Логотип
Проза

Дулкын һәм акчарлык

Әкият

Кыялар өстендә очып йөргән ишләре арасында аннан да сылуырак акчарлакны берәүнең дә күргәне юктыр әле. Әйтерсең лә канат үстергән ап-ак кар йомарламы. Кыяларга ургылган дулкыннарның иң нәзакәтлесенә килеп куна иде бу акчарлак.
Ә дулкыннарның гомере озын түгел шул. Йөгерә-йөгерә ашкынышып киләләр дә, кыяга бәрелеп юкка чыгалар. Алар арасыннан менә бу назлы дулкын гына озак яшәү турында хыяллана башлады. Ул әлеге акчарлакка таң калган иде.

Акчарлак үзен чайкалдырган дулкынның аны башкаларга калдырасы килмәвен сизде, шуңа күрә аңа күзен дә алмый карап торды.
— Син акканаткаем, кыяларны күзәтүче акчарлакларның иң күркәме,— дип диңгез телендә сүзгә кереште дулкын.— Кояш нурлары да сине иркәли алулары белән бәхетледер.
Акчарлак ләззәтләнүеннән канат очларының кызаруын тойды.
Кыяларны иркәләүче дулкыннарның синнән дә сөйкемлесен күргәнем юк иде әле— дип җавап бирде ул.— Ә кояш үзенең нурлары белән синең тибрәнеп торган күкрәгеңә кагылуына тагын да бәхетлерәктер әле...

Шулай башланып киткән бу әңгәмәнең кайсы якка борыласын аңлау кыен түгел иде: дулкын һәм акчарлак бер-берсенә мәңге тугрылыклы булырга сүз бирештеләр.

Моннан соң гашыйклар өчен сөенечле көннәр башланды. Дулкын кыя итәгендә түземсезлек белән акчарлакны көтеп ала. Очрашуга, ни күргәннәрен сөйләргә керешәләр.
— Нәрсәләр бар җир йөзендә? — дип сорый дулкын, каударланып.
— Юк, юк, башта син сөйлә, диңгез эчендә нинди яңалыклар күрдең? — дип бүлдерә аны акчарлак.

Безнең гашыйклар шулкадәр яратышалар иде ки, акчарлак үзен су күбеге итеп тоя, ә дулкын гүя иркәсенең канат каурые.
Бер иртәне шулай диңгезнең сай урынында, комлыкта, дулкын зиннәтле алтын балдак табып алды. Балдакны акчарлакка бүләк итү уе белән тиз генә яр буена, кыя янына йөгерде. Сөйгәне исә тәүге кыргый мәк чәчәген томшыгына алган да, түземсезләнеп аны көтеп тора иде. Шатлансын әле иркәсе! Чәчәк шундый ялкынлы, шундый куаныч белән балкый иде, хәтта дулкыннар бер-берсенә үрмәли-үрмәли таңга калуларын белдерергә ашыктылар.
Акчарлак бармагына балдак кидергәндә дулкынның нинди хисләр кичерүен сөйләп кенә дә, язып кына да аңлатуы мөмкин түгел иде.
— Димәк,.. димәк, без өйләнешәбез,— диде ул, искиткеч олы куанычыннан тотлыга-тотлыга.— Соңгы сулышыбызга кадәр без бергә булырбыз...
Өйләнешергә?! Бу хакта уйларга мөмкинме соң: моңарчы дулкыннар-дулкыннарга, акчарлаклар — акчарлакларга гына өйләнгәннәр...
Беренче тапкыр аларның бәхетенә борчу күләгәсе төште.
— Диңгез падишаһыннан рөхсәт кирәк булыр,— диде дулкын.
— Кошлар патшасының да ризалыгын алырга туры килер,— дип өстәде акчарлак.
Гашыйклар шунда ук шөгыленә дә керештеләр.
Дулкын, суын тәгәрмәчтәй түгәрәкләргә җыйды да, диңгез асты сөзәклегеннән тәгәрәп китте.
Белгәнегезчә, диңгез падишаһы — алпамша кит балыгы ул. Ә менә аның күзгә күренми торган сарайда яшәвен беләсезме икән? Күзгә күренмәвенең сәбәбе шунда: сарай пыяладан ясалган, пыяланың төсе исә нәкъ су кебек. Дулкынкаебызга да күгелҗем суүсемнәр эленгән яшькелт перламутр пор-талны күреп алганчы диварларны сыйпаштырып карарга туры килде. Сарай капкасын берәү дә саклап тормый икән, тик зур-зур балыклар төркеме генә арлы-бирле йөзеп йөри. Ниһаять, унөч мәгарә кичеп, унөч коридор үтеп, өч йөз баскычтан төшеп, дулкын зиннәтле залга килеп керде. Иң уртада — алтыннан, асыл ташлардан ясалган тәхет, ә анда — башына кызыл мәрҗәнле таҗ кигән падишаһ үзе. Тәхет баскычларында су кызлары, алар арфага кушылып акрын гына җырлыйлар.
Бераз шаккатып карап торганнан соң дулкын тәхет итәгендә буталып йөзгән кылыч балык, кашалот, елан балык, канатлы балыклар төркемен аралап үтте.
Килеш-килбәте бик мәһабәт бул-маса да, кит дөньяда иң мәрхәмәтле падишаһ, ягъни әби патша иде. Йөзендә юмарт елмаю балкый, кечкенә генә акыллы күзләре4 иркәле җемелди. Чәченә мәк чәчәге кадалган дулкынны шундук күреп алды ул:

— Әстәгыфирул-ла! Нинди җилләр сине минем сарайга китерде?!

Дулкын аңа үзенең кайнар мәхәббәте һәм акчарлакка кияүгә чыгарга теләве турында сөйләп биргәч, ул бик куанып бу изге ниятне хуплады.
Дулкын канатланып диңгезләр падишаһы сараеннан кайтырга чыкканда, акчарлак кошлар патшасының зерә сәер биләмәләренә якынлашып килә генә иде әле.

Кошлар патшасы бөркет кебек кыю да, тутый коштай гүзәл дә, аккош кебек акыллы да, сандугачтай җырчы да түгел, ә бер шыксыз кыяфәтле пингвин генә иде, җитмәсә генерал киеме кигән, кылыч таккан. Үзе сихергә маһир икән, убырлар белән аралаша. Ә инде агулы чишмәләрне исеннән сизеп таба, ди, мәкерлеләрнең дә мәкерлесе. Өстәвенә коеп куйган куркак, ди. Менә шуның өчен иң зур айсбергтагы сараенда яши икән пингвин. Бу айсберг бертуктаусыз күченеп йөри — патшаның кайда булуын белмисең дә. Үзен зур яшел күзле сигезаяклар саклый: алар якын килергә батырчылык иткәннәрне тереләй кабып йотарга әзер. Әмма гашыйклар һичнидән курыкмыйлар, һәм акчарлак, кыюларга гына хас тәвәккәллек белән, теге айсберг өстендә очып йөри башлаган. Шунда ул сарайны саклап торучы таныш альбатросны — туганнан туган абыйсының кече улын күреп ала: кошлар патшасы янына керергә юл ачыла.

Пингвин-патша, гадәттәгечә, үзенең эш урынында, вәзирләре: мәче-башлы ябалаклар чолганышында. Кая карама, кош сөякләре, крокодил тиресенә язылган сихер китаплары аунап ята. Шунда ук кәкре-бөкре торбалар тоташтырылган казан, анда гөберле бака, морж каны һәм эт җелегеннән агулы эчемлек кайнаталар. Үтә күренмәле боз стена аша узучы сәер аксыл-зәңгәрсу яктылык аның күзләренә җенле ялтырау яга...

Кошлар патшасы акчарлакка үтенечен сөйләп бетерергә дә ирек бирмәде:
— Дулкынга өйләнергәме?! — дип җикеренде ул, аның тәпиендәге алтын балдакны күреп.— Ниндидер акчарлак крокодил тиресенә язылмаган сорау белән мине борчырга' җөрьәт итәме?
Ул ярканатсыман бер хәшәрәтне тотып алды да, аны агулы эчемлеккә манчып, акчарлакка ыргытты. Бу эчемлек тамчылары шундый салкын иде, акчарлак бөтен тәненә әҗәл суыгы үтеп кергәнен сиздн. Пингвин-патша әфсенләвен белде.
— Диңгез кызын шулкадәр яраткач, син кояш батканда күбеккә әйләнерсең. Алтын балдагыңны мәче башлы ябалагыма бир, ә үзең күземнән югал, югыйсә тагын да катырак җәза алырсың.
Айсбергтан очып китүгә, акчарлак караңгы төшкәнче кыя итәгенә, аны көтеп торучы дулкын янына килеп җитү турында гына уйлады.
— Диңгез төбеннән әйләнеп кайткан гына булса ярар иде,— дип сыкранды ул.— Аны күрми күбеккә әйләнсәм, ни уйлар минем хакта, ташлап киткән диярме...

Акчарлак тетрәнеп китте һәм канатларын мөмкин кадәр киңрәк җәеп оча башлады: ничек тә булса тизрәк кайтып җитәргә!

Менә таныш кыя. Акчарлак дулкынны күреп алганда, кояш инде бик түбән төшкән иде. Ул көч хәл белән дулкын янына барып җитте һәм аяныч хәлне сөйләп бирде.
— И, ходам, бу минем хатам бит! — диде дулкын, дерелдәп.— Миңа сине анда җибәрмәскә кирәк булган.
— Юк-юк! Бу берәүнең дә хатасы түгел. Без бит шулкадәр бәхетле идек! Әгәр яңадан шул сәяхәткә барырга кирәк икән, мин аны аз гына да шикләнмичә кабатлаячакмын.
Алар дәртләнешеп кочаклаштылар, һәм кояшның батуын да сизми калдылар...
Хәлсезләнгән дулкын яр буена килеп сарылганда акчарлак инде күбеккә әйләнгән иде.
Шуннан бирле кыя итәгеннән серле бер зар ишетелә. Бу тирән зар, әйтерсең лә, тулы бер диңгез зары.
Әйе, дулкын үзенең мәхәббәтен сагынып, күбекне тирбәтеп, җырлый да, елый да.

Французчадан Рәисә ТӘРҖЕМАНОВА тәрҗемәсе.
фото: С. Гаффарова


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар