Логотип
Проза

Cандык

(Хикәя)

    Кояшлы матур язгы иртәдә Сәмига карчык сандыгына таслап тутырылган үлемтекләрен җилләтергә ниятләде. Оешып, сөрсеп ятмасыннар әле. Үзе генә белгән төшкә – түр тәрәзә кашагасы өстендәге бүрәнә ярыгына  кыстырып куелган ачкычын  үрелеп алып, төсе уңган сандыгы өстенә иелде, корама япмасын дүрткә  бөкләп, бер  читкә алып куйды.  Карчык кытыршы бармаклары белән  сандык өстен  сак кына сыпыргалады. Заманында күз явын алырлык шушы затлы җиһазны әтисе Йәгедни базарыннан алып кайтып биргәндә, өлгереп  пешкән  җиләк кебек кыз иде бит ул!  Биленең бал кортыныкыдай нечкәлекләре, чем-кара калын толымнарының тез астына чаклы төшеп торулары! Канәфер чишмәсеннән иелеп су алганда, көмеш чулпыларының бер-берсенә бәрелеп  күңелле генә чыңлап куюлары!  Мөлдерәмә  тулы чиләкләрен чайпалдырмыйча, кәс-кәс атлап,  тар сукмактан менгән чагында, искәрмәстән,  таллык арасыннан елмаеп килеп чыккан Сәлимгәрәйгә оялып кына күз сирпүләре!
     Эшкә уңган иде үзе: кулы-кулга, теле-телгә йокмады. Аның  пөхтәләп, затлы итеп  чиккән кызыл башлы  киндер сөлгеләрен елның-елында Сабан туенда беренче килгән ат муенына бәйләүләре үзе  ни тора!  Сөеклесе мәйданда  батыр калганда, кызның түбәсе күккә тиюе онытырлыкмы, йә?  Пар атларда, гармуннар уйнатып, авыл урамнарын ду китереп, Балыклыга  килен булып төшүләре тагын!  Дәрте ташып торган  яшь кәләш,  ире каршында тай сыман биеп, елмаеп  кына йөри, каенанасына ярарга тырышып,  бер урынына биш баса иде. И-и гомеркәйләр, аккан судай тиз уза да соң!  Сәлимгәрәй белән чәчен чәчкә бәйләгәненә алтмыш биш ел гомер узган да киткән. Кайчандыр балкып  торган,  зәңгәр өслеге  көмешсу  калай тасмалар белән бизәкләнгән сандык та кортканың үзе белән бергә картайган, коргаксыган  шул  инде. Вакыт – аяусыз, аңа каршы барып булмый, берни хәл итә алмыйсың...

   Сәмига кортка арык  аркасын  иске сандыгына сөяп, уйга калды. Хәзерге тормышының ни яме бар соң?  Карты җир куенында. Дүрт улы – дүрт  тарафта, бишенчесе – зиратта. Ул картаймыш көнендә болын чаклы зур, коты качкан, шыксыз йортта берүзе иза чигә.  Иртән торып: «Нихәл, әнкәй?» – диючесе, чирләп урынга егылса, бер чынаяк чәй  ясап китерүчесе  юк.  Итәк тулы бала үстер дә, берсенең дә рәхәтен күрмә, имеш. Анадан ала да, кола да туа, диләр. Хак сүз.  Биш бала – биш холык. Олысы Хәбибулла басынкы, эшчән иде, яшьли кул арасына керде. Тик бәхетен генә корт чакты: моннан егерме ел элек, кордоннан мунча бурасы төяп кайтканда, тайгак юлда йөк  машинасы капланып,  бүрәнә астында калып гарипләнде. Бәхеткә, хатыны ипле, инвалид ирен ташламады,  бала урынына карап-тәрбияләп тора. Икенчесе – Сабиры –  зур акча эзләп, Себергә китеп гаип булды. Авылда гаиләсе, алма кебек хатыны калды. Бичара Тәскирә  киленнең гомере заяга узды,  оланнары әтиледән әтисез  кимсенеп үсте. Уртанчы малай Илдархан кечкенәдән холыксыз иде, урамга чыкса, калай әтәч сыман теләсә кемгә очып кунды. Әле берсенең авызын җимерә, әле   икенчесенең башын тишә. Таш ыргытып, тирә-күршенең  тәрәзәсен  вату дисеңме, мишень ясап, рогаткадан атып, эт-мәчеләрнең күзләрен чыгару дисеңме... Өстеннән жалу артыннан жалу килеп кенә торадырые. Калага китеп урнашкач та мантымады, хәерсез. Эчеп алган саен, кансызланып,  апаларына  йодрык уйнатуына түземлекләре төкәнгәч, беркөнне   кайнешләре,  җыйнаулашып килеп, җизнәләренең арт сабагын укытып киткәннәр.  Артыграгын кыланып ташлаганнар, күрәсең:  өрлектәй ир, баш миенә кан савудан,  вакытсыз җир куенына керде. 

Сәмига әби, ябык аркасына таратып бәйләгән яулык чите белән  яшьле күзләрен сөртте. И-и ул  бала югалту ачысының йөрәкне талкулары! Дошманыңа да кичерергә язмасын! Ул хәсрәтнең   тирәнлеген үз башына төшмәгән кеше аңлый аламы соң?  Елый-елый сукрая язды, мие түнде. Хәзер ул иртән нәрсә ашаганын да оныта, яңарак кына кулына тоткан әйберен кая куйганын исенә төшерә алмыйча  иза чигә.   Дүртенче улы – Фәрвазы холкы белән бабасына тарткан –  мыштым, йомыкый  иде. Үскәндә ата-анасына әллә ни  авырлык китермәде: ни бирсәң шуны ашады, нәрсә кушсаң шуны эшләде, теле-теше булмады.  Карсак буйлы, төптән юан чыккан абыйларының берсенә дә охшамаган су сөлегедәй  буй-сынлы егет,  хәрби хезмәттә чагында чая  Самара марҗасының үткен кармагына килеп капты. Туган нигезенә унбиш елга унбиш мәртәбә кайтып күренде микән ул? Кайткан чагында,  газиз улкаеның  чүпрәк сумкасында ике булкидан гайре берние дә булмасые. Әллә килене үтә дә саран, әллә улы мәнсез, белмәссең.  Сәмига кортканың марҗа килен Матренаны гына түгел, оныклары  Федька белән Ксюшаны күрү бәхетенә дә ирешә алганы юк. Кайсының кемгә охшаганлыгын, кайчандыр улы калдырып киткән кәртечкеләрен карап, төсмерләргә генә кала. Аның каруы,  төпчекләре Сәетхан таш астыннан чыккан! Үскән чагында да берүзе бишкә торды . Чибәрлеге, чаялыгы  ягыннан Сәмиганың үзенә тарткан. Ул янып торган шомырттай кара  күзләр, болыттай күпереп торган  дулкынлы  куе чәчләр, энҗе бөртекләредәй  тезелгән тип-тигез, ап-ак тешләр,  дисеңме?  Бер елмаеп куйса, йөзеннән күзеңне ала алмассың!  Сөйкемле сөяге бар шул аның.  Ул телгә осталыгы тагын! Үзенә кирәктә, сандугач булып сайрый. Ир-атка алай ук матур булмаса да ярыйсы икән кана. Шул чибәрлеге аркасында,  аның төпчеге күпме хатын- кызның башын әйләндерде  икән? Өйләнә дә аера,  йә үзен куып чыгаралар,  язгы  иләс күбәләк кебек,  чәчәктән-чәчәккә очып куна. Һәр ояда ятим бала калдырмаса бер хәл. Шул гөнаһсыз сабыйлар  кызганыч. Аның пүтсезгә чыгуына Сәмига  үзе дә  гаепле бугай. Тасма теле белән ярап, Сәетхан әнисенең  иркә песие булып, эш сөймичә үсте. Ире гелән ачулана килде: «Тагын мин кушканны үтәмәгән! Эшләмәгән – ашамый!  Яклап  бозма, азындырма  малайны! Үз башыңа имгәк үстерәсең киләме? » – дип битәрли иде, мәрхүм. Кырыкка җиткәндә, бик авырлык белән тапты шул ул Сәетханын. Аның белән  йөкле чагында,  ризык талымлап җәфа чикте. Беркөнне кеше бакчасыннан  кара чия урлап ашыйсы килде, әйтерсең, үзләренеке юк.  Тулгагы да абыйларыныкыннан күпкә  ачырак булды. Хатын    ике тәүлек яшәү белән үлем арасында тартышкач кына, бәләкәч якты дөньяга аваз салды.  Ул ничек кадерле булмасын ди инде! Карт сыер  бозавын ялап туймагандай, Сәмига да нәни улкаен иркәләп-сөеп мәш килде, дүрт яшенә чаклы  оланын күкрәктән аермавы бер киртәгә дә сыймый иде инде үзе. Урамда уйнап кергән тупырчык кебек малайның, әтисе күрмәгәндә, анасының  күлмәк сәдәфләрен нәни куллары белән  ычкындырып , абыйларыннан оялмыйча, чупы-чупы ими суыруын әйт син аның!  Ашап туя да: «Әннә, ләхмәт!» – дип елмая.  Шул сүзләрне ишетү өчен бәхетле ана әллә ни бирергә риза иде.  Итәктә чакта сөйдерә, аннан төшкәч көйдерә икән шул бала кыйтысы. Юкка гына: бала – чага, димиләр. Ничек кенә чага әле!  Сәетханының кыңгыр эшләре сизелсә дә, анасы  ут өертеп орышмады, гел  яклап, атасыннан яшереп килде.  Абыйларына эләккәләгән сыек чыбык, төпчегенең сыртына  бер мәртәбә дә сызгырып  төшмәде... 

  Хатирәләргә бирелгән карчык, исенә килгәч, аякларын оетып, үзенең нишләп идәндә утыруына аптырап куйды. Кулындагы ачкычына күз төшергәч кенә, кеткелдәп көлеп җибәрде: «И-и хәтерсез Хәтирә, димәсәң. Тәмам  ачы камырдай җәелгәнмен.  Моңарчы  әйбер-караларымны  кояшка элеп бетерә язган булырыем...» Ул җай белән генә ачкычны йозак тишегенә таба шуыштырды, әмма куллары калтыраганга күрә, оясына туры китерә алмыйча интекте. Күзлеген киеп килгәч кенә, теләгенә иреште.  Бала хәсрәтеннән елап, күзләре җетелеген җуйды шул, яшь чагында ай яктысында чигү чиккән Сәмига димәссең.

    Кортка,  әгузе-бисмилласын әйтеп, сандыкның капкачын ике куллап күтәреп, ипләп кенә диварга сөяде. Чү, бу ни бу? Кинәт карчыкның тез буыннары йомшарды. Күз алдыннан  аллы-гөлле күбәләкләр биешеп узды.  Карчык, өнсез калып, сандыгы янәшәсенә идәнгә лапылдап утырды.  Бераздан: «У-уф!» – итеп сулыш алды. Сәмиганың юк кына пинсәсен авызыннан өзеп, ни гомер бөртекләп җыйган, ваклатып,  санап, сары кәгазь капчыкка төреп  салынган  сәдака акчаларыннан, үлемтеккә хәстәрләп куелган сөлге-тастымалларыннан, марля, ситсы төргәкләреннән, егерме метрлы кәфенлек бәзеннән, ак җирлектә зәңгәр шакмаклы  яңа йомшак  одеалыннан җилләр искән... Гүя бу мизгелдә  карчыкның болай да миңгерәйгән башына дәү күсәк белән ордылар. Колаклары шаулый башлады, күз аллары әлҗе-мөлҗе килде. Хәсрәт-борчулардан таушалган йөрәге калтыранырга кереште. Нәрсәдер тамак төбен ачыттырып, пешереп алды, күзен яшь пәрдәсе каплады, сул як яңагы тартыша башлады. Кортканың башын яман гүелдәтеп, хәвефле уйлар көтүе йөгерешеп узды: «Үлә-нитә калса,  ничек күмәрләр? Салкын караңгы  гүргә шыр ялангач  килеш илтеп салсыннармы? Алла язмаганны! Өстендәге күлмәге белән җиргә иңдермәсләр ич инде? Урыслар кебек агач табутка салсалар, шәрәлеге кешегә күренмәсие күренүен. Тәүбә әстәгъфирулла!  Ул бит кяфирә түгел...»

   Бераз сулу алгач, кортка көч-хәл караватына барып ауды. Миен бер генә уй бораулады:  кем эше? Кайсы имансызы аны кычкыртып талап чыккан? Яше сиксәнгә җитеп килүче кортканың соңгы малына кул сузарга кем җөрьәт иткән? Алла сугар дип тә курыкмаган. Ул торып утырды. Күзләрен чел-мелт йомгалады. Хәтерен эшкә җигәргә маташты. Өйгә чит-ят кеше аяк басмаганына биш былтыр. Ачкыч урынын үзе генә белә. Аның зиһене ачыла төште. Тукта, ничек була инде бу? Бикле  йозакны үзе ачты лабаса! Ул идәнгә төшеп басты, аякларының калтырануын тойган хәлдә, янәдән сандыгы янәшәсенә чүмәште. Бур сандыкка ничек кергән? Ул йозакны кабаттан күздән кичерде, әмма шикле нәрсә сизенмәде. Сандыкның дивар ягындагы  такталарын берәм-берәм капшарга керешкәч кенә, эшнең нәрсәдә икәнлеген чамалап алды. Кортканың кулы тигәч, коргаксыган  өч такта, урыныннан  кымшанып, җиңелчә шыгырдап, бер якка  кыйшайды. Куш йодрык сыярлык ярык пәйда булды. Менә сиңа мә! Карак сандыкның артын каерып кергән. Менә, тырналган эзләре ярылып ята. Тимер тыгып каерганнар булса кирәк. Соңгы кайтуында Сәетханның келәттән кадак суыргыч алып чыгып килүен искәргән иде бит! Аптыраудан Сәмиганың  тешсез авызы ачык калды:

     – Мәлгунь! Беркем түгел, Сәетхан эше! Баш төзәтергә акча даулап маташканые. Бирмәдем. Пинсәмә утын кайтарттым. Бер тиен маям калмады, дип, абзар буендагы әрдәнәгә төртеп күрсәттем. Мунчага кереп киткәнемне генә сагалап торган, җирбит! Күзләре бәк яман тонганые шул. Чал чәчле анасын кычкыртып таламаса... Кулы корысын! – дип каргар идем, үз балам, кыйты булса да, бәгыремнән өзелеп төшкән үз  җимешем. Болай да бәхетсез ич ул бичара.  Ни торыр җире юньле түгел, рәтле-башы эше, гаиләсе  юк.  Йөри шунда чүлдәге дүңгәләк кебек, җил кая  иссә – шул якка тәгәрәп... И бала, бала! Бигрәкләр дә юньсезгә әйләндең. Мин үлгәч, кемгә сыенырсың? Әле кайтып егылырга, кәйме-яхшымы, анаң бар...
    Сәлимгәрәе дөрес әйткән: малаен  тиешсезгә яклап, гаебен яшереп, иркәләп бозып, картаймыш көненә баш казыгы ясаган ич ул! Мине талаганны, әллә башкалар малына кул сузмаган дисеңме? Үскән чагында ук  төрлесен күрсәтте инде. Сукыр Әкрәме белән икәүләп күл буендагы чирәмлектән кеше үрдәген тотып, учакта кыздырып ашаганы  булды. Анасы Әкрәмнең бурлыгын  белеп алгач, малаеның ыштанын төшереп, каравыл акыртып, йомшак җирен карт  кычыткан белән пешекләде, ә  Сәмига,  төпчек  улының  арт сабагын укытасы урынга, ул чакта аны мунча чоланына яшереп калды...

   Кортканың үтереп башы сызлый башлады. Дару төймәсе капты да ястыгына түнде. Шул чакта аңа гыйбрәтле төш керде.

   ...Иренең  тегермәнче булып эшләгән чагы икән. Сәлимгәрәенең онга баткан фуфайкасын киеп, Бәрле буендагы таллыкка ышыкланып кына, кич кырын күз буылгач,  Сәмига тегермән буасына таба элдертә, имеш. Кулында потлы чиләк. Менә ул,  ялтын-йолтын карангалап, тегермәнгә керде. Дивар буйлап эреле-ваклы капчыклар тезелешкән. И-и, монда күпме байлык!  Һәркайсында яңа тарттырылган ефәктәй йомшак, хуш исле бодай оны. Күптән түгел колхоз хезмәт көненә ашлык өләшкәние шул.  Авылдашлар шуны тарттырырга көнозын чират тора. «Учырты» җитмәгәннәре,  Сәлимгәрәйне гозерләп, ашлыкларын төнгелеккә  калдырып китә дә, онын  иртән  иртүк килеп ала.  Сәмига, тиен җитезлегендә капчыклар арасыннан үтеп,  һәркайсыннан җәлт кенә берәр соскыч  он батырып алып, чиләгенә сала барды. Чү, бу нинди кырык ямаулы күтәмкә тагын? Капчык димәсәң, хәтере калыр.Оны да төбендә генә. Ай-һай, моның белән генә кыш чыгулары! Кая, карыйм әле, кайсы хәчтерүшнеке икән? Яшел буяу белән М. дип язылган, каз тәпиенә охшаш тамгасы да бар. Ут күршесе  Ата каз Мөнирәсенеке икән, болай булгач. Үткән язда кар суында кер чайкаганда  туңып кайтуы аркасында үпкәсе кабарып, җәй буе чирләп, эшкә чыга алмый ятты шул. Шуңа тияре дә аз. Җитмәсә, балалары ишле. «Әллә аныкына сузылмаскамы?» –  дигән уй баш калкытса да, чиләге тулар-тулмас икәнлеген күргәч, Сәмиганың  туймас нәфесе аек  акылын  бик тиз сугып екты. “Тапмасыные җиде бала, хәерче арттырып! Аның ире суга батып үлгәнгә мин гаепле түгел!» Зур соскыч сәләмә  капчык төбендәге онны батырып алгач, Сәмиганың чиләге мөлдерәмә тулды. Чиләк өстенә балаитәкле чәчәкле  алъяпкычын каплап, хатын кайтырга чыкты. Бәхеткә, кеше-кара очрамады,  әмма  ян  капкадан керәм дигән мәлдә коты алынды:   тешләрен яман ыржайтып, аның өстенә  кап-кара сукбай эт ташланды...
   Кортка саташулы төшеннән  шабыр тиргә батып, куркып  уянды. Озак кына исен җыя алмый яткач, аптыравыннан чак кына кычкырып җибәрмәде. Төш түгел ич ул! Моннан утыз җиде ел элек өндә булып узган вакыйга бөтен нечкәлекләре белән  исенә төшкән! Иртәнге якта иренә кайнар кабартма илтергә баргач, Ата каз Мөнирәсенең елый-елый тегермәнчене  каргаганы  кортканың колагына янәдән ап-ачык итеп ишетелгәндәй булды: 
    –  Ятим сабыйлар хакы тамагыгызга тыгылсын! Хәрам ашап мантымассыз!  Кеше хакын тыгынып үскән залимнәрегезнең үз башыгызга тимер казык булганын күрсәмие! – дип елады бичара тол хатын. 
 Берни аңышмаган Сәлимгәрәй ык-мык итте. Хатынны тынычландырырга, үзенең гаепсез икәнлеген расларга маташты. Сәмига сүзгә кушылмады,  башын юләргә салып, шым гына бераз тыңлап торды. Иренә тиз генә төенчеген сузды. Хәләле аны-моны сизгәләгәнче, ай күрде-кояш алды дигәндәй,  күз алдыннан гаип булды. 

    Кортканың миендә вәсвәсәле уйлар кайнады. Ул чакта шайтан үзе котыртып, Сәмиганы языклы юлга кертте, ахрысы. Юкса, тамаклары  алай ук ач түгелие лә. Авылда тегермәнчегә  хезмәте өчен «көрәк оны» биреп калдыру гадәте бар. Ә ул күрәләтә каргыш җыйды.  Мөнирәнең каргышы агач башына түгел, сәлимгәрәйнекеләрнең, бигрәк тә аның гөнаһлы хатынының   башына төшкән түгелме соң? Фәрештәләрнең «Амин!» дигән чагына туры килгән, күрәсең. Теге хәрам оннан пешерелгән кабартма, бөккәннәр белән төпчегенең бәби чәен үткәргәннәрие шул. Әллә шуңа Сәетхан кечкенәдән кыек куллы булдымы икән? Әллә төпчеген үзе  артык үсендердеме? Малае күршеләрнең тавык йомыркасын чәлдергәндә, анасы шуны кыздырып бирде. Торна Ризваннары янган кичтә, су буеннан таптым дип, улы корымлы җиз самавыр күтәреп кайтты. Аның бер чиләк су сыйдырышлы булуына сөенеп, Сәмига теш сындырып кергән «табылдык»ны  су буена алып төшеп, ком катыш  карга миләше белән  белән әйбәтләп ышкып юып, көзгедәй  ялтыратты да, өстәлгә менгереп утыртты.  Иренә: «Мөрәле базарыннан  алып кайттым», – дип ялганлады.  Югары оч Тугани апалары килен төшергән көнне үсмер Сәетхан шул йорттан кодалары малаеның матаен чәлдерде. Сәмига бу очракта да үсмер улының  кулына сукмады.  Киресенчә, хәерхаһлык күрсәтте: аталары эштән кайтканчы, матайны  сүтеп, абзар артындагы салам күче эченә яшерергә булышты. Берәр ай чамасы вакыт узгач: «Симәки  урысыннан бер чирек көмешкәгә алыштырып, бер дигән  матай алып калдык», – дип, иренең  күзенә төтен җибәрде. «Төпчегем абыйларына охшамаган.  Аяк өсте йоклап йөрми. Ни күрсә дә, өйгә ташый. Үземә тарткан. Бусы көн итә беләчәк!» – дип куанды ана. 

      Дөнья малы – дуңгыз каны.  Кеше хакы белән мантып булмый икән. Ул чакта бигрәкләр дә ахмак булганмын инде!  Ирем дә җебекнең-җебеге ие. Ни сөйләсәм, шуңа ышанып йөрде. Ул чакта: «Матайны каян алдыгыз, хәзер үк  шунда илтеп куйган булыгыз! Юкса, икегезне тиң каеш чыбыркы белән ярам! – дисә, артыгын кылана алмасларые. Улымның бәхетен кеше рәнҗеше  җимерде. Терсәк якын да бит, тешләп кенә булмый. Әле ул гөнаһларым өчен, Ходай каршына баргач җавап тотасым бар. Оланыңны ник хәрамга авызландырдың? – дип, зобанилар кайнар җәһәннәм кисәве белән кай җирләремне яндырыр икән? Карак малаемның башыннан сыйпаган кулларымнымы?  Әллә угрыны бәладән йолып калган тасма телемнеме?  Карчыкның авызы кипте. Җиз самавырга күзе төшкәч, куркуыннан тәне чемердәп куйды. Чиләктән чишмә суы алып эчте, тик сусавы басылмады, гүя аның эче дөрләп  яна иде.

    Хәвефле уйлары янәдән Сәетханына барып тоташты. Кыек кулы аркасында, аны каладагы эшеннән бик тиз  кудылар. Хезмәт хакы алган көнне,  бергә  эшләгән егетләрнең кесәсен чистартып тотылгач,  өч ел «условно» чәпәделәр. Судта бәлага тарыган улын яклап берәр җылы сүз әйтергә җыенган иде ул, әмма тимер рәшәткә артында башын аска кадап  утырган Сәетханының  усал күз карашын, кысып йомарланган йодрыкларын күргәч, авызын ачарга базмыйча, урындыгына сеңде. Әйтерсең, улы бөтен кеше алдында анасының битен ертып: «Син генә гаепле! Моннан чыгуга, буып үтерәм!» – дип, ачыргаланып кычкырырга җыенган иде. 

    Сәетханның өйләнүе дә кешенеке төсле булмады. Казан кызына йортка керде. «Өебез зур, хатыныңны авылга алып  кайтып торасыңмы әллә?» – дип сүз катып караганые, малае анасын  өреп кенә очырды. Килен кем дә,  син кем, янәсе. Калада үскән былбыл  баласы,  салага кайтып, тавык сыман  тиреслектә казынмаячак, имеш. Хәер, эш сөймәс кияүне, мул ризыклы,  иркен тормышлы  фатирда   озак тотмадылар, ут өертеп куып чыгардылар. Дөресрәге, угры ир  үз ризыгын үзе кисте. Әүвәл, кибет директоры булып эшләүче кайнанасының алтын йөгертелгән кашык-чәнечкеләрен, Кытай фарфорыннан эшләнгән бик затлы чәй сервизын ломбардка илтеп тапшырды. Хуҗалар, аны-моны сизенеп, йомгакның очын сүткән арада хатынының алтын-көмеш зиннәтләрен, кайнанасының энҗе-мәрҗәннәрен  ярты бәясенә чегәннәргә  аткарып, ахмак кияү лаякыл эчеп кайтып ауды. Аш атканга таш атучы имгәкнең артына типсәләр дә, судка биреп маташмадылар. Хәлле   кодаларга, югалган малга  караганда, кеше арасындагы абруйлары кыйммәтрәк  иде, күрәсең. Тишекле бер тиен кебек ялтырап өйгә кайтып төшкән Сәетхан, атасының Сталинград фронтында  кан коеп  алган ике  ордены белән җиде  медален, кәчтүме-ние белән өйдән алып чыгып, бер литр аракыга  алыштырды. Бу югалту хакында Сәлимгәрәй 9 Май көнне бәйрәмгә барырга җыенып, кием шкафын ачкач кына белде. Чарасыз калган карт, агарган сакалын йолкый-йолкый, елый-елый,  хәерсез улына җикеренде:
    –  Күз алдымнан югал, бәдбәхет! –  дип иңрәде ул. –  Башың төрмәдә чересен! Җеназама кайтып аяк басасы булма! 
Сәмига, гадәтенчә, улын яклап сүз кыстырасы иткән иде. Юаштан юан чыга, дигәннәре хак икән: ярты гасыр  бергә тыныч кына  гомер иткән  карты, үтә дә яман сүз ычкындырды: 
– Син генә юлдан яздырдын малайны!  Икегезгә дә мәңге бәхиллек бирәсем юк!
    Бу җәнҗалдан соң атна-ун көн вакыт үткәндерме-юкмы,  Сәетханны кулга алдылар. Үзен яңарак кына эшкә урнаштырган ашханә директорының йортын басарга кергәч, хатыны сизеп алып, полициягә шалтыраткан икән. Погонлы егетләр угрыны кайнар эздән эләктерде. Сәетхан СИЗОда суд көткән арада,  хәерсез  улы  хәсрәтеннән Сәлимгәрәйнең  башындагы  кан тамырлары шартлап, гомере өзелде. Төрмә кошы атасының вафатын  кырыгы узгач  кына  белде... 


                                              ***
  Уйлана торгач,  карчыкның зиһене тәмам чуалды. Ул сихерләнгән кешедәй, ни кылганын белмичә, янәдән  ачык сандыгы янына чүгәләде. Күз алдында   бая төшендә күргән  тум-тулы потлы чиләк, төбенә генә он салынган ямаулы   капчык пәйда булды. Менә алар, өй эчен ак тузанга батырып, бер-берсен куышып, бүлмә буйлап очып йөрергә кереште. Тузгыган  ап-ак он тузаны, нилектәндер, бер дә йомшак түгел икән. Шулар  Сәмига  тирәли өермә кебек бөтерелеп әйләнеп, рәхимсез рәвештә йөзенә бәрелә, әледән-әле  аның чепи  күзләренә кылчыктай кадала, борын тишекләренә тулып, сулыш алырга ирек бирмичә газаплый.  Көтмәгәндә түр тәрәзә өлгесе чәлпәрәмә килде.  Ә аннан  яман  ыржайган котсыз чырайлы алагаем  зур кара эт ажгырып килеп керде. «Хәр-рам, Хәр-рам! » –  дип, яман каты өреп, ул кортканың бугазына үзенең сары тешләрен батырды. Карчыкның тыны кысылды, бераздан хырылдый ук башлады... 

                                                ***       
   Күрше йортта  улы-килене тәрбиясендә,  кадер-хөрмәттә гомер сөрүче  Мөнирә кортка,  өйлә  намазын укып багышлагач, ишектән кереп килүче  оныгы Миләүшәгә ягымлы итеп эндәште:
   –  Бәбкәчем,  син  мәктәптән кайтышка бик тәмле итеп балан бәлеше пешердем. Кабартмаларым да бик уңган. Мин чәй яңарткан арада, шушы тәм- томны Сәмига әбиеңә  кертеп чыксаңчы!  – дип,  ак тастымалга  төрелгән җылы ризыкны елмаеп оныгына сузды. – Сәдака булсын! Бичара ялгыз карчыкны сөендергән өчен Ходай безне үзе шатландырсын!  Ризыгыбызны киң, җаныбызны тыныч, тәнебезне сау-сәламәт  итсен! Сиңа тәүфыйкъ- шәфкать бирсен!
    Кычыткан чыпчыгыдай җитез кызчык:
  – Хәзер дәү әни! – дип, күчтәнәчне ялт кенә эләктереп, күз ачып йомган арада юк булды. Ун гына яшьлек булса да, самими күңелле  кыз бала,  әбисе әйтмешли, үзенең игелекле эшкә яравына сөенеп, ихластан елмая иде. 
    Нишләптер, Сәмига күрше кичәдән бирле күзгә-башка күренмәде. Кичтән утын да кабызмады бугай. Әллә чирләп ята шунда, белмәссең, – дип сөйләнгәләп, табын корырга керешкән Мөнирә әбинең уйларын, итәгенә ут капкандай, атыла-бәрелә йөгереп  керүгән Миләүшә бүлдерде. Кызның куркудан күзләре зур булып ачылган, иреннәре дерелди иде. 
  – Дәү әни!  Сәмига әби әллә нишләгән!  Ул шундый куркыныч! 
Ашыга-кабалана оныгы артыннан тыраклаган Мөнирә әбекәй, бусагадан эчкә узуга ук,  хәлнең яманлыгын   чамалады. Уң як күршесенең   башы бер якка кыңгыраеп,  ләхет авызыдай  ачылган алагаем  зур сандык эченә салынып төшкән иде.  Мөнирә  әби саклык белән генә Сәмига кортканың күзләрен йомдырды, көч-хәлгә, аны караватына меңгереп салды, баш яулыгы белән ияген күтәртеп бәйләп куйды. Битенә  ак  яулык  япты.
– Лә Илаһә Иллә Аллаһ! Иннә иләйһи рәҗигун. Йа, Раббым, гөнаһларыбызны кичер! Иртәме-соңмы, барыбызга да синең каршыңа җавап тотарга барасы. Берүк Сәмига колыңны да  рәхмәтеңнән ташлама! 
    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар