Логотип
Проза

Иң бәхетле яңа ел

Рәмзия белән икәүдән-икәү урамда каршы алган Яңа елдан да истәлеклесе булмады.

– Әни, ә керән бармы соң безнең? – дип сорады Рәмзия.

Кухняда пешкән каз турап азапланган Зөләйха апа:
– И-и, бу хәтерне, – дип куйды. – Керәне тагын истән чыккан. Татьянада бардыр да инде ул барын...

Рәмзия шуны гына көткән кебек әнисенә дәште:
– Татьяна апаларга тиз генә барып кайтыйм...

Зөләйха апа, сөйләмәсәнә дигән сыман, кулын селтәде.
– Анда барсаң, кире чыгаралармы соң сине. Өйләре тулы яшь-җилкенчәк, бездәге кебек карт-коры түгел.
– Билләһи дим, әни, утырмыйм. Ялт кына керәм дә шундук чыгып китәм...

Рәмзия, «ярдәм ит инде» дигән сыман тилмереп миңа карады.
– Кая соң, табынга утырганчы бераз саф һава да сулап керермен, икәү барыйк булмаса, – дидем мин.

Зөләйха апа, «кунак кешене бу салкында тилмертеп йөртәсе калган икән», дип, тагын бераз киреләнеп торса да, Рәмзиянең сырпаланып соравыннан соң шактый йомшарды, ниһаять, риза булды. Бары артыбыздан:
– Автобуска утырып барыгыз! – дип кычкырып калды.

Ике катлы таш йортның җылы баскычыннан төшеп, тышкы ишекне ачу белән, битне салкын көйдереп алды. Ә мин аякка капрон оек өстеннән кыска кунычлы, биек үкчәле читекләр генә киеп чыккан идем.

Алай да барганда әллә ни туңмадым, чөнки кечкенә автобус тиз килде һәм район үзәге саналган зур авылның киң, тын урамнары буйлап бераз баргач, безне зур урыс капка янында калдырып, пырхылдап китеп тә барды.

Татьяна түтәйләрнең пыяла верандаларында да ут балкый иде. Зур өй эчендә җыелган халык бәйрәм өстәлен инде туздырып та өлгергән һәм телевизорга текәлгән иде. Ишеккә борылып караучы булмады, шулай да без олы мич артына яшерендек. Йокымсыраган чырайлы, юан гәүдәле Татьяна түтәй, чуар ефәк күлмәк итәкләрен буямаска тырышып, мич артындагы базга төшеп китте. Анда электр уты яна, баскычлар җайлы иде.

Мин, муенымны сузып, өй эченә күз йөртеп чыктым. Бүлмә җиһаз белән тулган булса да, никтер котсыз тоела иде. Әһә, бу котсызлык, эссе өйдәге салкынлык өстәл янына утырган дистәгә якын кешедән бөркелә икән. Шактый гына, бәйрәм иткәннәр, ахрысы: кулларны як-якка ташлап, йомшак диванда һәм зур урындыкларда мәлҗерәп утыралар. Арада яшьләр булса да, җанлану сизелми. Барлык йөзләргә канәгатьлек хисе чыккан: өй җылы, тамак тук, өс бөтен, башка берни дә кирәкми иде.

Баздан чыккан Татьяна түтәй иренеп кенә:
– Табын янына узыгыз, – диде.
– Рәхмәт, – диде Рәмзия. – Ашыгабыз шул, әни көтә.
Урамга чыккач, ул ризасызлыгын сиздерде:
– Шушы өйне җиткерергә, әйберләр алырга ни тырыштылар инде алар. Хәзер кабырчык эчендәге әкәм-төкәмнәр кебек яшиләр...

Мин ашыгып кайтыр якка борылдым.
– Әйдә җәяү генә кайтабыз, – диде Рәмзия мине туктатып. Турыдан барсак, ерак түгел.

Җәяү икән җәяү. Мин әле Рәмзиянең бүгенге сәер кыланмышларына һаман игътибар итеп җиткерми идем. Ә бит аның Татьяна түткәйләргә барырга ашкынуы, автобус була торып, бу суыкта җәяү кайтуы тикмәгә генә түгел иде.

Бу 19 яшьлек медсестра кыз минем ерак туганым булса да, без аның белән шул көнне генә танышкан идек. Анда да әле Яңа елны каршыларга Казанга кайтып җитмәячәгемне белгәч кенә, юл уңаенда гына кердем мин аларга. Беренче карауга юка гәүдәле Рәмзия миңа матур да, мөлаем да күренмәде. Уртача. Тик оялчан елмайганда гына йөзе яктырып, сөйкемлеләнеп китә.

Урамда җан иясе булмаса да, ике якта тезелеп утырган авыл өйләренең тәрәзәләре балкуданмы, әллә чалт аяз күктәге эре йолдызларның гадәттән тыш очкынланып януыннанмы, бу кичнең бәйрәм киче икәнлеген күңел сизеп тора иде.

Аһ, бу суыгы да булмаса! Ярый әле җиле юк, юкса эш харап иде.
Чаттан борылганда адымнарымны тизләттем. Ләкин Рәмзия мине җиң очымнан эләктереп алды:
– Әнә теге йорт яныннан тагын бер әйләнеп килик әле, ә?
– Ник?
– Нәкъ сәгать унда аннан бер кеше чыгачак.

Мин кул сәгатемә күз салдым. Ун тулырга егерме минут... Ә монда минутын уздыру да рәхәт түгел. Татьяна түтәйләрдә әзрәк утырып чыксак та ярыйсы булган икән...

Сирәк койма белән әйләндереп алынган таш бинаның ике катындагы тәрәзәләреннән дә яктылык бөркелә, әрле-бирле балалар һәм олылар йөргәне күренә иде. Шар ачык капкадан кереп киткән күгелҗем юл йортның теге ягына алып чыга: ишек шул якта иде күрәсең.

– Ни соң бу? Клуб димме?
– Интернат-мәктәп. Ул монда тәрбияче булып эшли.
– Сез шунда очрашырга сүз куештыгызмы?
– Унда эш сәгате бетә аның.

Без тагын чаттан борылып килдек. Мин Рәмзиягә ияреп чыкканыма үкенә башладым. Йөгереп кайтып, Зөләйха апаның йомшак диванына менеп кенә утырыр идем дә, беренчедән, юлны белмим, икенчедән, Рәмзиясез кайтып керергә кыймыйм. Кар шыгырдавын тыңлап кына әрле-бирле йөрү туйдырды, сүз югыннан сүз булсын дип кенә сорап куйдым:
– Нинди кеше соң ул?
– Ул... минем дус егет.

Дус егет белән иртәгә очрашсаң да ярар иде, дим эчтән генә. Атлаган саен пальто итәгеннән бәрелгән җил тез башларын чәнчеп-чәнчеп ала. Ун тулырга тагын бер ун минут бар әле. Рәмзия минем хәлне аңлый бугай, аклангандай, егете турында сөйләргә кереште. Аның шыпырт тавышында елмаю ишетелә:

– Менә үзең дә күрерсең әле: искиткеч кеше ул, искиткеч! Хәрби академия тәмамлаган. Очучы. Очучының да ниндие диген, төньякта оча торганы. Юк, эш анда да түгел, мин аңлатып кына бирә алмыйм. – Рәмзия бәхетле тавыш белән көлеп җибәрде. – Әй, аңлатып бирә алмыйм ла мин! Менә үзең күрерсең әле.

Әйтерсең, ул егетне күрү бәхете минем дә туңуымны оныттырачак иде.
– Белмәгәне юк! – ди Рәмзия. – Аңа томана булып күренмәс өчен гомер буе укырга кирәк. Ул гына да түгел, якты кеше ул.
– Якты, дисеңме?.. Ун тулып биш минут китте инде, – дидем мин.
– Тагын әз генә көтик инде. Нәкъ минутында чыгып китә алмагандыр. Балалар сагыз булып ябыша аңа, тиз генә җибәрмиләр.

Интернатның аскы катында берәү дә күренми, ә өске кат тәрәзәләрендә хәрәкәт көчәйде. Хәтта бию көе ишетелә башлады.
– Рәмзия! – дидем мин. – Эш харап! Ул Яңа елны каршы алмый чыкмас, ахры!
– Тагын әз генә көтик инде. Анда бит ятимнәр дә яши. Бәйрәм кичендә аларны ялгыз калдырасы килмидер. Син туңмыйсыңмы?

«Туңам» дисәм, аның кәефен кырачагымны сизеп, мин:
– Юк, – дидем, – аякларга гына бераз үтте.
– Их, үзем дә капроннан гына шул, – диде Рәмзия көрсенеп. – Җылы оегым булса, салып бирер идем дә... Хәер, көн җылы... Гаҗәп, аяз булса да, җылы.
– Әйе шул, түзәргә була, – дигән булдым мин.

Ул миңа егете турында Яңа ел әкияте төсле хикәяләр сөйләде.

Менә ул егет, нәкъ бүгенге кебек йолдызлы айсыз төндә самолетына утыра да, кар бураны туздырып, аэродромнан оча. Аэродром утлары артта кала. Ул кар таулары һәм ак далаларга җан кертеп уза. Шундый кара төндә, иксез-чиксез далаларда өстән уч төбе хәтле генә булып күренгән аэродомны эзләп таба. Ярый ла төн аяз булса! Ә җил чыкса! Анда бураннар бик еш була икән. Ул бездәге буран төсле генә түгел, җилләр зилзиләдәй, кар бөртекләре тимер кыйпылчыгыдай, сулыш та авыздан кыштырдап чыга, ди.

Бу егет тә шундый буранга эләгеп, самолеты белән дала уртасына барып төшкән. Кара төн – анда кышын айлар буе төн генә була бит – кара төн, кара буран, ул берьялгызы. Ул кардан кирпечләр кисеп куыш ясаган да, шуның эченә кереп утырган. Өч көн шунда яшәгән. Буран туктагач кына иптәшләре эзләп тапканнар... Өч көн буе кар куышта... Күз алдына гына китер!

Рәмзия күзләрен зур ачып миңа карый, аһ-ваһ килүемне көтә.

Күз алдына китерәм, китермәгән кая. Минем үземә шушы минутта кар кушы булса да ярап куяр иде.

Интернатта бииләр, без дә биибез:
«Бас үзенә генә,
Кара күзенә генә...»

Кар шыгырдый, авыздан пар бөркелә...
– Әллә соң интернатка керикме? – дим.
– Юк, – ди Рәмзия. – Уңайсыз.

Мин тагын егет турындагы кыйссаны тыңлыйм. Бер авариягә эләккәч, ул аяк бармакларын өшеткән икән. Шуннан соң бу якларга кайткан. Ул монда озак тормаячак, китәчәк. Менә терелсен генә. Рәмзия дә медицина институтына керер. Аннары берәр якка, егете янына йә булмаса башка җиргә китәр. Врачлар һәркайда кирәк. Гомумән, Рәмзия егетенә охшарга тырыша иде, күрәсең.

Тез башларының туңганы сизелми инде. Алар, гомумән, берни сизми, әйтерсең, агач каерысы ябыштырганнар. Шулай да мин кайту турында сүз кузгатмыйм, чөнки егет мине дә кызыксындыра башлады. Мөгаен, чибәрдер, юкка гына Рәмзия «менә күрерсең» дип тәкрарламыйдыр...

Ниһаять, интернат ишегалдында берәү күренде. Рәмзия минем кулымнан эләктереп, тизрәк өй почмагына тартты, без яшерендек... Кеше безгә якынлашты...
– Юк, ул түгел, – диде Рәмзия.

...Ул, әлбәттә, сәгать уникедән соң гына чыкты. Бүрек колакчыннарын кайтарып бәйләгән, өстенә кыска пальто кигән, базык гәүдәле кеше икән.
– Рәмзия, синме соң бу? Нишләп монда йөрисез? – Тавышы бераз карлыккан булса да, матур гына икән.
– Менә Яңа елны каршы алгач, һава суларга чыккан идек, – диде Рәмзия.

Егет икебезне дә Яңа ел белән котлады. Мин яшьләргә комачауламас өчен читкәрәк тайпылмакчы идем дә, Рәмзия җибәрмәде. Киресенчә, алар мине уртага алып, икесе ике ягымнан бардылар. Егет гел интернат балалары турында сөйләде: аның группасында мондый шаян малай бар да, тегендә акыллы бала бар. Ә Рәмзия, ишетәсеңме дигәндәй, әледән-әле минем беләгемне кыса иде. Шунысы кызык, миңа егетнең һәр укытучы авызыннан ишетергә мөмкин булган гап-гади сүзләрен тыңлау рәхәт иде.

Ун-унбиш минуттан Рәмзия, бар-бар, туңарсың, дип егетне куа башлады.
– Иртәгә кич мин буш булам, клубка барам, – диде егет. – Син килерсеңме?
– Белмим шул, – диде Рәмзия назлы тавыш белән. – Әни җибәрмәс...

Без егеттән бераз ерагаю белән җан-фәрманга торып чаптык. Дөнья саф һәм тын, йолдызлар әкияттәге кебек эре, ә күңел җилкенә иде: әйтерсең, Рәмзия түгел, мин гыйшкым белән очраштым, әйтерсең, мин аны иртәгә дә күрәчәкмен.
– Менә күрдеңме инде? – ди Рәмзия. – Ул искиткеч кеше, шулай бит?

Мин караңгыда егетнең йөзен юньләп күрә алмавымны әйтмәдем. Кыяфәте гап-гади булса да, Рәмзия сөйләгәннәр ул егетне миңа да гаҗәп кеше итеп күрсәтә иделәр. Һәм мин һич алдаусыз, «әйе», дидем.

– Беләсеңме, – диде Рәмзия, – әллә кая очасы килә. Бик бәхетле Яңа ел бу, әйеме?

* * *
Мин дус-иш, таныш-белеш, туган-тумача белән бер табында бик күп Яңа еллар каршы алдым. Ләкин Рәмзия белән икәүдән-икәү урамда каршы алган Яңа елдан да истәлеклесе булмады. Шуннан бирле Яңа ел кичендә кешеләргә могҗиза көткәндәй текәлеп карыйм: аларда моңарчы күрмәгән серле матурлыкны күрермен төсле.

«Азат хатын» № 12-1968 ел. 

Фото: Изображение от wirestock на Freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар