Логотип
Проза

​Диңгезче язмалары

СОҢГЫ МИЛЬЛӘР
Диңгездә йөзү —авыр эш. Ләкин аның авырлыгын озак еллар сизмисең. Тирә-юньдә иксез-чиксез киңлек. Зәңгәр су һәм зәңгәр күк. Күк йөзендә көндез якты кояш, төнлә алтын йолдызлар яна. Океан киңлегендә йолдызлар шул кадәр күп һәм якты, аларга сокланып, гомерең узганны сизми дә каласын.

Дингез эшенең авырлыгы бары тик гомереңдә ике генә мәртәбә аңыңа барып җитә: рейс азагында соңгы мильләрне үткәндә һәм диңгезне бөтенләй татлап киткәндә. Чын диңгезче диңгезне ташлап китә алмый. Аннан аерылу чын мәхәббәт белән саубуллашудан да газаплырак. Ә соңгы мильләрнең озынлыгын, аларнын ялыктыргыч шәфкатьсезлеген һәр рейста татыйсың.

Кайтып җитәр алдыннан ике-өч тәүлек йоклый алмый интегәсең. Туган ил якынлашкан саен, тойгы нечкәрә, сагыну үсә, җирсенү көчәя. Гибралтар бугазын үтеп, Урта диңгезгә кергәч үк, сөйгән ярыңның чәченнән килгән тылсымлы ис һәм баланның көлгән тавышы төшеңә кереп кенә калмый, өнеңдә саташтыра башлый. Саташу һаман көчәя. Юлында тоткарлыклар очраса, кайтым җиткәнче түзә алмый акылдан язарсың кебек тоела.

Еракта, офык читендә туган ил ярларының утлары җемелди Шуларны күреп алгач, күздән яшьләр тәгәрәп чыга. Утлар һаман яктыра. Алар син кайтуга куанып елмаялар, сиңа күз кысалар. Ниһаять, ярдан кызыл ут аерылып китә пароходны каршы алырга килгән лоцман көймәсе бу. Көймә һаман зурая, үсә, аның корылмасы, мачталары ачыкланып күренә башлый. Менә ул, кисәк кенә борылып, пароход белән янәшә бара башлый. Көймәдән пароходка лоцман күтәрелә. Бу туган илнен беренче кешесе, синен ерак юлдан кайтуыңны күрүче беренче шаһит.
— Ничә градус тотасыз? дип сорый ул исәнләшеп тә тормыйча. Әйтерсең бу кеше шушы корабны, шушы экипажны ярты минутка гына калдырып торып, кире урынына кайткан. Лоцманнарның өзелгән сүзне дәвам иткән сыман гади генә сөйләшә башлаулары ошый миңа.
— Унҗиде ярым, ди капитан шул ук басынкылык белән.
— Осадкагыз күпме?
— Уналты фут.
— Та-ак держать!

Лоцман гамьсез генә ярдагы утларга карый. Рубкада капитан, лоцман, вахтадагы штурман, рульдә торучы матрос һәммәсенең йөзе тыныч, карашларында горурлык та, тантана да юк. Олаудан кайтып ат тугаручы да. бакчадагы кыярларына су сибүче дә эшен нәкъ шушы кыяфәттә башкара. Алты ай тропик кояшында пешү, Тын океанның шашкын дулкыннарында чайкалу артта калды, онытылды. Дымлы муссон җилен йотып, мәкерле рифлар өстеннән үтүләр, чит шәһәрдә чит телдә сөйләшүне тыңлап йөрүләр дә истән чыкты. Бары тик көндәлек эш кенә даими. Ул бетми. Алда — туган илнең ярлары.
— Сулгарак тот! — ди лоцман.
— Биш градуска сулгарак ал! — дип кабатлый капитан рулевойга.

Рулевой штурвалны сулгарак боргач, компас угы астындагы цифрлар уңга таба кабаланып йөгерә башладылар. Матрос штурвалны кире урынына кайтарды. Пароход тынычланды. Аның борыны маяк белән дулкынваткыч арасындагы ачыклыкка төбәлгән.
— Так держать!
— Есть так держать, дип кабатлый рулевой.

Маяк котылгысыз рәвештә якынлаша. Менә ул корылма янында, менә ул бортка тия язып узып китте. Алсу маяк утының яктысы мачтаны, корылманы, өске палубаның тимер идәнен юып алгандай итте. Соңгы дулкын, арттан куып җитеп,  актыккы мәртәбә пароходны чайкалдырды. Шуннан соң рәхәт тынычлык урнашты. Туган ил һавасы, шәһәр ягыннан килгән машина тавышлары, пароход астындагы су барысы да туган илнеке. Туган ил... Әмма еракта, Ык елгасы буенда җанга тагын да якынрак җир бар. Беренче сулыш шуннан, кан шуннан. Туган ил ярларына кайтып җиткәч. Ык буе тугайларын күрәсе килә.

Причалга килеп терәлү белән, тимер пароходны арканлап ярга беркетә башладылар. Кораб киңлек ярата, иркенлек ярата, көрәш ярата. Портка кергәнче, ул дулкыннар белән ярсып көрәшә иде. Хәзер аны таш причалга беркетеп куйдылар. Кораб кыяга бәйләнгән Прометейны хәтерләтә.

Штурман Рахманкулов иллюминатордан ярга карый. Каршы алырга килүчеләр арасында аның хатыны күренми. Нигә килмәгән ул? Әллә берәр хәл булганмы? Әллә бала авырып киттеме? Алты ай, озын, ялыктыргыч алты ай бит!
Килгән, килгән ич! Әнә, чит илгә җибәрергә әзерләп куйган «Универсал» тракторына терәлеп, аның хатыны Мәрьям карап тора. Ул да алҗыган, мескен. Көтеп алҗыган. Куллар хәлсез. Көтә-көтә күзләре талгандыр. Көтеп алуның соңгы минутлары авыр, бик авыр. Аларның газабы соңгы милләрне үтүдән дә көчлерәк. Ләкин чын күңелдән көткән кеше беркайчан да алданмый. Чын, саф күңелдән көткән кеше морадына ирешми калмый.

Диңгездә йөзү — авыр эш. Аның авырлыгын соңгы мильләрне үткәндә һәм кавышуның соңгы хминутларын үткәндә сизәсең. Океанда иксез-чиксез киңлек. Зәңгәр су, зәңгәр күк. Алда — зәңгәр мираж: шәһәрләр, утраулар, очрыйсы давыллар. Күк йөзе тулы эре алтын йолдызлар. Диңгездә шушы матурлыклар булмаса, сагынуга түзә алмый акылдан шашар идең.


ТӨНГЕ ОЧРАШУ
Көтеп торучылар төркеме трапка ургылды. Башкаларны этә-төртә, иң алдан өлкән механикның хатыны менә иде. Палубага күтәрелү белән, ул иренә сарылды:
— Костя, җаным, күз нурым! Таза беләкләр өлкән механикның кызыл муенын чорнап алдылар. Диңгезчеләр телендә «бабай» аталган кеше хатынының таудай күкрәгенә чумып югалды. Исән-сау гына йөреп кайттыңмы?.

Очрашу куанычыннан боцман да тәмам эрегән. Матросларның котын алучы «диңгез бүресе» түгел ул хәзер. Шундый йомшак, шундый юаш ул. Карап торучылардан һич тә тартынмыйча, туктаусыз хатынын үбә.
Радист хатыны ирен каршыларга бер көтү бала ияртеп килгән. Җиде яшьлек җирән малай, әнисенең сумкасын сөйрәп, палубага үрмәли. Биш яшьлек сипкелле кыз куян койрыгына охшаш толымын тырпайтып әнисе артыннан теркелди. Әнисенең итәгенә кызмы-малаймы икәнлеген аерып булмаслык ике игезәк тотынган, ә төпчекләре, имчәк егет, ана куенында изрәп йоклый.

Бәйрәм бүген. Кавышу бәйрәме. Җир йөзендәге иң куанычлы бәйрәм. Бала-чага, хатын-кыз палубага күтәрелү белән, тормыш кинәт үзгәреп китте. Алты ай көтү, сагыну очты, югалды. Палуба җәннәткә әверелде. Теләкләр кабул булды: бар сораган нәрсә, бар көткән теләк хәзер пароходның үзендә. Дөньяларны яңгыратып кемнеңдер хатыны көлә. Моң белән җырдан да тәмле итеп бала елый. Алты ай буе зарыгып көткән минутлар...

Диңгезчеләр әкренләп өйләренә тарала башладылар. Ярда һәркемнең оясы бар. Оясы юкларның да җирдә йөрисе, адәм балалары йөргән сукмакларны таптыйсы килә. Вахта торучылар гына пароходта калды. Шулар арасында өченче механик Андрей Пламадьяло да бар. Ул көтте, һаман өметләнде. Аның хатыны килмәде. «Квартирада көтә торгандыр. Авырып китмәгән булса гына ярар иде», дип уйлады Пламадьяло.

Хәзер ул траптан ярга төшә. Култык астында зур гына картон тартма. Тартма эчендә курчак. Андрей аны Сингапур базарыннан сатып алды. Башка диңгезчеләр хатыннарына ефәк күлмәк, көмеш беләзек, алтын алка алдылар. Андрей Пламадьялога исә нәрсә генә алса да әз тоелды. Җир йөзендә булмаган, кеше күзенә күренмәгән гаҗәп бүләк алып кайтасы килә иде аның хатынына.

Ә Сингапур базары шундый зур. Әгәр шул базарны ваклан өләшсәң, дөньяның бөтен шәһәрләрен базарлы итеп булыр иде. Йөрде дә йөрде, йөрде дә йөрде Андрей шул базарда. Чөнки ул хатыны нәрсә яратканын белми иде. Бүген яратканын иртәгә яратмый иде ул хатын. Иртәгесе көндә яраткан әйберенә берсе көнгә тагын битараф иде ул. Эзләде, эзләде дә, хатынына ошарлык бер нәрсә дә таба алмагач, базардан кайтып китәм дип торганда, Андрей бер курчак сатып алды. Йокларга яткырсаң, курчак күзләрен йома, торгызсаң, «ә-әни» дип кычкыра, җитәкләсәң, тере бала шикелле артыңнан ияреп бара иде. Хәзер Андрей шул курчакны хатынына бүләк итәргә өенә алып кайта.

Каты җиргә басу белән, аның аркасы чымырдап китте. Тәнен рәхәтлек биләп алды. Бар бит бу дөньяда бәхетле бәндәләр. Алар көн саен рәхәтләнеп каты җиргә басып йөриләр, һәр көн, өйләренә кайтып, мамык юрган ябынып йокларга яталар. Таң атканчы аларны аврал уйнап уятмыйлар. Карават астында машина дөбердәп тормый. Бүлмәләре чайкалмый, әүмән-тәүмән килми. Алар көн саен сөйгәннәрен күрәләр, сөйләшәләр, кочаклыйлар, үбәләр. Җир йөзендә шулай яшәүче бәхетле бәндәләр бар.

Порт капкасы янына җиткәндә, Андрейның аяклары талган иде инде. Ә бит өйгә кадәр шактый барасы бар әле. йөзә башлаган елларны Андрей, карт диңгезчеләргә охшарга тырышып алпан-тилпән басып йөри иде. Ә хәзер, туры йөрергә тырышса да, аяклар алпан-тилпән алып баралар. Чөнки пароходта яшәгәндә, алар җиргә ничек басарга кирәклеген оныталар. Ярга чыккач, яңадан тәпи йөрергә өйрәнергә кирәк була...

Андрей тыкырыкка кереп, бер тын барды да, таныш тимер капка янына килеп туктады. Капка бикле иде. Ул үрмәләп капкага менә башлады. Менеп җиткәч, капка өстенә атланып, бераз хәл җыйды һәм ишек алдына сикерде.

Ишек алды уртасында ташландык фонтан. Ул ватык, сусыз. Фонтанга каршы сыңар куллы кыз һәйкәле ишек алдына кергән ьешеләргә моңаеп карап тора, һәйкәл янында домино уйнаучыларның балта белән генә юнып ясаган такта өстәле. Баскыч бусагасында утырган кара мәче, Андрейны күргәч, чүп савыты артына барып посты...

Андрей Пламадьяло авырайган кулы белән ишек яңагындагы кара төймәгә басты. Баскан саен коридор эчендә гырылдаган тавыш ишетелә. Шул кадәр шөкәтсез тавыш. Әйтерсең, анда кемнедер буалар, ә ул тын ала алмыйча гырылдый. Звонок шалтырамаганда, йөрәк типкән тавыш ишетелә башлый. Шуңа күрә, туктаусыз басып торырга кирәк.

Ниһаять, бүлмә ишеге шыгырдады. Ишек ярыгыннан кори дорда ут кабынганы күренде. Киез олтанлы туфли сөйрәп, кем дер лаштыр-лыштыр ишеккә таба килде. Килеп җитте.

— Кем бар?
— Тавыш йорт хуҗасы Рахиль апаныкы иде.
— Мин, Андрей. Ачыгыз, рейстан кайттым.

Ашыкмыйча гына ишеккә чылбыр элделәр. Йозакка ачкыч тыккан тавыш ишетелде. Күгәннәр ыңгырашып алдылар. Ишек дүрт бармак киңлегенә ачылып туктады.

— Таң алдыннан кем ишек кага икән, дип торам, син икәнсең. — Рахиль апа кулы белән халат итәген җыя. Чылбыр ычкынды. — Син йөзүдән кайттыңмыни? Кайтып кына килүеңме?
— Әйе, кайтып кына килүем, Андрей, хуҗа хатыны яныннан үтеп, коридорга кермәкче була. Хуҗа җибәрмәде, каршы гөште:
— Ул монда тормый хәзер. Бүлмәдә башка кеше. Инженер. Кораб ремонтлау заводында эшләүче.
— Кем тормый? Нишләп безнең бүлмәдә башка кеше?
— Хатының, әйберләрен чемоданга тутырып, башка квартирага күчеп китте.
— Кая кигте?
— Адрес калдырмады. Кайда торганын белмим.

Бу сүзләрнең мәгънәсе авырттырып йөрәккә килеп кадалды. Тойгыларда әрнү. Дөнья кирәксез хәзер. Тирә-якта бушлык. Бушлык һәм сыкрану. Кирәксезлек. Шыксыз бушлык. Берни кирәкми. Теләкләр юкка чыкты.

— Күптән киткән идең бит. Бик озак йөрдең. Менә хат. Ул калдырып китте. — Хуҗа хатынның сүзләре ерактан ишетелә. Аларны аңлавы кыен. Бик кыен мондый сүзләрне аңлавы. Йөрәкне авырттыра, зиһенне ала торган сүзләр.

Баскычтан төшкәндә, Пламадьяло кулындагы кәгазьне күреп алды. Хат. Адресы юк. Бер нәрсә язылмаган. Зәңгәрсу-со-ры конверт. Баскыч басмасында чинар яфрагы ята. Яфракны кемдер ботинкасы белән таптап киткән. Мескен яфрак, сытылып, тузанга сеңгән... Хат конверт эчендә икән. Шакмаклы дәфтәр кәгазе, таныш почерк...

Әллә бик ашыккан, әллә кулы дерелдәгән. Хатның хәрефләрен танырлык түгел... «Андрей, минем түзәр хәлем калмады. Тол яшәр өчен кияүгә чыкмадым мин сиңа. Ирле булып яшәүнең исеме генә... Син юк, айлар, еллар буе юк. Исемең дә тоныклана башлады инде. Арыдым мин, көтә алмыйм — көчем җитми. Юк, яшәү түгел бу. Урамда семьялы кешеләр парлап йөриләр. Күпләр бала иярткән. Сөйләшәләр, көләләр, ә син еракта. Шәүлә булып күренеп киттең дә югалдың. Син язылышу кәгазендә генә миңа ир саналасың. Синең чын хатының пароход машинасы. Пароходка килгән чакта да мин каютада ялгыз утырам, ә син шул каһәр суккан машинаң белән шөгыльләнәсең. Андрей, минем түзәр хәлем калмады. Мин китәм синнән. Гафу ит. Ирина». Дәфтәр бите йөрәкне көйдереп алды...

Андрей диңгезгә чыгып киткәндә, каштан агачлары бәскә төренгән иде. Тротуар читендә соргылт кар өеме. Пычрак шәһәр кары. Диңгез ягыннан салкын җил исә. Алар еракта йөргән арада кар эрегән. Җир кипкән. Каштан агачлары яфрак ярганнар. Одессаның данлыклы ак сәрви агачлары хуш исле ак чәчәккә күмелгән. Ә аның «түзәр хәле калмаган...» Диңгездә яз да, көз дә, кыш та юк. Иксез-чиксез су сахрасы. Сәрви агачының чәчәк атканын да күреп булмый диңгездә...

Пламадьяло биек ярга басып тора. Аста упкын. Аны упкыннан тимер рәшәткә генә аерып тора. Упкын тирән. Аска карасаң, баш әйләнә. Андрей торган җирдән упкынга яр җимерелеп төшкән. Ярдан коелган балчык өеме янында, аякларын өскә күтәреп, эскәмия чалкан ята...

Пламадьяло, башын күтәреп, портка карады. Пароход торбасындагы марка калкып килгән кояш нурларында янып тора иде. Моннан ике генә көн элек, гуган илгә кайту хөрмәтенә пароходны әйбәтләп юдылар, яңадан буядылар. Андрей торбаның маркасын буяды. Башта ак эмаль белән, аның өстенә тигезләп кызыл киноварь салды. Шуңа күрә марка, эчтән яктыртылган шикелле янып, балкып тора.

Андрей упкыннан читкә тайпылды. «Кем вахтада тора икән?» дип уйлады ул. Торбадан бөркелеп төтен күтәрелә иде. Форсункаларны көйләргә онытканнар. Ягулык янып өлгерә алмый. Шунлыктан кара төтен чыгып тора.

Ул әкрен генә баскычтан төшә башлады. «Түзәргә кирәк», — дип уйлады Пламадьяло. Вахтага басарга ярты сәгать вакыт калган иде.


ҖИЛСЕЗ ДУЛКЫН
Порттан чыгып, алты тәүлек баргач, офык артыннан кара кыя калкып чыкты. Кыя һаман үсә, зурая. Гигант таш монолит якынлашып килгән корабка таба борыла шикелле иде. Гибралтар, Геркулес баганасы шушы иде инде.

Кыя сыртында күперенеп соры болыт тора. Аның итәгенә сыңар урамлы кала ышыкланган. Траверзтан үтү белән, шәһәр кыя артында калды. Корабның уң ягында зәйтүн агачлары, йөзем басулары каплаган Испания калкулыклары күренде. Сулда Атлантик океан. Геркулес баганасы— табигатьнең мәңгелеккә куйган һәйкәле — һаман ерагая, һаман кечерәя.

Океанга чыгучы һәр корабны шушы биек кыя озатып кала. Озата һәм каршы ала. Корабларның кайсыларын ул озата гына. Хәзер дә ел саен илле мең диңгезче туган ярларына кире әйләнеп кайта алмый. Бу сан кайсыбер елларны илле дүрт-илле бишкә җитә. Кырык сигез меңдә тукталган еллар да бар. Бәлки шуңа күрәдер, Гибралтарны үткәндә һәр диңгезче палубага күтәрелә. Судан чыгып торган гигант таш кыя күздән югалганчы карыйсың. Күз талып бетә.

Кыя офык артына кереп югала. Диңгезчене ялгызлык хисе чорнап ала. Шушы минуттан башлап, җир күренгәнен көтәргә тотынасың.

Атлантика тыныч түгел иде. Кайдадыр еракта, Көнбатыш материк ярлары буенда, давыл булса кирәк. Шул ярлар буенда туган дулкыннар, океан аша узганда көч җыеп, гайрәтләнәләр. Дулкын килеп бәрелгәндә, пароход авып китә яза. Ләкин аумый, туры барырга тырыша. Дулкын аның тәнен авырттыра булса кирәк, мескен пароход кай чакта ыңгырашып куя Ләкин сер бирми. Соңгы сулышына кадәр көрәшергә әзер тимер кораб.

Җил юк. Мачтада флаг асылынып төшкән. Җилсез, давылсыз чайкалу шундый күңелсез. Ялыктыра. Мондый чакларда онытылган кайгы-хәсрәтләр, әллә кайчан юкка чыккан хәтер калулар яңара, җанлана башлый.

Вахтасын тапшыргач, штурман Рахманкулов каютасына кереп ятты. Аяклар авырта. Агач күләгәсендә, сандугач тавышын тыңлап, ял итеп утырасы, чылтырап аккан салкын чишмәдән ятып су эчәсе килә. Туган авылы Караяр еракта, диңгезләр, таулар, далалар, урманнар артында калды. Йөрәгеңә иң якын нәрсә һәрвакыт еракта яши...

Машина бүлегендә, тыны беткән асматикны хәтерләтеп, пар пошкыра. Кораб дулкын сыртына күтәрелгәндә, винт судан чыга. Пароход ауга эләккән җәнлек шикелле калтырана. Аның тимер тәне, көчле дерелдәүгә чыдый алмыйча, таралып төшәр шикелле тоелып китә. Менә карават өскә күтәрелә башлады. Иң югары ноктага менеп җиткәч, авырлыгын югалтып, бер генә мизгелгә туктап калды да аска төшеп китте. Ниндидер кырыс көч гәүдәне ятакка кыса. Тимер пружиналар ыңгырашып куя-, лар. Әллә нинди авыр ис бөркелгән шикелле тоела. Күңел болгана. Караяр еракта, зәңгәрсу болытлар артында. Урман эчемдәге кояшлы яланга ятып күккә карыйсы иде... Чалкан ятып, зәңгәр күккә озак карап торсаң, яшәү шул кадәр рәхәт тоела башлый. Киләчәктә сине көтеп торган бәхетне кул белән тотып караган кебек буласың. Ә монда күк юк. Акка буяган түшәм. Аста су, тирәнлек, караңгылык...

Рахманкуловның күз алдына кинәт Андрей килеп баса. Пламадьяло бәхетсезлеген башкалардан яшерергә тырыша. Аның урынында башка берәү булса, бәлки, газапланмас та иде. «Андрей хискә бирелүчән, аңа ял алырга кирәк, — дип уйлады Габдрахман. — Туган җиренә кайтырга кирәк. Йөрәккә иң зур дәва — туган җир. Күңеле сынык кешене диңгез алҗыта».

Андрейның, хатынын таба алмыйча, пароходка әйләнеп кайтуын Габдрахман бик яхшы хәтерли. Җилкәләре салынып төшкән. Күз карашында — өметсезлек. Ул палубада радистның кызы белән сөйләшеп тора иде.

— Нишлисең син монда? — дип сорады Андрей, сәгать төнге дүрттә палубада ялгыз йөргән сабый баланы күргәч.
— Әтиемнең каютасын эзлим.
— Әтиең кайда соң?
— Ул йоклый. Мин аны уятмадым. Эчем авырткач чыккан идем, адаштым.
— Мин сиңа хәзер әтиеңнең каютасын күрсәтәм, — диде Андрей, кызны җитәкләп. — Менә мондый курчак күргәнең бармы синең?

Сабый курчакка карап катып калды. Аның керфекләренә асылынган яшь бөртегендә чыгып килгән кояш нуры уйный.
— Мә, мин аны сиңа алып кайттым.

Хатынын югалткан ир белән әтисен югалткан бала җитәкләшеп траптан өскә менеп киттеләр. Баланы әтисенең каютасына кертеп җибәргәч, Пламадьяло маңгаен салкын переборкага терәде дә үксеп еларга тотынды. Дөньяда ир-егет елаганын күрүдән дә авыр газап юктыр.
«Нигә бу турыда уйлыйм әле?» — диде үз-үзенә Рахманкулов сәерсенеп. Мине:м үз кызым менә хәзер рәхәтләнеп йоклый торгандыр? Учын яңак астына салып йоклап яткан сабый балага карап торсаң, бер хәсрәтең, бер кайгың да калмый бу дөньяда. Йоклап яткан сабый баланы күз алдына китерү шул кадәр ләззәтле иде. Бераздан Габдрахман үзе дә йокыга китте...

«Академик Губер» теплоходы. Атлантика.

рәсем:  Хәбир ӘХМӘТҖАНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Авторнын " Альбатрос язмышы"н каян табып укырга була?

    Хәзер укыйлар