Логотип
Проза

Филзия

Хикәя

Җиргә нык-нык басып, урам уртасыннан яланаяклы, озын чыбыклы Филзия бара. Сыерлары көтүдән кайтмый Филзияләрнең, гел авыл башындагы бодайга чаба. «Имансыз сыер!» – ди әбисе, Филзия дә шулай кабатлый. Имансыз булса да, матур сыер ул, бөдрә койрыклы, тик бер җилене кыек, интегәм, ди әбисе.

Әбисе сыер артыннан йөри алмый, карт инде ул, аяклары да авырта, күзе дә начар күрә.Малларны гел Филзия алып кайта, ул күршеләренең дә малларын таный. Менә Мәдинә апаларның сыеры Филзияләрнекенә охшаган, аның апасы ул, Мәдинә апалардан алдылар Филзияләр бу сыерны.

Авыл башына җитәрәк, Филзия кечкенә коляска тартып уйнап йөрүче өч яшьлек Айсылуны күрә.

– Айсылу, безнең сыерны күрмәдеңме? – дип сорый.

– Нәмәкәйне? – ди Айсылу кашын җыерып.

– Сыерны.

– Кемнәлнекен?

– Безнекен.

 – Күлдем, күлдем, а-а-а-на тегендә, өскә менеп киттеләл. Җиләккә киттеләл, җиләк ашыйлал да кайталал... – ди Айсылу.

Сыерлар чынлап та Айсылу күрсәткән якта иде, анысын болай да белә инде Филзия, тик алар җиләккә бармыйлар шул, бодайга баралар. Айсылу бәләкәй, аңламый, ә Филзиягә инде алты тулды. Быел әнисе алып китә аны, ә киләсе елга ул укырга керә.

Филзия үзләренең сыерын бөдрә койрыгыннан танып алды да бик ачуланып әйтте:

– Ах, имансыз! Тагын шушында килдеңме?! Туймас тамаккаең булды инде... – Маллар белән әбисе шикелле сөйләшә ул, бүтәнчә сөйләшкәнне аңлый бит алар. Ул, чыбыгын болгап, батыр гына бодай арасына кереп китте. Ах, шайтан, аякка әллә нәрсәләр кадала, башаклар шап та шоп тезгә бәрәләр. Сыер янына килеп җитүгә, тегесе, Филзияне танып, икенче башка чаба. Филзия аны куркытып-куркытып тирги:

– Әле качасыңмы! Ну, белеп кенә тор, белеп кенә тор. Без сине...

Ә сыер курыкмый. Зур авызын әйләндереп-әйләндереп чәйнәвен белә, Филзия килеп җитсә, тагын бүтән урынга күчә... Кыз, йөгереп килеп, аңа чыбык белән сукмакчы булды, тик, аягына бодай сабаклары уралып, капланып егылды. Сикереп кенә торды да җан ачуы белән сыерга сыптырды! Тегесе торып чапты. Филзия – аның артыннан! Чабыша торгач, чөгендер басуына килеп чыктылар. Уф! Филзиянең бер тамчы да хәле калмады. Тик сыерны алып кайтырга кирәк. Саумый калдырсан, сөте бетә бит аның. Ә иртәгә сепарат аертасы бар. Озакламый Филзиянең әнисе кайтырга тиеш, күп кенә май язып куярга кирәк, озак кына торсын әнисе! Ә-әй, онытып та җибәргән, Филзияне алып китәргә кайта бит әле ул! Юк, тизрәк китсен, Филзияне дә алып китсен. Әнисе Мәскәүгә алып китә бит аны, ә Мәскәүдә морожный бар, әфлисун да бар, әнисе аңа көн саен бер әфлисун алып бирер, ә юк, икене – иртән берне, кич берне.

Әй, бу сыерны барыбер алып кайта ул! Филзия тагын йөгерә. Басуның теге башында атка атланган басу каравылчысы күренә. Ә-ә, бик әйбәт, хәзер куып чыгара ул бу сыерларны!

– Нигә сыерыңнан басу таптатасың? – дип кычкыра Нурислам абзый, ат өстендә чыбыркысын болгап.

– Ул таптамый. Ашыйсы килгән аның, – ди Филзия, сыерны яклап.

– Ашатырмын әле менә мин сезне! – дип ачулана Нурислам абзый, чыбыркысын селтәп, сыерга сукмакчы була. Суктырды ди сиңа! Таный ич аны сыер, шундук басудан кача! Ару булды. Хәзер йөгертеп кенә алып кайтабыз аны. Нурислам абзый кычкырып кала:

– Чыгарасы булмагыз сыерыгызны! – ди.

Әйтерсең, чыгарган кеше бар! Үзе китә бит ул. «Көтүдә бернәрсә юк малларга ашарга», – ди ич әбисе. Сыер гаепле түгел инде. Ярый әле суга алмады Нурислам абзасы...

Көчкә алып кайтып җиткерде Филзия сыерны. Кып-кызыл булып пешкән иде капка төбенә җиткәндә, сыдырылган аяклар да ут булып яна. Шулай да хуҗаларча канәгать чырай белән кертте сыерны.

– Әби-и! Сау сыерыңны! Апкайттым! – дип кычкырды.

Бәй, бу ни эш! Утарга инде икенче сыер ябылган... Мәдинә апаларның сыеры бит бу!

– Әби!..

Бабасы алып кайтып биргән икән бу сыерны. Әбисе танымыйча сауган.

– Их, әби! Бабай начар күрә бит ул, син аның сүзенә ышанып торасыңмы! – диде Филзия әбисен битәрләп. – Бу сыерның бит койрыгы бөдрә түгел, күрмәдеңмени!

– Күрмәдем шул, балам, караңгы бит, күзләрем начар бит... – диде әбисе бик оялып. Әбисенә кыен булгач, Филзиягә дә кыен булып китте: «Кыек җиленнән булса да танырга ие!» – дип әйтмәде...

Үз сыерларын да саудылар, Мәдинә апаларның сыерын да, сөтен дә илтеп бирделәр. Филзия җылы сөт эчте дә әбисе янына менеп ятты. Әбисе аны кочаклап сөйде дә мактады:

– Ярый син бар әле, балакаем. Кем булышырые әбиеңә! – диде.

– Мин китсәм, нишләрсең инде, әби! – диде Филзия, авыр сулап.

– Белмим инде, бәбекәем, белмим...

– Әби, сине дә Мәскәүгә алып китимме? Калсын бабай сыер белән. Без китсәк, үзе дөньҗа көтәр әле!

– Әй, балам... – диде әбисе. – Йокла инде, йокла.

Филзия йокларга яткач, гел әнисен уйлый, төшкә керә ул уйласаң. Аның әнисе шундый матур! Төшкә керсә, бик рәхәт була! Ә менә әтисе бер дә төшенә кергәне юк, чөнки Филзия белми аны. Ул еракта, укый да укый, диләр һаман. Җәй көне нигә каникулга кайтмый икән? Укучыларның бит каникулы була. Кайтмаса! Филзия аны сагынмый да. Төшкә кермәгәч, сагынмыйсың инде. Ә менә әнисен ул бик сагына, кайтсын дип гел теләп йөри. Быел алып китә инде! Тик әбисе: «Быел гына алып китәлмәс шул әле», – ди. Алып китсе-е-н! Филзия әбисен яратса да, әнисе белән торырга тели шул. Аның эшләгән җирен күрәсе килә: җылы микән эшләгән җире, өшемиме икән? Баргач та мич ягып җибәрәме икән? Әнисенең маллары булса, аларны да таныр иде Филзия, алып кайтыр иде. Әбисе әйтә: «Бигрәк мал җанлы минем кызым», – ди. Әбисе әйбәт шул. Ә әнисе бигрәк чибәр, аның белән урамнан җитәкләшеп үтүе күңелле. Тик әнисе кайчагында Филзияне кочаклап елый. Филзиягә барыбер рәхәт була. Ә бер тапкыр, Филзия өйдә юк дип белеп (ул өйалдында иде), әнисе әбисен ачуланды:

– Шул баланың өстен генә чиста тоту кыен түгел бит инде, – диде. – Карале чәчләрен, аякларын, кулларын... Ташландык бала кебек!

Әбисе елады:

– Алты айдан кайтарып ташладың. Алты яшькә җиткердем. Ничек телең бара битәрләргә! – ди. – Башыннан чәчен дә төшертмичә өф итеп кенә торам. Ятим үсә, дип көн-төн яшь түгәм... Атасы бар, дип, авыл буйлап хәбәр таратам... – ди.

Аннан икәүләп еладылар. Аларга күренмичә генә Филзия дә елады, әллә нигә елыйсы килде дә...

Әнисе киткәч, бер тапкыр әбисеннән сорады Филзия:

– Әби, ятим ничек була?

– Әнисе булмаган кеше була, – диде әбисе.

– Ә әтисе булмаган кеше нигә ятим булмый?

– Зур кызлар гел нигә дип төпченмиләр, – диде әбисе.

Бәләкәйләргә генә ярыйдыр инде төпченергә, нигә дә нигә дип...

Ә Филзия зур кыз. Киләсе елга укырга керер. Мәскәүдә. Авылга җәй көне каникулга кайтыр. Әбисенә булышып китәр. Ә әбисе Мәскәүгә китми инде ул сыерны ташлап.
Филзиянең зәңгәр күзләре йомыла бара, йомыла бара... Әкренләп төшләр керә бара... Гел сыер да сыер... Әнисе һаман юк та юк...

«Азат хатын», 1985 ел, № 3.

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/portrait-cute-little-girl-with-long-hair-standing-park_3090130.htm#fromView=search&page=1&position=36&uuid=7c930063-fc7a-4c37-9576-f4095e3ed959&query=%D1%88%D0%B5%D1%81%D1%82%D0%B8%D0%BB%D0%B5%D1%82%D0%BD%D1%8F%D1%8F+%D0%B4%D0%B5%D0%B2%D0%BE%D1%87%D0%BA%D0%B0


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар