат эченә. Барып җиткән. Әнә бит «Сүзлек» эчендә ярты гасыр яткан шул яфрак. Имән гомерле агач шул ул. Агачы гына түгел, яфрагы да.
...Сары көздә Имән янына тагын бардым. Картайган, калҗайган. Имән төбендә карана торгач, имән чикләвеге табып алдым. И сез имәннәр, гомер дәвам итәргә тиешле орлыкларыгыз да черки сыман канатлы җилпәзәләр генә түгел шул сезнең. Тук төшле, куш төшле өметле орлыклар. Матурлык дигәндә дә тиңдәшсез. Куш имән чикләвеген хәтерләткән брошка бүләк иткән идең бит син миңа, Юлдаш. Аннары үзем имән чикләвеге кебек флакондагы хушбуйны сөртергә яраттым. Хәзер андыйлар күренми. Ә мин бу куш чикләвекне – имән орлыгын кабереңә – баш очыңа утыртырмын. Кызың, оныгың белән барып утыртырбыз. Рухыңны имән күтәрер.
Фото: <a href="https://ru.freepik.com/free-photo/handsome-bearded-man-walking-onthe-street-with-hisgirl-friend-who-is-holding-documents-and-files-during-autumn-weather_22966809.htm#query=%D1%81%D1%82%D1%83%D0%B4%D0%B5%D0%BD%D1%82%D1%8B%20%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%B0&position=22&from_view=search&track=ais&uuid=44dd9258-a660-4ac6-96ba-4c8d7acf542a">Изображение от LipikStockMedia</a> на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк