Логотип
Проза

«Базар хатыны»

Төзелеш идарәбез шәһәргә терәлеп торган бистәдә өч бүлмәле фатир тәкъдим иткәч, читтәрәк дип, башта күченергә риза да булмаган идек. Аннан уйлаштык та, тәвәкәлләдек.

Яшеллек эчендә утырган микрорайондагы бер бүлмәле фатирыбызны калдырып китәргә бик кыен булса да, соңыннан дөрес эшләгәнбез дип сөендек, чөнки илдә үзгәрешләр чоры башланды. Бөтенләе белән икенче дөньяга кереп кителеп, бушка фатир өләшүләр бетте. 

Рәшидә белән бер төзелеш идарәсендә эшләсәк тә, ныклап аралашуыбыз монда күченгәч кенә башланды. Йортның беренче катында урнашкан фатирларыбыз капма-каршы гына безнең. Икебезнең арада – мастер булып эшләгән Барыйларның гаиләсе. Аның хатыны Рәйсә дә бик ачык кеше булып чыкты. «Өченче ул артык» дигән гыйбарә бөтенләе белән безгә кагылмый иде. 

Бер-беребезгә аш-суга йөрештек, кирәк чакта ярдәмләштек, балаларыбыз да гел бергә. Ишегалдындагы эскәмиядә сәгатьләр буе сөйләшеп утырган чаклар да шактый еш була. Ә икенче этаждагы фатирлар безнең идарәгә катышы булмаган гаиләләргә бирелгән. Шуңа күрә алар белән «элемтә» бик юк. 

Хәер, алар белән дисәң, дөрес тә булмас. Ике фатирга, гомумән, әлеге көнгә кадәр күченүче юк. Бистәдән эшкә йөрергә уңайсыз дип, һаман да әти-әниләре янында яшәүләрен дәвам итәләр, имеш. Ә өченчесенә исә, «Фәлән Фәләнович», «Фәлән Фәләновна» дип эндәшерлек кешеләр килде. Шуңа күрә аралашу «исәнмесез-саумысыз»дан ерак китми.
 
 Беркөнне Рәшидә йомыш белән кергәч: 
– Икенче этаждагыларның берсе квартирантлар керткән бугай, – дигән хәбәр җиткерде.
«Бугай» дисә дә, әйткәне дөрескә туры килергә тиеш, ике-өч тапкыр булса да фатир хуҗаларын күрергә туры килде, тәгаен яши башлаган кешеләр белән алар арасында охшашлык юк иде. «Кем булса да, яхшы кешеләр булсыннар», – диештек диюен. 

Тик менә хатын-кызга хас булган кызыксынучанлык, тынгылык бирми бит әй! «Кем, кайда, ничек?» дигән сораулар баш миен кайната.
– Балалары да кечкенә ичмасам, сөйләндерер идек, – дип куйды беркөнне Рәйсә.

 Бер айлап чамасы узгач, Рәшидә яңа күршеләр турында өр-яңа хәбәрен җиткерде: хатыны базарда эшли! 
– И-и безнең кебек прастуйлардан икән, ә үзен «культур-мультур» тоткан була, – дидем мин.
– Әйтәм аны, көн дә кием алыштыра, сатарга дигәнен дә, кигәлидер, – дип өстәп куйды Рәйсә.
Тәрәзәләре бу якка карамагач, иркенләп ишегалдындагы эскәмиядә фаразлап, төрле нәтиҗәләр чыгарып утырдык. 

 Озакламый «квартирантның» ирен министрлык исеме язылган «УАЗик» машинасы йөртә башлады. Иртәләрен хатынын да утыртып киткәли. Вахта автобусы белән эшкә йөрергә күнеккән безне генә түгел, «Жигули» машиналары терек-терек йөрткән «Фәлән Фәләнович» белән «Фәлән Фәләновна»ларны да әзрәк «кытыклады» бугай бу хәл. 

– Ире министырлыкта эшләгәнгә, «культур-мультур» икән хатыны, югыйсә базар хатыны гына инде, – дип куйды беренче разрядлы малярыбыз Рәшидә. Мин: «Иреннән палас кактыра», – дип әйтмәкче булган идем дә тыелып калдым.

Үзебезнекен кем кага соң? Әлбәттә, ирем! Тик нигәдер министрлыкта эшләгән ирне палас кактырасы килми, әйкәем! 
Шулай да әйтер сүз табылды: 
– Базарда эшләсә дә, авыр сумка күтәреп кайтканын күргәнем юк, без генә ул ишәк кебек!
 – Иреннән азык-төлек тә ташытасым килми, малай! 
– Нишләп булмасын, әллә ничә күрдем, – дип каршы төште Рәйсә, – ну мәгәр, подъездны гел иреннән юдыра, анысы бар.

 Бераз вакыттан безнең миләр кайнарга тагын бер мәсьәлә килеп чыкты: «УАЗ»ик машинасы югалды, ире дипломат күтәреп йөри башлады. Сериаллар карарга өйрәнеп барган мәл генә – тотындык бер-беребезне уздырып нәтиҗәләр чыгарырга:
      – Хатыны акча күп эшли моның, дипломат белән генә ташый...
      – Шулкадәр акча булгач, пычагыма министрлык!
      – Ире костюм-чалбарның да яхшырагын кия башлады, министрлыкта эшләгәндә безнең ирләр кебек кенә киенә иде. 
Тик бер айдан тагын «УАЗ»ик машинасы килеп туктагач, безнең баш бу якка эшләүдән туктады, ә икенче якка күчми азапланды: монысын нәрсә дип аңларга инде тагын?! 

Яшәсен ирләр! Бергә ишегалдындагы карны көрәгәндә, Барый күрше әзрәк телен «ачкан» «квартирант»ның. Фаяз министрлыкта бүлек башлыгын йөрткән булып чыкты: «УАЗ»ик белән бистәнең теге башында үз йорты белән яшәгән, бергә эшләгән шофер кереп ала икән. 
– Ихатасы, гаражы булгач, аңа транспортны куна алып кайтырга рөхсәт бар, – дип аңлатып биргән.

Үзе читтән торып институтта укый икән, яңарак кына сессияда булган, җәйгә диплом яклый ди. «Хатыны турында да сорашмаган», – дип, Рәшидә ризасызлык белдергәнгә, Рәйсә: 
– Монысына рәхмәт әйт, минем ир, гомумән, төпченеп йөри торган кеше түгел, бу кадәр сорашканга үзем аптырап торам әле, – дип җаваплады.

Хатынының үтә дә «культур-мультур» киенеп йөрүе безнең эчне пошырудан туктамаса да, шофер хатыны булуы эчкә җылы кертте. Болай зыяны тигәне юк инде тигәнлеккә, һәрвакыт исәнләшеп йөри үзе. Тик шунда бер тапкыр булса да: «Берәр әйбер кирәкмиме, мин фәлән әйберләр белән сату итәм», – дип сүз катырга була инде! 

Сер итеп кенә әйтәм, берничә тапкыр базарга барып аны караштырып та йөрдек, очрата гына алмадык. Исеме белән дә сораштырып эзләдек, тик алар икенче Миләүшәләр булып чыкты. Бәлки, ерак базардадыр дип, аннан кул селтәдек.

«Квартирантларыбызга» ияләшеп беттек дигәндә генә, аларның үзләренә фатир биргәннәре турындагы хәбәрне, әлбәттә Рәшидә җиткерде. Аның борыны исне бик тиз сизүчән. Иң мөһиме: безнең барыбызны да кунакка эндәштеләр. Менә шунда чак кына оятка калмадык, малай! 

Бераз ашагач-эчкәч, ярыйсы гына арада җылылык йөгерде. Төрле темаларга сөйләшү китте. Минем ирнең әзрәк кәефсез чагы, чөнки эшләрендә кыскарту көтелә дигән имеш-мимешләр йөргән мәл. Шул турыда ничектер сүз үзеннән-үзе килеп чыккач, Фаяз: 
– Минем хатыннан сора инде ул кыскарту турында, бөтенесен аңлатып бирер, – дип куйды.
Ирнең: «Әллә аларда да булдымы ул хәл?: – дигән соравына: 
– Юк, ул хокук белгече, юрист, – дип җавап кайтарды.
  – Ничек юрист, Миләүшә базарда эшләмимени?
  –  Базарда, ләкин администрацияда юрист булып.
    * * *
Менә кайда булган икән «культур-мультур»ның бөтен сере! Минем иргә кыскартуның барлык плюс, минусларын сөйләп биргәч, «базар хатыны»бызның авторитеты минут эчендә шкаланың иң югары ноктасына менде. «Эх, – диде икенче көнне Рәшидәбез, – белгән булсак, ярты ел буена хокук өлкәсенә кагылган сорауларыбызга бушка җавап алган булыр идек, ялгыш кына да ычкындырмады, ичмасам!»
 
Алар күченеп киткәч, бераздан яңа квартирантлар пәйда булды. Безнең дә хәзер тәҗрибә бар: «кем, кайда, ничек?» дигән сораулар белән баш миен кайнатып азапланмаячакбыз, турыга үзләреннән сораячакбыз. Бозау кадәр этләре бераз комаучалый, әлбәттә, тик җае чыгар – Рәшидәнең ире ветлабораториядщ эшли ләбаса! Безнең яктан да файда булмый калмас!

 Әйткәндәй, «Фәлән Фәләнович», «Фәлән Фәләновна»лар белән дә, Фаяз белән Миләүшә җыйган табыннан соң, ныклап аралаша башладык, зерә дә уңай кешеләр булып чыктылар. Озакламый фатирларында ремонт ясамакчылар икән, Рәшидә белән икебездән обойлар ябыштыруны үтенделәр. Әлбәттә, куш куллап! Бер йортта яшәп, чит-ятлар төсле гомер кичереп буламыни?! 

Әйтергә онытып торам, Рәйсәбез базарга сатучы булып эшкә керде бит, кыз чагында кибеттә эшләгән булган икән.
– Прилавка арты сагындырды, әлеге эшем минеке түгел, – ди.

Базарга хәзер кунакка йөргән кебек йөрибез – үзебезнең кешеләр эшли ич анда!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар